КВН . Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы.
материал (окружающий мир, 2 класс) на тему

Сафина Венера Габденуровна

  Бу КВН үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында кабатлау максатында төзелгән. Анда кызыклы сораулар, табышмаклар,  танып белүгә биремнәр кулланылган. Кызыклы конкурслар бар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tabigat_belemennen_kvn.doc436.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                КВН

   Максат:  1.Балаларның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турын-дагы белемнәрен ныгыту;

2.Табигать күренешләре һәм һава торышы турындагы белемнәрен  үс-терү;

3.табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

   Җиһазлау: кош, чәчәк рәсемнәре, гадәти булмаган чәчәкләр, кәгазь битләре, бау, алма, кишер, поднос, кәрзин.

Бүген бездә КВН. 2 команда катнаша: “Үрдәкләр” һәм “ Бакалар”. Ә КВН ның темасы –үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы.

1нче конкурс. Урманда нәрсәләр яши һәм үсә?

   Балалар! Әйдәгез бер хикәя тыңлыйк әле. Һәм уку барышында со-рауларга җавап бирерсез.

   Балалар, исәнмесез! Сезнең урманга брганыгыз бармы? Анда нәрсә-

ләр үсә һәм яши?

   Әгәр дә җәнлекләр, кошлар, бөҗәкләр булмаса, урман яши алыр ми-кән?

   Моны ачыклар өчен хикәя тыңлыйк әле.

   Бер рәссам яшәгән һәм урманны рәсемгә төшерергә булган. Кәгазь-гә бик күп агачлар: каен, имән, юкә, наратлар төшергән. Шундый матур урман килеп чыккан, ә рәсем кырыена урман бабаен да ясап куйган.  Рәссамга урман бик тә ошаган. Әмма аңа каядыр еракка китәргә туры килгән. Рәссамнан башка урман корый башлаган. Каен, юкә агачларының яфраклары коелган.

   Ни өчен урман корый башлаган? Рәссам нәрсәләр ясамаган? Урман бер агачлардан гына торамы? Анда тагын нәрсәләр үсә?

         (Куаклар, үләннәр, чәчәкләр).

   Рәссам яңадан килгән һәм үзенең хатасын танып, купшы куаклар , үләннәр, аллы – гөлле чәчәкләр төшергән.

Мин рәссамга гөмбәләр төшерелмәгәнен әйттем һәм ул минем белән килешеп, төрле гөмбәләр ясады.

Нинди гөмбәләр ясады икән ул? Урманда нинди гөмбәләр үсә?

( ашарга яраклы һәм ашарга яраксыз)

Тагын нәрсәләрне ясарга оныткан икән безнең рәссам?

Әйе, кошлар һәм җәнлекләр ясалмаган икән.

 Урманда һәр нәрсә дә кирәкле. Алар үзара бик тыгыз бәйләнгән.

Шуңа күрә урманны һәм анда яшәүчеләрне, үсемлекләрне сакларга кирәк.

2 нче конкурс. Сурәтләү буенча, үсемлекне танырга.

“Үрдәкләр” ком-на:

Озын зифа кәүсәле, кәүсәсе кытыршы, очына карасаң, бүрек төшеп китәрлек, аның сагызы да бар. Җәен дә, көзен дә бертөсле күлмәк кия, безгә бәйрәмгә килә. (нарат)

   “Бакалар” ком-на:

Зифа буйлы, нәфис ак кәүсәле, күп төрле файда китерүче: кәүсәсе – утын, яфраклары, бөресе – дару, себеркесе – сихәт бирүче, язын – яшел. Көзен – алтын шәл ябынучы агач. (каен)

3 нче конкурс. “Гадәти булмаган чәчәкләр”.

“Үрдәкләр” командасы кыргый хайваннарны һәм чәчәкләрне җыя.

 “Бакалар” ком – сы кошларны һәм бөҗәкләрне җыя.

                             Ләйсән яңгыр” җыры.

Алар җыйган арада без тамашачылар белән эшләп алабыз.

Сезгә сораулар һәм табышмаклар әйтәм.

  1. Кайсылары алдан барлыкка килә: тычканнармы әллә очучы бөҗәкләрме?
  2. Көзен күбәләкләр кая китәләр? ( Кайберләре һәлак була, кайберсе агач кайрысы астына, ярыкларга кача.)
  3. Нинди кар: чистасымы әллә пычрак кармы тизрәк эри?
  4. Ни өчен каргалар басу буйлап сабан артыннан йөри? (Суалчан, бөҗәк личинкалары җыялар.)
  5. Кеше кулы белән ясалган кош оясы ничек атала?(Сыерчык оясы.)
  6. көне каен агачы башка агачлардан нәрсәсе белән аерыла?(Кәүсәсе)
  7. Ул озын – озын, чуар муенлы һәм агач яфраклары белән туена. (Жираф.)
  8. Койрыгы бар,җәнлек түгел,

     Канаты бар, кош түгел.  (Балык)

  1. Яз килсә - киенә,

Көз җитсә - чишенә. (Урман.)

    10.Нинди агач җилсез шаулый?  (Усак)

11.Олысы да, кечесе дә эшләпә кигән. (Гөмбә)

4 нче конкурс.

 Командаларга сораулар.

Кем уйлап, дөрес җавап бирер? Дөрес тә, тиз дә җавап бирегез.

  1. Агачларның яфраклары елның кайсы вакытында ачыла?  (Язын)
  2. Басулардан уңышны кайчан җыялар? (Көзен)
  3. Кайсы кошның балалары әниләрен белмиләр? (Күке)
  4. Безнең якта язын кайсы чәчәкләр беренче булып чәчәк ата? (Умырзая, үги ана яфрагы)

5 нче конкурс.   Музыкаль конкурс.

 «Үрд.» ком – на  үсемлекләр турында җырлар атарга.

 «Бакалар» ком – на  кошлар турында җырлар атарга.

6 нчы конкурс.

«Үрдәкләр» ком.  бакча  чәчәкләрен,

«Бакалар» ком.  кышлаучы кошларны атарга.

7 нче конкурс.

 Кечкенә генә ярыш уздырып алабыз. Менә бу кишерләрне, кулны артка куйган килеш, авыз белән кәрзингә ташырга. Кем алданрак ташып бетерә.

8 нче конкурс.    Нәрсә артык?

Артык рәсемнәрне, предметларны алып куярга яки әйтергә.

9 нчы конкурс.   « Хатаны тап»  дигән ярыш.

 «Үрдәкләр» ком.  

2 күбәләк яшәгән ди. Алар һәр көнне болында уйнаганнар, биек ромашка чәчәкләренә утырып атынганнар, иртән чык эчкәннәр. Ләкин бер көнне күбәләкнең берсе авырып киткән. Дусты тиз генә күчтәнәчкә дип, чебен, черки, коңгыз тотып, хәл белергә киткән.  

Нинди ялгыш бар бу хикәядә?

«Бакалар» ком.

Агачта җимлек эленеп тора иде. Ә анда җим: ипи валчыклары, миләшләр, май кисәкләре.Менә соры кошчыклар килделәр дә, ипи валчыкларын чүпләп киттеләр. Алар артыннан кызыл түшле миләш чыпчыклары килделәр , май кисәкләрен чүпләделәр. Иң соңыннан песнәк очып килде дә миләшләрне ашап бетерде.

Ә монысында нинди хата ясалган икән?

10 нчы конкурс.   

Музыка  астында бакаларны һәм үрдәкләрне тасвирлап күрсәтергә.

Инде ярышыбыз ахырына якынлашты. Сүзне жюрига бирик һәм җиңүчеләрне тәбриклик.

            Зәй районы Сармашбаш гомуми урта белем бирү мәктәбе

                                            Төзеде: Сафина В.Г.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кешенең күңел дөньясы. Хиснең сәбәбе. К Мостафин "Эш" шигыре.

Хиснең дәрәҗәсе турында белемнәрне ныгыту....

Үсемлекләрнең күптөрлелеге. (3 класс.ПлешаковА.А.)

Конспект урока по Окружающему миру. 3 класс. Учебник Плешакова А.А....

Компьютрлар дөньясы

әти-әниләр җыелышында доклад өчен...

Могҗизалар кыры "усемлекләр дөньясы"

могҗизалар кыры "усемлекләр дөньясы"...

Могҗизалар кыры "хайваннар дөньясы"

могҗизалар кыры "хайваннар дөньясы"...

Минем иң яхшы дәресем "Хайваннар дәньясы серләре" -3кл

Минем иң яхшы дәресем "Хайваннар дәньясы серләре" -3кл...

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсе Тема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика.

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсеТема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика....