“Ирекле ит,туган телем белән бәхетле ит, бүтән йөдәтмәм…”
материал на тему

Гайфуллина Гильсина Махмутовна

Башлангыч сыйныф укучылары өчен әдәби ярыш эшкәртмәсе.

Безнең татар телебез табышмакларга,мәкаль,әйтемнәргә бик бай. Татар халкы борын-борыннан җырга-моңга, уен-көлкегә бай.Туган тел ул  халыкның гомерлек юлдашы,терәк-таянычы, шатлык-юанычы.Туган тел үзенә халыкның зирәк  акылын, тирән хисләрен, саф әхлагын, күркәм гореф-гадәтен,акылын сыйдырган. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbi_yarysh_eshkrtmse.doc60.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әтнә муниципаль районы.

“Ирекле ит,туган телем белән бәхетле ит, бүтән йөдәтмәм…”

Башлангыч сыйныф укучылары өчен әдәби ярыш эшкәртмәсе.

Гайфуллина Г.М.

Комыргуҗа урта мәктәбе

Яңа Җөлби филиалы  укытучысы.

 


“Ирекле ит,туган телем белән бәхетле ит, бүтән йөдәтмәм…”

                                                                         С.Хәким.

Мин бәхетле шушы туган җирдә,

Һәр ел саен килгән язым бар.

Гомер һәм тел бүләк иткән әнкәм,

Җаным тулы сиңа назым бар.

                  А.Шагаева.

Алып баручы.  Кадерле балалар,һәр кешенең иле  бер генә булган кебек, туган тел дә бер генә.Безнең татар телебез табышмакларга,мәкаль,әйтемнәргә бик бай. Татар халкы борын-борыннан җырга-моңга, уен-көлкегә бай.Туган тел ул  халыкның гомерлек юлдашы,терәк-таянычы, шатлык-юанычы.Туган тел үзенә халыкның зирәк  акылын, тирән хисләрен, саф әхлагын, күркәм гореф-гадәтен,акылын сыйдырган. Г.Тукай болай дигән:

Туган телне өйрәнү-бөек эш,

Яшәсен халык әдәбияты!

Яшәсен туган тел!

Әйе, чыннан да менә шундый ямьле яз, апрель аенда татар халкы үзенең сөекле шагыйре Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Тукайны белмәгән кеше сирәктер. Аның шигырьләрен, әкиятләрен барыбыз да яратабыз.

    Хәзер мин сезгә уен такъдим итәм.Ул гади генә уен түгел,сезне күп яклап сынар.

 Беренче тур.            “Мәкаль төенчеге.”

  • Теле барның ...(иле бар)
  • Алтыда белгән ана телен...(алтмыштада онытмас)
  • Тел күрке...(сүз)
  • Татлы тел...(капканы ача)
  • Инсафлының теле...(саф)
  • Ачы тел-зәһәр...(татлы тел шикәр)
  • Акылы кысканың ...(теле озын)
  • Сөйдергән дә тел...(биздергән дә тел)
  • Агач җимеше белән...(кеше эше белән)
  • Хезмәте барның...(хөрмәте бар)
  • Эш беткәч...(уйнарга ярый)
  • Калган эшкә...(кар ява)
  • Җиде кат үлчә...(бер кат кис)
  • Кунак булсаң...(тыйнак бул)
  • Тырышкан табар...(ташка кадак кагар)
  • Тирләп эшләсәң, ...(тәмләп ашарсың)
  • Былтыр кысканга...(быел кычкырмыйлар)
  • Аерылганны аю ашар...(бүленгәнне бүре ашар)
  • Сабыр төбе...(саф алтын)
  • Китап...(белем чишмәсе)
  • Кем эшләми...(шул ашамый)
  • Ятып калганчы...(атып кал)
  • Бүгенге эшне...(иртәгә калдырма)
  • Алма пеш...(авызга төш)
  • Иренгән...(ике эшләр)
  • Ни чәчсәң, ...(шуны урырсың) (26)

Икенче тур.          “Табышмаклар төене”

     

     Берсе сөйли, икәү тыңлый,

Икәве карап тора.    (авыз,колак,күз)

     Кулы юк, күзе юк,

Тәрәзәгә гөл ясый. (суык)

Тышта тау-тау

Өйгә кергәч су. (кар)

Кич булганда күренер

Таң булдымы күмелер.(ай)

Мич тулы пәрәмәч,

Уртасында бер калач. (ай, йолдызлар)

Эт түгел,кара,

Мин барсам, ул да бара. (күләгә)

Үзем турыйм, үзем елыйм.  (суган)

Аллы-гөлле очкалак

Оча гөлләр кочкалап. (күбәләк)

Аны һәркем күрә ала,

Хәтта күрә сукыр да.

Айдар бер көн шуны күреп,

Соңга калган укырга. (төш)

Йөзәм мин суда түгел,

Йөзәм сезнең өстә мин.

Шат чагымда ап-ак булам,

Кайчак кара төстә мин. (болыт)

Үзе йомырка сала,ләкин басмый,

Баласын да бакмый. (күке)

Колга башында бер өй,

Кунагы тәрәзәсеннән йөри. (сыерчык)

Энәсе бар тотып булмый,

Энәсе белән тегеп булмый. (керпе)

Ялгыш кына тисәгез дә

Елатабыз, чагабыз.

Безгә үпкәли күрмәгез

Шул саклану чарабыз. (кычыткан)

Җанлыга да ябышкан,

Җансызга да ябышкан. (исем)

Түп-түгәрәк кара күз,

Сап-сары керфекләре.

Ул ярата кояшны,

Без аның бөртекләре. (көнбагыш)

Күлләре бар, суы юк,

Чүлләре бар, комы юк,

Таулары бар кар ятмый,

Аны белгән адашмый. (карта)

Киенүдән туймас зат

Киенер ул кырык кат,

Күпме генә киенсә дә,

Киемнәре барсы ак. (кәбестә)

Берсе яшел келәм тукый,

Берсе сарыга мана,

Берсе ак мамыгын түши,

Ә берсе җыеп ала. (җәй, көз, кыш, яз)

Соскы борын бакылдык

Күп сөйләшә такылдык. (үрдәк) (20)

Өченче тур.    “Татар халык әкиятләрен беләсеңме?”

“Гөлчәчәк”, “Үги кыз”, “Саламторхан”, “Камырбатыр”, “Шомбай”

  1. Көлдән алган күмәчләр Гөлчәчәккә ни өчен кирәк булган? (әнисенә күчтәнәчкә)
  2. Кайнанасы Гөлчәчәкне  нинди хайванга әйләнеп куа чыккан? (бүре)
  3. Абыйсына  Гөлчәчәкне  коткарырга нинди кош булышкан? (сыерчык)
  4. Кайсы әкияттә агасы кызны урманга җиләк җыярга дип алып китә һәм калдырып кайта? (“Үги кыз”)
  5. Үги кызның хезмәте өчен бирелгән сандык нинди төстә?(яшел)
  6. Үз кызларына бирелгән сандык нинди төстә? (кара)
  7. Баерга киткән үз кызларының сандыгында ни була? (кара елан)
  8. Кайсы әкияттә патша төлкегә әйтә:”Кияүгә бүләккә нәрсә бирик?- ди? (“Саламторхан”)
  9. Саламторханәкиятендә патша киявенә бүләккә нәрсә бирә? (алтын тәңкә)
  10. Камыр батырга очраган беренче кеше ни өчен аягын тышаулаган булган? (күккә очып китмәс өчен)

   11.Камыр батырга очраган икенче кеше ни өчен борын тишеген бармагы белән кысып утырган? (Дөньяда  җил-давыл чыгармас өчен)

   12.Камыр батырга очраган өченче кеше ни өчен эшләпәсен кырын салган? (күз ачмаслык буран чыкмасын өчен)

   13. Камыр батыр әкиятендә бай оештырган йөгерештә кем беренче килә? (аягын тышаулаган кеше)

   14. Байга ялганып эшләгән өчен Шомбай күпме хезмәт хакы сорый? ( биш алтын)

   15. Шомбай ни өчен юл буе чәчеп барылган саламны җыеп алып үз юлларына чәчкән? ( бай хатынын кызык итәр өчен)

   16. Сәнәк күтәреп булышырга килгән бабайны күргәч, күршеләре ни өчен авылга чапканнар? ( шомбай аларны бай сезне чәнчергә килә дип куркыткан)

Четвёртый тур. Узелок

1. Математический знак, зарекомендовавший себя с положительной стороны? /плюс/

2. Какая птица самая большая в мире? /Американский страус/

3. Какой пес носил на лапе часы? /Артемон/

4. Место, куда умный не пойдет? /гора/

5. Сказка о пользе коллективного труда? /"Репка"/

6.Танец на пальцах? /балет/

7. Назовите сказочный персонаж, лезущий вон из кожи?       /"Лягушка-царевна"/

    8.Как звали сына царя Салтана? (Гвидон)

9.Какие волосы были у Мальвины? (Голубые)

10.Что такое «Красный цветок»? (Огонь в сказке «Маугли»)

11.Кто одолел Тараканище? (Воробей)

12.Кто доставил Айболита в Африку? (Орел)

13.Кто произносил эти слова: «Свет мой, зеркальце, скажи, да всю правду доложи…» (Царицы «Сказка о мертвой царевне и семи богатырях)

14.Кто спас Дюймовочку от крота и мыши? (Ласточка)

15.Как звали главного героя сказки «По щучьему велению» (Емеля)

16.К кому обращался королевич Елисей? (к Ветру, Солнцу, Месяцу)

17.Что несла бабушке Красная Шапочка? (пирожок, горшочек масла и бутылочка молока)

18.На чем было написано письмо старой лапландки? (на рыбе)

19.Где спрятался седьмой козленок в сказке «Волк и семеро козлят»? (В печке)

20.Назовите сказки, главным героем которых является Иван. (Царевна-лягушка», «Конек-Горбунок», Иван-царевич и серый волк» и др)

Бишенче тур. Алиш төенчекләре.

“Бал корты һәм шөпшә”, “Сертотмас үрдәк”, “Нечкәбил”, “Койрыклар”.

“Бал корты һәм шөпшә”

1. Чәчәкләр башлыгы нинди ярыш үткәрергә булган? (бал савыты әзерләү буенча)

2. Чәчәкләр башлыгы бал савыты күтәреп килгән бөңәкләрне ни өчен кире борган? (ашыккансыз, бик начар ясагансыз, - дигән)

3. Шөпшә бал кортын ничек кунак иткән? (кунак итә алмаган, үзе ашарлык та бал булмаган)

4. Чәчәкләр патшасы теләсә нинди чәчәктән, теләсә никадәр бал җыярга рөхсәтне кемгә биргән? (бал кортына)

“Сертотмас үрдәк”

5. Йорт хайваннары, урманга киткән хуҗаларын эзләргә, ни өчен үрдәкне җибәрәләр? (син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар! – диләр)

6. Урманда үрдәккә беренче булып нәрсә очрый? (керпе)

7. Үрдәккә тагын нәрсәләр очрый? (куян, аю, бүре, төлке)

“Нечкәбил”

8. Нечкәбил яшәгән йорт нинди төстә? (зәңгәр)

9. “Минем исемем Нечкәбил, сүзең булса, якын кил,” – дип Нечкәбил кемнәрне чакыра? (саранча, озынборын, кигәвен)

10. Умарта караучы малайның борынын чаккач умарта корты нишләгән? (үлгән)

“Койрыклар”

  1.  Барлык йорткыч хайваннарны карт имән янына килергә кем чакырган? (саескан)
  2.  Куян үзенә койрык алып кайтуны кемнәргә тапшырган? (аю, бүре, төлке)
  3.  Куян ничек койрыклы булган?
  4.  Иң яхшы койрык кемгә тигән? (төлке)

 

Алтынчы тур. Тукай төенчекләре.

“Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”

  1. Шүрәлеләр кайсы авыл урманында яшәгәннәр? (Кырлай)
  2. Бу урманда тагын нинди җәнлекләр яшәгән? (аю, бүре, төлке, куян, әрлән, тиен, йомран, поши)
  3. Авылда Су анасын куарга нәрсәләр булышкан? (этләр)
  4. Малай әнисен нәрсә дип алдаган? (“алтын тарак таптым” – дип)
  5. Су анасы тарагын сорап кайчан килә? (төнлә)
  6. Әнисе малаен ни өчен орыша? (кеше әйберен алган өчен)
  7. Ут янында ничә бүре утырганнар? (өч-дүрт)
  8. Ут янында алар нишлиләр? (ботка пешерәләр_
  9. Олы бүре кәҗә белән сарык яныннан нәрсә дип китә? (суга)
  10.  Кәҗә белән сарыкны нәрсә коткара? (хәйлә)

Җиденче тур. Супер төенчек.

1.Тарагы бар, урагы бар.

   Тарамый, урмый.

   Бар сәнәге,анысы

   Һич эшсез тормый. (әтәч)

2.Җәям дә юк, угым да юк,

   Уктан җитез атылам.

   Алтын сөнгем очкан чакта

   Бар дөньяны яктыртам. (яшен)

3.Бүрене бүреккә салсаң да... (урманга карый)

4.Көчле – берне егар... (Белемле меңне егар)

5.”Саламторхан” әкияте ни өчен шулай аталган? (чөнки Саламторхан салам җәеп, шул саламлыкта көн күргән)

6.Байның хатыны җиләк җыеп йөргән иреннән нишләп куркып качкан? (Шомбай аны, ул синең башыңны тишәргә таш җыя, дип куркыткан)

7.Үзләре бал да җыймыйлар, бик юашлар, чага да белмиләр, ә менә нечкәбилләр җыйган балны ашыйлар. Болар нинди кортлар? (сорыкортлар)

8.Борыныма кадәр барып җитә, димәк, чебеннәргә моннан соң көн бетә, - дип, үзенең койрыгы белән кем мактана? (ат)

9.Шүрәленең кыяфәте нинди була? (борыны кәп-кәкре, кул-аяклары ботак кеби, күзләре эчкә баткан, бармаклары озын, маңгаенда мөгезе)

10.Габдулла Тукайның әтисенең исеме ничек?

Файдаланылган әдәбият:

1. Татар халык иҗаты:

  • табышмаклар,
  • мәкальләр,
  • әкиятләр.

2. Абдулла Алиш. Әкиятләр.

3. Габдулла Тукай. Сабыйга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуаль викторина "Газиз туган телем"

Татар теле һәм әдәби уку дәресләрен берләштергән класстан тыш чара. Командаларга бүлешеп көч сынашу бик күңелле. Тизлек, җитезлек һәм тапкырлык тәрбияләнә....

Сыйныф сәгате "Туган телем- татар теле"

Сыйныф сәгатенең максаты туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү....

Тема: “Туган телем – иркә гөлем” (КВН)

Тема: “Туган телем – иркә гөлем” (КВН)...

Туган телем - татар теле

2 сыйныфлар өчен татар теленнән махсус курсның эш программасы...

Дөньяда иң - иң матур тел ул минем туган телем.

Интеллектуаль уеннар, төрле кызыклы күнегүләр ярдәмендә иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Укучыларда бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту, татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның матурлыгы...

Туган телем- Иркә гөлем

Туган тел бәйрәменә сценарий...