Дәрестән тыш чара - " Начар гадәтләр,канатлы сүзләр"
план-конспект урока

Гумарова Гульгена Загитовна

Дәрестән тыш чара - " Начар гадәтләр,канатлы сүзләр" ( 1-4 сыйныфлар )

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vneurochka_privychki.docx19.65 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Начар гадәтләр, канатлы сүзләр.

Максат:1) начар гадәтләр турында күзаллау булдыру;

2) начар гадәтләрне,яхшыга әйләндерү юлларын эзләү;

3) начар гадәтләр турындагы канатлы сүзләр белән танышу.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып белү:

Регулятив: үз эшчәнлегеңә максат кую; эшчәнлегеңне планлаштыру; эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен алдан күрә белеп биремнәренең дөреслеген тикшерү; эшчәнлегеңнең сыйфатын билгеләү.

Коммуникатив: сыйныфташлар һәм укытучы белән хезмәттәшлекне оештыру; диалог төзү; коллектив фикер алышуда катнашу; шәхси фикереңне дөрес итеп җиткерә белү.

Шәхси: эшчәнлегеңә үзмаксат кую; мөстәкыйллек; башкарган эшенә җаваплы карау.

Дәрестән тыш эшчәнлек.

1.Оештыру моменты

Без сезнең белән дәрестән тыш эшчәнлек  дәресен башлыйбыз. Мин сезгә таныш булган шигырьне укып китәм. Сез тыңлагыз шигырьдә сүз кешедәге нинди сыйфатлар турында бара?

2.Белемнәрне актуальләштерү

Мин бер түгел,ике богай

Ашый беләм-юа белмим,

Чүпли беләм- җыя  белмим,

Сөйли беләм- тыңлый белмим

Үз-үземне  аңлый алмыйм.( Ф.Яруллин)

Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

Гадәт нәрсә ул?

Шигырьдә нинди гадәтләр әйтелә?

Нинди гадәтләр була?

3.Дәреснең темасын, максатын билгеләү

Минем куллармда ике төсле кәгазь.

Берсе аның нинди? Кызыл

Икенчесе нинди? Сары

Болар безнең начар , яхшы гадәтләребез булырлар.( тактага эләм)

Укучылар сез тагы нинди начар гадәтләрне беләсез?

Алдыгызда карточкалар шуннан кайсы гадәт яхшы һәм начар булуын әйтергә кирәк.

4.Яңа информацияне кабул итү

Сез санаган начар гадәтләр сезнең  үзегездә бармы? Сезнең нинди гадәтләрегез бар? Начар гадәтләрне  яхшыга әйләндереп буламы? Рәсемнәргә карап нинди начар гадәт икәнен ачыклыйк. Яхшыга үзгәртү юлларын күрсәтик.

1 рәсем- урлау

2 рәсем- елау

3 рәсем- борын казу

4 рәсем- тәртип белән ашамау

5 рәсем- бармак суыру

6 рәсем- ут белән уйнау

Димәк, укучылар начар гадәтләрне яхшыга үзгәртеп буламы ? Аның өчен нинди сыйфатлар булырга тиеш? ( тырыш,сабыр)

5. Укучыларның беренчел алган белемнәрен ныгыту.

Ситуация:

А. Син сагыз чәйнәп иптәшләреңә шигырь укыйсың

Нигә соң мин шулай икән-

Бер кире, бер уңай икән?

Уйны-уйга ялгый алмыйм,

Үз-үземне аңлый алмыйм.

Нәтиҗә ясау.

Б.Син дәрес вакытында ручка башы ашыйсың.

В. Син дәрестә зур итеп авызыңны ачасың

Г. Син дәрестә дустыңа төчкерәсең

Д.Син ашханәдә тәртипсез ашыйсың.

Укучылар, ситуацияләрдән чыгу юлларын күрсәтеп барыгыз.

Физкултьминутка: мин зинхар дисәм генә эшне башкарасыз

Зинхар торыгыз

Утырыгыз

Зинхар кулларны күтәрегез

Яттыгыз

Зинхар шауламагыз

Зинхар утырыгыз.

Укучылар сез эшне кайчан төгәл итеп башкардыгыз? (  кабатлаганда)

Шундый канатлы сүзләр бар:

Яман гадәт йогучан була.

Яман гадәт әрәм итәр.

Дөрес,әйтелгән гыйбарәләрме бу?Без эшләгән эш шуңа дәлил булдымы?

Гадәтне гадәт белән чыгаралар.

Әдәпкә күнсәң, адәм булырсың.

Мин сезгә нинди әдәпле сүз яңгыраттым?Сез шул сүзгә карап эш башкардыгыз.Сез нинди әдәпле сүзләр беләсез?

6.Рефлексия.

Үзегезнең начар гадәтләрегезне төзәтергә тырышачаксызмы? Начар гадәтләр – яхшыга әйләнерме? Әйе дип уйласагыз алдыгыздагы сары төсне күтәрегез, әгәр юк тырышмыйм дип уйласагыз кызыл төс күтәрегез. Кемнәр сары төсне күтәрде, шулар кызыл төсне                    ( начар гадәтләрне  ) җыртыгыз. Менә хәзер мин сезне сыныйм. Сез әлеге җырткан кәгазьләрне нишләтерсез микән? Чыннан да начар гадәтләрдә арынып чыгарсыз микән дәрестән? Молодцы !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерү

 Телне өйрәнү, аны үзләштерү, билгеле булганча, бик катлаулы, иҗади эш.Аның нигезендә өйрәтүчегә механик рәвештә иярү түгел, бәлки актив танып- белү эшчәнлеге  ята. Башлангыч мә...

Чыгыш:Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү

Бу чыгыш дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү турында. Мәктәп балаларга тирәнтен һәм төпле белем,  күнекмәләр бирергә, аларның сәламәт булуы турында кайгыр...

"Әлифба бәйрәме". 1 нче сыйныфлар өчен дәрестән тыш чара.

Әлифбаны укып бетергәч, 1 нче сыйныфларда үткәрү өчен тәкъдим ителә....

"Балаларыбызны начар кешеләрдән саклыйк!"

Башлангыч класс укучыларының әти-әниләре өчен чыгыш....

Белемле кеше - канатлы кош.

Белемнәрне бәяләү....

ТАССР ның 100 еллыгына карата дәрестән тыш чара. “Туган ягым – Татарстан!”

Укучыларда телгә карата кызыксыну уяту, аларның Татарстан, аның күренекле кешеләре, истәлекле урыннары турында белемнәрен киңәйтү. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү, халык аваз иҗаты ә...