"Иң белемле укучы"
план-конспект занятия (4 класс)
Идрис Туктарның тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина
“Иң белемле укучы”
Максат: Укучыларның Идрис Туктар һәм аның иҗаты турында булган белемнәрен тикшереп иң белемле укучыны билгеләү.
Бурычлар: 1) И.Туктарның тормыш юлы, иҗаты турындагы белемнәрен киңәйтү.
2) хәтерне, уйлау, фикерләү сәләтен үстерү.
3) укучыларда татар әдәбиятына, өстәмә белем алуга кызыксыну тәрбияләү.
Алдан башкарылган эш: И.Туктарның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру. Язучының әсәрләрен өстәмә уку.
Җиһазлау: презентация, ноутбук, проектор,бүләкләр.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 35.55 КБ |
Предварительный просмотр:
“ИҢ БЕЛЕМЛЕ УКУЧЫ”
Идрис Туктарның тормыш юлы һәм иҗаты буенча
ВИКТОРИНА
Төзеде : Зеленодол шәһәре
А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицейның
туган тел һәм әдәбияты укытучысы
Магсумова Индира Ахеяровна
2026 ел
Идрис Туктарның тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина
“Иң белемле укучы”
Максат: Укучыларның Идрис Туктар һәм аның иҗаты турында булган белемнәрен тикшереп иң белемле укучыны билгеләү.
Бурычлар: 1) И.Туктарның тормыш юлы, иҗаты турындагы белемнәрен киңәйтү.
2) хәтерне, уйлау, фикерләү сәләтен үстерү.
3) укучыларда татар әдәбиятына, өстәмә белем алуга кызыксыну тәрбияләү.
Алдан башкарылган эш: И.Туктарның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру. Язучының әсәрләрен өстәмә уку.
Җиһазлау: презентация, ноутбук, проектор,бүләкләр.
Викторина барышы
Викторинада ике команда катнаша. Укучылар үзләренә карточкалар сайлап алалар. Аларда 1 һәм 2 саны язылган. 1 санын сайлаучылыр 1 нче команда һәм 2нче команда 2 саны эләккән укучылар була. Һәр команда үзләренә исем уйлап табалар.
Беренче тур Идрис Туктарның тормыш юлына багышлана. Һәр команда слайдта бирелгән сорауларга җаваплар язалар һәм жюрига тапшыралар. Дөрес җавапка 1 балл белән бирелә.
#1048;. Туктар кайсы елны туган?
А) 1896 елның 2 октябрендә Ә) 1906 елның 15 февралендә
Б) 1886 елның 26 апрелендә В) 1887 елның 15 сентябрендә
#1048;. Туктар кайда туган?
А) Татарстан республикасы, Арча районы, Кушлавыч авылында
Ә) Башкортостан республикасы, Благовар районы, Болышлы авылында
Б) Оренбург өлкәсе, Мостафа авылында
В) Пенза өлкәсе, Аккүл авылында
3. И. Туктар ярлы крестьян гаиләсендә туа. Күп тә үтми, бөтен гаиләсе белән Уралдагы Кучкар алтын приискаларына күченеп киләләләр. Идрис тә приискада кара эшче булып эшли башлый. И. Туктарга ничә яшь була?
А) 10 Ә) 15
Б) 12 В) 17
#1041;ер үк вакытта ул Кучкардагы өч сыйныфлы рус мәктәбендә, аннары, Уфага барып, дүрт сыйныфлы училищеда укый, аны тәмамлагач, Кучкарга кайтып, приискадагы хезмәтен дәвам иттерә. Ләкин аңа озак эшләргә туры килми. Ни өчен эштән китергә туры килә?
А) аны патша армиясенә алалар
Ә) кыскартуга эләгә
Б) яхшырак эш таба
В) укырга керә
5. 1917 елның февралендә патша төшерелгәч, ул, фронтны ташлап, яңадан Кучкарга кайта . Ул кайда эшли?
А) китапханәдә Ә)алтын приискасында
Б) мәктәптә В) редакциядә
6. 1919-1920 елга хәтле аны, Колчакка каршы агитация алып баруда гаепләп, Чиләбе төрмәсенә ябып куялар. Аны кемнәр коткара?
А) кызыл партизаннар Ә) әти- әнисе
Б) коллегалары В) сөйгән яры
7. 1920-1922 елларда Идрис Туктаров үз ирке белән Кызыл Армиягә языла, ак бандаларга каршы көрәшә, 1923-1924 елларда китапханә һәм клуб мөдире булып эшли. Ә кайсы шәһәрдә?
А) Чиләбе Ә) Казан
Б) Уфа В) Мәскәү
8. Идрис Туктар 1924 елда яза башлый. Башта төрле жанрларда көчен сынап карый, ахырда шигърияткә күңелен куя. Аеруча ул кыска хикәяләр жанрында сәләтен күрсәтә. Аның эшчеләр тормышы, патша армиясендәге солдат хезмәте һәм гражданнар сугышы эпизодлары гәүдәләндергән “Бала туды”, “Чикерткә”, “Тоткын скрипкәче”, “Үлем эшелоны”, “Партизаннар”, һ.б. хикәяләре сюжетларының җыйнак һәм тормышчан булуы белән истә кала. 1930 елда әдип үзенең беренче күләмле әсәрен тәмамлый. Ул ничек дип атала?
А) “Без кырык беренче ел балалары”
Ә) “Умарта һәм чебеннәр”
Б ) “Сиксән беренче штольня”
Г) “Урман букеты”
9. И. Туктар Свердловск шәһәрендә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасы һәм көлке журналы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Бу көлке журнал ничек атала?
А) “Ялкын”
Ә) “Чаян”
Б) “Уклар”
В) «Шәпи агай»
10. 1932-1936 елларда Идрис Туктар югары белем ала, аннары төрле җирләрдә укыта, газеталарда корректор,тәрҗемәче булып эшли, китапханәләрдә китапханәче һәм мөдир вазифаларын башкара. И. Туктар укыган югары уку йортын тап.
А) Казан дәүләт педагогика институты
Ә) Башкорт дәүләт педагогика университеты
Б) Казан дәүләт энергетика университеты
В) Минзәлә медицина колледжы
11. Өченче курста ул башка шәһәргә күченеп килә. Кайсы шәһәргә?
А) Зеленодол Б) Яр Чаллы
Ә) Мәскәү В) Чистай
12. Безнең шәһәрдә ул рабфак һәм ФЗУ укытучысы булып Бөек Ватан сугышы башланганчы эшли. И. Туктар ничә сугышта булган?
А) 1 Б) 3
Ә) 2 В) 4
13. И. Туктар Беренче Бөтендөнья, Гражданнар сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнаша. 1941-1945 елларда фронтта Идрис Туктар кем булып сугышкан?
А) моряк Б) очучы
Ә) танкист В) артиллерист
14. 1947 елда Идрис Туктар Яшел Үзәнгә әйләнеп кайта. Биш ел Энгельс исемендәге үзәк шәһәр китапханәсе мөдире булып эшләгән, 1953-1958 елларда күп тиражлы завод газетасы тәрҗемәчесе булып хезмәт иткән. Бу нинди газета була?
А) “Сабантуй”
Ә) "Машинатөзүчеләр"
Б) “Яшел Үзән”
В) “Ватаным Татарстан”
15. Сугыштан соңгы елларда Идрис Туктар күбрәк балалар әдәбияты өлкәсендә активлык күрсәтә. Аның балалар өчен язган хикәяләре, нәсер һәм әкиятләре тупланган дистәгә якын җыентыгы басылып чыга. Мн, “Батырлыкта - матурлык” 1966, 1976). Санап үтелгән китаплар арасында кайсысы И.Туктарныкы түгел?
А) «Партизаннар»
Ә)«Ике егет»
Б) «Абыем бүреге»
В) “Тапшырылмаган хатлар”
16. Идрис Ильясович үзен тәрҗемәсе остасы буларак та күрсәтте. Ул татар теленә тәрҗемә иткән әсәрләр бик күп. Мн.: А. Куприн (1870-1938) «Ак пудель» («Белый пудель»), И. Ликстанов повесте (1900-1955) «Бәләкәй малай» («Малышок») хикәясе, В.Бредель (1901-1964) «Сазлык солдатлары» («Болотные солдаты») һ.б. И. Туктарның 1969 елда рус басмасында балалар өчен китабы чыга. (татар теленнән Л. Л. Фәйзуллина тәрҗемәсендә).
А) “81 штольня” Ә) “Партизаны”
Б) «Геройство - это здорово!» В) “Два парня”
17. И. Туктар кайчан вафат була?
Ә) 1913 ел, 15 апрель
Б) 1944 ел, 25 август
В) 2011ел, 7 май
И. Туктар 86 яшендә Яшел Үзән шәһәрендә вафат булды.
Жюри жиңүче команданы билгели. Балларны санаган арада укучыларга Идрис Туктар әсәрләреннән өзекләр укырга була.
Икенче турда җиңүче командадагы һәр укучы үзе өчен җавап бирә.
1. Бу юллар кайсы әсәрдән?
1) Хәзер урманда шылт иткән тавыш та юк. Агач кәүсәләренә, агач ботакларына кар сарган. (“Кышкы урман”)
2) Икенче сыйныфта укучы сеңлем Нүрия, кулымнан тотып, мине урман ешлыгына әйдәде. “Урман букеты”
3) Дөньяда нигә “1”ле, “2”ле билгеләре яши икән? “4”ле белән “5”леләр генә булса җитми микәнни? (“Тырышкан табар”)
4) Безнең нәни дусларыбызга җим сибүчеләр генә аларның матур телен аңлыйлар. (“Җем-җем!... Чвик!...”)
5) Җиңнәребезне сызганып, без эшкә киттек. Кашык кадәр генә көрәген таянган ... очрады. (“Ялкау өчен ботка суынган”)
6) Икмәк алып кайтучы син үзең ич, нигә миңа рәхмәт әйтәсең? – диде Хафиз бабай. (“Рәхмәт һәркем өчен дә рәхәт”)
7) - Мондый борын барлыгын
Белмәгән идем бер дә!
Миндә икән ул борын,
Кирәк кадерен белергә! (“Борын”)
8)Минем эшләрем кимегән икән. Кая, алай булгач, пальто төймәңне ныгытып алыйм, төшеп калмасын. (“Өлгер”)
9)Ул көнне Хәйдәр бишле билгесе алса да, күңеле шатланмады. (“Нилектән икән?”)
10) ... озак йоклады. Ахырда уянды, иснәде, киерелде. Тәрәзәдән карады. Тышта, тәрәзә каршында, боз каткан иде. (“Авыраяк”)
Җавапларга жюри бәя бирә. Иң белемле укучыны билгели. Әгәр баллар берничә укучының бертигез булса, өстәмә биремнәр бирелә.
1. Бирелгән рәсемнәрнең кайсысы И. Туктар әсәренә туры килә?
2. Идрис Туктар сүзенә кергән хәрефләрдән башка сүзләр төзергә.
Дөрес җавап биргән укучы – иң белемле укучы итеп таныла. Җиңүчегә “Иң белемле укучы” дипломы, башка катнашучыларга истәлекле бүләкләр бирелә.
Элек И. Туктар балалар бакчасында көтеп алынган кунак булган, анда аны "кечкенә дуслары" көтеп торган, аларга ул конфетлар биргән, татар, рус телләрендә әкиятләр һәм шигырьләр сөйләгән.
Идрис Туктаров пенсиядә булса да, шәһәр китапханәсенең даими укучысы һәм «Зеленодольская правда» газетасы редакциясендә әдәби берләшмә әгъзасы булып кала. И. И. Туктаров «Почет билгесе» ордены (1966), медальләр; КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советының (1976) - "Совет әдәбияты өлкәсендәге казанышлары һәм тууына сиксән ел тулу уңаеннан" дигән мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Язучының истәлеген мәңгеләштереп Яшел Үзән шәһәрендә бер урамга Туктаров исеме бирелгән; Яшел Үзән үзәк китапханәсендә А. С. Покалёв ясаган И. Туктар портреты саклана; шул ук рәссам тарафыннан башкарылган тагын бер портрет Г. А. Стефановский исемендәге Әлмәт картиналар галереясендә урнашкан.
Ягымлы һәм ачык йөзле, куе чал чәчле И. Туктар үзенең кызыклы, мавыктыргыч әсәрләре белән безнең хәтеребездә калсын.
Кулланылган әдәбият
Гайнуллин, М. Туктаров Идрис Ильясович // Краткая литературная энциклопедия. – М., 1972. – Т. 7. – Стб. 647.
Гиниятуллина, А. К. Идрис Туктар (Туктаров Идрис Ильясович) // Писатели Советского Татарстана / А. Гиниятуллина. – Казань1970. – С. 402–403 : ил.
Даутов, Р. Н. Идрис Туктаров, (1896–1982) / Р. Н. Даутов, Н. Б. Нуруллина // Совет Татарстаны язучылары = Писатели советского Татарстана / Даутов Р. Н., Нуруллина Н. Б. – Казан, 1986. – 451–452 б. : рәс. – Текст татар.
Идрис Туктар (Туктаров Идрис Ильяс улы, 1896–1982) // Сугыш уты белән өтелгән язмышлар. – Беренче китап. – Казан, 2014. – 532–533 б. : рәс. – Текст татар.
Туктар (Туктаров) Идрис Ильясович // Историко-культурный атлас Зеленодольского района Республики Татарстан. – Воронеж, 2016. – С. 96.
Туктар (Туктаров) Идрис Ильясович // Татарская энциклопедия. – Казань, 2010. – Т. 5. – С. 692–693.
Идрис Туктаров // Әдипләребез = Наши писатели. Т. 2. – Казан, 2009. – 449–451 б. : рәс. – Текст татар.
***
Туктар, И. [Татар язучыларына фронттан хатлар] // Сугыш уты белән өтелгән язмышлар. – Беренче китап. – Казан, 2014. – 533– 556 б. – Текст татар.
Письма И. Туктара с фронта, адресованные татарским писателям и литературоведам: Х. Ярми, Х. Хайри, Г. Кашшафу, Г. Баширову (псевдоним – Гумер Разин), А. Ерикееву.
Книга Памяти : деятели культуры и искусства Татарстана – участники и ветераны Великой Отечественной войны, (1941– 1945 гг.) // Музы не молчали. – Казань, 2010. – С. 138–149. – Из содерж.: Писатели. – С. 144–147. – В содерж.: Туктаров Идрис, (1896–1982). – С. 147.
***
Ганеев, Р. Б. Идрис Туктар : перелистаем странички биографии // Зеленодольская правда. – 2002. – 17 сент. – С. 5 : ил.
Идрис Туктар: суровая школа жизни : видеопортрет / МБУ «Централизованная библиотечная система ЗМР» ; Центр. б-ка ; Методико-библиогр. отд. ЦБ ; гл. ред. Моховик А. Г. ; сост. Чистова Н. И. – Зеленодольск, 2011. – 26 с. : ил. – К 115-летию со дня рождения.
Из журналистов в писатели : кто из видных публицистов печатался в «Зеленодолке». С «Зеленодольской правдой» связаны имена видных татарских писателей и публицистов / подгот. А. Зайнуллин // Зеленодольская правда. – 2015. – 5 авг. – С. 16 : ил. – Из содерж.: Идрис Туктар (1896–1982).
Миннегулов, Х. Ю. Яшел Үзән төбәгенеӊ әдипләре һәм галим-филологлары / Миӊнегулов Х. Й. // Зеленодольский регион: проблемы истории и культуры. – Казань, 2003. – С. 285–295. – Текст татар.
О зеленодольских татарских литераторах – писателях и учёных-филологах, в том числе И. Туктарове.
Федотов, В. А. Идрис Ильясович Туктаров // Чтобы помнили… / В. Федотов. – Зеленодольск, 2014. – С. 314–317 ; Лучшие люди города / В. Федотов. – Зеленодольск, 2017. – С. 265–267 : ил.
Шамова, А. А. Алтын эзләгән әдип : (Идрис Туктарныӊ тууына 120 ел тулу уӊаеннан) / Әлфия Шамова // Мәдәни җомга. – Казан, 2016. – 14 окт. (№ 40). – 14 б. : рәс. – Текст татар.
***
В память писателя Идриса Туктара // Наш Зелёный Дол. Зеленодольск. – 2009. – 14 окт. – С. 5 : ил.
Из истории улицы Туктарова в Зеленодольске.
Ганеев, Р. Б. На перекрёстках улиц и судеб // Зеленодольская правда. – 1996. – 18 сент. – С. 2.
В 1985 г. одна из улиц города Зеленодольска названа в честь писателя И. И. Туктарова.
"Календарь знаменательных и памятных дат города Зеленодольска и Зеленодольского района Республики Татарстан на 2021 год"
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)
Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

Авыр укучы белән эш
Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләүнең яңа технологияләрен тудыру, укучыларның эш нәтиҗәләре күтәрелүенә ирешү (олимпиада, конкурсларда җинү, уку күрсәткечләре яхшыру,...

Ата-аналар җыелышы. "Укучы тормышында аралашуның роле".
Ата-аналар җыелышында куллану өчен "Укучы тормышында аралашу" темасына презентация....
«Шәһәр мәктәпләрендә укучы балаларның татар телен өйрәтүдәге проблемалар».
«Шәһәр мәктәпләрендә укучы балаларның татар телен өйрәтүдәге проблемалар»....
Белемле кеше - канатлы кош.
Белемнәрне бәяләү....

Укучым
Үзең укыткан укучыларым да миңа бик якын. Берсе турында язарга уйладым гына, барсы да яныма «килеп басты»....

МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ КҮНЕГҮЛӘРЕНЕҢ УКУЧЫ ШӘХЕСЕ ҮСЕШЕНДӘ РОЛЕ
МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ КҮНЕГҮЛӘРЕНЕҢ УКУЧЫ ШӘХЕСЕ ҮСЕШЕНДӘ РОЛЕ...
