МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ – ТУГАН ЯКНЫ БЕЛ ҺӘМ ЯРАТ
методическая разработка

ШМО учителей начальных классов МБОУ СОШ с.Урманаево

Методическая разработка  МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ – ТУГАН ЯКНЫ БЕЛ ҺӘМ ЯРАТ

Скачать:


Предварительный просмотр:

МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ – ТУГАН ЯКНЫ БЕЛ ҺӘМ ЯРАТ

 (Дәрестән тыш чара эшкәртмәсе)

Марданшина  Гөлнара Зөфәр кызы,

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе"нең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Метапредмет нәтиҗәләре: эшчәнлекне планлаштыра белү, туган ягыбыз турында булган  белемнәрне киңәйтү, эзлекле һәм логик фикер йөртү, мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итә белү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: туган ягыбызның тарихына, мәдәниятенә карата горурлык хисе, эшчәнлектә бер- береңә карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Эшчәнлек юнәлеше: гомуминтеллектуаль.

Формасы: дәрестән тыш чара– уен.

Җиһаз: авыл хезмәтчәннәренә багышланган стенд, төрле профессияләргә кагылышлы китаплар күргәзмәсе, түгәрәк өстәл, музыка.

Дәрестән тыш чара барышы.

Алып баручы:    Туган ягым, туган авылым, 

                             Мин-синең газиз балаң.

                             Саф сулы чишмәләреңнән

                              Җаныма сихәт алам.

Һәр кешегә үзенең туган ягы якын. Монда сез яшисез, әби –бабаларыгыз, әти- әниләрегез яши. Туган якны белергә һәм яратырга кирәк. Сез туган авылыгызны, районыгызны беләсезме? Бүген без сезнең белән “Могҗизалар кыры” уенын уйнарбыз. Хәзер анда катнашучыларны сайларга кирәк. Моның өчен мин сезгә сораулар бирәм иң күп һәм дөрес җавап биргән  тугыз кеше уенда катнашачак.

1. Безнең якларда сан ягыннан иң күп таралган кош?  (Чыпчык)

2. Кем аркасы белән гөмбә җыя? (Керпе)

3. Кем арткы аякларын алга чыгарып йөгерә? (Куян)

4. Безнең урманнарның иң куркыныч ерткычы? (Бүре)

5. Нинди җимеш кара, кызыл, ак була? (Карлыган)

6. Кайсы агачның кәүсәсе ак? (Каен)

7. Кем аяклары белән ишетә? (Чикерткә)

8. Безнең авыл аркылы аккан елганың исеме? (Эстәрле)

9. Кем башы белән аска карап йоклый? (Ярканат)

Алып баручы: Шулай итеп, барабан янына беренче өч уенчыны чакырабыз. Уенның темасы : “Туган якны бел һәм ярат”.

Беренче турга бирем: Безнең басуларда чәчеп үстерелә торган культура. Аның ярмасыннан ботка пешерәләр. Бу ботка В9 витаминына бай булган өчен аеруча файдалы. Беренчедән, ул кешенең иммунитетын арттыра, икенчедән, чәчләрне һәм тырнакларны ныгыта, шулай ук йөзнең төсен яхшырта.

К

А

Р

А

Б

О

Д

А

Й

Барабан янына икенче өч уенчыны чакырабыз.

Икенче тур биреме: Авыл хуҗалыгының бөҗәкләр белән бәйле тармагы. Бу тармакның җитештергән ризыгы кеше өчен бик файдалы һәм тәмле. Ә бөҗәкләрнең бүгенге көндә 25 меңгә якын төре бар дип санала.

У

М

А

Р

Т

А

Ч

Ы

Л

Ы

К

Барабан янына өченче өч уенчыны чакырабыз.

Өченче тур биреме:  Хезмәте җир белән бәйләнгән һөнәр иясе.

Орлык чәчә Радик абый

Йомшак туфракка.

-Күкрәп үссен кырларда, -ди,

Арыш, бодай, арпа.

Т

Р

А

К

Т

О

Р

Ч

Ы

ФИНАЛ уены: ( Өч уенның җиңүчеләре катнаша)

Татарстанның иң югары ноктасы, безнең Азнакай районы җирлегендә урнашкан калкулыкның исеме ничек?

Ч

А

Т

Ы

Р

Т

А

У

Суперуен: Туган авылыбыздан чыккан күренекле шәхес, язучы, бик күп хикәяләр авторы.

Г

А

Р

И

Ф

Г

А

Л

И

Е

В

Бүгенге кичәне шушы легендар шәхеснең сүзләре белән тәмамлыйсы килә:

         Кыш белән язның да , җәй белән көзнең дә үзенә генә хас булган матурлыклары бар. Бу матурлыклар бер-берсен кабатламыйлар да һәм бер-берсенә охшамыйлар да. Елның фасыллары һәммәсе дә матур, һәммәсе дә сокланып туймаслык гүзәл.

Туган илебез, туган туфрагыбыз әнә шулай карап туймаслык матур, сокланып бетмәслек бай!

Менә шушы туган туфрак, менә шушы туган ил кайдан башлана соң?

Ул син яши торган шәһәрдән, син тора торган авылдан, син укый торган мәктәптән башлана. Аны беркайчан да онытма, кечкенә дустым!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект эше"Туган якны өйрәнү"

Бу материалны "Туган якны өйрәнү" түгәрәген алып баруыларга тәкъдим итәм...

" Ел укытучысы-2014" конкурсына "Туган якны өйрәнү түгәрәгеннән"авторлык программасы

Бу программа 1-4 сыйныфларда түгәрәк эшчәнлеген алып бару өчен төзелде...

Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!" (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция һәм "Могҗизалар кыры" уены.)

Бүген безнең мәктәптә инде традициягә кереп киткән 4 сыйныф укучыларының очрашу, танышу кичәсе. Бу бәйрәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана....

Могҗизалар кыры "усемлекләр дөньясы"

могҗизалар кыры "усемлекләр дөньясы"...

Могҗизалар кыры "хайваннар дөньясы"

могҗизалар кыры "хайваннар дөньясы"...

Туган якны өйрәнү буенча төзелгән эш программасы

Туган якны өйрәнү буенча төзелгән эш программасы...