Азкомплектлы мәктәптә математикадан ачык дәрес планы.
план-конспект урока по математике (1, 3 класс) на тему

Зарипова Лидия Азгатовна

1 һәм 3 сыйныфларда математика дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematikadan_achyk_dres_plany.docx28.67 КБ

Предварительный просмотр:

Математикадан ачык дәрес планы.

Дәрес тибы: Яңа тема өйрәнү дәресе.

1 нче класс

Тема: Литр.

Максат:

  • Берурынлы саннарны кушу һәм алуны, мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту;
  • Зурлыкларны үлчәү берәмлекләрен өйрәнүне дәвам итү, күләм үлчәү берәмлеге - литр төшенчәсен кертү;
  • Математика фәненә кызыксынуны һәм логик фикерләүне үстерү;

3 нче класс

Тема: Мәйдан үлчәү берәмлекләре.

Максат:

- Укучыларны мәйдан үлчәү берәмлекләре белән таныштыру, мәйдан үлчәү берәмлекләрен күзалларга булышу;

 - Укучыларның игътибарын, фикерләү сәләтен, исәпләү һәм мәьәләләр чишү күнекмәләрен үстерү;

  - Математика фәненә кызыксынуны үстерү;

Универсаль укыту эшчәнлекләре:

Танып белү эшчәнлеге: проблемалы ситуацияләрне чишү юлын өйрәтү: 1 сыйныфлар литрлы банка белән эшли белергә, 3 сыйныфларны мәйдан берәмлекләре белән эшли белергә;

Коммуникатив эшчәнлек: группада бергәләп эшләүне планлаштыра белү;

Регулятив эшчәнлек: укучыларны үз эшчәнлекләрен контрольдә тотарга һәм дөрес оештырырга өйрәтү;

Шәхескә юнәлдерелгән эшчәнлек: дәрес материалына кызыксыну уяту, танып белү эшчәнлеген үстерү.

  1. Оештыру моменты.

ТЕЙК ОФ ТАЧ ДАУН

  1. Минем исемем Р хәрефеннән башлана.
  2.  Миңа 9 яшь.
  3. Миңа 7 яшь.
  4. Миңа 7 тула.
  5. Минем исемемдә 5 хәреф.
  6. Март аенда минем туган көнем.
  7. Мин быел чаңгы ярышында беренче урынны алдым.
  8. Ә мин икенче урынны алдым.
  9. Мин математика дәресен яратам.
  10. Мин укырга яратам, мәктәпне яратам.
  1. Төп өлеш.

Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы белән эш.

Саннар рәтен тутырып бетер.

1, 2, ..., 4,...., ......, 7, ....., 9, ......

  • Арта бару тәртибендә санап чык.
  • Кими бару тәртибендә санап чык.

Саннар рәте буенча сораулар:

- 2 санының күршеләрен әйт.

- 6 санының күршеләрен әйт.

- 7 санының уң як күршесен әйт.

- 4 санының сул як күршесен әйт.

- 9 санының сул як күршесен әйт.

- 1 санының уң як күршесен әйт.

Мөстәкыйль эшләү.

Тактадагы мисалларны чишәләр.

5+2=        8-6=

3+5=        7-5=

8+1=        3-2=

4+6=        5-2=

Укытучы белән эшләү.

Сигнал карточкалары ярдәмендә эшләрегезнең дөреслеген тикшерербез.

  • Телдән мәсьәләр чишү.

Кибеткә мандарин алырга бардыгыз. Кибетче аны сезгә ничек бирә? (үлчәп).

Ничек үлчи? (Үлчәүдә кг белән үлчәп бирә. ) Тагын нәрсәләрне кг белән үлчиләр? (алма, песок, конфет...)

Нәтиҗә: Авырлыкны кг белән үлчибез.

  1. Бер пакетта 5 кг он. Икенче пакетта шикәр 2 кг га авыррак. Шикәр ничә кг? (7 кг)
  2. Кавын 2 кг. Карбыз 4 кг. Кайсы авыррак? Ничә кг га? (карбыз, 2 кг га.)
  3. Алма 6 кг, груша 2 кг га әзрәк. Груша ничә кг? Алма белән груша икесе бергә ничә кг? (груша – 4 кг, бергә – 10 кг).
  4. 1 кг тимер авырракмы әллә 1кг мамыкмы? (икесе дә бертигез).

Мөстәкыйль эшләү.

Турыпочмаклыкның иңе 5 см. Буе 3 см га озынрак. Турыпочмаклыкның периметрын табыгыз.

Иңе – 5 см

Буе – 3 см га озынрак.

Р - ?

5+2=7 (см)-буе

(5+7)*2=24 (см)-периметры

Укытучы белән эш.

Биремнең дөрес үтәлешен тикшерү.

 _ Нәрсә ул периметр? (яклары озынлыгы суммасы)

Яңа тема.

-Ә нәрсә ул мәйдан? (предметның биләп яки алып торган урыны)

-Кайсы фигураның  мәйданы зуррак?

(зәңгәр квадратның).

-Мәйдан үлчәү берәмлекләрен карарбыз. Математикада фигураларның мәйданнарын махсус өлгеләр-квадратлар: квадрат сантиметр, квадрат дециметр, квадрат метр белән үлчәү кабул ителгән (өлгеләр күрсәтелә.)

   Ягы 1 см булган квадратның мәйданы квадрат см дип атала һәм языла 1 см²

 (слайдта). Зур булмаган әйберләрнең: открытка, пенал капкачлары, дәфтәр тышларының мәйданнарын квадрат см белән үлчиләр.

№1 (телдән).

   Ягы 1 дм булган квадратның мәйданы квадрат дм дип атала һәм языла 1 д м² (слайдта). Өстәл өстенең, тәрәзә пыяласының мәйданнарын квадрат дм белән үлчиләр.

   Ягы 1 м булган квадратның мәйданы квадрат м дип атала һәм языла 1  м² (слайдта). Бүлмә идәненең, стена мәйданын, җир участокларының мәйданнарын квадрат м белән үлчиләр.

 Менә бу турыпочмаклыкка карагыз әле.  Моның мәйданын нинди үлчәү берәмлеге белән үлчәрбез икән? (квадрат см). Бу турыпочмаклык эченә менә шундый квадратлар ничә урнаша икән, шуны белергә кирәк. Ничек белербез икән? (квадрат см ларга бүләбез.) Буена ничә квадрат сыйды? (4), иңенә (3). Барлыгы ничә квадрат икәнен белү өчен нишлибез? (буендагы квадратлар санын иңендәге квадратлар санына тапкырлыйбыз.)

Нәтиҗә: Турыпочмаклыкның яки квадратның мәйданын табу өчен иңен буена тапкырлыйбыз.

Дәфтәрегездә бая эшләгән биремне карагыз әле. Менә шул турыпочмаклыкның мәйданын табарга кирәк?

Мөстәкыйль эшләү.

№9.

№5.

№6.

№8.

Ял минуты. МИКС ФРИЗ ГРУП.

4+2,          10-3,     32:8,      45:9,          4-3,          6-6,    

56:8,         63:9,      7-5,       4+3,           2+2,         50:10

Яңа тема.

Тагын кибеткә барабыз. Бу юлы сок алабыз. Кибетче сокны ничек бирә? (пакеты белән бирә).

-Бу пакетларга сокны ничек салганнар икән (үлчәп салганнар).

-Менә мин сок алдым. Карыйк әле, тышына нәрсә дип язылган икән? ()

Димәк, сокны литрлар белән үлчиләр.

Литр сыеклык үлчәү берәмлеге.

Кыскача л дип языла. Менә бу савытка 1литрны нәрсә белән үлчәп салдылар икән.

Менә мондый үлчәүле савытлар була. (бүлемле савыт карау). Шулар ярдәмендә сыеклыкның күләмен үлчәп була. Менә 1 литр суны үлчәп карыйк әле. (чиләктән алып  су үлчәү). Бу банкаларга ничә л су сыя икән. (1л, 3 л)

Такта янында эш.

2л     5л

3л     7л

6л     1л

9л     8л

Зирәкләргә мәсьәлә.  Әнинең 1 л һәм 3 л банкасы бар. Ә анарга чиләккә 4 л су салырга кирәк? Шул банкалар ярдәмендә әни 4 л суны ничек салыр? Әйдәгез ярдәм итик әле.

Димәк, литрларны кушарга һәм алырга да мөмкин.

Мөстәкыйль эшләү.

Карточкаларда эш.

7л+2л          6л-4л+1л       9кг-5кг+2кг

10л-5л         9л+1л-3л       6кг-3кг+7кг

Мисалларның дөреслеген слайдлар ярдәмендә тикшерү.

Мәсьәлә чишү.

№5.

Бабай – 6 балык

Онык – 4 кә кимрәк

Онык - ? балык

Барысы ? балык

6-4=2

6+2=8

Җавап: барысы 8 балык.

Зирәклеккә бирем.

№6.

Биремнәрнең җаваплары слайдларда тикшерәләр.

Укытучы белән эш.

Яңа теманы аңлатуны дәвам итү.

1 д м²=100 см²

1  м²=100 дм²

Ныгыту. 

№2.

6 д м²=600 см²

2 д м²=200 см²

9 д м²=900 см²

3 д м²=300 см²

10 д м²=1000 см²

№3.

200 см² = 2 д м²

                  2  м²=200 дм²

800 см² = 8 д м²

                  8  м²= 800 дм²

500 см² = 5 д м²

                5  м²=500 дм²

100 см² = 1 д м²

                1  м²=100 дм²

400 см² = 4 д м²

                 4  м²=400 дм²

Дөреслекне слайдларга карап тикшерәләр. 

Релли тейбл.

Малайлар озынлыкка сикерү буенча ярыш үткәргәннәр. Илгиз 150 м ераклыкка сикергән. Айрат Илгизгә караганда 20 см га кыскарак сикергән. Раил Айратка караганда 30 см га озынрак сикергән. Нәзир Раилдан 40 см га кыскарак сикергән. Нәзир нинди ераклыкка сикергән? Нәзир ераграк сикергәнме, әллә Айратмы? Күпмегә?

150-20=130 (Айрат)

130+30=160 (Раил)

160-40=120 (Нәзир)

130-120=10 (см)

Зирәклеккә мәсьәлә.

№ 7, 10.

Тест.

Рефлексия.

-Бүген дәрестә нәрсә эшләдек?

-Нәрсәләрне кабатладык, искә төшердек?

- Нинди яңа әйберләр өйрәндек?

- Нинди үлчәү берәмлеген?(1нче сыйныфлар: л.

                                                3нче сыйныфлар: см², дм², м²)

Бүген сезгә дәрес ошадымы? Сезнең алдыгызда смайликлар, дәрес ошаган булса шат күңелле смайлик күтәрәбез, ошамаса борчулы смайликны күтәрәбез.

Йомгаклау.

3 нче сыйныфларга билге кую.

3 нче сыйныфларга өй эше: №7.

Дәрес бетте, укучылар. Саубулыгыз.

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес планы "Казаным-башкалам"

Тәкъдим ителгән дәрес планы рус төркемендә укучы балалар  өчен....

3 класста математикадан ачык дәрес

3 класста математикадан ачык дәрес...

Математикадан ачык дэрес!!!

Предлагаю вашему вниманию мой открытый урок по математике который был представлен для родителей моих учащихся!...

Математикадан ачык дәрес 4 класс

Дәрес темасы: "Масса үлчәү берәмлекләре"Максат: укучыларны масса берәмлекләре таблицасы белән  таныштыру; алар белән эш итү алымнарына өйрәтү; тапкырлау һәм бүлү күнекмәләрен камилләштерү; логик ...

1 сыйныфта математикадан ачык дәрес

Кушылучыларның урыннарын алыштыру...

Татар теленнән "Сан" темасына ачык дәрес планы.

4 нче сыйныф  өчен татар теленнән "Сан" темасына ачык дәрес планы....

Сингапур методы структураларына корылган ачык дәрес планы.

                           Яр Чаллы шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге         2 нч...