Канатлы дусларыбыз
план-конспект занятия по окружающему миру (3 класс) на тему

Фидалия Басирова Агелиевна

Кошлар көнен уздыру өчен викторина

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Канатлы дучларыбыз357.4 КБ

Предварительный просмотр:

«Канатлы дусларыбыз»

Алып баручы : Исәнмесез, кадерле дуслар, кунаклар! Бүгенге кичәбез кошлар көненә багышлана. Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре. Җирдә барлыгы 100 миллиард чамасы ош яши. Татарстанда җәй көннәрендә 200ләп, кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошлар һавада очарга җайлашкан. Шуңа да аларны кырыс антарктида да, биек тау кыяларында да, диңгез өсләрендә дә очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе колибри, ул берничә грамм авырлыкта гына. Ә иң зурысы тәвә кошы, авырлгы 90 кг га җитә. Кошлар табигатьнең күрке. Алардан башка табигать җансыз.Алар бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр, сайраулары белән тормышыбызга ямь өстиләр. Шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә, аларны сакларга тиеш.

Алып баручы : Сәламләү өчен сүз командаларга бирелә.

( Алар бер – берсен сәләмли, девизлар әйтелә)

1. “Кышлаучы һәм күчмә кошлар”

Бирем: командалар күчмә һәм кышлаучы кошларның исемнәрен аерып алып язырга  тиеш. Күгәрчен (голубь), Чәүкә (галка), Песнәк (синица), Үрмәләч (Поползень),Чыпчык (воробей), Филин, Сандугач (соловей), Аккош (лебедь), Карга (ворона), Тургай (жаворонок), Шәүлегән (иволга), Пеликан, Челән (цапля), Ләкләр (аист), Торна (журавль)

Дрофа.

2. Ике командага да кроссворд тәкъдим ителә. “Уткойрык”, “Шәүлегән” сүзләре килеп чыгарлык итеп, горизонталь шакмакларга кош исемнәре язарга кирәк.

Кош исемнәре :1 нче кроссвордта : чукыр, торна,аккош, козгын, байгыш, карга, чыпчык,күке.

2 нче кроссвордта : күкшә, үрдәк, чәүкә, челән, суер, козгын, керәшә, торна.

Ш

У

Ә

Т

                       

Ү

К

Л

О

Е

Й

Г

Р

Ә

Ы

Н

К

3.   “Кем артык?” уенын тәкъдим итәм.Теге яки бу үзлегенә карап, тәгъдим ителгән дүрт кошның кайсысы “артык” булуын һәм моның сәбәбен әйтергә.

1 нче төркемгә : - ябалак, козгын, лачын, гриф.( ябалак-төнге ерткыч кош)

- каз,аккош, дүдәк, үрдәк (дүдәк – су кошы түгел).

2 нче төркемгә : - чәүкә, күкшә, тукран, суер (чәүкә - урман кошы түгел).

- песнәк, карабүрек, сандугач, чыпчык ( сандугач – күчмә кош)

4.  Командалар  билгеләнгән вакыт эчендә “К” хәрефенә башланган кош исемнәре язалар. Кайсы команда күбрәк яза, шул җиңә. Мәсәлән : Каз, какаду, карчыга, карга, карабүрек, карлыгач, кызылтүш, көртлек, күгәрчен, күке, күркә, киви, колибри,кондор.

5.  Музыкаль тәнәфес. Һәр команда кошлар турында бер җыр өйрәнеп килергә тиеш иде. Ә хәзер аларга сүз бирик ( һәр команда җыр башкара).

6.  Капитаннар конкурсы. 

Бирем: һәр капитанга төрле кошларның “азыгы” – рәсем бирелә. Команда членнарына томшык рәсемнәре таратыла. Кошның томшыгы аның нинди азык белән туклануы турында сөйли. Капитаннар дөрес итеп азыкларны “кошларга” таратырга тиеш. Дөрес итеп “кошларны” ашаткан капитанның командасы җинүче була.

7.  Җир йөзеннән юкка чыккан кошлар.

Бирем: археологлар тикшеренүләр нәтиҗәсендә җир йөзеннән юкка чыккан кошның калдыкларын табалар. Ләкин аны күчергәндә табылдык төшеп китә һәм кисәкләргә бүленә. Сезгә шул кисәкләрдән кошның сурәтен җыярга кирәк.

8.  “Тапкырлар бәйгесе”.  Табышмаклар әйтү.

Табышмаклар.

1.   Круглое как яблоко

А внутри не мед.

Разобьёш нечаянно

Сразу уплывёт. (ЯЙЦО)

2. Балтасыз-пычаксыз

    Кечкенә генә өй эшләнгән (КОШ ОЯСЫ)

3. Ерактан килгән кунак булса да, тәрәзә    артында тора. (КАРЛЫГАЧ)

4. Гөлдер, гөлдер, гөлдер бу,

    Кызыл тәпи кемдер бу? (КҮГӘРЧЕН)

5. Чуар киемле урам малае

    Борчак җыя. Кырда куна. (ЧЫПЧЫК)

6. Колга башында йорты

    Эчендә тора җырчы. (СЫЕРЧЫК)


7. Үзе озын, чабуы кыска. (ТОРНА)

8. Бер кошым бар: тынмый.

 Агачка оя кормый;

 Өе - җирдә,

 Җыры - күктә. (ТУРГАЙ)

9. Җәй шакылдый бу чүкеч,

 Кыш шакылдый бу чүкеч,

 Ничек чыдый бу чүкеч. (ТУКРАН)

10. Йомры, йомгак сары йомгак

      Йөгереп йөри  чирәмдә. (ЧЕБИ)

11. Соскы борын – бакылдык,

      Күп сөйләшә - такылдык. (ҮРДӘК)

12. Башы тарак,

Койрыгы урак.

Кычкырта быргысын,

Уята барысын. (ӘТӘЧ)

13. Суда юынып алды,

      Өсте коры калды. (КАЗ)

14. Койрыгын алса – башы ябыша,

      Башын алса – койрыгы ябыша. (САЕСКАН)

15. Үзе йомырка басмый,

      Баласын да бакмый. (КҮКЕ)

16. Канаты бар, аягы бар,

      Үзе йөзә алмый. (ТАВЫК)

17Төнлә очарга ярата,

Көндез очмый, йокыга ята. (Ярканат)

18Ука – ука тыш кына,

Су коена инештә,

Оча алса да, җирдә йөри,

Ите яхшы бәлешкә.(Үрдәк)

9.  “Буталган хат” уку.

1. Сы-ер-чык-тан  без-гә   хә-бәр   кил- гән

2. “Тиз-дән  кай-та-быз,  кө-те гез”, - ди-гән.

10 : КЕМ КҮБРӘК УЕНЫ.

Ике, өч иҗектән торган кош исемнәрен язарга: (карга, торна, чукыр, чыпчык, песнәк һ.б. ) (Сыерчык, карлыгач, күгәрчен, саескан, ябалак, акчарлак һ.б.)

Алып баручы : Кадерле балалар, күргәнегезчә, яз сезгә ямьле, җылы көннәр генә түгел, файдалы, кадерле дуслар да алып килә икән. Чәчәкле язны яраткан кебек, канатлы дусларыгызны – кошларны да яратыгыз! 

( Җюри уенда катнашучылар арасында җиңүчене атый. Бүләкләр тапшыру.)

https://ds03.infourok.ru/uploads/ex/04bd/0003d54c-91cc29a9/img5.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация урока "Кошлар безнең дусларыбыз!"

Презентация к уроку литературному чтению ( тат). Имеется кроссворд, рисунки птиц....

Белемле кеше - канатлы кош.

Белемнәрне бәяләү....

"Канатлы дусларыбыз"

Внеклассное мероприятие ко дню птиц...

Канатлы дусларыбыз

Башлангыч класслар өчен кошлар көненә багышланган КВН кичә -  "Катанлы дусларыбыз"...

Канатлы дусларыбыз

Кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ,әйдәгез,бергәләп ярдәм итик!...

Дәрестән тыш чара - " Начар гадәтләр,канатлы сүзләр"

Дәрестән тыш чара - " Начар гадәтләр,канатлы сүзләр" ( 1-4 сыйныфлар )...

Безнең канатлы дуслар

Кошлар көненә багышланган кичә....