Тема: “Туган телем – иркә гөлем” (КВН)
план-конспект занятия (3 класс) на тему

Сайфуллина Ландыш Зиннуровна

Тема: “Туган телем – иркә гөлем” (КВН)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_chara_tugan_telem.docx30.95 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Туган телем – иркә гөлем” (КВН)

Максат:

1.Сөйләмнең кеше тормышындагы ролен күзәтү, укучыларның сөйләм телен

үстерү.

2. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

 3. Туган телгә, туган илгә карата кызыксынучанлыкны  үстерү,мәхәббәт

тәрбияләү.Туган телебезнең бай, аһәңлелеген, матурлыгын күрсәтү.

Җиһазлау: МР-3 форматындагы туган телгә багышланган язмалар,шигырьләр, мәкаль-әйтемнәр китаплары, “ Туган тел” турында плакатлар, командаларның исемнәре язылган табличкалар,эмблемалар,презентация.

1 команда “Зирәкләр”

2 команда “Тапкырлар”

Плакатлар:        Бүген була КВН,

       Бик күңелле бу уен.

      3 “А” белән 4 “Э” көч сынаша

      Менә була тамаша.

Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

                       ( Әхмәт Ерикәй)

Алып баручы.Кадерле дуслар! Бүген бу сыйныфта татар телен яхшы белүче, татар телен яраткан укучылар утыра. Биредә ике команда көч сынашачак. КВН да бары тик зирәкләр, тапкырлар, эшкә оста, сүзгә кыска булган укучылар гына катнаша. Сезнең хөкемгә менә шундый ике команданы тәкъдим итәм.

Бәйрәмегез күңелле үтсен! Һәр ике командага да уңышлар телим.

Телик бер – беребезгә без

Сәламәтлек һәм уңыш.

Кайсыбыз җиңеп чыкса да

Бетмәсен безнең дуслык.

Туган җирең Идел буе,

Һәркемнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Жюри әгъзалары белән таныштыру.

Командалар белән танышу.

1 нче командага сүз бирелә.

Безнең командабыз “Зирәкләр”. Девизыбыз: ”Күп укыган,күп белер”.

2 нче командага сүз бирелә.

Безнең командабыз ”Тапкырлар”. Девизыбыз: ”Тырышкан табар, ташка кадак кагар”.

     Димәк, бүген безнең алдыбызда “ЗИРӘКЛӘР” һәм  “ТАПКЫРЛАР” командалары чыгыш ясый икән.

Өй эшен тыңлап китәбез. Һәр команданың чыгышларын карыйбыз.

1нче тур. Әкиятләр конкурсы.

  Бу өзек кайсы әкияттән?

1.“ ... Мики – ки – ки! Мики – ки – ки!

      Капчыктагы бүре башы бит унике! ...”

                                                          (“Кәҗә белән сарык әкияте”)

2.“... Бер әбинең ике әтәче булган.

    Аларның берсе ак, икенчесе кара булган.

                                                          (“Чукмар белән Тукмар”)

    3. Бәтиләрем, балакайларым!

  Ачыгыз ишекне, ачыгыз!

  Сезнең әнкәгез кайтты –

  Сезгә сөт алып кайтты.

                                                     (“Кәҗә бәтиләре һәм бүре”)

4. “ ... Әйтсәм әйтим, син белеп кал:

    Чын исемем – Былтыр минем...”

                                                      (“Шүрәле”)

5. “... әби бабайга, бабай шалканга тотына...”

                                                       (“Шалкан”)

6. “ Торна үзенең озын борыны белән тәлинкәне чукыган,  чукыган, ләкин авызына ботка эләкмәгән. Бу әкиятнең исеме ничек?

                                                     (“Төлке белән торна”)

7. “Качма! Качма! Тукта! Тукта! И карак!

    Ник аласың син аны, - ул бит минем алтын тарак!”

                                                     (“Су анасы.”)

8. “Кыз бик шатланган. Әнисенә рәхмәт әйткән. Ләкин куян кызы итекләрдән бик тиз туйган һәм аларны салып ташлаган...”

                                                 (“Куян кызы”)

Рәхмәт, балалар. Сез әкиятләрне бик яхшы беләсез икән.

    КВН ны дәвам итәбез.

Без сезнең белән туган ил , туган тел турында бик күп шигырьләр өйрәндек.

2 нче тур. Шигырьләр конкурсы. Сүзне беренче командага бирәбез .(Һәр команда чиратлашып шигырь сөйли, жюри очко санап бара.)

 Шигырьләр:

  1. “Туган тел” Г. Тукай
  2. “Туган авыл” Г. Тукай
  3. “Яхшы бел” Ш. Маннур
  4. “Туган ягы кирәк кешегә” Ф. Яруллин
  5. “Туган телдә дәшсәм генә” Р. Вәлиев
  6. “Туган ил” З. Туфайлова
  7. “Туган илнең улы мин” Р. Миңнуллин

10) “Алтын безнең җир” Б. Рәхмәт

11)”Алмаз” Хәсән Туфан

12)”Энҗе – мәрҗән калфагым”Р.Вәлиева

13)”Сөйләшәләр безнеңчә”Х.Халиков

14)”Туган телем” Ш.Галиев

15)”И газиз туган телем”Р.Вәлиева

16)”Татар теле” Н.Нәҗми

17)”Туган телебез” Х.Вахит

18”Туган тел”З.Насыйбуллин

Бик зур рәхмәт. КВН ны дәвам итәбез.

3 нче тур. Мәкальләр конкурсы.

 Әкрен генә  Салават Фәтхетдинов башкаруында “Мин яратам сине Татарстан” җыры яңгырый.Туган ил һәм туган тел турындагы мәкальләрнең ахырын  язып бетерәләр.

 Туган ил турында нинди  мәкальләр беләсез?

(Туган ил турында мәкальләрне язып бетерәләр.)

  1. Теле барның иле бар.
  2. Илдә булса  - үлмәссең, илсез көн күрмәссең.
  3. Һәркемгә үз иле – газиз.
  4. Иленнән аерылганның канаты каерылган.
  5. Илсез кеше – җырсыз сандугач.
  6. Үз илем – алтын бишек.
  7. Туган җирем – туган туфрагым.
  8. Ил яхшылыкны онытмас.
  9. Илдә яшисең икән – илеңә хезмәт ит.

10.Халыкның бер йорты бар, ул да булса – Туган ил.

     11. Туган ана бер – Туган Ватан бер.

     12.Туган телнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.

Туган тел турында нинди  мәкальләр беләсез?

(Туган тел турында мәкальләрне язып бетерәләр)

  1. Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел.
  2. Татлы тел тимер капканы ачар.
  3. Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
  4. Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган.
  5. Теле барның иле бар.
  6. Алтыда белгән ана телең алтмышта да онытылмас.
  7. Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел.
  8. Тел – белемнең ачкычы, акылның  - баскычы.
  9. Теле бозыкның күңеле бозык.
  10. Тел күрке – сүз.
  11. Телләр белгән – илләр белгән.
  12. Туган телем  - иркә гөлем.

    Мәкальләрне чиратлашып укыйлар.

Яхшы. Рәхмәт балалар. Сез бүген кичәдә матур итеп туган ил, туган тел турында шигырьләр , мәкальләр сөйләдегез. Безнең туган телебез – татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел.

 - Туган тел ! Һәркем өчен газиз бу сүз. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырмый торган “әни”, “ әти”, “әби”,”бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, Туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, безне тапкыр һәм җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, безне моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.

  Менә туган тел турында язучыларыбыз ничек яза:

Җыр булырлык сүзләр биргән

Матур телем, туган телем,

 РӘХМӘТ  сиңа!

                       (Таһир  Нәбиуллин.)

Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

                       ( Әхмәт Ерикәй)

    Хәзер бераз ял итәбез.

“Кәрия – Зәкәрия” җырын җырлап уен уйнагач,   КВН ны дәвам итәбез.

4 нче тур. Табышмаклар конкурсы.

    Һәр команда бер - берсенә кызыклы сорау табышмаклар әзерләде.

Табышмакларларны чиратлашып әйтәләр.

 Кем тапкыр, кем зирәк

Әйтеп бирсен тизрәк,

Без табышмак әйтәбез

Сездән җавап көтәбез.

  1. Җирдән нәрсәне күтәреп алып булмый? ( Күләгәне)
  2. Суда нинди таш булмый? ( Коры таш)
  3. Суга төшкән таш нишли? ( Юешләнә)
  4. Суны кайчан иләк белән ташыйлар?( Кышын, кар килеш)
  5. Акчасыз керәсең,хәзинә алып чыгасың. (Мәктәп)
  6. Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була? ( Төшне)
  7. Нәрсәне сатып алып булмый? (Акылны)
  8. Бер килограмм йон авырмы, бер килограмм тимерме? ( Икесе дә бер)
  9. Татарстанның кайсы шәһәре балык исемен йөртә? (Алабуга)
  10. Акыллыга да әйттем –

Уйлады да белде;

Акылсызга да әйттем –

Тыңлады да көлде. (Табышмак)

11.Ачыдан да ачырак, татлыдан да татлырак, усалдан да усалрак,дөрестән дә дөресрәк,нәрсә бар дөньяда? (Тел)

12.Кул белән чәчәсең,күз белән җыясың. (Язу,уку)

    Рәхмәт, балалар. Сез  бик күп табышмаклар да беләсез икән.

    Менә мәктәптә укыганда, белем алганда төрле мәзәк  хәлләр дә булгалый.

Сез нинди мәзәкләр беләсез?

5 нче тур. Мәзәкләр конкурсы. 

(ике команда чиратлашып диалог формасында мәзәкләр сөйлиләр)

1. Кызы  мәктәптән кайтып керә. Әнисе каршы ала.

 - Кая, көндәлегеңне күрсәт әле, - ди аңа әнисе.

 - Мин аны Хәлимгә биреп тордым, Ул әтиләрен куркытырга уйлаган иде.

2. Диктант язалар.

   Укытучы : Наилә, син нигә язмыйсың?

   Укучы: Чөнки әни кичәге икеле өчен ачуланды. Иртәгә укытучының  

    авызына гына карап тор, - диде!

Алып баручы сорау бирә.

    -   Укучы әнисенең сүзен дөрес аңлаганмы?

  • Юк, дөрес аңламаган.
  • Әнисе аңа нәрсә әйтергә теләгән?
  • Әнисе аңа дәрестә игътибарлы булырга кушкан.

3.   Кызының мәктәптән кашларын җимереп кайтуына борчылып әнисе аңа сорау бирде:

 - Ни булды, кызым? Нигә авызыңны турсайттың?

 - Турсайтмассың, бар! Синең өчен кызарырга туры килде анда. Мәсьәләне ялгыш чишкән өчен укытучы сиңа икеле куйды...

4.Ни булды сиңа, кызым, тагын икеле алгансың, - ди Әхмәтнең әнисе. – Бәлки син укытучының соравын аңламыйсыңдыр?

 - Киресенчә, әни, -ди Гөлназ, сорауларны мин бик яхшы аңлыйм, ә укытучы үзе минем җавабымны аңламый.

5. - Диләрә, сиңа мәктәпкә бару ошыймы?

   - Ошый! Аннан кайту да ошый. Тик менә бару белән кайту арасындагы

    сәгатьләрне җенем сөйми.

6. Әтием әгәр дүртле билгесе алсам, мине паркка көн буена җибәрәм дигән идең.

  • Әйе, улым.
  • Димәк мин бүген паркта ярты көн генә йөрим.

7.   Әтисе:

  • Әйе, мондый билгеләргә укысаң, ерак китә алмассың...

Илгиз аны тынычландырып:

  • Мин әллә ни ерак барырга җыенмыйм да, шугалакка тимераякта гына шуарга барам...

8.   - Эльвина, ник син мәктәпкә гел соңарып киләсең?

      - Укырга беркайчан да соң түгел, диләр ич, апа.

9.    Әтисе: - Менә сиңа яңа сумка алдык, Марат, син шуны тутырып

       бишлеләр  генә алып кайт.

       Марат: - Ә китапларны кая салырмын?

10.   - Улым, ник синең математика дәфтәрең башланмаган да?

        - Ул, әни, телдән эшләнә торган күнегүләр өчен.

    Рәхмәт, балалар. Сез  бик күп мәзәкләр дә беләсез икән.

    Бу мәзәкләрдә ялкау, игътибарсыз, начар укучылардан көләләр, безнең сыйныфта андый укучылар юк.

   Ә хәзер татар теленнән белемегезне тикшерәбез.

6 нчы тур.  Кем күбрәк белә? Кайсы команда  карточкада күбрәк яза.

 Карточкада 6 багана:

1) Гөл тамыры кергән кеше исемнәре язарга.

2) Ил  тамыры кергән кеше исемнәрен  язарга.

3) Татарстандагы  шәһәр исемнәрен язарга.

4) Язучы һәм шагыйрьләрдән кемнәрне беләсең?

5)Халыкара туган тел көне кайчан?

6)Юнеско тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 тел арасында татар теле бармы?

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.  Бала тугач та, беренче ана телен ишетә. Шуңа күрә халкыбыз туган тел турында  “Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел”, - дип әйткән дә. 

Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.

Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”,”әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз.

Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.

    Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуаль викторина "Газиз туган телем"

Татар теле һәм әдәби уку дәресләрен берләштергән класстан тыш чара. Командаларга бүлешеп көч сынашу бик күңелле. Тизлек, җитезлек һәм тапкырлык тәрбияләнә....

“Ирекле ит,туган телем белән бәхетле ит, бүтән йөдәтмәм…”

Башлангыч сыйныф укучылары өчен әдәби ярыш эшкәртмәсе.Безнең татар телебез табышмакларга,мәкаль,әйтемнәргә бик бай. Татар халкы борын-борыннан җырга-моңга, уен-көлкегә бай.Туган тел ул  халыкның ...

Сыйныф сәгате "Туган телем- татар теле"

Сыйныф сәгатенең максаты туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү....

Туган телем - татар теле

2 сыйныфлар өчен татар теленнән махсус курсның эш программасы...

Дөньяда иң - иң матур тел ул минем туган телем.

Интеллектуаль уеннар, төрле кызыклы күнегүләр ярдәмендә иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Укучыларда бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту, татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның матурлыгы...

Туган телем- Иркә гөлем

Туган тел бәйрәменә сценарий...