Үсемлекләрнең күптөрлелеге. (3 класс.ПлешаковА.А.)
план-конспект урока по окружающему миру (3 класс) по теме

Конспект урока по Окружающему миру. 3 класс. Учебник Плешакова А.А.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon usemleklrnen_kuptorlelege.3klass.doc49 КБ

Предварительный просмотр:



ӘТНӘ РАЙОНЫ

ЯҢА ШАШЫ УРТА МӘКТӘБЕ




3 нче сыйныф өчен

әйләнә - тирәбездәге дөнья

дәресенең план – конспекты.





           Тема:  

Үсемлекләрнең күптөрлелеге.





                                     Укытучы: Сабирзянова Л.Р.













Тема: Үсемлекләрнең күптөрлелеге.


Максат.

1. Укучыларны үсемлекләр патшалыгының төркемнәре белән таныштыру.

2. Төркемнәргә хас үзенчәлекләрне ачыклау.

3. Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.


Җиһазлау.

  1. Тест.
  2. Татарстанның Кызыл китабы.
  3. Кроссворд.
  4. Гербарий.
  5. Абага гөле.
  6. Күркәләр, мүкләр.



Материал.

  1. А.А. Плешаков “Әйләнә - тирәбездәге дөнья” 3 класс (дәреслек).
  2. О.Г. Муковникова “Поурочные планы по учебнику “Мир вокруг нас” 3 класс.
  3. И.Г. Юдина “Природоведение” (нестандартные уроки и творческие задания” 1-4 классы.
  4. Баталова В.К., Каткова Е.Г., Литвинова Е.А. “Сборник тестовых заданий для 3 класса”










ДӘРЕС ПЛАНЫ


I. ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ.

1. Укучыларны дәрескә әзерләү.


II. АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ.

  1. Тест эшләү.
  2. Мәкальләр әйтү.


III. ЯҢА ТЕМА.

1. Үсемлек өлешләре белән танышу.

2. Гербарийдан берничә үсемлекне карау, өлешләрен табу, әйтү.

  1. Дәфтәрләрдә эш.
  2. Үсемлекләр патшалыгының төркемнәре белән танышу.


IV. Физкультминутка.

5. Уен “Урынын тап”.

6. Дәреслек белән эш (74 бит)

7. Кызыклы фактлар.

8. Татарстанның Кызыл китабын карау.


V. Белемнәрне ныгыту.

1. Кроссворд чишү.


VI. Йомгаклау.


     VII. Өй  эше.  







ДӘРЕС БАРЫШЫ.


I. ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ.

  1. Укучыларны дәрескә әзерләү.


II. АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ.

1. Укучылар, узган дәрестә без сезнең белән “Туфрак нәрсә ул” дигән тема белән таныштык. Әйдәгез белемнәребезне тикшерик (тест эшләү).

2. Шулай ук сезгә җир турында мәкальләр дә өйрәнеп килергә иде. Аларны да әйтеп китик.


III. ЯҢА ТЕМА.

1. “Үсемлекләрне – Җирнең яшел күлмәге” диләр. Дөрестән дә үсемлекләр Җир йөзенең теләсә кайсы  почмагында диярлек очрый. Яшеллек безнең планетабызны гаҗәеп гүзәл итә!

Һәрбер үсемлек – ул тере организм. Үсемлекләр төрле – төрле булсалар да, аларның барсының да диярлек тамыры, сабагы, яфрагы, чәчәге һәм орлыклы җимеше була.

1 нче слайд.


2. Гербарийдан берничә үсемлекне карау, өлешләрен табу, әйтү.

3. Хәзер бу рәсемне дәфтәрләрдә ясыйк.

4. Биолог – галимнәр тереклекне зур төркемнәргә - патшалыкларга бүләләр. Нинди патшалыклар инде ул? Искә төшерик әле.

2 нче слайд.






        Бүген без сезнең белән Үсемлекләр патшалыгы турында сөйләшербез.

3 нче слайд.






Үсемлекләрне өйрәнүче фән ботаника дип атала.

4 нче слайд.




Галим – ботаниклар үсемлекләр патшалыгын берничә төркемгә бүләләр.

Беренче төркем – суүсемнәр.

5 нче слайд.

        

Уйлап карагыз әле бу үсемлекләр кайда үсә икән? (җавапларны тыңлау)

Әйе бу үсемлекләр суда үсә. (дәреслектән уку) Суүсемнәрнең безгә билгеле өлешләре юк.

Икенче төркем – мүкләр.

6 нче слайд.


Дәреслектән уку.

Мүкне карау.

Өченче төркем – абагалар.

7 нче слайд.


Дәреслектән уку.

Абага гөлен карау.

Дүртенче төркем – ылыслы үсемлекләр.

8 нче слайд.


Дәреслектән уку.

Күркәләр карау (нарат, чыршы).

Бишенче төркем – чәчәкле үсемлекләр.

9 нче слайд.


Дәреслектән уку.

Димәк нинди үсемлек төркемнәре бар инде безнең? Тагын бер кабатлап чыгыйк әле.

10 нче слайд.





IV. Физкультминутка.

5. Хәзер әйдәгез “Урынын тап” уенын уйнап алабыз. Мин сезгә гербарийдан кайбер үсемлекләрне күрсәтәм, ә сез аларның кайсы төркемгә кергәнен әйтерсез (гербарийдан үсемлекләр карау, төркемләү).

6. Дәреслек белән эш (74 бит)

7. Кызыклы фактлар.

11 нче слайд.









8. Татарстанның Кызыл китабын карау.

V. Белемнәрне ныгыту.

  1. Кроссворд чишү.
  2. Дәреслектән “Уйлап кара!” исеме белән бирелгән биремнәрне эшләү.


VI. Йомгаклау.

  1. Укучылар сезгә бу дәрестә нәрсәләр ошады, ә нәрсәләр ошамады?
  2. Сез үзегезгә нинди яңа белемнәр алдыгыз?


  1. Билгеләр кую.
  2. Киләсе дәрестә без сезнең белән укучылар, үсемлекләрнең хәтта галимнәр дә озак чишә алмаган серенә төшенербез.


VII. Өй  эше.

  1. 71 – 74 б. укырга, сорауларга җавап бирергә (барлык укучыларга).
  2. Өйдәге берничә бүлмә үсемлеген һәм ишекалдында үскән берничә үсемлекнең атамаларын дәфтәрләргә язарга (теләгәннәргә).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КВН . Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы.

Бу КВН үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында кабатлау максатында төзелгән. Анда кызыклы сораулар, табышмаклар,  танып белүгә биремнәр кулланылган. Кызыклы конкурслар бар....

Үсемлекләрнең үрчүе. 3 класс

1) Укучыларга үсемлекләрнең орлыктан үрчүен һәм үсүен тәҗрибәләр белән аңлату2) Үсемлекләр турында белемнәрен үстерү, тирәнәйтәү.3) Игътибарлылык, күзәтүчәнлек һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияләү....

"Хайваннарның күптөрлелеге"

2 сыйныфта әйләнә-тирә дәресе. УМК "Перспективная начальная школа"....

Үсемлекләрнең күптөрлелеге.

Максат.1. Укучыларны үсемлекләр патшалыгының төркемнәре белән таныштыру.2. Төркемнәргә хас үзенчәлекләрне ачыклау.3. Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.Җиһазлау.1....

ОКРУЖАЮЩИЙ МИР 1 КЛАСС ПЛЕШАКОВА

Программа разработана на основе ФГОС (второго поколения), авторской  программы  А.А.Плешакова «Окружающий мир».М.:Просвещение,2011год...

3 сыйныфта әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресе "Хайваннарның төрлелеге"

"Хайваннарның төрлелеге" темасына үткән дәрестә балалар хайваннарның күп төрле булуы белән танышалар, аларны уртак билгеләре буенча төркемнәргә бүлергә өйрәнәләр. Дәрес презентациягә нигезләнеп алып б...

Минем иң яхшы дәресем "Хайваннарның күп төрлелеге" -3кл

Минем иң яхшы дәресем "Хайваннарның күп төрлелеге" -3кл...