МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ КҮНЕГҮЛӘРЕНЕҢ УКУЧЫ ШӘХЕСЕ ҮСЕШЕНДӘ РОЛЕ
методическая разработка на тему

Набиева Зульфия Мухаматзуфаровна

МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ КҮНЕГҮЛӘРЕНЕҢ УКУЧЫ ШӘХЕСЕ ҮСЕШЕНДӘ РОЛЕ

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon vystuplenie.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ КҮНЕГҮЛӘРЕНЕҢ УКУЧЫ ШӘХЕСЕ ҮСЕШЕНДӘ РОЛЕ

Набиева З.М.,

Кукмара районы Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш

урта гомуми белем бирү мәктәбенең Яңа Сәрдек авылы

филиалы 1нче квалификацион категорияле башлангыч

сыйныфлар  укытучысы

«Перспектив башлангыч мәктәп» укыту-методик комплектының математика буенча А.Л.Чекинның методик кулланмасында «Математиканың башлангыч курсы баланы математик төшенчәләрнең абстракт дөньясына алып кереп кенә калмый,шушы төшенчәләр ярдәмендә модельләшкән чынбарлыкта ориентлашуның беренчел күнекмәләрен дә бирә»[2,12],диелә.Әйләнә-тирә дөнья бер-берсеннән сан белән күрсәтергә мөмкин булган зурлыгы белән аерылып торган формалар күплеге,предметлар күплеге,тигез санлы күплекләрнең класслары төрлелеге итеп бирелә.Фәннең асылына төшенү математиканың әйләнә-тирә дөнья белән табигый бәйлелеге аша бара.

 Шуңа күрә математика дәресләренә телдән исәпләү күнегүләрен кертеп,аларны дәрес темасы белән генә түгел,ә әйләнә-тирә дөньяда укучы очраша торган тормыш хәлләре белән дә бәйләргә кирәк. Бу укучыга уку материалын яхшырак аңларга,тормышта яңа бәйләнешләр табарга , закончалыклар  ачарга ярдәм итә.

1 нче сыйныфта математика дәресендә телдән исәпләү күнегүләренең әһәмияте зур.Тәҗрибәле педагог О. П.Зайцева әйтүенчә «Исәпләү күнекмәләре формалаштыруда,нумерация буенча белемнәрне камилләштерүдә һәм баланың шәхси сыйфатлары үсешендә телдән исәпләү мөһим роль уйный.Шуңа күрә өйрәнгән материалны  кабатлауның билгеле бер системасын булдырырга     кирәк»[1,24].

Телдән исәпләү күнегүләренә  дәрестә 5-10 минут вакыт бирелә.Алар  укучыларның фикерләү эшчәнлеген активлаштыра, хәтерен,сөйләмен, игътибарын,реакция тизлеген үстерә,ишетеп аңлау сәләтен булдыра.Телдән исәпләү күнегүләренең тәрбияви роле дә мөһим:алар балаларны тәртипкә ,сабырлыкка, артта калган иптәшләренә ярдәм итәргә,уен кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтә.

Телдән исәпләү үткәргәндә укытучы шушы таләпләргә таяна:телдән исәпләү күнегүләре максатчан;биремнәр төрле, җиңел дә ,авыр да түгел;күнегүләр , сызымнар алдан әзерләнә;бәяләү,мактау критерийлары карала.

Телдән исәпләү күнекмәләре  төрле күнегүләр эшләгәндә формалаша.1 нче сыйныфта төп төрләре:

1.Саннар рәте буенча эш.

) Саннар рәте нинди кагыйдә буенча төзелгәнен бел һәм рәтне дәвам ит.

8,   5,   7,   4,   6,  …,   …,   …,   …,   … .

2.Математик диктант.

-3 һәм 6 саннарының суммасы,

-10 һәм 2 саннарының аермасы,

-6 ны 4 кә кимет,

- 7 не 2 гә арттыр.

3.Сан составы.

Кәрзиндә 9 яшелчә.Аларның ничәсе кыяр,ничәсе помидор булырга мөмкин?

4.Чагыштыру.

 5 + 3 ... 3 + 5

 5 + 3 ... 5 + 2

8 + 1 ... 7 + 1

5.Мәсьәләләр.

Бакчага 5 алмагач һәм шулкадәр үк чия утырттылар.Барысы күпме агач утырттылар?

6.Шигьри мәсьәләләр.

7 малай урамга

   Чыкты футбол уйнарга.

   3әү килде тагын да,

   Исәплә син барын да.

7.Кызыклы мәсьәләләр.

Әгәр ике санны кушсаң,7 була. Шул саннарның берсеннән икенчесен алсаң да,шулай ук 7 була.Болар нинди саннар булыр?

8.Мисаллар.

   6 + 2 – 7                                 8 – 3 + 4

   3 + 4 – 5                                 5 – 4 + 2

9.Математик уеннар.(Лото,Дәшмә,Балык тоту,Чыршы бизәү,Укчылар һ.б.)

Төрла бала материалны төрлечә аңга ала,үзләштерә.Классның үзләштерү сәләтен исәпкә алып телдән исәпләүнең

 1)телдән әйтеп(укытучы укый,аудиозапись) үткәрү,

 2) күрсәтеп (таблицалар,карточкалар,тактада,компьютерда язулар) үткәрү,

3)катнаш (җавапны карточкалар ярдәмендә күрсәтү,үзара,презентация ярдәмендә тикшерү,вариантлап эш,уен формасындагы күнегүләр)

кебек юллары бар.

2-3 классларда укучылар үзләре дә тырышып,җаваплы карап телдән исәпләүне әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашалар.Камилләшкән телдән исәпләү күнегүләре системасын куллану укучыларны укырга, укуның һәр адымында

өйрәнелгәннең мәгънәсенәбарлыкка килгән мәсьәләләрне  мөстәкыйль чишә алырлык итеп төшенергә мөмкинлек бирә.Бу балаларга ышаныч бирә, аларны тагын да кызыксындыра,укучылар дәрестә активрак эшли башлый, математика фәнен яраталар һәм аның белән кызыксыналар.

Әдәбият

1.Зайцева О.П. Роль устного счёта в формировании вычислительных навыков

и в развитии личности ребёнка /Начальная школа, 2001 г. N2 1.С. 24–25.

2.АЛ.Чекин .Методическое пособие по математике. М.,2012