Дәрес эшкәртмәсе Әлифба дәресе "И хәрефе"
план-конспект урока (1 класс)

Әлифба дәресе "И хәрефе"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_drese.docx20 КБ
Файл i.pptx2 МБ

Предварительный просмотр:

Әлифба дәресе

Тема: [и] авазы, И, И хәрефләре.

Максат: И, и хәрефләрен танып укый, сүзләрдә [и] авазын ишетә, урынын билгели белү; универсаль укыту гамәлләрен формалаштыруга  шартлар  тудыру.

Планлаштырган нәтиҗәләр:

Шәхес буларак УУГ: укучыларда мәктәпкә уңай караш формалаштыру, Әмир һәм Әминәгә карата дуслык хисләре һәм  аларга булышу хисләре уяту.

Танып-белү УУГ:  билге-символларны куллана белү, кирәкле информация туплау, нәтиҗәләр чыгару, танып-белү максатын билгеләү.

Регулятив УУГ: соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.

Коммуникатив УУГ:  укытучыны, иптәшеңне тыңлау, үзара диалогка керү, үз фикереңне тулы әйтә белү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.

Җиһазлау: биремле карточкалар, рәсемнәр, презентация, уенчыклар.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.

Исәнмесез, укучылар!

Исәнмесез, саумысыз!

Хәерле иртә, балалар!

Имин үтсен көнегез.    

Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек.

 Ана телен, туган телне

Өйрәнергә дип килдек.

- Бүген көн нинди(әңгәмә)

-Бүген кәефегез нинди?(кояш-болыт рәсемнәре белән күрсәтү)

-Әйе, укучылар, чыннан да, бүген көн искиткеч матур, кояшлы, тыныч. Һава саф һәм чиста. Һәм без сезнең белән шушындый гүзәл көндә ана телебез – татар теленнән белемнәребезне тагын да ныгытырбыз, тирәнәйтербез.

Укучылар, без сезнең хәрефләр һәм авазлар иленә  сәяхәтебезне дәвам итәбез. Әйдәгез, поездыбызга утырабыз, сез әзерме?

Фонетик күнегү. (Хәрәкәтләр белән)

Поезд бара -  дың-дың-дың,

Тәгәрмәчләр – чың –чың-чың,

Поезд тауга менә - пуф-пуф-пуф,

Ничек ардык – уф-уф-уф,

Поезд таудан төшә - дың-дың-дың, чың-чың-чың,

Станциягә җиттек – ш-ш-ш, ш-ш-ш.

   II Проблемалы ситуация тудыру, уку проблемасын формалаштыру, дәрес темасын ачыклау.

-Укучылар, без сезнең белән бүген яна хәрефкә кунакка барабыз.  

Нинди хәреф икәнен белер өчен табышмакның җавабын табыгыз. 

Куян түгел − озын колаклы,

Ат түгел − тояклы. (Ишәк)

- Әйе, балалар бу и хәрефе. Менә без бүген аның туган көненә барабыз. Ә туган көнгә буш кул белән бармыйлар.  Әйдәгез кибеткә кереп күчтәнәчләр алыйк.

Без күчтәнәчкә бары тик [и] авазы кергән әйбер генә ала алабыз.

(Татар халкының милли ризыклары турында мәгълүмат биреп китү)

  • Шушы ризыкларның кайсысының исемендә  [и] авазы бар?

(гөбәдия)

  • Туган көн иясенә бүләк тә кирәк бит. ( уенчыклардан табу)

Бу бүләкләр арасыннан нинди бүләкләрне генә сайлап ала алырбыз соң?

  • Ни өчен бу бүләкне сайлап алдың? (куян, керпе, тиен, аю, песи)
  • - Менә без килеп тә җиттек.  
  • Кунакка килгәч, иң беренче нәрсә эшлиләр?(исәнләшәләр) Исәнләшү төрләрен кабатлау.

  • Физкультминут

Бер, ике-без бастык,

Чап-чап итеп кул чаптык.

Аякларны бер урында

Тып-тып-тып итеп бастык.

Утырдык, кабат бастык,

Бер утырдык, бер бастык.

Бераз гына хәл алдык,

Тыныч кына утырдык.

III. Яңа тема өстендә эш.

  • Әйдәгез барыбыз да бу хәрефне укып карыйк әле. Ничек уйлыйсыз, бу аваз сузыкмы, тартыкмы?
  •  Ә ул калын сузыкмы, нечкәме? (тактада сузык авазлар лентасына беркетү)

Дәреслек белән эш. 18 биттәге рәсемнәрне карау, сүзләрне әйтү, и авазының урынын билгеләү. Сүзләр белән җөмләләр төзү.

Физкультминут. Шома бас.

IV. Теманы ныгыту.

Укучылар, сез онытмадыгызмы, без бит сезнең белән кунакта.

  • Кунакка баргач үзеңне ничек тотарга тиеш ?
  • -Әдәпле, тәрбияле, әйбәт һ.б.
  • Менә безнең Әмир белән Әминә дә бүген әбиләренә кунакка килгәннәр. Әйдәгез экрандагы рәсемгә карыйк. (Рәсем буенча и авазы кергән сүзләр әйтү. Рәсем буенча җөмләләр төзү)  

V. Рефлексия

Ә хәзер биремле карточкалар белән эшләрбез.

-Предмет исемнәрен атагыз.

[и] авазының урынын билгеләгез.

VI.Дәресне йомгаклау.

  • Балалар, сезгә кунакка бару ошадымы? Нинди хәрефтә кунакта булдык әле без? Ул нинди авазны белдерә? [ и] авазы сузыкмы, тартыкмы? Калын сузыкмы, нечкә сузыкмы?
  • -Бүген дәрестә бик яхшы катнаштыгыз. Кунакта үзегезне тәртипле, әдәпле итеп тоттыгыз. Тормышта да бу кагыйдәләрне кулланыгыз.
  • Ә хәзер дәрес ахырында сезнең кәефләрегез нинди икән, шуны белик(тактада кәефне белдергән карточкаларны беркетү)

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 3

Белозёрова Татьяна Владимировна

Слайд 4

Белозёрова Татьяна Владимировна

Слайд 5

Белозёрова Татьяна Владимировна

Слайд 6

ПЕ-С И Белозёрова Татьяна Владимировна

Слайд 7

Т И -ЕН Белозёрова Татьяна Владимировна

Слайд 8

Белозёрова Татьяна Владимировна

Слайд 9

АРТЫК СҮЗНЕ ТАП: Б е р И- к е П Е С - Н Ә К Э Т Белозёрова Татьяна Владимировна

Слайд 10

АРТЫК СҮЗНЕ ТАП: А -Р Ы С-Л А Н Т Ы Ч - К А Н Ш Ы Р-П Ы Ы - Л Ы С Белозёрова Татьяна Владимировна

Слайд 11

МО-ЛОД- ЦЫ!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"

Урок в 1 классе помогает  правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....

Әлифба 1 класс к хәрефе

Интерактив такта өчен презентация к хәрефе белән таныштыра...

Әлифба дәресе

ПНШ  буенча " Әлифба" дан  дәрес  эшкәртмәсе....

Әлифба.1кл.Щ хәрефе.

Әлифбадан 1  класс өчен дәрес планы....

Урок башкирского (родного) языка в 1 классе :"Әлифба [б] өнө. Б б хәрефе."

урок башкирского языка . Знакомство с буквой Бб...

Тема: ң хәрефе һәм [ң] авазы белән танышу. 1 нче сыйныф Әлифба дәресе.

Сүзләрдә IңI авазын ишетергә күнектерү; ң хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку  күнекмәләре булдыру ; укытучы җитәкчелегендә уку эшчәнлегенең максатын мөстәкыйль рәвештә билгеләп карау тәҗр...