Сингапур методикасының структураларын кулланып үткәрелгән әдәби уку фәненнән дәрес конспекты
план-конспект урока по чтению (1 класс) на тему

Гарипова Айгуль Котдусовна

Яңа укыту технологияләрен кулланып үткәрелгән дәресләр аеруча уңышлы килеп чыга, укучыларгада бик ошый. Сингапур методикасының структураларын кулланып үткәрелгән әдәби уку фәненнән   " [х] авазы һәм Х, х хәрефләре" темасына  дәрес  конспекты тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbi_uku_singapur.docx41.86 КБ

Предварительный просмотр:

“Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия” сенең 1 б сыйныф укытучысы Гарипова Айгөл Котдус кызының Сингапур методикасының структураларын кулланып үткәрелгән әдәби уку фәненнән дәрес  конспекты

Тема: [х] авазы һәм Х, х хәрефләре.

Максат: 1) [х] авазы  һәм Х х хәрефләре белән таныштыру; сүз модельләре              нигезендә бу  авазны аерып алырга, таный белергә һәм  дөрес әйтергә өйрәтү;  

                 2) укучыларның сөйләмен , логик фикерләвен , фонематик ишетеп таный белүен, игътибарларын үстерү;    

              3) һәр укучының басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп укуына ирешү;

                4)  укуга кызыксыну һәм шәфкатьлелек  тәрбияләү;  


УУЭ:
Шәхси
: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету; үз фикерләреңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау; партнер гамәлләре белән идарә итү.

        
Эш формалары: фронталь, парлап, индивидуаль.
Материал:  И. Х. Мияссарова “Әлифба” 79-81 бит;

 И.Х.Мияссарова “Әлифба” укытучылар өчен методик кулланма.

Җиһазлау:   компьютер,дәреслеккә электрон кушымта, телевизор,биремле  карточкалар.                                                  

 Дәреснең тибы: яңа тема өйрәнү

Дәрес барышы.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.
  • Хәерле көн, балалар! Кәефләр ничек? Бер- берегезгә карап елмаегыз әле.

- Елмаеп карагыз  дөньяга,

Рәхәт бит яшәве шулаймы?!

Елмаеп яшәсәң көн саен ,

Укырга, уйларга бик җайлы.

  • Ничек, кәефләр күтәрелдеме?

  1. Белемнәрне актуальләштерү.
  1.    -Укучылар, ягез әле, үткәннәрне искә төшереп кабатлап алыйк. Татар телендә нинди сузык аваз хәрефләре бар? Алар нинди ике төркемгә бүленә?

а

у

ы

о

ә

ү

И, Э-е

ө

       

  1. Финк- Райт- Раунд Робин структурасы кулланып мөстәкыйль эш бирү.
  • Ә хәзер сезгә биремнәр. 1А партнерларына- о сузыгы, 2 Б- у сузыгы, 3А- ү сузыгы, ә 4Б партнерларына- и сузыгы белән сүзләр язарга.
  1. Язылган сүзләр белән 1 яки 2 җөмлә төзеп әйтү.
  1. Уку мәсьәләсен кую.
  1. Проблемалы ситуация тудыру- табышмак чишү.

Аягы юк- китәр,

Җибәргән җиргә җитәр,

Кушкан йомышны үтәр.

Нәрсә бу? (Хат)

  1. Хат сүзенә аваз- хәреф анализы ясау.
  • Без ни өчен [ х ] авазына анализ ясамадык? Димәк без бүген дәрестә нинди аваз һәм хәреф белән танышачакбыз? ([ х ] авазын һәм Хх хәрефләрен)
  1. Уку мәсьәләсен чишү.

         -Ягез әле, [х] авазын әйтеп карыйк.(Авазны әйтеп карау.)

  •  Авазны әйткәндә авыз эчендә тынның тоткарланып калуы күренә.  Димәк, [х]- тартык аваз. Колакларны каплап тикшерик, аваз колакларга барамы? Димәк , саңгырау.
  • Бу баш Х хәрефе. Без аны кайларда кулланабыз? (Кеше исемнәре, шәһәр, авыл исемнәре һ.б язганда.)
  • Бу юл х хәрефе.Бу хәреф кайда языла? (Бу хәреф сүзнең  башында, уртасында, ахырында языла.)

Физминутка

Тәрәзә каршына

Килгән бер чыпчык

Миңа кычкыра:

  • Чык, әле, чык!

Алдый ул, беләм

Гел шулай итә.

Йөгереп чыксам

 Оча да китә.

  1. Беренчел ныгыту.
  1. “Әлифба” дәреслегенә электрон кушымтадан Хх хәрефләре кергән сүзләр уку.
  2. Дәреслек белән эш.
  • Хат, хөрмә, хәреф сүзләренә аваз анализы ясау;
  • Халат, хәлвә, хоккей сүзләренә аваз- хәреф анализы ясау.
  1. Яңа белемнәрне ныгыту.
  • Х хәрефе белән кушылмалар уку;
  • Юллап бирелгән сүзләрне парлап уку.
  • “Тылсымлы таяк” билгесе белән бирелгән сүзләрне чагыштырып уку.
  • “Хәлимә” сүзендә нинди сүзләр яшеренгән? ( Хәлим, хәл, ил, имә)
  • Табышмакны уку һәм чишү.
  • Тизәйткечне төрле темпта уку.
  1. Парларда эш.
  1. “Кайсы сүз артык?” уены.

Таймд Пэа Шэа структурасы кулланып белемнәрне тикшерү.

Карточкалар белән эш.

  1. Хат, халат, хәтер, хата.
  2. Хезмәт, хөрмә,Хәмит, хәйлә.
  1. Җилкә буенча партнер белән кайсы сүзнең артык булуын тикшерү.
  1. Рефлексия.

-Укучылар, без бүген нинди аваз белән таныштык?

- Ул нинди аваз- тартыкмы яки сузыкмы?

-Дәрестә бигрәк тә нәрсә ошады?

-Дәрес ахырына килеп җитте, сезнең кәефләрегез ничек икән? Кәефләрегез үзгәрмәдеме?

- Сез бик тырыш булдыгыз,  бик зур рәхмәт. Күтәренке кәеф белән дәресебезне тәмамлыйбыз һәм смайликлар ярдәмендә үзегезнең белемнәрегезне бәяләгез.

        x_d8abec15    ANd9GcSv1xCrAwjfrAx5eqYpCIqAsSttSV_-qbzZ5xAY5A8rkrnuoIDAL948qR0


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кушу хэм алу алымнарын кулланып телдэн хэм язма исэплэу буенча исэплэуне ныгыту.

Максат:     Кушу һәм алу алымнарын кулланып язма һәм телдән исәпләү буенча белемнәрен ныгыту.Өйрәнгән  типтагы мәсьәлә чишү,исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.Математика ...

Чыгыш:Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү

Бу чыгыш дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү турында. Мәктәп балаларга тирәнтен һәм төпле белем,  күнекмәләр бирергә, аларның сәламәт булуы турында кайгыр...

3нче сыйныфта "Барысын да яратам "темасына Сингапур структурасы элементларын кулланып уздырылган Әдәби уку дәресе

Бу дәрес эшкәртмәсе Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова авторлыгындагы  “Әдәби уку”дәреслеге белән эшләүче 3 сыйныф укытучылары өчен беркадәр ярдәм булыр....

Выступление на педсовете "Башлангыч сыйныф укучыларына заманча технологияләр кулланып белем һәм тәрбия бирү"

        Укыту системасына электрон технологияләр дә ныклап үтеп керде. Белемле, тәрбияле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешл...

Сингапур методы структураларына корылган ачык дәрес планы.

                           Яр Чаллы шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге         2 нч...

Башлангыч сыйныфларда яңа технологияләр кулланып белем бирүнең сыйфатын күтәрү һәм укучы шәхесенең иҗади сәләтен үстерү.

Укыту прцессында яңа педагогик технологияләрне куллану - яңа метод һәм алымнарны үстерергә, яңача эшләргә ярдәм итә. Мин үземнең эш тәҗрибәмдә өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерә торган, бел...