Дөньяда иң - иң матур тел ул минем туган телем.
классный час (1, 2, 3, 4 класс)

Закирова Эндже Анасовна

Интеллектуаль уеннар, төрле кызыклы күнегүләр ярдәмендә иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Укучыларда бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту, татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның матурлыгын тоярга өйрәтү, милли үзаң тәрбияләү. Чарада 1-4 сыйныф укучылары  катнаша.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл donyada_in_-_in_matur_tel.docx21.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Дөньяда иң - иң матур тел

       Ул минем туган телем.

( 21 февраль - Халыкара Туган тел көненә сценарий).

Максат: Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү.

Алдан әзерлек: балалар белән туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрү; шигырьләр, милли уеннар өйрәнү, халкыбызның элекке яшәеше турында сөйләшү, Г.Тукай, аның иҗаты турында белемнәрен ныгыту, туган як музеенда булу, читек бизәү.

 

Алып баручы: Исәнмесез, балалар!

Укучылар: Исәнмесез!

Алып баручы: Хәлләрегез ничек?

  Бүген гимназиябызда бәйрәм,

Бәйрәмнең дә ниндие?!

Барыбыз да көтеп алган

Безнең Туган тел көне!

 

Алып баручы: Әйе, балалар, без бүген бик зур бәйрәмгә, халыкара туган тел көненә җыелдык. Безнең туган телебез – татар теле. Без туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләрбез, җырлар җырларбыз, татар халык уеннары уйнарбыз.

Кирилл: Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше,

Башкаларның телен яратмый.

 

Алып баручы:  Балалар, 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте.

Азалия: Халкым теле миңа – хаклык теле.

Аннан башка минем телем юк.

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

 

Алиса: Дөньяда иң-иң матур ил

Ул минем Туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул минем туган телем.

“Балам!” –диеп, туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием!” – диеп, әниемә

Мин туган телдә әйтәм.

 

Сафия: Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин Туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне

Әйтәм мин туган телдә.

 

Булат: Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам. (“Туган телем” Э.Мөэминова)

 

Самира:  Татар теле – минем туган телем,

Сөйләшүе рәхәт ул телдә,

Шул тел белән көйлим,

Шул тел белән сөйлим

Милләттәшем булган һәркемгә.

 

А.Алия:Дөньялар киң, анда илләр күп

Туган илем минем бер генә.

Туган илемдә дә телләр бик күп,

Туган телем минем бер генә. (“Татар теле” Н.Мадьяров)

 Алып баручы:Тел милләтсез яши алмый. Безнең милләтебез элек-электән күмәк уеннар, ярышларда катнашырга яраткан.

  Татарстаныбыз үзенең милли бәйрәме Сабан туе белән дөнья күләмендә дан казанган. Без - татар милләтенең киләчәге - шундый дәүләттә яшәвебез белән горурланабыз. Киләсе җырыбыз да Татарстаныбызга багышлана.

Мин яратам сине Татарстан” җыры башкарыла.

Аделина: Анам теле-телләр теле,

Милләтемнең бердәнбере.

Син булганда без дә исән,

Син булганда без дә тере. (Ф.Яруллин)

Алып баручы: Безнең Татарстанда күп милләтләр яши. Һәр милләтнең үз туган теле бар. Чуашларның – чуаш теле, башкортларның – башкорт теле, русларның –рус теле. Ә татарларның – татар теле. Ә хәзер татарның милли уен кораллары булган – көй тыңлап китәрбез. Ә сез игътибар белән тыңлагыз.

Алып баручы:  Нинди уен кораллары ишеттегез укучылар?

 Ә хәзер    Кем тизрәк?    уены уйнап алырбыз.

 Кем тизрәк?

Составында чә иҗеге булган сүзләр язарга:

Күчәр    кичә        күчән        үрәчә чәчәк

Чәкән    чәнечке     чәйнек       Хәдичә чәбөк

Чәч       чәрелдек    чәчмә        чәйханә чөберч

Чәкүшкә тилчә

 Алып баручы: Халкыбыз элек–электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр уйлап чыгарган.

Телебез турында бик күп мәкальләр бар. Хәзер сезнең белән бер уен уйнап алабыз.    

 

Уен “Мәкальләр чылбыры”

Балалар, кулга кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Бер-берсенә туп биреп, мәкаль әйтешәләр. Бер бала мәкальне башлый, икенчесе дәвам итә.

Иң татлы тел –   (туган тел, анам сөйләп торган тел.)

Сөйдергән дә тел,   (биздергән дә тел.)

Теле барның  (юлы бар.)

Телләр белгән –   ( илләр белгән.)

Аз сөйлә –  (күп эшлә.)

Акылы кысканың  (теле озын.)

Сүзнең кыскасы,   (бауның озыны яхшы.)

Туган илем – (туган анам.)

Аз сөйлә,    ( күп бел.)

 Тоз ашның тәмен китерсә,   ( мәкаль сүз ямен китерә.)

 Кем эшләми,  (шул ашамый)

 Тирләп эшләсәң, (тәмләп ашарсың)

 Эш беткәч,   (уйнарга ярый)

 Калган эшкә ( кар ява)

 Аз сөйлә,   (күп тыңла)

 Кунак булсаң,  (тыйнак бул)

 

Алып баручы: Балалар, бу мәкальләрдәге хикмәтле сүзләр безнең йөрәгебездә саклансын!

 Татар халык уены “Түбәтәй”

(Түбәтәй тукталган кеше табышмакка җавап таба)

Табышмаклар :

1. Кешенең дусты, йортның сакчысы (Эт)

2. Үлән ашый, май ташый (Сыер)

3. Алгы тәпие кыска, чабарга ул бик оста. Соры тунын сала да, ак тунын кия кышка (Куян)

4. Канаты бар, оча алмый, коры җирдә яши алмый (Балык)

5. Башы тарак, койрыгы урак, кычкыртып быргысын уята барысын (Әтәч)

6. Ул өстенә җәй дә, кыш та энәле күлмәк кия. Шулай да аны әнкәсе, йомшагым диеп сөя (Керпе)

7. Көлтә-көлтә койрыгым, селки-селки барамын, кетәклеккә кереп мин тавык-чеби аламын (Төлке)

  Алып баручы:  Бала тугач та, беренче ана телен ишетә. Шуңа күрә халкыбыз туган тел турында "Иң татлы тел - туган тел, анам сөйләп торган тел", дип әйткәннәрдер

дә. Ана теле аша үзләштерелгән белем hәм күнекмәләр хәтердә гомер буе саклана. Ана сүзе йөрәккә үтеп керә.

 

Зарина: Татарчасы – туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Атаң – анаң, әби –бабаң

Сине сөя торган тел.

 

Полина: Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кадерле тел.

 

К.Камилә:  Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма,

Туган телне онытма!

 

Алып баручы: Кадерле укучылар!

Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетердең исә, үз халкыңның әдәбияты да, мәдәнияте дә бетә. Безнең бурыч – халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул.

Әдәби кичәне мондый юллар белән тәмамлыйсы килә:

Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әни!” дип,

Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әти!” дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта әйтә алсаң: ”Әни!” – дип,

Соң минутта әйтә алсаң: ”Әти!” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр.

Әйе, балалар, үз туган телеңне онытырга ярамый. Ә хәзер барыбыз бергә “Туган тел” җырын җырлыйбыз.

Җыр “Туган тел”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Коспект урока по окружающему миру для 2 класса "Минем туган Республикам"

Этот конспект урока формирует представление о Республике Татарстан, о Родине....

Сыйныф сәгате "Туган телем- татар теле"

Сыйныф сәгатенең максаты туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү....

Минем туган ягым, минем мәктәбем, минем профессиональ эшчәнлегем

Кили башлангыч мәктәбендә       1992 нче   елдан эшлим. Педагогик эш стажым – 27 ел.Укытучы буларак тормыш девизым- Укучылар өчен һәр дәрес ачыш, һәр дәрес...

Туган телем - татар теле

2 сыйныфлар өчен татар теленнән махсус курсның эш программасы...

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....

Минем педагогик кредом "Туган телем-бөек акыл чишмәсе"

Туган телнең бөеклеге, татар халкы өчен кирәклеге турында уй - фикер....