Әлифба дәресе
план-конспект урока по чтению (1 класс) по теме

Гатауллина Гульназ Рахимановна

ПНШ  буенча " Әлифба" дан  дәрес  эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kum_gataullina_lifba.doc84.5 КБ

Предварительный просмотр:

       ТР   Әтнә  муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү  учреждениесе “Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе”

                       

                                        1 нче сыйныфта   әдәби укудан

 ( «Перспективалы башлангыч мәктәп » буенча әлифба) дәрес эшкәртмәсе  

                    План-конспектны төзеде башлангыч сыйныфлар укытучысы

                  Гатауллина  Гөлназ  Рахиман кызы

                                                         Күәм 2012 ел

Тема:   [ш] авазы һәм Ш ш хәрефләре

Максат:   1. [ш] авазы  һәм Ш ш хәрефләре белән таныштыру. Сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алырга, таный белергә һәм    

                дөрес әйтергә өйрәтү;  

                 2. укучыларның сөйләмен , логик фикерләвен , фонематик ишетеп таный белүен, игътибарларын үстерү;    

                 3.һәр укучының басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп укуына ирешү;

                4.  укуга кызыксыну һәм шәфкатьлелек  тәрбияләү; 

                      Шәхескә кагылышлы УУГ

                         Уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру.

                      Регулятив УУГ

                           Укытучы белән бергә уку максаты кую;

                           Проблеманы чишүдә берничә вариант табу;

                           Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

                     Танып белү УУГ

                           Логик гамәлләр башкару( анализ, синтез);

                           Проблема кую һәм аны чишү.

                     Коммуникатив УУГ

                           Үз фикерләреңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

                           Партнер гамәлләре белән идарә итү.

                       

Материал    : И.Х. Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова  “ Әлифба “ дәреслеге    72-73бит   Казан”Мәгариф-Вакыт”

                       нәшрияты 2011 ел

                       И.Х. Мияссарова  , Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова  Әлифба дәреслеге өчен “Методик кулланма “    

                       Казан”Мәгариф-Вакыт” нәшрияты 2011 ел

Җиһазлау:       Рәсемле әлифба( “ Ш” хәрефе)

                         Хәреф кассасы;

                         Проектор

                         Диск( “ Әлифба” дәреслегенә кушымта)

                         Җимлек рәсеме;

                          Кышлаучы кошлар рәсеме;

                         Парлы тартык авазлар таблицасы;

                        Әмир белән Әминә;

                         Смайликлар( һәр укучыда  кояш, болыт, болыт артына керә башлаган кояш)

                          Басма хәреф элементлары;

                         Рәсемле картина( шырпы, шәм, биш)

                        Укытучыда һәм укучыларда көзгеләр.

                        “ Ш” хәрефе турында язылган табышмак( таблицада)

Дәрес төре:     ИКТ кулланылган дәрес

Дәрес тибы:    яңа тема аңлату дәресе

                                                         Дәрес барышы

Дәрес этаплары

                   Укытучы   эшчәнлеге

           Укучы эшчәнлеге

I.Эшчәнлеккә  мотивлаштыру.

Укучыларны уку

 эшчәнлегенә кертү


















2. Белемнәрне акту-

альләштерү.
















































3.Уку проблемасын

кую.














4 “.Яңа” белемне ачу

( укуч-р “ача”)






























5 .Парларда эш.





6. Беренчел ныгыту





























7. Яңа белемнәрне

куллану.















8.Парларда эш.






9.Рефлексия






- Елмаеп карагыз  дөньяга,

Рәхәт бит яшәве шулаймы?!

Елмаеп яшәсәң көн саен ,

Укырга, уйларга бик җайлы.






- Укучылар, бер-берегезгә карап елмаегыз һәм тыныч

кына утырыгыз.

- Укучылар, бүген дәрестә кунаклар да , Әмир белән Әминә

дә бар.Сезнең кәефләрегез ничек икән?

- Кемнең кәефе бик әйбәт , “кояш” ны күтәрә, кемнең кәе

фе  бик начар “болыт”ны күтәрә, ә кемнең  кәефе уртача

” болыт артына кача башлаган кояш” ны күтәрсен.

-Молодцы, укучылар. Минем дә кәефем бик әйбәт( укыту

чы “ кояш” күтәрә). Кунаклар  барында, беркемнең дә кә-

ефе начар булырга тиеш түгел.

-Кем бүген сыйныфта дежур?


- Укучылар , тәрәзәдән урамга карагыз әле. Табигатьтә

кайсы ел фасылы?

- Ни өчен кыш?

- Кыш айларын кайсыгыз әйтер икән?

-Укучылар, кыш көне җәнлекләргә, кошларга азык табуы

авыр, шуңа күрә без аларга ярдәм итәргә тиеш. Без сезнең

белән кошларга җимлекләр ясап элдек инде.

-Укучылар, мин сезнең парталарыгызга кош рәсемнәре

куйдым, ләкин  алар “гади “генә кошлар түгел, ә” серле”,

чөнки аларның артына җөмләләр язылган.

- Хәзер мин табышмакларны укыйм, кайсыгызның кошы

табышмак җавабына туры килә, кош артындагы җөмләне

укый һәм кошны тактадагы җимлеккә куя.


- Чуар киемле урам  малае борчак җыя, кырда куна.Ул нинди нинди кош?


- Гөлдер-гөлдер гөл итекле,

Гөлкәй кызыл читекле.


- Җәй  тукылдый бу чүкеч,  

Кыш тукылдый бу чүкеч,  

Ничек чыдый бу чүкеч?


-Кап-кара түбәтәй кигән,

Ап-актыр яңаклары.

Яшькелт – сары түшләре

Карасу канатлары.


- Беренче карлар яугач

Килә ул безнең якка.

Кышкы урманны сөя

Исе китми суыкка.


- Чыпчык ,күгәрчен ,тукран,  песнәк ,кызылтүшләр

 нинди кошлар?

Күзләргә физкультминутка











3. Проблемалы ситуация тудыру.

- Укучылар, мин сезгә бер табышмак укыйм.Игътибар бе-

лән тыңлагыз.

-Уртасында” р” бар дисәм,

Нарат диеп уйламагыз.

Янгын чыгар, беркайчан да

Аның белән уйнамагыз.!

- Бик дөрес укучылар, ШЫРПЫ.( укытучы шырпы 

рәсемен тактага элә)


- Укучылар, безгә таныш булган авазларга анализ ясыйк

әле.




- Укучылар, ни өчен [ш ]авазына анализ ясамадык.

- Димәк, без сезнең белән бүген дәрестә нинди аваз белән  белән танышабыз икән?

-[ш ]авазын әйтегез..Ул нинди аваз?

-Колакларыгызны каплап әйтеп карагыз әле, яңгыраумы,

саңгыраумы?

-Парлымы, парсызмы?



-Ничек ясала?


- Бик дөрес укучылар[ш ]авазы-    саңгырау ,парлы тартык

аваз.

-Шырпы сүзендә ничә иҗек?

- Сүз нинди әйтелешле?

-Ни өчен?



- Дәреслекнең 72битендәге биш, шәм сүзләренә бирелгән

схеманы анализлыйбыз.

- Табышмак укыйм, игътибарлы булыгыз.

Шәһәрдә бар, авылда юк,

Кешедә бар, адәмдә юк.

- Бик дөрес, Ш хәрефе.



-Укучылар, алфавитта исеме  “ША”.Менә монысы баш Ш,

ә менә монысы юл ш хәрефе.

-Баш Ш хәрефе кайчан  языла?


-Басма баш һәм юл Шш хәрефләрен төзибез. Хәрефләрнең

“ачкычы” тактада язылган (5,6,7,8).

ЯЛ   МИНУТЫ( музыкага)



-Ә хәзер дәреслектәге предмет рәсемнәре астындагы сүз-

ләрне иҗекләп укыйбыз.


-72 биттәге “ йомык” һәм “ ачык” иҗекләрне хор белән

укыйбыз.

- 73 биттәге баганалап бирелгән  сүзләрне” чылбыр” буенча

укыйбыз. “Ал турыпочмаклык” урынына нинди сүз куяр-

быз?

-“ Тылсымлы таяк” шартлы билгесе белән  билгеләнгән

сүзләрне укыйбыз..


-Ал тасмада   нинди сүзләр язылган, нәрсә белән аерыла?

- Зәңгәр тасмада   нинди сүзләр язылган, нәрсә белән

аерылалар?


- Димәк, укучылар , безгә һәрвакытта да авазларны дөрес

 әйтеп, сүзләрдә урыннарын бутамыйча укырга һәм сөйлә-

шергә кирәк икән.


- Укучылар, барыбыз да бастык,уен уйныйбыз.

Мин сүзләр әйтәм, әгәр сүздә [ш ]авазы ишетсәгез

кул чабыгыз, [ш ]авазы булмаса  утырасыз.

ШАЛКАН, , АЮ, ТАШБАКА ,БҮРЕ, ШӘҺӘР,КУЯН,

КЫЗЫЛТҮШ, ҖИМЛЕК.

-Әйдәгез, хәзер һәрберегез [ш ]авазы кергән бер сүз уйлап әйтеп карагыз.

-Утырыгыз, молодцы.Сез[ш ]авазын ишетергә һәм

әйтергә өйрәндегез.


- Укучылар, экранга карагыз, сүзләрне  укыйбыз.

Диктантлар язганда хаталы язмас өчен,

сүзләрне ” карточкага” төшереп барыгыз. (дисктагы сүз-

ләр)


-Укучылар, дәреслектәге сюжетлы рәсемне карагыз әле.

Сез анда нәрсәләр күрәсез?

-Аларны бер сүз белән ничек әйтәбез?

-. Әкиятнең исеме ничек? Зәлия укып күрсәтсен әле.


- Ә хәзер әкиятне безгә сәнгатьле итеп Зәринә укып

күрсәтер, игътибар белән тыңлап,  карап барыгыз.Әкият-

тә сүз нәрсәләр турында бара икән?

- Укучылар, бу әкият безне  нәрсәгә өйрәтә?



-Ә хәзер кисмә хәрефләрегезне алыгыз, мин сезгә

 сүзләр әйтәм, сез парларда  төзисез.( Шакир, шәл)





-Укучылар, без бүген нинди аваз белән таныштык?

-Бигрәк тә нәрсә ошады?

-Дәрес ахырына килеп җитте, сезнең кәефләрегез ничек

икән? Кәефләрегез үзгәрмәдеме?

- Сез бик тырыш булдыгыз,  бик зур рәхмәт. Күтәренке

кәеф белән дәресебезне тәмамлыйбыз.





-Елмаерга өйрәнергә кирәк,

Ачулыга бездә урын юк.

Матур сүзләр әйтеп елмаегыз,

Андый сүзләр бездә бик тә күп.




Укучылар кәефләрен ачыклыйлар.








Дежур укучы сөйли.


Сорауларга җавап бирәләр, үткән

материалны кабатлыйлар.

- Кыш.

- Чөнки кар яуган. Декабрь-кыш ае.

-декабрь, гыйнвар, февраль.



Уку эшчәнлегнә кереп киттеләр.







-  Чыпчык.  ( Көннәр суынды.)



- Күгәрчен.  (  Кар ява)



-Тукран   (  Урманда, урамда кар.)





-Песнәк ( Песнәкләр- безнең дусла-

рыбыз.)




- Кызылтүш (  Без- кошларга ярдәм

итәбез.)




- кышлаучы кошлар


-Укыдым  җөмлә, иҗек сүз,

Бик арыды минем күз.

Йомам күзем ял итсен,

Ачам күзем күп күрсен.

Тагын йомам һәм ачам,

Бер йомам да, бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән,

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләрем

Имән бармак башына

Кинәт карыйм тышта үскән

Биек агач башына.









- Шырпы.



[Ы]- калын сузык аваз

[Р] –яңгырау тартык аваз, парсыз

[П]- саңгырау тартык аваз, парлы

[Ы]- калын сузык аваз

- Чөнки, без ул авазны белмибез.


-  [ш ]авазы

-Тартык.Чөнки [ш ]авазын сузып бул-

мый.

-саңгырау.

-Парлы( тактадагы таблицага карап

әйтәләр)


( көзгеләргә карап әйтеп карыйлар)

-тел-аңкау




- 2 иҗек

-калын

-чөнки, 2 калын сузык аваз





Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.







Укучылар җавабы.



Укучылар  басма хәреф элементлары

белән Шш хәрефләрен төзиләр.




- БАШЛЫК,ШИКӘР, БИШЕК.



Укучылар кычкырып хор белән

 укыйлар.


-Предметны белдергән


Укучылар  һәрберсе 1 пар сүз

 укыйлар.


-1 хәреф үзгәргән, яңа сүз ясалган

( баш-каш)

- 1 хәреф өстәлгән, яңа сүз ясалган

( аш-баш)










Укучылар сүзләр әйтәләр.







Укучылар укыйлар.



-Куян, Ташбака, Керпе


-Кыргый җәнлекләр.

-“ Ташбака белән Куян”



Укучылар җавабы тыңлана.

Диалог.

-Беркайчан да үз- үзеңә ышанып

бетәргә ярамый.








Сорауларга җавап бирәләр.

Укучылар җавабы тыңлана.


Смайликлар белән кәефләрен күрсә-

тәләр.

ФИО  Гатауллина Гульназ Рахимановна

Место работы  МБОУ “Кубянская СОШ”

Должность   учитель начальных классов

Адрес   422740 Татарстан  Атнинский район  село Кубян,  улица   М.Джалиля,  дом 5

Телефон   89274299175

Электронная почта   gataullina_1971@mail.ru

                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"

Урок в 1 классе помогает  правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....

Табигатьтә кунакта.Әйләнә-тирә дәресе.

2 класста "Табигатьтә кунакта" темасына әйләнә-тирә дәресе...

ӘЛИФБА, ӘЛИФБА!

Гомуми белем мәктәпләренең I классларында һәр елның ноябрь, декабрь айларында Әлифба бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмгә әзер­лек уку елы башыннан ук алып барыла, һәр хәрефкә карата ши- гырьләр, җырлар,...

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...

Тема: ң хәрефе һәм [ң] авазы белән танышу. 1 нче сыйныф Әлифба дәресе.

Сүзләрдә IңI авазын ишетергә күнектерү; ң хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку  күнекмәләре булдыру ; укытучы җитәкчелегендә уку эшчәнлегенең максатын мөстәкыйль рәвештә билгеләп карау тәҗр...