Могҗизалар кыры "усемлекләр дөньясы"
материал по окружающему миру по теме

Сагдеева Зульфия Рустамовна

могҗизалар кыры "усемлекләр дөньясы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mogzhizalar_kyry-_usemleklr_donyasy.docx15.22 КБ

Предварительный просмотр:

Ямаширмә урта мәктәбе филиалы Коркачык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе

Могҗизалар кыры

“Үсемлекләр дөньясы”

                                                                                                      Укытучы: Сәгъдиева З.Р.

2013


Максат: укучыларга үсемлекләр доньясы турында яңа белемләр бирү

Уен барышы: бу уенда 9 кеше катнаша. Уен 3 турга бүленеп уткәрелә. Һәр турда җиңүчеләр финалда катнаша. Уен шулай ук тамашачылар белән үткәрелә.

 

1 тур.

ә

ф

л

и

с

у

н

 7 хәреф

Бу сүз безгә голланд теленнән кергән. Аны тәрҗемә иткәндә ул “кытай алмасы” дигәнне белдерә. Чөнки шушы мәңге яшел үсемлекнең туган иле Көньяк Кытай. Бездә ул Кара диңгез буенда үсә. Бу үсемлекне өй бүлмәсендә дә үстереп була, ләкин алар җимеш бирмиләр.

Музыкаль тәнәфес.

2 тур.

к

а

р

а

г

а

й

7 хәреф

Төмән шәһәрендә казу эшләре алып барганда иске суүткәргечне табалар. Аның агач трубалары гасыр буе яткан, ләкин черемәгән. Бу агачны Себердә “тайга патшабикәсе” дип йортәләр. Бу агач салкыннан да, ачы җилләрдән дә курыкмый. Ул 400 елга кадәр яши. Бу агачны маурлык өчен паркларга да утырталар. Башка агачлар кебек яфрагын (энәсен) коя.

Музыкаль тәнәфес.

3 тур

л

а

н

д

ы

ш

6 хәреф.

Зур агачлар күләгәсендә, куе үлән арасында озынча ике зур яфрак уртасында яшеренгән нәзек сабакта вак кына берничә кыңгырау чәчәге үсеп утыра. Аның җимешләре кызыл, ләкин бу җимешләрне ашарга ярамый. Аның чәчәге дә, җимеше дә агулы. Аннан йорәк авырулары өчен даоу ясыйлар.

Музыкаль тәнәфес.

Тамашачылар белән уен.

у

м

ы

р

з

а

я

7 хәреф

Бер карасаң, күксел төсе,

Бер карасаң, ак сыман.

Узган чакта өзеп ал диеп,

Безгә елмая сыман.

Шагыйрә Ә.Бикчәнтәева бу шигырҗ юлларын нинди үсемлеккә (чәчәккә) багышлый?

Финал

к

о

ф

е

Бер көтүче кәҗәләр көткән, кич белән аларны абзарга алып кайтып туплаган. Ни гаҗәп? Һәрвакыт тыныч булган кәҗәләр, бу юлы сикерешәләр, чабышалар, сөзешәләр. Төн буе шулай дулашып чыгалар болар. Икенче көнне көтүче кәҗәләрне тагы шул ук урынга алып килә. Кәҗәләр шундагы агач янына йогерәләр һәм аның яфракларын ашый башлыйлар. Шуннан кешеләр бу агачта ниндидер куңелле күтәрә торган көч  барлыгын беләләр. Бу агачлар бары тик тропик илләрдә генә үсәләр. Бигрәк тә Бразилиядә. Бу агач башта тәмле исле ак чәчәк ата. Аннан чәчәк урынына кызыл яки караңгысу-зәңгәр җимешләр барлыкка килә. (Бездәге чияләр зурлыгында). Һәр җимештә икешәр орлык. Шушы орлыкларни киптерәләр, ваклыйлар һәм алардан бик тәмле эчемлек әзерлиләр.

Супер уен.

г

ө

л

җ

и

м

е

ш

8 хәреф.

Ал яулыклар ябылган,

Ал кыналар ягылган.

Кулым сузсам тешләп алды,

Шул кадәрле сагынган.

Бу табышмакның җавабы кайсы үсемлеккә туры килә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кешенең күңел дөньясы. Хиснең сәбәбе. К Мостафин "Эш" шигыре.

Хиснең дәрәҗәсе турында белемнәрне ныгыту....

КВН . Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы.

Бу КВН үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында кабатлау максатында төзелгән. Анда кызыклы сораулар, табышмаклар,  танып белүгә биремнәр кулланылган. Кызыклы конкурслар бар....

Компьютрлар дөньясы

әти-әниләр җыелышында доклад өчен...

Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!" (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция һәм "Могҗизалар кыры" уены.)

Бүген безнең мәктәптә инде традициягә кереп киткән 4 сыйныф укучыларының очрашу, танышу кичәсе. Бу бәйрәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана....

Могҗизалар кыры "хайваннар дөньясы"

могҗизалар кыры "хайваннар дөньясы"...

Минем иң яхшы дәресем "Хайваннар дәньясы серләре" -3кл

Минем иң яхшы дәресем "Хайваннар дәньясы серләре" -3кл...

МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ – ТУГАН ЯКНЫ БЕЛ ҺӘМ ЯРАТ

Методическая разработка  МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ – ТУГАН ЯКНЫ БЕЛ ҺӘМ ЯРАТ...