Туган теле фәне буенча контроль-тикшерү эшләре 2 нче класс
методическая разработка (2 класс) на тему

Шангараева Раушания Рафаэлевна

2 нче классның

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kushymta.docx21.97 КБ

Предварительный просмотр:

   Контроль диктант №1.

Алмачуар

        Бер дә шик юк. Алмачуар тиз арада Сабан туе буласын белә. Анда үзенең чабачагын да сизә һәм шуңа бик нык әзерләнә. Минем әзерләнүем дә аныкыннан ким түгел.

Грамматик бирем: Бирелгән сүзләрне, төшеп калган хәрефләрне куеп, күчереп язарга. О, ө хәрефләре булган иҗекләрнең астына сызарга.

        Б...рын, й...лдыз, м...гез, т...зелеш, х...рмә, й...мырка, ...чкыч, с...т.

        

                                        Контроль күчереп язу

Минем әни.

   Минем әнине бар кешедә ярата. Ә мин аны бар кешедән дә артыграк яратам. Тәмле конфетлар алып кайтканы өчен генә ярата дип уйламагыз. Аның өчен генә түгел. Мин әниемне олыларны да, кечеләрне дә авырудан терелтүе өчен яратам.(36 с)

Грамматик бирем: Бирелгән авазларга текстан мисаллар табып языгыз:

[къ], [к] авазларына:

 [гъ], [г] авазларына:

   Контроль диктант №2

Дус яшибез

        Без яңа йортка күчтек. Монда ишегалды зур. Балалар күп. Кыш көне шуарга тау ясыйбыз.  Җәй көне таган бар. Нәниләр өчен мәйданчык ясалган. Без тату яшибез. Бергә рәхәтләнеп уйныйбыз.

2нче чиреккә контроль диктант №3

Туган ягым кышы.

Декабрь ае кышны башлап җибәрә. Җиргә  ап-ак җәймә җәя. Ул агачларны ак шәлгә төрә. Елгаларны көмеш боз белән каплый.

Кыш бабай тәрәзәләрне дә матур бизәкләр белән бизи. Биек кар таулары өя. Шома шугалаклар ясый.

Кар ява, уңыш ява. Кар күбрәк яуган саен, икмәк тә мулрак була. (48 сүз.)

Грамматик бирем:

Яңгырау тартыклар астына бер сызык, саңгырау тартыклар астына ике сызык сызырга.

Контроль күчереп язу

Безнең гаилә.

Без гаиләдә бик тату яшибез. Әткәй фермада атлар карый. Әни бозау карый. Бабай йорт хайваннарын ашата. Безнең әби өй эшләрен карый. Абый урман саклый. Апа алтынчы сыйныфта укый. Мин икенче сыйныфка йөрим. Без, мәктәптән кайткач, әби белән бабайга булышабыз. (39 сүз.)

(«Салават күпере» журналыннан)

Грамматик бирем: [й] авазы кергән сүзләрне языгыз

Контроль күчереп язу

Кыш.

Салкын кыш килде. Кышкы көчле җил карларны очырта. Карлы, бозлы җилләр агач башларын селкетә. Урман шаулый.

Кызыл шарфлы эшчән тукраннар җилне сизмиләр. Алар агачларның җыерчыклы кәүсәләреннән зарарлы кортларны чүплиләр. (29 сүз.)

(Гәрафи Хәсанов буенча)

Грамматик бирем: предметны белдергән сүзләрне табып  языгыз

Иҗади диктант.
1. Текста бирелгән исем-фамилияләрне укучылар үзләре белгән исем-фамилияләр белән алмаштырып язалар.
Дежур тору.

Без бүген дежур торабыз. Һәр укучыга эш бирелгән. Хәсәнов Исмагил белән Сөнгатуллина Резеда гөлләрне тәрбияли. Абдрахманов Дамир тактада язганны сөртә. Ибраһимов Данил тәнәфестә төрле уеннар оештыра. Вафина Әлинә ашханәдә дежур тора. Шәрипов Алмаз попугайларга җим сала. (39 сүз.)

2.Җөмләләрне тутырып язарга.

Әтинең фамилиясе … . Әнинең фамилиясе … . Минем фамилиям … . безнең укытучыларның фамилияләре …

 .
Искәртмәле диктант.

Әтнә.

Әлфия Әтнә авылында яши. Аларның йортлары Татарстан урамында урнашкан. Җәй көннәре Әлфия белән Гөлия Каенсар урманына гөмбәгә баралар. Дус кызлар Ашыт елгасына су коенырга төшәләр. Аларга ияреп Актырнак кушаматлы эт йөри.

Әтнә авылы бик матур урында урнашкан. (37 сүз.)

^ Аңлатмалы диктант.

Без Кәче авылында яшибез. Савымчы Дания апа Сөтләч кушаматлы сыерны сава. Ат караучы Ислам абый Йолдыз кушаматлы атка печән ашата. Илдар Актүш кушаматлы эт белән бергә көтүдәге малларны саклый. (29 сүз.)

3 чиреккә контроль диктант.№4

Мәскәү

        Мәскәү – Россиянең башкаласы. Аның уртасында Кремль урнашкан. Мәскәүдә Кызыл мәйдан бар. Бәйрәм көннәрендә анда парад була. Мәскәүгә илебезнең төрле почмакларыннан кунаклар килә.

Грамматик бирем:Һәрвакыт баш хәрефтән генә языла торган сүзләрнең астына сызарга

Контроль диктант.№5

Комсыз эт.

   Бер эт басмадан елга аша чыга. Ул авызына сөяк капкан була. Суда ул үз шәүләсен күрә. Аны башка эт дип белә. Үзе капкан сөякне суга ташлый. Суда күренгән сөякне алырга уйлый. Тик суда эт булмый. Үзе ташлаган сөяк тә агып китә. (41 сүз)

1 вр.1. Нәрсә? Соравына җавап булып килгән сүзләрнең астына бер сызык сызарга.

2. Беренче җөмләдәге калын сузыкларның астына сызарга.

2 вр.1.Нишли? соравына җавап булып килгән сүзләрнең астына ике сызык сызарга.

2. Өченче җөмләдәге нечкә сузыкларның астына сызарга.

4нче чиреккә контроль диктант№6

Җәй

        Матур җәй җитте. Җир өстен яшел үлән каплады. Көн аяз, җылы. Әнә яшел урман. Тар сукмактан балалар урманга бара. Урман буенда ал, кызыл, сары, зәңгәр чәчәкләр үсә. Чәчәкләргә  чуар күбәләкләр куна. Кошларның матур тавышлары ишетелә.

  Грамматик бирем:  1) Нинди? соравына җавап булган сүзләрнең астына дулкынлы сызык сызарга.

2) Нишли? соравына җавап булган сүзләрнең астына ике сызык сызарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуаль викторина "Газиз туган телем"

Татар теле һәм әдәби уку дәресләрен берләштергән класстан тыш чара. Командаларга бүлешеп көч сынашу бик күңелле. Тизлек, җитезлек һәм тапкырлык тәрбияләнә....

“Ирекле ит,туган телем белән бәхетле ит, бүтән йөдәтмәм…”

Башлангыч сыйныф укучылары өчен әдәби ярыш эшкәртмәсе.Безнең татар телебез табышмакларга,мәкаль,әйтемнәргә бик бай. Татар халкы борын-борыннан җырга-моңга, уен-көлкегә бай.Туган тел ул  халыкның ...

4 нче сыйныфта “Татар теле” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)

Татар телен укытуда укучыларга танып белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыра,эшне планлаштыра, уку хезмәтендә максат кабул итү,аңа ирешү ө...

3 нче сыйныфта “Татар теле” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)

        Башлангыч сыйныфларда ана телен өйрәнү –балаларга тел белеме буенча системалы мәгълүматләр бирү һәм сөйләм үсешен тәэмин итүдә беренчел этап.Бу чорда ана телен өйрән...

Сыйныф сәгате "Туган телем- татар теле"

Сыйныф сәгатенең максаты туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү....

Туган телем - татар теле

2 сыйныфлар өчен татар теленнән махсус курсның эш программасы...

Туган якны өйрәнү буенча төзелгән эш программасы

Туган якны өйрәнү буенча төзелгән эш программасы...