Тема: Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау
план-конспект урока (4 класс) на тему

Мингазова Резеда Галауетдиновна

Тема: Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tehnol_karta_respublikanskiy_seminar_no1.doc82 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау.

Дәрес тибы: Белемнәрне тигезләү

Дәрес максатлары:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе): 

  • Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәре турында белемнәрне гомуммиләштерү

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе (танып-белү, регулятив, коммуникатив): 

  • Алган белемнәрне куллану күнекмәләре үстерү; модельләргә таянып сөйли белү һәм гамәлләр кылу; үз белеменә бәя куя белү, төркемнәрдә, парларда эшли белү.

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе): 

  • Хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү, һәр һөнәрнең мөһим булуын билгеләп үтү.

Төп төшенчәләр: исем, сыйфат, фигыль , һөнәрләр., профессия.

Белем алу процессын оештыру: парларда, төркемнәрдә.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, табигать белеме.

Дәреснең дидактик этаплары

Дәрес этапларының төп максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Дәрес этапларының нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗә

Метапредмет нәтиҗәсе

Танып белү, коммуникатив, регулятив (универсаль уку гамәлләрен формалаштыру)

Предмет нәтиҗәсе

I.Ориентлашу-мотивлаштыру этабы.

1. Исәнләшү, хәлләр сорашу.

Уңай психологик халәт тудыру, дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү.

Татар теле дәресенә әзерлекне оештыра.

Исәнләшәләр, хәлләр сорашалар .

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлаша белү  

Әңгәмәдәшең белән коммуникациягә керә белү.  

Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту.  

2. Өй эшен тикшерү

Өй эшен тикшерү.

 “Кунаклар белән очрашу”уенын оештыру.(табиб, пешекче, сатучы һөнәрләре белән таныштыру).

  Кунаклар” булып һөнәр кешеләре керәләр.Һәр кунак үзенең  һөнәре белән таныштыра. Укучылар “кунаклар” сорауларына җавап бирәләр

.Өй эше парларда тикшерелә (шул ук мизгелдә үзбәя куела яки этап ахырына кичектерелә)

 Һөнәрләр илендә ориентлаша белү  

 

 Парларда эшли белү, бер-береңне контрольдә тота белү.

 Һөнәр кешеләрен киемнәреннән таный белү

3. Максат кую.

 Дәрескә максат кую

Һөнәр кешеләре нинди булырга тиеш икәнлеген  ачыклау (табиб, пешекче, сатучы ). Проблемалы ситуация  туа..Сезнең тәкъдимнәрегезне көтәм....

Әйе, укучылар. Һөнәрләр  белән танышу Хаталарны  бетерү өстендә эшләү,- бүгенге  дәресебезнең максаты булып тора.

Һөнәр кешеләре нинди булырга тиеш икәнлеген  ачыклыйлар.

Проблемалы ситуацияне чишү.

Укучының башка фикерләрне кабул  итүе,аңлавы,үз фикерләрен җиткерә алуы

 Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;

Коммуникациягә керә белү. Ярдәмләшеп эшли белү.

 

4.Үзбәя

Үзбәя куярга өйрәтү

Критерийларны аңлата:

“5”ле – хатасыз яки 1 хата белән башкарылган морфологик анализга;

“4”ле – 2 хаталы  эшкә;

“3” ле – 5 кадәр.

 Кул күтәреп җавап бирәләр.

Үзе турында объектив булу

  Билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

II.        Уку максатын адымлап чишү этабы.

Бирем 1.

Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү.

 

Рсемнәр буенча эш оештыра . Рәсемгә карап һөнәрләр буенча җөмләләр төзетә..

 Татар телендә Һөнәр исемнәренең  ясалышы буенча ничек барлыкка килүләре турында сойләшү.

 

Төркемнәрдә эш .

Укучылар рәсемнәр буенча (һөнәрләр ияләре) җөмләләр төзиләр.

Һөнәр исемнәре ясалышы бунча ничек барлыкка килүләре турында сойләшәләр.

 

 Төркемнәрдә киңәшләшеп эшләргә омтылыш

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

 

Рәсемнәр буенча җөмләләр төзә  белү.

Һөнәр исемнәренең ясалышын аңлата белү.

Нәтиҗә  1.

.

Нәтиҗә модельләштерү аша чыгарыла (модель  алдагы дәресләрдә ясалган)

Исем сүз торкеменең моделен төзиләр.

Модельгә таянып исем сүз төркеме турында сөйлиләр.

Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирәләр.

Модельләргә таянып сөйли белү

Исем сүз төркемен камилләштерү

  Үзбәя

Үзбәя куя белү

Критерийларны аңлатып, үзбәя куярга куша:

Үзбәя  куя белү. “5”ле-дөрес җөмләләр

“4”ле- бер хата

“3” ле – 2 хата

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;  

Бирем 2.  

Фигыль төшенчәсен

ныгыту

 Презентация биреме№1.Слайд №3.

 Кем нишли? Соравына жавап яздыра.

 Парларда эш

Белемгә омтылыш

Парларда эшли белү.

Бер-береңнең хаталарын күреп төзәтә белү.

Әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аның фикеренә туры килерлек җавап бирә белү;

әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү.

Фигыль төшенчәсен камилләштерү

Нәтиҗә  2.

Фигыль турында белемнәрне

Парларда кагыйдәне бер-берсенә сөйлиләр

Фигыль төшемчәсен камилләштерү

 Үзбәя.

Үзбәя куя белү

Критерийларны искә төшереп үзбәя куярга куша

Үзбәя куялар, парда эшләгән сыйныфташының куйган үзбәясенә ризалык яки ризасызлык белдерәләр.

Билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

Бирем 3.

Сыйфатлар төшенчәсен ныгыту

Презентация биреме№2 Слайд №5.

-Кайсы өлешенә без бүген тукталмаган  идек?

Сыйфат турында белемнәре белән төремнәрдә уртаклашалар.

Төркемнәрдә эш

Төркемнәрдә  эшли белү.

Бер-береңнең хаталарын күреп төзәтә белү.

 Сыйфат төшенчәсенен

камилләштерү

Нәтиҗә  3.

Төшеп калган сыйфатларның тиешлесен куеп җөмләләрне күчереп язалар.

Үз уңышларыңның яки уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү

Ярдәмләшеп эшли белү.

Сыйфат төшенчәлсен

камилләштерү

Үзбәя.

Критерийларны аңлата

 “5”ле- 8 мисал да дөрес

“4”ле- 6-7 мисал  дөрес

“3” ле –5   мисал  дөрес

Үзбәя куялар

Билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

III.Рефлексия.

1.Рефлексив синтез-анализ.

Сыйфат  турында нәрсә  белдек? Кайсы  өлешләрдә кыенлыклар  туды? Нинди нәтиҗәләр чыгк

Уен “Һөнәрләрне искә төшерик Укытучы   хәрефләр күрсәтә, балаларның һөнәр исемнәрен әйтә алуларын тикшерә.

Үз фикерләрен җиткерәләр.

 Укытучы күррсәткән хәрефкә һөнәр исемнәрен әйтәләр.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеге буенча рефлексив анализ башкара алу, нәтиҗә чыгара белү.

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

 

2. Дәрескә үзбәя.

Үзбәя куя белү

 

Дәрес буена алган билгеләрдән чыгып дәрескә үзбәя куялар

 

Өй эше

 1в.- Һәр сүз төркеменә 5 шәр мисал язарга,шул сүзләр белән җөмләләр төзергә кушыла.

 2в.-. “Зур үскәч мин кем булырга  телим” дигән темага кечкенә хикәя язып килергә.(җади эш эшләргә)

Өй эшләрен сайлап алу мөмкин

Үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

                             

                                                       

                                                             

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА В 4 КЛАССЕ по теме:Исем

Максат. 1. Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру.               2. Дөрес язу, төрле кил...

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Сүз төркемнәрен кабатлау

Сүз төркемнәре буенча белем һәм күнекмәләрне ныгыту...

Тема: Исем темасын кабатлау.

Максат;укучыларның исем сүз төркеме,исемнәрнең грамматик билгеләретурында алган белемнәрен сиатемалаштыру,камилләштерү;-бәйләнешле сөйләм телен һәм иҗади фикерләү өстендә эшне дәвам итү,-укуга җитди к...

Сыйфат дәрәҗәләре. 4нче сыйныф. Кабатлау дәресе.

Сыйфат дәрәҗәләре темасын кабатлау....