Туган телем- Иркә гөлем
план-конспект занятия (3 класс)

Набиуллина Гулия Заудатовна

Туган тел бәйрәменә сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_telem-_irk_golem.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Туган тел бәйрәменә сценарий.

Чит телләр белән мавыгу бүген модада. Татар теле укытучысына исә, ни кызганыч, еш кына балага иң беренче аның туган теленең дә нәкъ башка телләр кебек үк, кирәкле һәм затлы тел булуын төшендерү кирәк. Балаларны татар теле белән кызыксындыру зур көч һәм сабырлык сорый.  Шуңа күрә дәрес материалларын да, класстан тыш чараларны  да, төрле метод һәм алымнар кулланып, эчтәлеген кызыклырак һәм мавыктыргыч итәргә тырышам. Хәзер телевидениедән төрле шоу-уеннар күрсәтелә. Аларны билгеле бер максат куеп класста да оештырыга мөмкин. Шундый уенның бер үрнәген тәкъдим итәм. Бу сценарий 3-5  нче сыйныф балалары өчен төзелде.

Максат: Кичә ана теленең бөеклегенә соклану, аны ихтирам итү, саклау һәм үстерү максатыннан үткәрелә.

“Туган тел” җыры яңгырый. Сәхнәгә укучылар чыга.

1нче укучы.

Дөньяда иң-иң матур ил- ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел- ул минем туган телем.

2нче укучы.

“Балам, балам” диеп туган телдә эндәшә миңа әткәм.

“Әнкәем”, - дип әниемә мин туган телдә дәшәм.

3нче укучы.

Туган телемдә сөйләшеп яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә әйтәм мин туган телдә.

4нче укучы.

Иң изге хисләремне мин туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне хөрмәтлим мин, яратам.

5нче укучы.

Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул – Ватан;  туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге кадерле сүз.

Алып баручы.

Исәнмесез, кадерле кунаклар һәм уенда катнашучылар.  Безнең бүгенге турнирыбыз туган телебезгә багышлана. Уенда 2 команда катнаша. Алар арасыннан без туган телебезне иң яхшы белүчене ачыкларбыз. Җиңүчене жюри билгели. Командалар уенга әзер. Сезнең игътибарга сораулар таблицасы тәкъдим ителә. Һәр сорауның үз бәясе. Сорауга беренче җавап биргән команда сайлау хокукына ия була. Иң беренче башлаучы команданы жирәбә ярдәмендә ачыклыйк.

Темалар

Сорау номерлары

№1

№2

№3

№4

№5

Мәкальләр

10

20

30

40

50

Язучылар

10

20

30

40

50

Табышмаклар

10

20

30

40

50

Әйтеп бетер

10

20

30

40

50

Тәрҗемә ит.

10

20

30

40

50

Кем белән кем янәшә?

10

20

30

40

50

Экранда мәкальнең башы күрсәтелә. Командага дәвамын әйтергә кирәк. Мәкальләр.

1.Кем эшләми ...(шул ашамый).

2. Татлы тел тимер... (капканы ачар).

3. Иле барның...(теле бар).

4. Туган телне кадерләгән халык...(кадерле булыр).

5.Уйнап сөйләсәң дә, ...(уйлап сөйлә).

Язучылар.

  1. Герой шагыйрь “Җырларым”, “Кызыл ромашка” шигырьләре авторы. (М. Җәлил)
  2. Балачагы ятимлектә үткән бөек татар шагыйре. (Г. Тукай)
  3. Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган балалар язучысы, әкиятләр авторы. (А.Алиш)
  4. Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз, “Камырша”, “Көлке бүлмәсе җыентыклары авторы. (Ш. Галиев)
  5. Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә  иҗат итүче “Күчтәнәч”, “Алма бабай” җыентыклары авторы. (Р. Миңнуллин)

Табышмаклар.

1.Алган саен зурая. (Чокыр)

2. Нинди йөз сан түгел. (Бит)

3. Үлчәүләрдә үлчәнми, Базарларда сатылмый. (Акыл)

4.Көн белән төн уртасында нәрсә бар? (“Ө” хәрефе)

5. Киштә башында төпле төргәк,
Аңа һәр өйдә хөрмәт,
Һәркемгә дә иң кирәк. (Китап) 

Әйтеп бетер.

  1. Теле чибәрнең- (үзе чибәр)
  2. Тел күңелнең- (көзгесе)
  3. Телләр белгән- (илләр гизгән)
  4. Тел ташны- (эретә)
  5. Тел- (белемнең ачкычы)

Тәрҗемә ит.

1.Дәүләт-(государство)

2. Җәмгыять-(общество)

3.Сәясәт- (политика)

4. Хөкүмәт – (правительство)

5. Икъдисад- (экономика)

Кем белән кем янәшә?

1.Былтыр- (Шүрәле)

2.Кыш бабай- (Кар кызы)

3.Төлке- (бүре)

4.Гали- (кәҗә)

5.Сак-(Сок)

Алып баручы.

Менә турнирыбыз тәмамланды. Уйнаучыларыбызны актив һәм бердәм булулары, туган телебезне бик яхшы белүләре өчен тәбриклисе генә калды. Йомгаклау өчен  сүз жюрига бирелә.