"Канатлы дусларыбыз"
классный час (3 класс) на тему

Халяпова Радиля Маратовна

Внеклассное мероприятие ко дню птиц

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kanatly_duslarybyz.doc64 КБ

Предварительный просмотр:

           

         

                       Канатлы дусларыбыз

 

Халяпова Радиля Маратовна

Учитель начальных классов

Шалты-2013г

                                   

 

                 Кичәнең темасы:    Канатлы дусларыбыз

                   Максатлар: 1. Укучыларның кошларның файдасы, төрле ел фасылларында кошларга карата сакчыллык турындагы белемнәрне ныгыту. 2. Кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән укучыларның белемнәрен арттыру. 3. Табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык тәрбияләү.

                  Җиһазлау: кошлар тавышы язылган диск, укучылар ясаган кош рәсемнәре, плакат, кошлар турында китаплар

                          Кичәнең барышы

      Класс бәйрәмчә бизәлгән. Баларның кошлар темасына ясалган рәсемнәре, кошлар турындагы китаплар күргәзмәсе, кошларның файдасы турында язылган плакатлар. Магнитофон тасмасында кошлар тавышы яңгырый.

      Укытучы: Җир шарында – 8600, Россиядә – 700 төрдән артык төрле кош очрый. Безнең республикада исә җәй көннәрендә 200дән артыграк, ә кыш кыш көннәрендә 40лап төрле кошны очратырга була. Мәсәлән, чыпчык, тукран, песнәк, боҗыр, көртлек, күгәрчен, саескан, ала карга, кызылтүш, чәүкә һ.б. безнең якларда кышлыйлар.

     1 укучы: Кыш көне без канатлы дусларыбызны онытмадык. Алар өчен җимлекләр ясап куйдык.

     2 укучы: Песнәк тәрәз каршында,

                     түше сары лимон күк,

                     Кара бүрек башында,

                     Юри киеп куйган күк.

                     Уйнаклый да талпына,

                     Шакып ала: тук, тук, тук!

                     Оныткансыз мине, ди,

                     Нигә бүген җим юк, юк!

      3 укучы: Юк, мин кошларны онытмадым. Җимлеккә ашарга салдым да , аларның туклануын күзәтеп тордым. Кошларга карап тору нинди күңелле.

      4 укучы: Песнәк – бездә кошлаучы кош. Алар агач куышларында, ояларда яши. Кышын алар бергә җыелышып кеше яшәгән җиргә җыенып киләләр. Алар киндер, көнбагыш, кабак орлыгын, туң май, ит кисәген аеруча яраталар. Песнәк-иң күп ашаучы файдалы кош.  Бер песнәк җәйге айларда көненә 500-600 зарарлы бөҗәк ашый. Кышкы салкыннарда алар күпләп үлә. Песнәк җәй буена 2шәр тапкыр 8-10 бала чыгара.

       Укытучы: Сез беләсезме “урман докторы” дип кайсы кошны атыйлар?

       Балалар: Тукранны

       6  укучы: Тукран һәр агач саен

                         Тук-тук сугып карый

                       

                         Кошчыкның очлы борыны

                         Кирәкле эшкә ярый.

                        Агач корытучы кортларны,

                        Эзләп, чокып бетерә,

                        “Урман докторы” булып ул

                        Илгә файда китерә.

     Укытучы: Кошлар һавада очарга җайлашканнар. Шуңа күрә алар кеше аягы басмаган урыннарда да яшиләр. Таулар, урманнар, диңгезләр аша очу кошлар өчен бик үк авыр түгел. Мәсәлән, Европа өлешендә яшәүче авыл һәм шәһәр карлыгачларының Африканың көньягына очып китүе, аларның Һиндстанда кышлаулары билгеле булды. Яз җиткәч алар туган якларына кире әйләнеп кайталар.

        -Безнең якны сагынып кайтучы кошларның сез кайсыларын беләсез? Күргәнегез бармы?

      Балалар: Кара карга , сыерчык, тургай, торна, карлыгач, сандугач, бытбылдык, аккош, шәүлегән, кыр казы, кыр үрдәге һ.б.

      Укытучы: Кошлар – табигать күрке. Шуңа күрә шагыйрьләребез аларга багышлап шигырьләр, композиторлар гүзәл әсәрләр иҗат итәләр.

     Балалар хоры. (“Яз шатлыгы” җыры, Г.Насрый сүзләре, Җ.Фәйзи көе)

         7 укучы: Калкулыклардан кардан арындылар,

                         Язгы сулар шаулап актылар.

                         Әкрен генә дымсу җилләр исте,

                         Күтәрелде җирдән ак томан.

          1 укучы: Кояш нурын сипте җир өстенә

                         Исте йомшак җылы җилләре

                         Кошлар кайта: сагындырган

                         Туган-үскән җирләренә.

         2 укучы: Көннәрен юлда үткәреп,

                         Куанышып очалар,

                         Канатларына күтәреп,

                         Яз китерә ич алар.

        3 укучы: Исәнмесез кошкайлар,

                        Безнең якын дускайлар.

                        Карлыгачлар, аккошлар,

                        Сандугачлар, тургайлар.

         4 укучы: Сыерчык – безнең иң яраткан кошыбыз. Ул үзенең матур сайравы белән безне сокландыра һәм бөҗәкләрне, лайлы әкәм-төкәмнәрне ашап зур файда китерә.

         Балалар хоры: (“Сыерчык” җыры, Г.Лотфи сүзләре, И.Шәмсетдинов көе)

                 Укытучы: Иртә язда басу һәм далалар өстендә-биектә бер кош оча. Ул нинди кош икән?

           Балалар: Тургай

          Укытучы: Тургай канат кага-кага өздереп сайравы белән һәркемне таңга калдыра, шулай итеп, ул игенчене кырга чакыра.

         Балалар хоры: (“Тургайлар килде” җыры, Г.Латыйпов сүзләре, Ш.Мәҗитов һәм Виноградов көе.)

         5 укучы: Нинди якты уйлар уйлап,

                         Кыр казлары кыйгак-кыйгак,

                         Болын буйлап, кырлар буйлап

                         Кайта безгә язны зурлап.

                         Тезелешеп гаскәр кебек,

                         Ераклардан илләр гизеп,

                         Кычкыралар: “Кайттык урап

                         Исәнмесез, кыйгак-кыйгак”.

         6 укучы: “Яз көне кыр казлары биектән очып үтсәләр, иген уңар”,-ди халык.

              Яз җиткәч безнең якларга карлыгачлар очып кайта. Алар ару-талуны белмичә, көне буе ауда йөриләр.

          Балалар хоры. (“Карлыгач” җыры, Г.Тукай сүзләре, З.Хәбибуллин көе.”)

         7 укучы: Күгәрченем, очкан чакта

                          Талмыймы канатларың?

                          Беләмсең туган илемнең

                          Тынычлык яратканын.

                          Күгәрченем, гөрлә-гөрлә

                          Гөрлә бәхетле илдә.

                          Безнең белән бергә-бергә

                          Гөрләшеп яшә син дә!

          Укытучы: Кошларның файдасы гаять зур. Алар үсемлек орлыкларын тараталар, чәчәкләрне серкәләндерәләр.Кошлар җырын тыңлап, аларның матурлыгына сокланып, кешеләр хозурланалар.

         - Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк.

                          Исеңдә тот:

         - Кошлар өчен җимлекләр һәм оялар эл.

         - Кошларны куркытма, үтермә.

         - Кошлар бала чыгарганда, ашатканда шаулама.

         - Кош ояларын туздырма.

         - Йомыркаларга, кошчыкларга тимә.

                      1 укучы: Хуш киләсез, кошкайлар!

                            Сайрагыз көнен-төнен.

                            Кайда ошый?

                            Сайлагыз,

                            Җир-сулар бик киң безнең.

           Укытучы: Әйдәгез, хәзер кошлар турында табышмаклар, мәкальләр, башваткычлар әйтик.

   

     

Табышмаклар

   

    Җылы яктан иң беренче

    Алар кайтып җитәләр.

    Яз килүен сөенешеп,

    Бәзгә хәбәр итәләр.   (Кара каргалар)

    Балаларның иң якын

    Дусты була бу кошчык.

    Матур оялар әзерләп

    Аны каршыларга чык.  (Сыерчык)

    Уйламагыз, кар астында

    Ятадыр диеп туңып

    Ярата ул урманнарда,

    Йокларга көрткә чумып.  (Көртлек)

    Күргәнем бар оялардан

    Йомырка чәлдергәнен

    Озын койрыкларын сузып,

    Сикергәләп йөргәнен.  (Саескан)

    Ни сәбәптән, ни борчудан

    Койрык очы аерылган.

    Тәрәз кыегында, яр буенда

    Матур оялар корган.  (Карлыгач)

   Ачык авыз малайларны

   Бу кош бигрәк үз итә.

   Бәбкә, чебиен күтәреп,

   Шундук ала да китә.  (Тилгән)

      Кар бетеп җирләр ачылгач,

   Кырларда бу кош сайрый.

   Матур җырлары белән ул

   Игенчеләрне зурлый.  (Тургай)

   Начар кош,-дип уйламагыз,

   Ул бит бары хәтерсез

   Балалар үстермәгәнгә,

   Бәлки, гафу итәрсез?!  (Күке)

   

 Кечкенә генә сары кош

    Моң сибә бар дөньяга

    «Иң матур сайраучы кош”

    Исемен бирик аңа.  (Сандугач)

    Ышанасызмы, юкмы?

    Ул үләксә ярата.

    Табигатьне төрле ямьсез

    Калдыклардан чистарта.  (Козгын)

    Ике күзе ут кебек,

    Янып тора төннәрен.

    Караңгыда ауда йөргәч,

    Ял итә көндезләрен.  (Ябалак)

    Агы да була, күге дә була-

    Бигрәк матур кошлар!

    Тынычлык теләп гөрлиләр

    Безнең канатлы дуслар.   (Күгәрчен)

            Сораулар

     

      Дөньядагы иң зур кош?  (тәвә кошы)

             Озын койрык (саескан)

 Кайсы кош ауга төнлә чыга? (ябалак)

Өй тирәсендә дә, яр буенда да оя ясаган кош? (карлыгач)

Яз җитә гү-гү-гү, дустыбыз ич безнең бу.  (күгәрчен)

Урман табибе  (тукран)

Дөньяда иң кечкенә кош  (колибри)

Яр карлыгачы оясын кая ясый? (ярга)

Җәй буена 2 тапкыр бала чыгаручы кош? (песнәк)

Язын килә, көзен китә, оя ясасаң үз итә. (сыерчык)

Соскыборын бакылдык. (үрдәк)

Кайсы кош бик тиз йөгерә? (тәвә кошы)

Кайсы кошның өе кар астында? (көртлек)

Иң күп ашаучы кош? (песнәк)

Кайсы кош каты тешли? (кошларның теше юк)

Нинди тарак белән чәч тарап булмый? (әтәч кикриге)

   Мәкальләрне дәвам итегез

  1. Карга килсә, ...       (кар китәр)
  2. Күршенең тавыгы да ...     (күркә булып күренә)
  3. Авыздан чыккан сүз ...       (очкан кош кебек)
  4. Тавык тешенә ... (тары керә)
  5. Карт чыпчык ...   (кибәккә алданмас)
  6. Сүз чыпчык түгел, ...   (очырсаң тота алмассың)
  7. Каз килсә ...     (яз килә)

  Кичәне йомгаклау

     

       Табышмакларны, сорауларны дөрес әйтүчеләргә рәхмәт белдерелә, рәсем ясаучыларга урыннар бирелә. Кичә шулай тәмамлана.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация урока "Кошлар безнең дусларыбыз!"

Презентация к уроку литературному чтению ( тат). Имеется кроссворд, рисунки птиц....

Белемле кеше - канатлы кош.

Белемнәрне бәяләү....

Канатлы дусларыбыз

Башлангыч класслар өчен кошлар көненә багышланган КВН кичә -  "Катанлы дусларыбыз"...

Канатлы дусларыбыз

Кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ,әйдәгез,бергәләп ярдәм итик!...

Канатлы дусларыбыз

Кошлар көнен уздыру өчен викторина...

Дәрестән тыш чара - " Начар гадәтләр,канатлы сүзләр"

Дәрестән тыш чара - " Начар гадәтләр,канатлы сүзләр" ( 1-4 сыйныфлар )...

Безнең канатлы дуслар

Кошлар көненә багышланган кичә....