"Әлифба бәйрәме". 1 нче сыйныфлар өчен дәрестән тыш чара.
методическая разработка (1 класс) на тему

Латыпова Гульназ Аглюлловна

Әлифбаны укып бетергәч, 1 нче сыйныфларда үткәрү өчен тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifba_byrme_1.doc59.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

« Сибгат Хәким исемендәге  Күлле  Киме урта гомуми белем  мәктәбе»

муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең Ары филиалы

Тема: Әлифба бәйрәме.

Төзеде: 2 квалификацион категорияле

 башлангыч сыйныф

 укытучы Латыпова Г.А.

2013 нче ел.

Әлифба бәйрәме

Җыр: “Минем җырлыйсым килә”.

А.б. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

       Күңелләр шатлыклы булганга

       Без җыелдык бүген бу залга.

       Әтиләр-әниләр, карагыз:

       Без бергәләп күңел ачабыз.

      Бәйрәмнәр бик күп болай да

       Ә шулай да, ә шулай да

       Иң шәп бәйрәм – балачак.

       Ә тагын да шәбрәге

       Әлифба бәйрәме булачак.

       Күчкәнме бу залга

       Дөньяның бар яме?

       Күңелләр түрендә -

       Әлифба бәйрәме!

       Бу матур бәйрәмгә

       Кушыл, дус, әйдәле!

       Мәктәпне гөрләтсен

       Әлифба бәйрәме!

Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.

     

      Хәрефләрне тиз өйрәндек,

       Сүзләр төзеп уйнадык.

       Көн дә иртән сагынып килдек,

       Мәктәптән без туймадык.

       Язарга да өйрәндек

       Ручка тотып кулларга.

       Хәрефләрне тездек без

       Тигез матур юлларга.

      Бүген сезнең алда без

       Зур сынаулар үтәрбез.

       Үзебезнең осталыкны

       Сезгә дә күрсәтербез.

       Зур ярдәм итәр безгә

       Дәрестә алган белем.

       Таяныч булыр юлда

       Әлифба биргән белем.

“ Ә”хәрефе

“Әни” дип телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

Ә хәрефен язмаган.

“Л”хәрефе

Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны.

Сары булгач бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

“И”хәрефе

Иген үскән, биек үскән!

Башаклары тулып пешкән.

Комбайннар туктап тормый,

Ашлык суга җырлый – җырлый.

“Ф”хәрефе

Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә.

Һаман тора күз алдымда,

Күрсәм дә мин,.. төшемдә.

“Б”хәрефе

Бөрлегәнем, җиләгем дип,

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

“А”хәрефе

А хәрефе алмада.

А хәрефе агачта.

А хәрефен яратабыз.

Өйрәнәбез иң баштан.

Бергә.

Һәммәбезнең үз урыны –

Барыбыз да кирәкле.

Безне “Әлифба” китабы

Дус булырга өйрәтте.

(Түрдә тәхеттә Әлифба патшабикә утыра.)

Әлифба.  Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.

  Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.

  1. Нинди аваздан сүз башланмый?(ң)
  2. Тавышсыз хәрефләр (ь, ъ)
  3. Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? (2: тартыклар, сузыклар)
  4. Кайсы хәрефләр икешәр аваз белдерә? (я,ю,е)
  5. Татар телендә ничә сузык аваз бар? (9 аваз)
  6. Тартык авазлар ничә төркемгә бүленә? (2: яңгырау, саңгырау)

Әлифба.  Рәхмәт, дусларым! Минем тырышуларым юкка булмаган икән. Тагын бер соравыма да җавап тапсагыз:

  Аз да түгел,

  Күп тә түгел,

  39 төп-төгәл.

  Аны белә һәр бала

  Бу рәт ни дип атала?

   Бергә: алфавит.

Балалар бергә: Безнең сөекле дустыбыз,

                          Кадерле Әлифбабыз!

                          Рөхсәт ит “Зур рәхмәт,

                          Мең рәхмәт”, дияргә!

Җыр: “Әлифбам”

 

Математика керә.

Математика. Исәнмесез, нәни дусларым! Мин сезне зур бәйрәмегез, беренче җиңүегез белән котларга килдем. Башта әйтегез әле, сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?

  1. Укырга
  2. Язарга
  3. Санарга
  4. Дус,тату булырга
  5. Җырларга
  6. Биергә
  7. Туган илне сөяргә

Математика.  Мин дә сезнең зирәклегегезне сынап карыйм әле.

Балалар, әйтегез әле, сез мәктәптә ничә ай укыйсыз? (9 ай:сентябрь,...)

Хәзер мин сезгә кызыклы мәсьәләләр әйтәм.

1. Кәҗәгә 7 тулгач, ул нишли?

2. Лилия бакчага керде,

    5 кызыл алма күрде

    5 сен өзеп алды,

    Ботакта ничә калды?

3. 5 кыз җыйнаулашып,

    Кызык итеп уйнадык.

     Килеп керде Зөлфия,

     Ничә булдык, кем белә?

Математика. Афәрин, укучылар! Мин сезне тагын бер кат бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә уңышлар телим. Тәртипле булыгыз, яхшы укыгыз. Сау булыгыз!

А.б.  Кадерле укучылар! Әлифба – сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.

1 б. Сине укып бетерсәк тә,

       Күңелләрдә калырсың.

       Синсез белем дөньясына

       Юлны ничек табарсың?

2 б. Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,

       Олы бәйрәмең өчен.

       Тагын да күп белер өчен

       Беркем кызганмас көчен.

3 б. Әти-әнием дә әле

       Әлифбаны сагынган.

       Кызыгып торалар иде

       Мин укыган чагында.

4 б. Беренче китап син булдың,

       Әлифба дус, хуш инде...

       Юк ла, хуш димик, исән бул –

       Син аерылмас дус инде!

5 б. Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,

       Бәлки юлларым китәр еракка.

       Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,

       Сине онытмам, дустым Әлифба!

6 б. Табиб, игенче, шагыйрь булырбыз,

       Бик озын-озак юллар узарбыз.

       Кайда йөрсәк тә, кемнәр булсак та,

       Күңелдә һәрчак җан дус - Әлифба!

Әлифба.  Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел “5” кә укыгыз! Мин үз урыныма Әдәби укуны  калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. Рәхим ит, Әдәби уку!

Әдәби уку  керә.

Әдәби уку.Исәнмесез, дусларым!

                   Мин Әдәби уку буламын.

                    Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

                   Матур итеп сөйлисез.

                   Әгәр мине яратсагыз,

                   Тагы да күп белерсез.

   

А.б.  Балалар, Әдәби уку сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкиятләр өйрәтер. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез. Әле Сезгә Азбуканың да әйтер сүзе бар.

Азбука.          Первый класс, первый класс,

                        Сколько грамотных у вас?

1 сыйныфлар. Трое нас, трое нас,

                         Трое грамотных у нас.

 Азбука. Вы до сегодняшнего дня на уроках больше говорилии, знакомились с буквами. А отныне вы будете заниматься вот по этому учебнику “Русский язык”. Русский язык – величайший язык. Изучайте, любите, цените великий русский язык.

А.б. Татарча да яхшы бел,

         Русча да яхшы бел!

         Икесе дә - безнең өчен

         Иң кадерле затлы тел!

А.б.  Ә хәзер уеннар уйнап алыйк.

  1. “Адашкан сүзләр” уены.

1. Карлыгач пешеп утыра                

Су буенда куакта.

Ә карлыган очып йөри

Зәңгәр күктә еракта.

2. Чиста күлмәген киеп

Бака мәктәпкә килгән.

Балалы суга төшкән

Озын ботлы бер челән.

  1. “Әйләнчек яки түгәрәк сүзләр” уены. (кадак, кабак,...; чәкчәк, былбыл,...)
  2. Шаян сораулар
  3. Декламация – шигырьне сәнгатьле уку. (Әминә елый....) 1) сез бик нык туңгансыз; 2) авызыгызга эссе бәрәңге капкансыз; 3)сезнең аягыгыз каядыр кысылган; 4) сезнең бик нык йокыгыз килә.
  4. “Адымнар” 1) әле генә тәмле итеп ашап чыккансыз; 2) аяк киеме кыса; 3) кап-караңгыда урамда калган; 4) бик  тә шатланып кайтып киләсез.
  5. Пантамимо
  6. Күзне бәйләп рәсем ясау
  7. Бухгалтер
  8. Сүз төзү уены (карлыгачкай)

(Котлаулар, балаларга бүләкләр тапшыру. Татарча бию.)

А.б.  Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Бәйрәмдә катнашкан әти-әниләргә, килгән кунакларга зур рәхмәт.

Кулланылган әдәбият:

  1.  “Татар балалар әдәбияты . Шигырьләр һәм пьесалар. “С.Г.Сәмитова “Хәтер” нәшр.2003
  2. “Хәзерге балалар шигърияте.” Ә.Хуҗиәхмәтов, Р. Фәтхерахманов “Хәтер”, 2004
  3. “Татар теле өйрәнә нәниләр”. Р. А. Борханова, Ф. М. Хисамова “Мәгариф” 2005
  4.  “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел “Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов “Мәгариф” Казан-1998
  5.  “Балалар фольклоры “Р.Ф.Ягъфәров “Мәгариф” Казан-2000
  6.          “Алтын кашык. Такмаклар, санамышлар, такмазалар.” Р.Ягъфәров. Казан: Татар китап нәшрияты., 1996.
  7. “Ачык дәрес” газеталары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерү

 Телне өйрәнү, аны үзләштерү, билгеле булганча, бик катлаулы, иҗади эш.Аның нигезендә өйрәтүчегә механик рәвештә иярү түгел, бәлки актив танып- белү эшчәнлеге  ята. Башлангыч мә...

Чыгыш:Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү

Бу чыгыш дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү турында. Мәктәп балаларга тирәнтен һәм төпле белем,  күнекмәләр бирергә, аларның сәламәт булуы турында кайгыр...

Класстан тыш ачык чара "Уңыш бәйрәме" 1-4 сыйныфлар

Класстан тыш ачык чара "Уңыш бәйрәме" 1-4  сыйныфлар...

Дәрестән тыш чара - " Начар гадәтләр,канатлы сүзләр"

Дәрестән тыш чара - " Начар гадәтләр,канатлы сүзләр" ( 1-4 сыйныфлар )...

ТАССР ның 100 еллыгына карата дәрестән тыш чара. “Туган ягым – Татарстан!”

Укучыларда телгә карата кызыксыну уяту, аларның Татарстан, аның күренекле кешеләре, истәлекле урыннары турында белемнәрен киңәйтү. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү, халык аваз иҗаты ә...