Минем педагогик осталыгым.
статья на тему

Саетгалина Ландыш Камилевна

Эссе "Минем педагогик осталыгым" написано в рамках конкурса мастер-класса учителей татарского языка и литературы "Туган тел".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сәетгалина Ландыш Камил кызының

«Минем педагогик осталыгым» темасына

Эссе

Мин гап-гади авыл укытучысы, 

Байлыгым юк, юк шул даным да. 

Балаларга белем өләшәм мин, 

Рәхәт табам шуннан җаныма.

Мин, Сәетгалина Ландыш Камил кызы, 1991 нче елның 13 нче апрелендә Актаныш районының ямьле Сөн елгасы янындагы Кәзкәй авылында туганмын.

Әти-әнием турында мин бары горурлык хисе белән генә сөйлим. Әти, әни... Әткәй, әнкәй... Кеше өчен иң кыйммәтле, иң кадерле сүзләр бу. Әни мине күкрәк сөтен имезеп үстергән, әти белән икесе төннәрен дә, көннәрен дә минем өчен борчылган. Әти белән әнидә кояш җылылыгы да, йолдызлар нуры да бар.

       Гаиләдә мин уртанчы, ягъни икенче бала. Сеңлем Гүзәл һәм абыем Рамил белән без бик тату, дус үстек. Еллар үткән саен аңлыйсың икән ул туганлык хисен. Бүгенге көндә өчебез өч юнәлештә эшләсәк тә, апа-сеңел-абый арасын һәрвакыт туганлык җебе бәйләп тора.

         Мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул барлык һөнәрләргә юл ачучы, күпкырлы, эзләнүчән, тәрбияче, могҗиза кылучы.  Укытучы... Ничә генә хәреф, ә никадәр мәгънә сыйдырган... Ул балалар өчен сабый күңелле әни дә, мең дә бер сорауга җавап бирә алучы остаз да, халкыңны, телеңне, илеңне яратырга өйрәтүче кырыс һәм таләпчән дә. Шуңа күрә мин кечкенә чактан ук укытучы булырга хыялландым. Сеңлем белән гел мәктәпле уйный идек. Әй ул яшь чаклар...

Һөнәри баскычым минем Тукай районының Круглое Поле урта гомуми белем бирү мәктәбендә башланып китте. Яр Чаллы педагогия институтыннан соң шунда эшкә кайттым.

       Укытучылык   –   тормышым бүләк иткән мактаулы хезмәтем. Хәзерге заман кешесенең укытучыларга карата мөнәсәбәте үзгәрә барса да, мин үземнең һөнәрем белән горурланам. Башка өлкәдә эшләүне күз алдыма да китерә алмыйм. Укытучы булып эшләвемә ике генә ел булса да, мин шуның белән сулыйм, яшим. Минем өчен иң зур бүләк  – белемле укучымның җылы карашы.

       Башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак, минем алда бигрәк тә зур бурычлар тора. Чөнки нәкъ менә башлангыч сыйныфларда баланың алдагы тормышына нигез салына. Бу яшьтә алар укырга-язарга гына өйрәнеп калмыйча, җәмгыятьтә үзләрен тотарга, кеше белән дөрес сөйләшергә, әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәнәләр. Бала киләчәктә җәмгыятьнең лаеклы гражданины булсын өчен без, укытучыларга, күп көч түгәргә туры килә.

      Бала күңелендә китапка мәхәббәт тәрбияләү – минем бурычым. Нинди дә булса китеп белән таныштырганда баланы кызыксындырырлык  итеп сөйләргә тырышам. Кызыксындыра белсәң, китап укылачак, дигән сүз. Ә укыган балада өмет бар.

       Минемчә, балаларны чын күңеле белән яраткан кеше генә яхшы укытучы була ала, чөнки балаларның интуициясе көчле, алар мөнәсәбәтне шундук сизеп ала. Елгадагы таш вакыт белән шомарса, педагогик осталык та вакыт белән килә. Дөрес, мин мәктәптә әле күптән түгел генә эшли башладым.  Өйрәнер нәрсәләр шактый. Эшләгән дәвердә күп кенә өлкән мөгаллимнәр белән аралашырга туры килә. Шулар белән фикер алышып, үземә тәҗрибә туплыйм, алардан өйрәнәм, үрнәк алам. Бер яктан өлкәннәр белән аралашсам, икенче яктан яшь булуымның да уңай яклары бар: замана белән бергә атларга җиңел, яшь булгач, укучылар да якын итә үземне. Дәрес аңлатканда югары технологияләр кулланам, балаларга кызыклы презентацияләр әзерлим. Гомумән, дәрес вакытында укучымны ялыктырмас өчен барысын да эшлим. Һәм аларның кызыксынып тыңлап утырганнарын күреп, сөенәм.

      Сыйфатлы белемнән кала, балаларга милли тәрбия бирүне дә мөһим дип саныйм. Чөнки әдәп башы – тел. Укучыларыма туган телебезне хөрмәтләргә, аны яратырга, татар телендә матур сөйләшергә өйрәтәм. Бәйрәм чараларын да күбрәк татар телендә үткәрергә тырышам. Класс сәгатьләрендә дә милли темага еш сөйләшәбез. Балаларда туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү – безнең төп бурычларыбызның берсе. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр, дип юкка гына әйтми бит халык мәкале.

     Мәктәпне тәмамлап тормыш юлына аяк басканда сәламәт, компетентлы, алган белемнәрен дөрес кулланучан балаларны әзерләргә тиеш без. Алар үз укытучыларын һәрвакытта яратып искә алсалар, киңәш сорап мөрәҗәгать итсәләр, кунакка килеп, хәл-әхвәлеңне белешсәләр, укытучы булуың белән горурлана аласың. Укучың белән янәшә бару, аларның киләчәге турында кайгырту – безнең һөнәребезнең төп мәгънәсе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мини-презентация. Как создать мини-сайт?

В данной презентации представлена информация о том, что такое мини -сайт, как его создать, зачем?...

Проект по педагогике на тему: "Общее представдление педагогики как науки"

Проект по педагогике на тему: "Общее представдление педагогики как науки"...

Эссе“Минем педагогик осталык”

Мәктәп - ул иң гаҗәеп ил,андагы бер көн дә алдагысына охшамаган, андагы һәр мизгел - ул ниндидер яңалык , кызыклы нәрсә эзләү. Анда күңелсезләнеп утырырга,әрләшергә һәм вакытны бушка үткәрергә мөмкин-...

Минем туган ягым, минем мәктәбем, минем профессиональ эшчәнлегем

Кили башлангыч мәктәбендә       1992 нче   елдан эшлим. Педагогик эш стажым – 27 ел.Укытучы буларак тормыш девизым- Укучылар өчен һәр дәрес ачыш, һәр дәрес...

Минем педагогик кредом "Туган телем-бөек акыл чишмәсе"

Туган телнең бөеклеге, татар халкы өчен кирәклеге турында уй - фикер....