Минем педагогик кредом "Туган телем-бөек акыл чишмәсе"
статья

Гинятуллина Ләйсән Мансур кызы

Туган телнең бөеклеге, татар халкы өчен кирәклеге турында уй - фикер.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_pedagogik_kredom.doc29.5 КБ

Предварительный просмотр:

Минем педагогик кредом - “Туган телем – бөек акыл чишмәсе”.

Бердәм булып, иңне-иңгә куеп,

Күмәкләшеп йөкне тартмасак,

Милләт язмышына битарафлык

Күрсәтүгә аяк атласак,

Кем соң безгә ата-бабаларның

Гореф – гадәтләрен саклашыр?

Татар телен , ана телен,

Читтән торып кемнәр яклашыр?

   Халыкның матурлыкка омтылуы, үзенең рухи байлыгына хәзинә итеп каравы, аны кадерләп саклавы, үстерә һәм буыннан-буынга тапшыра баруы һәркайсыбызда милли горурлык хисе уята.

   Матурлык төшенчәсе күпкырлы:

1)беренчедән, ул телебезнең байлыгында, матурлыгында чагыла. Татар теле – дөньяда булган иң матур һәм иң бай телләрнең берсе. Халкыбызның буыннан- буынга сөйләгән әкиятләрен, көйләгән җырларын, бәетләрен, зирәк мәкаль һәм әйтемнәрен, табышмакларын, мәзәкләрен укучыларга туган телебезнең күркәм үрнәкләрен бирә.

2) татар милли киемнәре-үзе бер гүзәл дөнья.Осталар чиккән калфак, кәләпүш, түбәтәй, читек – кәвешләр, гаҗәеп нәфис муенсалар, алка – йөзек, чигүле алъяпкычлар, күлмәкләр, камзуллар...Бу үзе бер сәнгать. Аларда әби-бабаларыбызның зәвыгы чагылган.Минем укучыларым халкыбызның шушы рухи зәвыклары белән якын таныш булырга тиешләр.

3)халкыбызның гореф –гадәтләрен, йолаларын өйрәнү. Йолалар халыкның тарихы белән тыгыз бәйләнештә торалар.

    Татар халкының шушы матурлыкларыннан чыгып мин үземнең эшемдә түбәндәге максатларны куйдым:

   - халкыбызның культурасын, гореф-гадәтләрен үзләштерү;  

   -туган  телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;

   -татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту;

   - туган телгә-ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

   Шулай ук – яшь буынга, шәхеснең ихтияҗларын истә тотып, хәзерге стандартларга җавап бирә торган, конкуренциягә сәләтле, сыйфатлы белем бирү.

   Һәр укучының сәләтен ачыклау һәм үстерү , рухи яктан бай, ирекле, сәләмәт, киң карашлы, иҗади фикерләүче, югары әхлакый кыйммәтләргә юнәлтелгән гомуммәдәни ихтыяҗлары һәм кызыксынулары булган шәхес тәрбияләү юнәлешендә эш алып бару да – минем бурычым.

   Укучыларның иҗади активлыгын, мөстәкыйльлеген үстерүгә, аларны татарча сөйләшергә, аралашырга өйрәтүгә, шулай ук толерантлык сыйфатлары тәрбияләүгә нык игтибар итәм.

   Укучыларга төпле белем бирү максатында мин үземнең эшемдә төрле уку- укыту алымнарын кулланам. 

1) Укучылар телне яратып өйрәнсен өчен мин төрле интеллектуаль уеннар оештырам. Балалар мондый чараларда бик теләп катнаша.Уйлау, фикер йөртү сәләтен үстерүгә юнәлтелгән уеннар барышында төрле биремнәргә җавап эзләү укучыларныңбелемен тагын да тирәнәйтә, татар сөйләмен нәтиҗәле үзләштерүдә ярдәм итә. Уеннар түбәндәге этаплардан торырга мөмкин:

  “Кем өлгер?”

   “Парын тап.”

   “Кем җитезрәк?”

   “Баскычтан төшү” һ.б.

2) Төркемләп эшләү. Әлеге алым укучыларда бердәмлек, оешканлык, бер-береңә ярдәм итү, коллективизм кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.Бу очракта укучылар , кагыйдә буларак 2 төркемгә бүленәләр.Һәр төркемдә татар телен  яхшы һәм начар белүчеләр саны тигез итеп билгеләнә.

   “Төрле диалоглар төзү”

   “Рәсем буенча кыска хикәя сөйләү” һ.б.

3)Соңгы елларда мәктәпләрдә яңа эш алымнары кулланыла. Укучыларның белемнәрен тиз генә тикшерергә мөмкинлек бирә торган күнегүләр файдаланыла. Шуларның берсе тестлар. (Кайсысы җиләк-җимеш? 1)бәрәңге 2)кишер 3)чия) 4)чөгендер;

   

4)Мөстәкыйль эшчәнлек.Укучыларны мөстәкыйль эшчәнлеккә, аларны өстәмә мәглумат чараларыннан - вакытлы матбугат, теле һәм радио тапшырулардан, интернет аша алынган материаллардан файдалана белергә дә өйрәтәм.

Үземнең педагогик эшчәнлегемдә инновацион технологияләр (мултимедиа, аудио-видеочаралар куллану) зур урын алып тора.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем педагогик осталыгым.

Эссе "Минем педагогик осталыгым" написано в рамках конкурса мастер-класса учителей татарского языка и литературы "Туган тел"....

Эссе“Минем педагогик осталык”

Мәктәп - ул иң гаҗәеп ил,андагы бер көн дә алдагысына охшамаган, андагы һәр мизгел - ул ниндидер яңалык , кызыклы нәрсә эзләү. Анда күңелсезләнеп утырырга,әрләшергә һәм вакытны бушка үткәрергә мөмкин-...

Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары

В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.Спектр использования...

Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары

В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.Спектр использования...

Дөньяда иң - иң матур тел ул минем туган телем.

Интеллектуаль уеннар, төрле кызыклы күнегүләр ярдәмендә иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Укучыларда бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту, татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның матурлыгы...

Мини-тест по окружающему миру к уроку "Строение тела человека" 2 класс, А.А. Плешаков

Материал для проверки знаний учащихся по теме "Строение тела человека". Можно использовать как в конце урока при проверке усвоенного материала, так и в начале следующего урока при проверке д...