Сингапур методы структураларына корылган ачык дәрес планы.
материал (2 класс) на тему

Нафикова Ландыш Хопбулловна

                             Яр Чаллы шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге

         2 нче гимназиянең югары категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

     Нафикова Ландыш Хопбулла кызы

 

Сингапур методы структураларына корылган ачык дәрес планы.

 

Ь  хәрефе (тартыкларны аерып уку өчен)

Предмет: татар теле                 Сыйныф: 2

      Дәреснең максаты: нечкә иҗек ахырындагы ь хәрефе, я,ю,е хәрефләре алдыннан килгәндә, тартыкларны аерып укуны аңлату һәм дөрес һәм матур язу күнекмәләрен ныгыту,

-укучыларның фикерләү һәм ярдәмләшү сәләтен үстерү;

-туган як табигате белән горурлану хисе һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, экран, проектор.

Дәрес барышы:

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру (йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп, бер өстәлдә 4 укучы утыра).

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл _hrefe.docx20.34 КБ

Предварительный просмотр:

                             Яр Чаллы шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге

         2 нче гимназиянең югары категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

     Нафикова Ландыш Хопбулла кызы

Сингапур методы структураларына корылган ачык дәрес планы.

Ь  хәрефе (тартыкларны аерып уку өчен)

Предмет: татар теле                 Сыйныф: 2

      Дәреснең максаты: нечкә иҗек ахырындагы ь хәрефе, я,ю,е хәрефләре алдыннан килгәндә, тартыкларны аерып укуны аңлату һәм дөрес һәм матур язу күнекмәләрен ныгыту,

-укучыларның фикерләү һәм ярдәмләшү сәләтен үстерү;

-туган як табигате белән горурлану хисе һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, экран, проектор.

Дәрес барышы:

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру (йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп, бер өстәлдә 4 укучы утыра).

I. Оештыру өлеше.

ТИМ ЧИР.

    -Хәерле көн, укучылар! (Укучыларның бер-берсе (йөзгә-йөз һәм ян күрше) белән исәнләшү этабы: «Бир бишне-ун булсын, эшебез уң булсын»

-Сыйныф, игътибар! (Кулларны барыбыз да өскә күтәреп тынып калабыз: «хай» сүзе урынына куллану).

II.Актуальләштерү.(МЭНЭДН-МЭТ куллану)

    1.Өй эшен тикшерү.

     Иҗади эш: көзге табигать рәсемен ясау һәм аның турында сөйләү.

     Башта группада үзара тикшерәләр, аннары иң яхшы эшләрне төркемнәрдән тәкъдим итәләр.

   2. 1 слайд.  Җәйге ям.ле иртәдә

                        Көн уянган сәгат.тә

                        Күңелле, дуслар белән

                        Ял итү  табигат.тә.

   -Бу шигырьдә нинди хәрефләр төшеп калган?

РЕЛЛИ РОБИН(ян күршесе белән сөйләшә).

   -Нечкәлек билгесе бу сүзләрдә ни өчен куелган?

ТИМБИЛДИНГ(төркемнәрдә эшләү - 4 укучы).

СИГНЛ РАУНД РОБИН(төркемнәрдә түгәрәк буенча бер-берсенә әйтеп чыгалар, 1нче номерлы  укучы дөрес дип тапкан җөмләне әйтә).

2.Матур язу.

Ь билгесе

3.Сорауларга җавап бирү.

-Бу хәреф турында нәрсәләр әйтә аласыз?

4. Ямьле сүзенә фонетик анализ ясау. Шул сүз белән җөмлә төзү.

III.Уку мәсьәләсен кую.

 2 слайд.   Аера да, нечкәртә дә-

                  Шундый билге

                  Нечкәлек,

                  Кирәк сүздә язмый калсаң,

                  Бозылачак эчтәлек.

                                          Җ.Дәрзаман

-Шигырьгә нинди исем куяр идегез? (ь билгесе, тартыкны аеру билгесе).

-Димәк,  бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

- ь билгесе,  тартыкны аеру билгесе турында.

IV.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

  1. 3 слайд.

яшь                                      дөнья                         фильм                      

кәгазь                                   дәрья                         руль

ямьле                                   көньяк                       асфальт

2.  ь хәрефе кергән сүзләрне кычкырып уку. 

МИКС ПЭА ШЭА музыка көенә таралышалар һәм үзләренә пар табалар, пар таба алмасалар кулларын өскә күтәреп пар эзлиләр. Музыка туктагач сорау бирелә .

       -Ни өчен бу сүзләрне өч төркемгә  бүлеп язылган?

       -Ә хәзер шул төркемдәге сүзләрне дәвам итегез. Укучылар

   җавап эзлиләр,   үз фикерләрен җиткерәләр. Бер-берсенә елмаялар, рәхмәт әйтәләр.

РЕЛЛИ РОБИН(кыска җаваплар).

ТАЙМНД-ПЭА-ШЭА (тулы җаваплар).

4 слайд. Ь эшләре:

-иҗекне нечкәртә,

-тартыкларны аерып уку өчен, е, ю, я хәрефләре  алдыннан,

-рус теленнән кергән сүзләрдә тартыкны нечкәртә.

ТАЙМД  РАУНД  РОБИН (Һәрбер укучы үзенең төркемендә 30с. эчендә түгәрәк буенча кабатлый).

3. Күнекмәләрне ныгыту.

    Модельтөзү.

                                                                Ь

иҗекне нечкәртә                     е, ю, я алдыннан тартыкларны                 рус  теленнән кергән

                                                   аера                                                            сүзләрдә тартыкны

                                                                                                                        нечкәртә.

2.ТИК-ТЕК-ТОУ (Крестики-нолики)

-  Дөнья, дәрья, көньяк  сүзләрен кертеп җөмләләр төзегез. Уңышлы җөмләләрне дәфтәргә язу.

3. 86 нчы күнегү.(Парларда киңәшләшеп эшләү.)

-Биремне укыгыз.

-Иҗекләргә бүлегез.

-Бу сүзләр ничек әйтелә?

-Нечкәлек билгесе бу сүзләрдә ни өчен куелган?

-Сүзләрне юлдан-юлга ничек күчерергә була?

V.Йомгаклау.

1.-Нәрсә белергә теләгән идек?

   -Нәрсәләр белдек?

  - Үзегез өчен нинди яңа белемнәр алдыгыз?

2. Өй эше бирү: 87 нче күнегү.

                         

1)  Нокталар урынына ь хәрефен куеп язарга.

2)  Ни өчен куелганын аңлатырга.

3)  Иҗади эш. ь хәрефе кергән сүзләр белән сынамышлар уйларга.

-Дәрес өчен рәхмәт. Безгә дәрестә бик рәхәт булды.

                               

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес планы "Казаным-башкалам"

Тәкъдим ителгән дәрес планы рус төркемендә укучы балалар  өчен....

3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту”

3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ  Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту”...

Тамырдаш сүзләр. 2нче сыйныф өчен сингапур методы алымнары белән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Тамырдаш сүзләр. 2нче сыйныф өчен сингапур методы алымнары белән ачык дәрес эшкәртмәсе....

Татар теленнән "Сан" темасына ачык дәрес планы.

4 нче сыйныф  өчен татар теленнән "Сан" темасына ачык дәрес планы....

Азкомплектлы мәктәптә математикадан ачык дәрес планы.

1 һәм 3 сыйныфларда математика дәресе...

Сингапур методикасының структураларын кулланып үткәрелгән әдәби уку фәненнән дәрес конспекты

Яңа укыту технологияләрен кулланып үткәрелгән дәресләр аеруча уңышлы килеп чыга, укучыларгада бик ошый. Сингапур методикасының структураларын кулланып үткәрелгән әдәби уку фәненнән   " [х] а...

Методы, приемы и стили семейного воспитания. План-конспект занятий для родителей

Данный материал будет полезен школьным психологам для организации занятий с родителями по теме Воспитательная функция семьи. Теоретические материалы сопровождаются игровыми и тренинговыми упражнениями...