Туган якны өйрәнү буенча төзелгән эш программасы
рабочая программа на тему

Туган якны өйрәнү буенча төзелгән эш программасы

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Туган якны өйрәнү» эшчәнлеге буенча эш программасы

        Уртанчылар төркеме        

Ай

Тема

Бурычлар

Сентябрь

«Безнең бакча”

1) балаларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыруны дәвам итү, ягымлы сүзләр куллану хисабына сүзлекләрен активлаштыру;

2) балаларның кызыксынуын, игътибарын, хәтерен үстерү;

3) балаларда   дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Туган авылым - Оетым

Туган авылыбызның килеп чыгу тарихы белән таныштыру, туган-үскән җиргә карата мәхәббәт хисе, толерант шәхес тәрбияләү.

Минем Туган илем - Рәсәй

1) балаларда туган ил, аның тарихы, әләм флаг турында күзаллаулар формалаштыру;

2) балаларның кабул итүләрен, сүзләрне, кыска фразаларны ачык әйтү осталыгын, игътибарын үстерү;

3) балаларда туган илгә мәхәббәт, төгәллек тәрбияләү.

«Безнең бакчадагы яшелчәләр»

Балаларны бакчада үскән яшелчәләр белән таныштыру,  белемнәрен тирәнәйтү

Октябрь

«Өч кыз”,”Ялкау малай”,”Ай белән кояш»        (татар халык әкиятләре)

Татар халык әкиятләрен укуга мәхәббәт хисе уяту.

«Безнең якның гөмбәләре һәм җиләкләре»

Балаларны безнең якта үсә торган җиләк һәм гөмбәләр белән таныштыру.

Көзге яфраклар.

Көз күчтәнәчләре.

1) балаларны көзнең характерлы билгеләре белән таныштыруны дәвам итү,  көзге яфраклар турындагы белемнәрне тирәнәйтү, күгәрченнең тышкы кыяфәтен, хәрәкәтләрен ныгыту, [ш], [г] авазлар әйтелешен  активлаштыру;

2) балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, күзәтүчәнлеген үстерү;

3) балаларда пөхтә эшләү теләге һәм кошлар турында кайгыртучанлык тәрбияләү.

Көзен хайваннар һәм кошлар.

Көз кене хайваннар һәм кошлар тормышы белән таныштыру, кызыксыну хисләре уяту.

Ноябрь

«Республикам – Татарстан »

Республиканың  географик урыны, табигате, тарихы, шәһәрләре, күренекле шәхесләре. Казан – чал тарихлы башкала.

Казан каласы-башкала

Балаларны Казан шәһәре белән таныштыру.

«Торна белән төлке,Төлке белән каз, Бүләк кемгә,»(Татар халык әкиятләре)

Татар халык әкиятләрен укуга мәхәббәт хисе уяту.

Көз фасылы белән бәйләнгән бәйрәм – йолалар. Сөмбелә.

Авылда көзге эшләр тәмамлангач үткәрелә торган “Сөмбелә” бәйрәме тарихы.

Декабрь

Тарихларга кергән Саба ягы. Туган якның ачык китабы.

Балаларга районыбыз турындагы яңа мәгълүматлар  җиткерү. Саба районының барлыкка  килү тарихын аңлату.

Туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Сабаның истәлекле урыннарына читтән торып сәяхәт ясау.

Районыбыз символлары.

Районыбызның рәсми символлары белән таныштыру, укучыларның күзаллауларын, күзәтүчәнлекләрен, чагыштыру сәләтләрен үстерү, районыбыз символларына карата хөрмәт һәм ихтирам, ватанпәрвәрлек  хисләре тәрбияләү.

Сабабызның зыялы затлары үрнәгендә....

Игелекле гамәлләре белән халык күңеленә кергән Сабабызның зыялы затлары турындагы мәгълүматларны киңәйтү, алар үрнәгендә телебезгә, туган ягыбызга тугрылыклы, намуслы һәм тырыш булырга омтылыш тәрбияләү.

Яәа ел бәйрәме

Бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштыру

Январь

Җирле музейга бару.

Музей-тәрбия учагы.

Оет мәдәният йорты каршында оештырылган музейга сәяхәт. Музей предметлары аша укучыларны белемле, тәрбияле, әхлаклы шәхесләр итеп үстерү. Татар халкының гасырлар буена тупланып килгән  мирасын,күңел бизәкләренең матурлыгын балаларга җиткерү.

Урман һәм кеше.

Урман-аның тарихы, үзенең бөтен гомерен урманга багышлаган  эшсөяр кешеләр һәм Саба урманнарына багышлап язылган китаплар белән таныштыру. Урманга мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.

   Милли ризыклар

Татарстан халыклары милли ризыклары. "Без кунаклар көтәбез” табын әзерләү (уен)

Февраль

«Кышын кошлар һәм хайваннар”

Балаларны кышын кошлар һәм хайваннар тормышы белән таныштыру.

«Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.

Камзул, түбәтәй белән таныштыру.

Хапкыбызның күңел җәүһәрләре

Авыл кешеләренең кулдан тукылган, чигелгән, тегелгән сөлге, тастымал. Күлмәк, калфак, бәйләнгән тәрәзә челтәрләре, самовар япкычлары һ.б. белән таныштыру, алар турында өйрәнү.

Гаиләм - шатлыгым

Гаилә шәҗәрәсе төзү.

Март

«Кошлар көне»

Безнең якның кошлары турында балаларның белемнәрен баету, аларны саклау.

«Әнием- алтыным».

“Әнием турында сөйлим.

1) бәйрәмнәр белән таныштыруны дәвам итү; әниләр турында тасвирлама төзү осталыгын формалаштыру;

2) кабул итүне, хәтерне, игътибарны, сүзлекне үстерү, сәнгатьлек чараларын куллануда күнектерү;

3) әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Мили бәйрәмнәр.

Нәүрүз.

Нәүрүз бәйрәме тарихын өйрәнү

Халык җәүһәрләре.Савыт-саба.

татар халкының көнкүреш предметларына кызыксыну тәрбияләү.) татар авылы көнкүреше белән таныштыру; хәзерге һәм элекке заманда кулланылган савыт-саба турындагы белемнәрне ныгыту;

Апрель

Мәчет –изге урын.

“Күңелең саф булсын”

Балаларны   яхшылык  һәм яманлыкны  аера белергә һәм дус, тату яшәргә өйрәтү. Авыл мәчетенә бару.

Китапханәгә сәяхәт

Авыл һәм мәктәп  китапханәләре турында мәгълүмат бирү, балаларда матур әдәбият укуга кызыксыну уяту.

Проект эше. Авылымның “Кызыл китабы”.

Региональ компоненттан чыгып балаларда кешелеклелек  сыйфатлары, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, табигатьнең байлыкларын сакларга өйрәтү.

Милли бәйрәмнәр.

Сабантуй.

Сабантуй бәйрәме тарихын өйрәнү.Сабантуй бәйрәме тарихын өйрәнү.Сабантуй бәйрәме тарихын өйрәнү.

Май

 «Җиңү бәйрәме

1) балаларның Җиңү көне турында күзаллауларын формалаштыруны, хәрби һөнәрләр, аларның баш киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, сугышчыларның батырлыгы турында сөйләү, хәрби техника турында белемнәрен киңәйтү;

 2) балаларның  диалогик сөйләмен, конкрет-образлы фикерләвен, игътибарын, кызыксынуын, конструктив осталыкларын  үстерү;

3) хәрби һөнәрләргә, ветераннарга карата хөрмәт, патриотик, горурлык хисләре тәрбияләү.

«Безнең якның җиләк-җимешләре»

Безнең якта үсүче җиләк-җимешләр белән танышу.

Чәчәкләр

) балаларны җәйге табигатьтәге үзгәрешләр, чәчәкләрнең характерлы билгеләре белән таныштыруны дәвам итү;

2) сорауларга тулы җәенке җөмләләр белән җавап бирү осталыгын, логик, образлы фикерләүләрен, хәтерен, игътибарын, вак моториканы үстерү;

3) чәчәкләргә карата сакчыл караш тәрбияләү.

“Гүзәл җиребезне саклыйк!”

Туган төбәк, туган авыл турында белгәннәрне бер системага салу.Экологик белем һәм тәрбия буенча өйрәнелгәннәрне ныгыту

        


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Деревня Уют Деревня находится на террритории Сабинского района, расположена рядом с рекой Малая Меша, в 14 км к юго-западу от поселка городского типа Богатые Сабы. На 2010 год - 237 жителей (татары). Население занимается полеводчество м и скотоводчеством . Родная деревня Стоит моя деревня на горке некрутой. Родник с водой студеной от нас подать рукой. Мне всё вокруг отрадно, мне вкус воды знаком, Люблю душой и телом я всё в краю моем . (Г. Тукай) ҮЗ ИЛЕМ – АЛТЫН БИШЕК Родная сторона – золотая колыбел ь Что же дороже всего на свете для человека? _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _

Слайд 2

Родом из деревни Уют Герой Советского Союза - Хазиев Валий Хазиахметович . Родился 9 июля 1925 года в селе Уют Сабинского района в крестьянской семье. Татарин. Работал бригадиром в колхозе. В Красной Армии с января 1943 года. Тогда же принял военную присягу в пулемётном училище на станции Татищево Саратовской области . К урсантов отправили на фронт в район города Великие Луки Псковской области , где располагался штаб 334-й стрелковой дивизии . В действующей армии с июня 1944 года. Участвовал в боях, освобождая Белоруссию. К расноармеец В. Х. Хазиев , скрываясь за кустами, подполз к амбразуре вражеского дзота и противотанковой гранатой заставил замолчать его пулемёт. Указом Президиума Верховного Совета СССР от 22 июля 1944 года за образцовое выполнение боевых заданий командования на фронте борьбы с немецко-вражеским захватчиками и проявленные при этом мужество и героизм красноармейцу Хазиеву Валию Хазиахметовичу присвоено звание Героя Советского Союза с вручением ордена Ленина и медали «Золотая Звезда» . После войны В. Х. Хазиев демобилизован. Жил и до выхода на пенсию работал в городе Зеленодольск Республики Татарстан. Умер 16 мая 1995 года. Награждён орденами Ленина , Отечественной войны 1-й степени, медалями. Удостоен звания «Почётный гражданин города Витебска». В 1999 году одной из улиц города Зеленодольска присвоено имя Героя Советского Союза В. Х. Хазиева . Раскрась медаль героя

Слайд 3

В 2013 году была построена мечеть Рисунки вышивок на ковриках для молитв «Вышейте» и вы свои коврики Раскрась мечеть


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект эше"Туган якны өйрәнү"

Бу материалны "Туган якны өйрәнү" түгәрәген алып баруыларга тәкъдим итәм...

" Ел укытучысы-2014" конкурсына "Туган якны өйрәнү түгәрәгеннән"авторлык программасы

Бу программа 1-4 сыйныфларда түгәрәк эшчәнлеген алып бару өчен төзелде...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы Р.Х. Ягъфәрова...

МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ – ТУГАН ЯКНЫ БЕЛ ҺӘМ ЯРАТ

Методическая разработка  МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ – ТУГАН ЯКНЫ БЕЛ ҺӘМ ЯРАТ...