“Туган якны өйрәнү” дәрестән соң эшчәнлегенең 1-4 нче сыйныфлар өчен эш программасы
рабочая программа (4 класс) на тему
Внеурочная деятельность в начальных классах.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 47.31 КБ |
Предварительный просмотр:
“Туган якны өйрәнү” дәрестән соң эшчәнлегенең 1-4 нче сыйныфлар өчен эш программасы
Җитәкче :Мөхәммәдиева Д.З.
Аңлатма язуы
Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. Яңа стандартлар традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә, укучының үзбәясен күтәрергә ярдәм итәчәк. Бала үзе эзлекле рәвештә белем туплый белергә тиеш. Аны яңалыкка омтылучы, заман сулышын тоючы, белемен өзлексез камилләштерүче, укыту-тәрбия эшенә иҗади якын килүче укытучы гына тормышка ашыра ала.
Р.Уотермен “Хәзерге эшлекле заманда үзгәрешләрдән дә даимирәк нәрсә юк “ дигән. Яңа стандартларга күчү барышында укучы шәхесен күпкырлы үстерүдә дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә төрле инновацияле технологияләр кулланыла. Балаларны үз илләрен яратучы көчле рухлы шәхесләр итеп тәрбияләү өчен дәресләр белән беррәттән дәрестән тыш эшчәнлекнең дә роле зур. “Туган якны өйрәнү” эшчәнлегенең программасы менә шушы проблема-ларны, таләпләрне хәл итү максатыннан төзелде. Бала көннең күп өлешен мәктәп диварлары арасында үткәрә. Укучының физик, психик сәламәтлеге турында кайгырту, аны саклау максатыннан “Туган якны өйрәнү” эшчәлеген мавыктыргыч итеп кызыклы очрашулар, файдалы әңгәмәләр, сәяхәт – экскурсияләр, җырлы – биюле уеннар, эзләнү эшләре аша һәм күп төрле эш алымнарыннан файдаланып үткәрергә була.
Халкыбызның тарихын белү, аңлау, телен – динен хөрмәт итү, милләт өчен борчылу, гореф – гадәтләрен, җыр – моңнарын күңел аша үткәрү бала зиһенен баета, күңел офыгын киңәйтә. Туган як турында өйрәнгәндә әби – бабаларыбызның мәгънәле тормышын күрсәткән шөгыльләрен, һөнәрләрен, гореф – гадәтләрен балалар күңеленә салып калдыру кирәк.
Рухи байлык – ул бик киң төшенчә. Аңа сәнгатьнең барлык төрләре – халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән гореф – гадәтләре, әхлак кагыйдәләре, тормышның һәр өлкәсендә тупланган халык акылы, аның тормыш тәҗрибәсе керә.Ләкин үз халкыңның бу байлыгын бөтен нечкәлеге белән аңлау һәм үзләштерү, яшәгән нигезеңне, авылыңны өйрәнеп белүдән башка мөмкин түгел. Шуңа күрә туган төбәгеңнең тарихын өйрәнү игелекле эшләрнең берседер.Туган якны өйрәнү – балаларда милләтебез белән горурлану хисе тәрбияли. Татарның милли сыйфатлары белән танышу мөмкинлеге бирә. Милли сыйфатлар: мөстәкыйльлек, татарның башка халыклар белән аралаша белүе, мәгьрифәтле, кунакчыл, чиста – пөхтә, батыр, бай тормышлы булуы, сәүдә эшенә хирыслыгы ул. Башлангыч мәктәп - балаларны һәрьяклап үстерүгә нигез сала һәм Ватанга мәхәббәт, туган авылга, кешеләргә хөрмәт тәрбияләргә бурычлы. Бу бурычны хәл итүдә ана теле, уку, әйләнә - тирә һ.б. фәннәр белән беррәттән “Туган якны өйрәнү” эшчәнлегенең роле зур. Бу балаларның һәрьяклап, күпкырлы үсешенә ирешергә зур мөмкинлек тудыра. Эшчәнлектә балаларның мөстәкыйль фикер йөртүен, буш вакытларын дөрес үткәрүләрен, аларның кызыксынучанлыгын, эзләнүчән, игътибарлылыгын үстерүдә һәм аңа җитәкчелек итүдә мөмкинлек туа.
Тәкъдим ителә торган программа үзенең актуальлеге, яңалыгы, тормышчанлыгы белән аерылып тора. Ул туган як турында белемнәрне арттыру, эзләнүчәнлекне, интеллектлылыкны үстерү, иҗади сәләтне ачуны да үз эченә алган.
Программа түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала.
- Кеше һәм яшәүнең мәгънәсен аңлату.
Туган җир, туган як, туган авыл тарихы. Ата – бабаларыбызның үткәне. Нәсел шәҗәрәсен төзү.
- Әби – бабайлардан калган кадерле әйберләрнең эшләнү, барлыкка килү һәм аларның җиде буын җылысын саклавын өйрәтү.
- Халык педагогикасына нигезләнеп, татар балалар фольклорын, халык авыз иҗатын өйрәнү. Милли бәйрәмнәргә, йолаларга, милләтнең традицияләренә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү.
Дәрестән тыш эшчәнлекнең башлангыч этабы ана теле, уку дәресләре эчтәлеге белән тыгыз бәйләнгән. Укучыларга бу дәресләрдә әдәби тел нормалары белән беррәттән матурлыкны күрүгә, туган җиребезне яратуга, табигатьне саклау-га, фольклорны өйрәнүгә зур урын бирелә. Шушы нигездә дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларга тарихның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында башлангыч мәгълүмат бирү, укучыларда әти - әниләренә, үзләренә, иптәшләренә, игътибар, аңлы караш һәм укуга һәвәслек тәрбияләү бурычы куела.
Программаның максаты һәм бурычлары:
- Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, балаларның мөстәкыйльлеген үстерү.
- Балаларның иҗади активлыгын, иҗади сәләтен күрү, ачу, аларны үстерү юлларын табу.
- Предметара бәйләнешләр булдырып, фикерләү сәләтләрен үстерү, алынган белем – мәгълүматларны камилләштерү, киңәйтү, бер системага салу.
- Балаларны күзәтергә, эзләнергә, фикерләргә, шул фикерне ачык итеп әйтә белергә, проект эшендә куллана белергә өйрәтү.
- Эстетик тәрбия бирү. Сөйләм культурасына, үз – үзенә таләпчәнлек, намуслылык, ныклы һәм тәвәккәл холык, зәвыклы балалар тәрбияләү.
- Китап өстендә эшләргә өйрәтү. Танып – белү, образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләмнәрен баету.
- Өйрәнелә торган материалны анализлау, тарихи момент һәм фактларны аңлата һәм исбатлый белү. Акыл эшчәнлеген үстерү.
Программаның бүлекләре һәм юнәлешләре.
1. Туган җир, туган як, туган авыл тарихы. Ата – бабаларыбызның үткәне. Нәсел шәҗәрәсен төзү.
- Эшчәнлек һәм аның исеменең асылына төшендерү юлларын эзләү; Балага яшәүнең мәгънәсен, кыйммәтен аңлату; “Мин” дигән төшенчәне аңлавына ирешү;
- Коллективлык хисләре, хезмәт сөючәнлек һәм укуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү;
- Туган як табигате байлыклары үрнәкләрен туплау: фотосурәтләр җыю, тарихи документлар, күренекле кешеләрнең тормыш юллары тасвирланган язмалар, кулъязмалар туплау.
- Әби - бабайларның күңел байлыгын кушып эшләнгән эшләрен өйрәнү.
- Әбиләребезнең күңел җылысы салынып чигелгән, кулдан тукылган, тегелгән сөлге, тастымал, алъяпкыч, намазлык, кашага, аяк чолгавы, мендәр тышы, тәрәзә челтәрләре җәүһәрләре белән танышу;
- Бабайларыбызның үткен зиһене, оста куллары аша үткән төрле – төрле туку, сугу, эрләү җайланмалары, агач һәм тимердән эшләнгән савыт – сабалар белщн танышу;
- Зәрканчылык һөнәре турында өйрәнү.
- Халык педагогикасына нигезләнеп, татар балалар фольклорын өйрәнү. Милли бәйрәмнәр, йолалар, милләтнең традицияләре турында белү.
- Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән рухи хәзинәләребезне саклап калу;
- Онытыла башлаган гореф – гадәтләрне, йолаларыбызны барлап, иң матурларын сайлап алып , балаларга өйрәтү.
Бу эшчәнлек барышында үтемлелек, дәвамчанлык, переспективалылык принциплары тормышка ашырылырга тиеш.
Прграмманы тормышка ашыру шартлары:
- Каралган барлык теоретик материалны өйрәнү һәм барлык практик шөгыльне үтәү.
- Һәр балага индивидуаль якын килү, һәр балага шәхес итеп карау.
- Барлык дидактик материалдан һәм информацион - коммуникатив технология чараларыннан файдалану.
Эшчәнлекнең формалары:
- әңгәмәләр;
- рольле уеннар;
- хәрәкәтле уеннар;
- халкыбызның җырлы – биюле уеннары;
- китап укучылар конференциясе;
- анкеталар;
- тестлар;
- экскурсияләр;
- очрашулар.
Эшчәнлекнең нәтиҗәсе:
- Укучыларны дәрестән тыш эшчәнлеккә тартып, аларның активлыгын үстерү.
- Мәктәп, район, республика, күләмендә оештырыла торган интелектуаль уен, конкурсларда актив катнашырга тырышу.
- Балалар арасындагы дуслык, бердәмлек, коллективта үз – үзеңне тотуның югары мөмкинлекләрен булдыру.
Программа һәр сыйныфка атнага 2 сәгать исәбеннән төзелгән.
№ | Тема | Сәгать саны. | Үткәрү вакыты план | Факт. |
1-2 | Туган авыл тарихы. Яшәгән төбәк белән танышу | 2 | ||
3-4 | Укучыларны Кече Урыссу Таш кичү авыллары тарихы белән таныштыру. | 2 | ||
5-6 | Туган якның истәлекле урыннары | 2 | ||
7-8 | “Авылым тарихы эзләре буйлап” Музейга сәяхәт. | 2 | ||
9-10 | Туган як турында материалларны өйрәнү. Төрле кулъязмалар,фотолар, истәлекләр, матбугат материаллары белән танышу. | 2 | ||
11-12 | “Гасыр кичкән буын” Бөек Ватан сугышында катнашучы авылдаш - солдатлар язмышы,тыл ветераннары, сугыш чоры балалары турында белемнәрне тулыландыру. | 2 | ||
13-14 | Туган якның табигый байлыкларын, хайваннар дөньясын өйрәнү. Безнең як урман –кыр –болыннарда үсә торган үләннәр, буага килә торган аккошлар,хайваннар турында өйрәнү. | 2 | ||
15-16 | Шушы яктан, шушы туфрактан без.. Авылдан чыккан күренекле шәхесләр турында өйрәнү. | 2 | ||
17-18 | Китмәгез сез балачактан! Авылның мәктәп тарихын, кайсы елларда кемнәр укыткан,шул укытучылар тормышы, мәктәптән укып чыкан укчылар язмышы турында өйрәнү. | 2 | ||
19-20 | Гаиләм - шатлыгым Гаилә шәҗәрәсе төзү. | 2 | ||
21-22 | Ютазы районы тарихы. Ютазы районына сәяхәт | 2 | ||
23-24 | “Ютазы таңы” газетасы тарихы Газетаның кайсы елларда нинди исем белән чыгуын өйрәнү. | 2 | ||
25-26 | Кече Урыссуның алтын каләме, еракларга китә сәламе Райондаш язучылар һәм шагыйрьләр белән танышу. Балалар газета-журналларына язган укучыларның язмалары белән даими танышып бару. | 2 | ||
27-28 | Ютазы районыннан чыккан язучылар иҗаты белән өлешчә танышу. | 2 | ||
29-30 | Ютазы районының күренекле кешеләре,эшлеклеләре, хезмәтләре белән район тарихында зур хөрмәткә лаеклылар турында өйрәнү. | 2 | ||
31-32 | “Уйланабыз, эзләнәбез, авылым синең хакта” Укучыларның белемнәрен арттыру максатыннан тестлар эшләү,хикәя язу,кроссворд чишү. | 2 | ||
33-34 | Туган як турындагы җырларны өйрәнү. Әңгәмә,җырлы – биюле уеннар. | 2 | ||
35-36 | “Кече Урыссу– туган ягым” Иншалар һәм рәсемнәр конкурсы | 2 | ||
37-38 | Челтер – челтер ага чишмәләр. Чишмәләргә сәяхәт ясау. Чишмәләрнең килеп чыгу тарихын өйрәнү, аларны саклау һәм чистарту эшләре. | 2 | ||
39-40 | Мәктәбем – горурлыгым, Мәктәбем – йөз аклыгым. Кече Урыссу мәктәбенең үткәне һәм бүгенгесенә сәяхәт. | 2 | ||
41-42 | Без авылның киләчәге. (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре тарихын да өйрәнергә була) Өйрәнелгәннәрдән чыгып, китапчык төзү | 2 | ||
43-44 | Әби –бабайларның күңел байлыгын кушып эшләнгән эшләрен өйрәнү. Халкыбызның күңел җәүһәрләре. Авыл кешеләренең кулдан тукылган, чигелгән, тегелгән сөлге, тастымал. Күлмәк, калфак, бәйләнгән тәрәзә челтәрләре, самовар япкычлары һ.б. алар турында өйрәнү. | 2 | ||
45-46 | Зәркан сәнгате. Борынгыдан килгән милли бизәнү әйберләре турында өйрәнү. | 2 | ||
47-48 | Кулдан ясалган эш кораллары. Бабайларыбыз нинди эш кораллары ясаганнар һәм аларны кайсы эшләрдә кулланганнар? | 2 | ||
49-50 | Остаханә - осталар иле. Беләзек, чулпы, калфак, чигү үрнәкләре буенча бизәнү әйберләрен эшләү. | 2 | ||
51-52 | Матурлык – туган өйдән башлана. Хәзерге заман ысуллары белән ясалган бизәнү әйберләрен өйрәнү, ясау. | 2 | ||
53-54 | Авылымның тырыш кешеләре” Татарга хас булган тырышлык, сәүдә эшенә хирыслык, һөнәрчелек,. кече эшмәкәрлек турында өйрәнү. (Һәр авылның тырыш кешеләре, матур традицияләре була. Шулар үрнәгендә өйрәнү.) | 2 | ||
Халык педагогикасына нигезләнеп, татар балалар фольклорын өйрәнү. Милли бәйрәмнәр, йолалар, милләтнең традицияләре турында белү. | ||||
55-56 | Халык иҗаты әсәрләре Җырлар, такмаклар, мәзәкләр, балалар сөйләшләре, сынамышлар һ.б.туплау. Китапчык итеп әзерләү. | 2 | ||
57-58 | Көз фасылы белән бәйләнгән бәйрәм – йолалар. Сөмбелә. Авылда көзге эшләр тәмамлангач үткәрелә торган “Сөмбелә” бәйрәме тарихы. | 2 | ||
59-60 | Каз өмәсе . Каз өмәсе тарихы турында өйрәнү. | 2 | ||
61-62 | Милли бәйрәмнәр. Нардуган. Нардуган бәйрәме тарихын өйрәнү. | 2 | ||
63-64 | Мили бәйрәмнәр. Нәүрүз. Нәүрүз бәйрәме тарихын өйрәнү. | 2 | ||
65-66 | Милли бәйрәмнәр. Сабантуй. Сабантуй бәйрәме тарихын өйрәнү. | 2 | ||
67-68 | “Гүзәл җиребезне саклыйк!” Туган төбәк, туган авыл турында белгәннәрне бер системага салу.Экологик белем һәм тәрбия буенча өйрәнелгәннәрне ныгыту. КВН. | 2 | ||
69-70 | Эшләнгән эшләргә йомгак Проект эше. Эзләнү, күзәтү, җыйнал-ган материалларны өйрәнү, проект эше эшли белү. | 2 |
Кулланылган әдәбият:
1.М.А.Вәлиуллин “Балачак илендә” “ Идел – Пресс”, 2009.
- И.Х.Мияссарова “Табигать һәм балалар” Татар гуманитар институты, 2003.
- Ә.Н.Хуҗиәхмәтов “ Тәрбия дәресләре” “Матбугат йорты”, 1998.
- “Татар балалар фольклоры” “Раннур”. 1999.
“Туган ягым – бәхет чишмәсе.”
(Без авылның киләчәге” темасында кулланырга тәкъдим ителә)
Максат: 1. Өйрәтү:
а) Туган җиреңә, республикаңа, халкыңа,этник культурага мәхәббәт тәрбияләү.Үз халкыңның этноландшафты тамырлары, үзеңнең гаилә һәм генеология тарихы турында белемнәр формалаштыру.
б) Туган ил, туган җир, туган тел, ата-бабага ихтирам тәрбияләү барышында балаларның гомуми үсешенә, аларда туганлык. иптәшлек, коллективлык хисләре, хезмәт сөючәнлек һүм укуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
2. Ныгыту:
а) Укучыларның иҗади активлыгын.иҗади сәләтләрен үстерү.
б) Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып балаларның мөстәкыйльлеген үстерү һүм ныгыту.
3. Тәрбияләү:
а) Туган як табигатенә сакчыл караш, үз-үзеңә таләпчәнлек,намуслылык, гаделлек, ныклы һәм тәвәккәл холык, зәвыклы балалар тәрбияләү.
Б) Экологик культура һәм тәрбия бирү.
1-слайд.
(Табигать күренешләре күрсәтелә бара. Урман,елга, таулар)
Татарстанның теләсә кайсы ягына карасаң күреп туймастай, йөрсәң йөреп туймастай урыннар аз түгел.Аның табигате төрле-төрле.Бездә калын урманнар да, тигез далалар да бар.Урманнарында учар мөгезле пошилар, бурсыклар, дала сыман кырларында төлкеләр, борындыклар, бүреләр дә очрата аласың.Безнең республиканы зур елгалар да бик ямьләндерә. Әмма кечкенә инешләр дә, тау асларыннан чылтырап аккан чишмәләр дә үз урыннарында бик матур,шулай да һәр якның, һәр шәһәрнең, һәр авылның үз күрке, үз яме бар. Саба ягы үзенең тын гына аккан кечкенә инешләре, тәбәнәк кенә калкулыклары белән, яшелләнеп утырган дымсу урманнары, яшел болыннары, салкын чишмәләре белән матур...
Шундый иркен туган җирем,
Рәхәт тормыш корган җирем.
Казаным – башкалам минем,
Байлар Сабасы – район үзәге-
Яшел урманнар – аның бизәге.
Йосыф-Алан һәм Калатау авылы –
Уңган кешеләре белән данлыклы.
- Укучылар! Класстан тыш чарабызың темасы «Туган ягым бәхет чишмәсе» дигән булыр. Мин сезне Уен – КВН га чакырам.
1 бала - Хөрмәтле укытучы апалар! Килгән кунаклар! Без сезне «Тапкырлар, Зирәкләр,Җитезләр» бәйгесенә чакырабыз!
Бергә: Рәхим итегез!
-Уен-КВН булгач, ул инде ярыш ,шуңа күрә уеныбыз барышын кузәтеп торырга жюри сайларга кирәк, жюри членнарын сезнең арадан сайласак ничек булыр икән?
(Бию көе уйнала,3 бала жирәбә ала,)
Жюри үз урынын ала.
2-слайд.(Уен тәртибе язылган)
Уен-КВНнын тәртибе белән таныштырам.
Сездән сорала:
-Бер-береңә хөрмәт, узара дуслык
-Игътибарлылык.
.-Сорауларга төгәл жавап бирү.
-Житезлек
Без 2 командага бүленәбез. Уен-КВН төрле-төрле 7 конкурстан тора. Ни өчен 7 конкурстан торыр бүгенге КВНыбыз, бу сорауга да җавап табарга тырышырбыз.
1- Конкурс. Саф, пакъ күңел белән
Бу бәйгегә килдегез.
Әйдә, дуслар, дуслык жиңсен!-
Без тик шуны телибез!
- Сүзне командаларга бирәбез.
Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!
Менә сез дә килеп житкәнсез.
Безнең мәктәбебезнең шау тормышын
Күреп китик әле, дигәнсез.
Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!
Хәерле көн сезгә бу җирдә.
Барчабыз яраткан КВНга
Чакырабыз хәзер сезне дә.
- Әйдәгез,танышыйк әле.
Слайд а) (Балалар үз исемнәрен атап таныштырып баралар
Командаларның исемнәре
”Чишмәләр” “Урманнар”
Б) Сәламләү:
«У»нар ком-нан «Ч» ком-на экологик чиста саф һавалы, дусларча кайнар сәлам!
«Ч» ләр ком-нан «У» ком-на җырлы-моңлы,шифалы йөгерек сулардан туганнарча кайнар сәлам!
В) Девиз:
«Ч» Куңелебез чиста,телебез тәмле, үзебез җитез булыйк!
«У» Яңалыктан, яңарыштан, күп белүдән курыкмыйк!
Г) Бүләкләр бирешү.
«У» Көндәшләр, уңыш телибез,
Без-киң күңелле халык.
Менә сумка, тутырыгыз,
Очколар җыя барып.
«Ч» Беләсез бит табигатьтә
Чисталык булу кирәк.
Шуңа күрә менә сезгә
Себерке белән чиләк.
Жюрига бирелә; «Ч» Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар
була. ( Акъяр чишмәсе суы бирелә. )
“ У» Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән. (Чыршы ботаклары букеты бирелә.)
Бию .
2- Конкурс. Слайд. Казан күренешләре күрсәтелә)
Ярларына ятып Идел ага,
Казан тора аны озатып.
Борынгыдан калган бу Казан,
Тарихында күпме эз калган
Сөембикә җыры тыңланыла.
Сөембикә керә.
Данлы Казан!
Башкаласы гүзәл Татарстанның
Үс, матурлан,ныгы көннән-көн,
Мең ел чиген уздың, мәңге яшә, Казан.
Горур кал син, халкым, милләтем!
-Исәнмесез, гүзәл Сөембикә!
-Исәнмесез! Минем сезгә зур үтенечем бар. Минем 21-гасыр балаларын күрәсем килә.
-Рәхим итегез, Сөембикә-Ханбикә!Укучыларыбыз сезне бик теләп үзләренә кабул итәрләр, бәйрәмебезнең мәртәбәле кунагы булырсыз!
Слайд. Казан күренешләре.
Казан -Татарстан Республикасы башкаласы. Казан шәһәре бик-бик борынгы шәһәр. Аның 1005 еллык тарихы бар. Идел елгасы буена урнашкан. Элек-электән ул сәүдә үзәге булган. 1989нчы елда Казан шәһәре миллион кешеле шәһәргә әйләнә: казанлылар саны 1.094.400гә җитә. Быелгы халык саны алуның беренче нәтиҗәләре буенча, хәзер Казанда 1.136.566 кеше яши.
Слайд. Сөембикә манарасы.
Еллар оча җилгә.
Сулар сеңә комга,
Горур чибәр яши
Халык куңелендә.
Сәембикә манарасы Казан шәһәренең символы. Аның биеклеге 58 метр. Манара төрле үлчәмнәрдә эшләнгән 7 каттан тора. Дөньяда авып бара торган корылмалар сирәк очрый. Италиядэ-Пиза манарасы. Татарстанда-Сөембикә манарасы. Ул 180 см.га көнбатышка таба авышкан.
Шулай да, 25 еллар элек, Сөембикә манарасының нигезе ныгытыла. Хәзер инде бинаның авышуы күзәтелми .
Слайд. Казандагы һәйкәлләр
Халкым бер тумыш көндә дә
Тукаен онытмады.
Без - «Туган тел»дә туганнар,
Без - Тукай оныклары.
1958 нче елда ачылган Г.Тукай һәйкәле янында һәр елның 26 нчы апрелендә шигырь бәйрәме үтә.Бу һәйкәл янында һәр ел саен бик мәртәбәле язучыларыбыз, җырчыларыбыз, рәссамнарыбызның хезмәтләре өчен Габдулла Тукай премиясе лауреты дигән иң мактаулы исем бирелә. Мәсәлән: без яратып тыңлый һәм җырлый торган Роберт Рәкыйпов сүзләренә Роберт Андреев көенә язылган “Татарстан”җырын башкаручы җырчы Салаватка Фәтхетдиновка Габдулла Тукай премиясе лауреаты исеме бирелде.
Муса Җәлил исеме барыбызга да таныш. Аның “Сәгать”, “Күке”, “Суык бабай” дигән шигырьләрен без сөйлибез дә, җырлыйбыз да. Казан Кремле территориясендә 1966 нчы елның 3 нче ноябрендә Муса Җәлил хөрмәтенә һәйкәл ачыла.
Җырларым,сез шытып йөрәгемдә,
Ил кырында чәчәк аттыгыз.
Барыгыз,балалар болынга,
Уйнагыз, йөгерегез,көлегез.
Слайд. (Цирк, зоопарк)
Казанда цирк бинасы 1967 нче елның 10 нчы декабрендә ачыла.
Оча торган тәлинкәгә ошаган цирк бинасын кайбер кешеләр “Казан НЛО”сы дип тә йөртәләр.
Ә менә Казандагы зооботаника бакчасы 1874 нче елда ук ачыла.Оранжерия дә төзиләр.Анда бүген үсеп утыра торган пальмалар үткән гасырларда ук утыртылган.1931 нче елда ботаника бакчасы һәм зоопарк берләштерелә.Хәзерге вакытта анда 170 төрле хайван яши һәм аларның 30 төре “Кызыл китап”ка кертелгән
Слайд.( Казандагы театрлар биналары)
Башкалабыз Казанда 7 театр бар. Галиәсгар Камал исемендәге академия театры,Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры,Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры,Курчак театры,Яшьләр театры,Качалов исемендәге рус театры, Яшь тамашачылар театры.
Слайд. (Кол Шәриф мәчете)
Моннан 400 еллар элек Казанда сигез манаралы, ике катлы мәчет булган. Бу мәчетнең имамы халык арасында абруйлы булган дин эшлеклесе, галим, шагыйрь Шәрифкол була.Ул 1524 нче елда мәчетне гыйлем йортына әйләндергәч, дин йортын Кол Шәриф исеме белән атап йөртә башлыйлар. Бик бай китапханәсе белән дә дан тоткан. 1552 нче елда Явыз Иван Казанны яулаганнан соң мәчет яндырыла. Кол Шәриф мәчетен яңадан торгызу 1996 нчы елда башлана. Искиткеч матур, зыялы мәчет 2005 нче елның 30 августында Казанның 1000 еллыгына ачылды.
Слайд. (Яңа Казан күренешләре)
Бүгенге Казан үзенең таң калырлык метросы, “Баскетхолл”ы, әледән-әле ачылып кына торган спорт сарайлары,“Пирамида” күңел ачу комплексы, балалар яратып йөри торган “Шүрәле” ял паркы белән сокландыра. Ә 2013 нче елда Универсиада булачак
Слайд. (Командаларга сораулар;)
- Казанда оча толган тәлинкәне хәтерләтүче бина бар. Ул нинди бина?
- Казанда кайсы манара Ханбикә исеме белән аталган?
- Казан Кремле каршында кайсы шагыйрьгә һәйкәл куелган?
- Сөембикә манарасында ничә ярус бар?
- Казан Кремле территориясендә төзелгән иң зур мәчет7
- Казан шәһәрендә нинди театрлар бар?
Бию.
3-Конкурс. Слайд. (Татарстанның төзелү күренешләре, Президент,Татарстан атрибутлары,Татарстан картасы)
Татар иле Татарстан,
Син яңадан калыктың.
Син-рухы,көче,намусы
Татар дигән халыкның.
Жыр;«Мин яратам сине, Татарстан.»
-Менә,Татарстан картасына күз салыгыз әле. Ул чабып баручы атка ошаган.
-Укучылар,беразга гына булса да кирегә кайтып үткәнебезгә күз салыйк әле.
1917нче елда безнең илебездә революция була.Совет власте урнаша.Совет власте “Россия халыкларының Хокуклары Декларациясен”кабул итә.Бу Декларациядә Россиядәге барлык халыкларның тигез һәм бәйсез булулары, мөстәкыйль дәүләт оештыруга хокуклы булулары турында әйтелгән була.
1920 нче елнын 27нче маенда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелү турындагы декретка В.И.Ленин һәм М.И.Калинин кул куялар.
1920нче елның 25 июне Совет Татарстаны игълан ителгән көн –бөтен халык бәйрәменә әйләнә. Ә менә быел, ягъни,2010нчы елның 25 нче июнендә Татарстан АССР төзелүнең 90 еллыгын билгеләп үттек.
Татарстан хөкүмәтенең беренче председателе итеп Сәхипгәрәй Сәетгалиев билгеләнелә.Ана 26 яшь була.
Татарстан Автономияле Совет Социалистик Ресубликасы төзелү зур әһәмияткә ия була. Илебез халыклары арасында (төрле милләт кешеләре) дуслык ныгый.Кешеләр шәһәрләр. авыллар. завод-фабрикалар төзүдә искиткеч тырышлык күрсәтәләр. Химия, машина төзү заводлары эшли башлый.Казан һәм Ресубликаның башка шәһәрләре матурлана, яңартыла,танымаслык булып үзгәрә.
Зеленодольск. Бөгелмә, Чистай, Әгерҗе кебек күп кенә шәһәрләр дә яңара.
1929нчы елда колхозлашу хәрәкәте башлана.
Бу вакытта Республика халкының бары тик 18%ы гына укый-яза белгән. Укыту мәчетләр карамагындагы мәктәпләрдә һәм мәдрәсәләрдә алып барылган.
Халыкны укытырга кирәк.Ләкин мәктәп биналары , кәгазь. дәреслекләр, язарга кара житми.Балаларның укырга теләкләре зур була.Зурлар да укый башлый.
Яна мәктәпләр ачыла, техникумнар, югары уку йортлары. китапханәләр, театр, музейлар ачыла.
Илебез халкы бик тырышып яшәгәндә, Бөек Ватан сугышы башлана.Бу 1941нче елнын 22нче июнь иртәсе була. Татарстан халкы да Ватан сагына баса.Бик күп югалтулар аша яуланган жиңү көнен без беркайчан да онытырга тиеш түгел. Илебез азатлыгы өчен һәлак булганнарны онытырга хакыбыз юк!
Хэзерге вакытта җир йөзендә нефтьтән дә кыйммәтрәк нәрсә юк дисәк тә ялгыш булмас. Авыр сугыш елларында да Татарстанның Шөгер авылында 1000 тонна ягулык-нефть алына. 1946 нчы елның сентябрендә Баулыдан ерак түгел җирдә нефть фонтаннары бәреп чыга. Нефтьчеләр өчен Әлмәт, Лениногорск шәһәрләре төзелә. Татарстан газга да бай.Нефть,газ безнең Татарстаннан башка төбәкләргә дә жибәрелә.
1960нчы елларда Түбән Кама-химиклар шәһәренә нигез салына.
Авылларда уңган игенчеләр, терлекчеләр дә сынатмый. Авыллар көннән-көн матурлана.Фән, культура үсә.
Бүгенге көндэ 40 тан артык районда 4 миллионга якын халык яши.Татарстан аркылы 4 елга ага:Идел,Агыйдел,Чулман,Нократ
Бездә икетеллелек:рус һәм татар телләре тигез хокукта. Безнең үз Конституциябез бар. Татарстан Республикасы белән президент житәкчелек итә.Шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт символлары бар. Ягъни флаг,герб, гимн –дәуләт символлары була.
Слайд. (Сораулар языла)
- ТАССР кайчан төзелә? Һәм ТАССР төзелүгә ничә ел булды?
- Мәктәпләр төзелгәнче укыту кайда булган?
- Бөек Ватан сугышы кайчан башланган?
- Бөек Җиңү көнен әйтегез.
- Татарстанда нинди шәһәрләр бар?
- Татарстан аркылы нинди елгалар ага?
- Беренче президент кем иде? Бүгенге президентыбызның исем фамилиясен әйтегез.
- Конституция нәрсә ул?
- Дәүләт символларын атагыз..
- Гимн кайсы очракларда башкарыла?
Бию.
4- Конкурс. Капитаннар ярышы.
1.Татарстан флагы турында ниләр беләсең?
2. Татарстан гербы турында сөйләгез.
3. Капитаннар укый. Шигырь .”Туган авылым – бәхет чишмәсе”
4. “Син – миңа, мин – сиңа” ярышы.
(Командалар бер-берсенә алдан әзерләп куйган сорауларны әйтәләр)
Сораулар:
1. Саба Лесхозы директоры булып 30 елга якын эшләгән легендар урманчы.(Миннеханов Нургали Мннехан ович)
2.Саба районында Советлар Союзы Геройлары да бар. Кемнәр алар?
(Башкиров Иван Сергеевич Завод – Нырты авылыннан,
Галиев Закир Гали улы-Байлар Сабасыннан,
ХаҗиевВәлит Хаҗи улы – Оет авылыннан,
Хабибуллин Зәки Хәбибулла улы – Югары Утар авылыннан.
3. Саба Үзәк район китапханәсе кем исемен йөртә?(Кәримуллин Әбрар Гыйбадулла улы)
4. Безнең Йосыф – Алан башлангыч мәктәбе нинди урамда урнашкан һәм ни өчен шулай ? (Тавил Хаҗиахметов. Чөнки Тавил Хаҗиахметов шушы урамда туган һәм 3 яшькә кадәр шунда яшәгән.)
1 бала. Туган авылым матур табигатьле,
Урамнары яшел чирәмле.
Яңа йортлар карый киләчәккә,
Яшәүләре монда и ямьле.
2 бала. Яшьлек дәрте бездә ташып тора,
Кулларның гел килә эшлисе.
Нигә кирәк читтән бәхет эзләү,
Туган ягым-бәхет чишмәсе.
Бергә. Ә чишмәләр гомер буе ага,
Юлын ачсаң, алар кипмиләр.
Бәхетең дә үзең белән туа,
Бәхет эзләп читкә китмиләр. (Данил Галләмов)
20
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әлифба бәйрәме". 1 нче сыйныфлар өчен дәрестән тыш чара.
Әлифбаны укып бетергәч, 1 нче сыйныфларда үткәрү өчен тәкъдим ителә....
2 һәм 3 сыйныфлар өчен эш программасы
Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт ...
2 һәм 3 сыйныфлар өчен эш программасы
Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт ...

Проект эше"Туган якны өйрәнү"
Бу материалны "Туган якны өйрәнү" түгәрәген алып баруыларга тәкъдим итәм...

" Ел укытучысы-2014" конкурсына "Туган якны өйрәнү түгәрәгеннән"авторлык программасы
Бу программа 1-4 сыйныфларда түгәрәк эшчәнлеген алып бару өчен төзелде...
Туган якны өйрәнү буенча төзелгән эш программасы
Туган якны өйрәнү буенча төзелгән эш программасы...

МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ – ТУГАН ЯКНЫ БЕЛ ҺӘМ ЯРАТ
Методическая разработка МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ – ТУГАН ЯКНЫ БЕЛ ҺӘМ ЯРАТ...
