Могҗизалар кыры "хайваннар дөньясы"
материал по окружающему миру (4 класс) по теме

Сагдеева Зульфия Рустамовна

могҗизалар кыры "хайваннар дөньясы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mogzhizalar_kyry-hayvannar_donyasy.docx16.05 КБ

Предварительный просмотр:

Ямаширмә урта мәктәбе филиалы Коркачык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе

Могҗизалар кыры

“Хайваннар дөньясы”

                                                                                                      Укытучы: Сәгъдиева З.Р.

2013

Максат: укучыларга хайваннар дөньясы турында яңа белемнәр бирү.

Уен барышы: Бу уенда 9 укучы катнаша. Уен 3 турга бүленеп үткәрелә. Һәр турда җиңүчеләр финалда катнаша. Шулай ук тамашачылар белән дә уен үткәрелә.

1 тур.

Беренче турда 3 укучы катнаша. Алып баручы катнашучылар белән таныштыра. Сорау әйтелә.

к

у

ш

а

я

к

Бу җәнлек нәнни көнгерәгә охшаган, хәтта уч тоөбенә сыя. Аларны тагын җир куяннары дип тә йортәләр. Алар көн бозыласын алдан ук сизәләр һәм өннәренә качып керү-чыгу юлларын бик яхшылап томалыйлар. Бу җәнлекләр үлән сабаклары һәм орлыклары белән тукланалар.

      Музыкаль тәнәфес.

2 тур

э

н

ә

к

а

р

а

г

ы

Дөньяда иң күп ашаучы җан иясе. Үз авырлыгыннан бик күпкә артыграк ризык ашый. Ике сәгатьтә кырык чебен ашап бетерергә мөмкин.сәгатенә 100км тизлек белән оча, бу вакытта секундына 1600 тапкыр канатын кага. Гәүдәсендә иң кызыклы өлеше- күзләре. Һәрбер күзе 30000 күзчектән тора. Берүк вакытта алны-артны, өсне һәм асны да күрә ала. Күкәйләрен суга салалалар.

      Музыкаль тәнәфес.

3 тур

п

е

л

и

к

а

н

 Томшыгы астында зур капчыгы бар. Суда шул капчыгын балык белән тутыра да, ярга чыгып тыныч кына ашый. Бу кошлар суга чума алмыйлар. Балыкны көтүләре белән аулыйлар, кычкырып куркыталар, яр буена куалар. Ояларын сазлыклы урыннарга ясыйлар.

    Музыкаль тәнәфес.

Тамашачылар белән уен.

к

о

а

л

а

Австралиядә яшәүче аюга охшаган җәнлек. Балалары шундый кечкенә булып туа, бары 2 см. Ул йөри алмаганлыктан анасы аны сумкасына сала. Сигез айлан соң сумкага сыймый башлагач та әле анасыннан китми, аның аркасына аяклары юелән ябышып менеп утыра һәм шулай итеп алар 2,5 ел бергә агачларга үрмәләп яшиләр.

Финал

м

ө

г

е

з

б

о

р

ы

н

Кайчандыр бу хайваннар җир йөзенең барлык почмакларында яшәгәннәр. Хәзер алар Африка һәм Азиянең аерым районнарында гына сакланган. Бу хайванны җирле халык -  ите-мае өчен, аучылар – мөгез белән сату итү өчен кырганнар. Әлеге хайван 2-4 м озынлыкта, 2м лап биеклектә һәм 2-3 тонна авырлыкта, әмма начар күрә. Көндез куаклар арасында бик каты гырлап йоклый, ә төнлә тамак туйдырырга юнәлә. Аларның ашказаны бик зур: озынлыгы 1,5м га, киңлеге 75см га кадәр. Ул теләсә нинди үлән ашый.

     Музыкаль тәнәфес.

Супер-уен

п

о

п

у

г

а

й

Бу чуар кошлар сәяхәтче Колумбага Американы ачарга ярдәм иткәннәр. Сәяхәтчеләр океанда адашып ярны таба алмаган вакытта шушы кошларның каты тавышларына ияреп корабларын коры җиргә ярга якынайтканнар. Кешеләр бу кошларны матурлыклары өчен генә түгел, корткыч булганы өчен дә аулыйлар. Чөнки алар басуда һәм бакчаларда уңышны юк итәргә момкиннәр. Узләре күкегә охшасалар да, алардан аермалы буларак, кайгыртучан ата-ана. Алар күкәй өстендә чиратлашып утыралар һәм балалары оча белә башлагач та аларны ашаталар. Катнашучы хәреф әйтә ала. Аңа уйларга 1 минут вакыт бирелә. Әгәр отса “приз тапшырыла”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кешенең күңел дөньясы. Хиснең сәбәбе. К Мостафин "Эш" шигыре.

Хиснең дәрәҗәсе турында белемнәрне ныгыту....

КВН . Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы.

Бу КВН үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында кабатлау максатында төзелгән. Анда кызыклы сораулар, табышмаклар,  танып белүгә биремнәр кулланылган. Кызыклы конкурслар бар....

Компьютрлар дөньясы

әти-әниләр җыелышында доклад өчен...

Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!" (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция һәм "Могҗизалар кыры" уены.)

Бүген безнең мәктәптә инде традициягә кереп киткән 4 сыйныф укучыларының очрашу, танышу кичәсе. Бу бәйрәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана....

Могҗизалар кыры "усемлекләр дөньясы"

могҗизалар кыры "усемлекләр дөньясы"...

Минем иң яхшы дәресем "Хайваннар дәньясы серләре" -3кл

Минем иң яхшы дәресем "Хайваннар дәньясы серләре" -3кл...

МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ – ТУГАН ЯКНЫ БЕЛ ҺӘМ ЯРАТ

Методическая разработка  МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ – ТУГАН ЯКНЫ БЕЛ ҺӘМ ЯРАТ...