Белемле кеше - канатлы кош.
статья по теме

Белемнәрне бәяләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Хикмәт билгедә генәме икән?13.54 КБ

Предварительный просмотр:

          Белемнәрне бәяләү, билге кую катлаулы педагогик проблемаларның берсе булып тора. Бу процессны өйрәнүнең актуальлеге бүгенгәчә дәвам итә. Белем алу өлкәсендә катнашучыларның һәркайсы да(укучы, укытучы, ата-ана )  элек-электән үк белемнәрне бәяләүнең, билге куюның әһәмияте зур дип санаганнар. Бәяләүнең төрле илләрдә күптөрле формалары кулланылган. (Сүз белән, хәреф белән, 5, 12, 15 балл белән, соңрак – рейтинг системасы кертелгән) Бүген дә уку-укыту өлкәсендә билге кую- аның аерылгысыз өлеше булып кала бирә.

Безнең илдә күптәннән кабул ителгән 5 баллы укыту системасы бүген дә актуальлеген саклый. Белемнәрне баллар белән бәяләү – иң гади һәм балалар арасында үзара ярышырга, даими шөгыльләнергә этәргеч бирү чарасы буларак отышлы санала. Шулай ук төрле конкурслар, имтиханнар, статистика, отчет һ.б.лар өчен дә билгеләрнең әһәмияте зур.Һәр укытучы да билге куйганда үзенең интуитив күзаллавына таянып эш итә. Мәктәптә мәҗбүри куелган бер генә төрле билге критерийлары була алмый.

Билге куюга карата тәнкыйтьчеләрнең фикерләре дә игътибарга лаек. Алар санап киткән түбәндәге төп тезисларны әйтергә була:

  1. Укытучы укучының хезмәтен һәрвакыт дөрес һәм (беспристрастно)       куя алмый.
  2. Баллар куйганда укучы белән укытучы арасында еш кына мөнәсәбәтләр бозыла, даими рәвештә фикер каршылыклары һәм үзара ышанмаучанлык туа, нәтиҗәдә укучы укытучыны белем чыганагы урынына еш кына ялгышучы контролер итеп күрә һәм аны кайчакта алдарга да була, дип саный.
  3.  Билге кую процессы укытучының үзенә дә кыенлыклар тудыра, төп эшчәнлегеннән игътибарын читкә этәрә, дәресен эчпошыргыч сорау алу юнәлешенә генә кайтарып калдыра.
  4. Куелган билгеләр чагыштырмача булуы белән дә тискәре йогынты ясыйлар.
  5. Мәктәп билгеләрен очраклы зурлыклар дияргә була.
  6. Билгеләр укучының абсолют белем дәрәҗәсен исәпкә алмыйлар, ә бәлки теге яки бу укучының белем дәрәҗәсе белән чагыштыру функциясен генә үтиләр.

           

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әбиле кеше-бәхетле кеше

Беренче октябрь көнне "Өлкәннәр көне"үткәрелә.Балачакның иң якты истәлеге әбиләр белән бәйләнгән."Әбиле кеше-бәхетле кеше",ул өйдә иман нуры балкый.Әбиләрне хөрмәт итеп балалар белән кичә үкәрергә бул...

"Канатлы дусларыбыз"

Внеклассное мероприятие ко дню птиц...

Әбиле кеше- бәхетле кеше.

Мәктәптә өлкәннәр көне үткәрү өчен класстан тыш чараның конспекты....

Канатлы дусларыбыз

Башлангыч класслар өчен кошлар көненә багышланган КВН кичә -  "Катанлы дусларыбыз"...

Канатлы дусларыбыз

Кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ,әйдәгез,бергәләп ярдәм итик!...

Канатлы дусларыбыз

Кошлар көнен уздыру өчен викторина...

Дәрестән тыш чара - " Начар гадәтләр,канатлы сүзләр"

Дәрестән тыш чара - " Начар гадәтләр,канатлы сүзләр" ( 1-4 сыйныфлар )...