3нче сыйныфта "Барысын да яратам "темасына Сингапур структурасы элементларын кулланып уздырылган Әдәби уку дәресе
методическая разработка по чтению (3 класс) на тему

Хакимова Гузалия Рафкатовна

Бу дәрес эшкәртмәсе Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова авторлыгындагы  “Әдәби уку”дәреслеге белән эшләүче 3 сыйныф укытучылары өчен беркадәр ярдәм булыр. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Әдәби уку дәресе эшкәртмәсе77.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби уку                 3нче сыйныф

Тема: Барысын да яратам .

Максат:

1) Укучыларга “ярату”сүзенең мәгънәләрен аңлату. Р.Вәлиевнең “ “Барысын да яратам” ,”Чыпчык”,  Ш.Маннурның “Яратам”, М.Хөсәеннең  “Китап”, С.Урайскийның “Туган ил”   әсәрләрендә “ярату”төшенчәсенең тасвирлану үзенчәлеген төшендерү.

Бурычлар:

1) “Ярату” төшенчәсенең мәгънәсен әдәби әсәрләрдәге вакыйга һәм образлар язмышы аша аңлату;

2)Комплекттагы төрле дәреслекләр  белән эшләү күнекмәсен камилләштерү;

3) Гаиләне хөрмәтләү, гаилә әгъзаларына, туган җиргә ,табигатькә карата ярату хисләре тәрбияләү.

 Планлаштырылган нәтиҗә:

1)әсәрләрне аңлап укый белүләренә ирешү,

2)тормышта нәрсәнедер яратырга һәм яратмаска да  мөмкин   икәнен истә калдырулары.

3)укыган шигырьләрдәге төп уйны   таба белүләренә ирешү,

4) гаилә, туганнар,Туган ил,табигатькә карата ярату хисләре тәрбияләү.

Төп төшенчәләр :”ярату”,”гаилә”, “табигать”, “Туган ил”.

Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, парлап, төркемнәрдә.

 Чыганаклар: Дәреслек :  Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова “ Әдәби уку” 1 кисәк,(3 сыйныф) . Казан,”Мәгариф-Вакыт” нәшрияте,  2013 ел.

Дәреслек-хрестоматия: Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова “ Әдәби уку” 3 кисәк,(3 сыйныф) . Казан,”Мәгариф-Вакыт” нәшрияте,  2013 ел.

Укытучылар өчен дәреслек: : Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова “ Әдәби уку” (3 сыйныф) . Казан,”Мәгариф-Вакыт” нәшрияте,  2013 ел.

Мәстәкыйль эш дәфтәре: Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова “ Әдәби уку” (3 сыйныф) . Казан,”Мәгариф-Вакыт” нәшрияте,  2013 ел.

 Җиһазлау: Р.Вәлиев, Ш.Маннур, С.Урайский, М.Хөсәен  портретлары, китаплары күргәзмәсе,дәрескә компьютер презентациясе, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” ярдәмлеге.

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ_ шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ-регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ -танып –белү универсаль уку гамәлләре.

КУУГ коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру.

Мэнэджмент(өстәлгә табличка кую)

Укытучы өчен максат : психологик уңай халәт тудыру

Балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру.

 -Хәерле көн,дусларым . Кәефләрегез ничек?Бер-берегезгә яхшы кәеф теләп алыгыз әле!Кәефләрегез шәп булуын теләп уку дәресебезне башлыйбыз. Бүген бездә кунаклар да бар.Алар белән дә елмаеп исәнләшеп алыйк.Рәхмәт,утырыгыз. Каршы күршегезне барлагыз! Янәшә күршегезне барлагыз! Хай-Файв   ( Тынычлык!)

 

 

 

 -Исәнме,дустым!(кул бирә)

 Хәлләрең ничек?(иңбашка куя)

.Минеке –яхшы!(күкрәккә куя)

Хәерле иртә!(кочаклашалар)

КУУГ : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

ШУУГ:үз-

максат кую.

Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.(Мин беләм).

1.Өй эшен тикшерү

Укытучы өчен максат:элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру.

Укучылар өчен максат:мәкальләрнең мәгънәләрен аңлый белү.

-Ә хәзер тиз генә өй эшләрен тикшереп алыйк.(Мин беләм)

Укучылар Р.Гыйззәтуллинның “Батырлык”  хикәясенең эчтәлегенә туры килүче мәкальләр  табып килделәр.Кыскача гына шуларны анализлау,нәтиҗә ясау:батырлыкны менә хәзер генә эшлим дип эшләп булмый-ул ,.гадәттә, уйланмыйча эшләнә.

.-Укучылар,без алдагы дәресләрдә өйрәнеп узган берничә әсәрне дә искә төшереп китик, әле.

Аңлап укыганны тикшерү(слайд 4):

I.Текст эчтәлегенә туры килгән җөмләне табыгыз:

1)Барысы да шул укытучы апа сөйләгәннән башланды

2) Барысы да шул китаплар укудан башланды

3) Барысы да шул кино караудан башланды

II.Җөмләне текстта кулланылган сүз белән тулыландыр:

1)Бүген мәктәптән кайткач,кулыма ___ таяк алдым да елга буена төшеп киттем.

2)Анда Зәнфирәнең сеңлесе ____ һәм тагын бер-ике кызчык бар иде.

Биремнәргә җавап бирәләр(сан язылган карточкалар ярдәмендә)

Уку мәсьәләсен кую

(Мин белергә телим)

Финк-Райт-Раунд Робин(Уйла-Яз-Фикерләш) мөстәкыйль эш

Укытучы өчен максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү.

Укучылар өчен максат:килеп туган уку мәсәләсен анализлау, дәреснең темасын, максатын билгели белү.

-Укучылар,без сезнең белән узган берничә дәрестә хыяллар турында сөйләштек,укыдык,хыялландык.Сез хыялланырга яратасызмы ул?

-Тагын нәрсәләрне яратасыз?Шуны кәгазь битенә язарсыз.

-Башта Б партнерлары башлый-кемнең туган көне якынрак-шул. Бергәләшеп киңәшләшеп алыгыз әле.

-Берничә укучыны тыңлап узыйк әле.Бу юлы А партнерлары башлый-кемнең гаиләсендә иң аз кеше

-Булдырдыгыз,дусларым, мин сезнең бу фикерләрегезне тактага язып куйыйм әле.Барысы да күрсен сезнең кемнәрне һәм нәрсәләрне яратканыгызны.

-Әйе,бик яратабыз

Финк-укучылар җавапларны уйлыйлар

Райт-җавапларны язалар

Раунд Робин-2минут эчендә фикер алышалар

Балалар парларда киңәшләшәләр, үз фикерләреннән соң өстәмәләр булса,язып куялар .

ТБУУ:танып –белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую.

РУУГ:белгәннәрне искә төшерү, аларны арттыру буенча эшләр эшләү.

КУУГ:бергәләп фикер алышуда катнашу

Танып –белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Аңлатмалы сүзлек белән эш.

Укытучы өчен максат:  төп төшенчәгә китерү,аңларга   ярдәм итү

.Укучылар өчен максат: төп төшенчәне аңлау

-Ә нәрсә соң ул “ярату”? Бергә җавап эзләп карыйк.Төгәл җавапны кайдан табып булыр икән соң?

-Нишлибез?

-“Аңлатмалы сүзлек” тән эзлиләр(тик ул анда юк)

-“Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән” эзләп карыйк

Укучылар сүзлектән мәгънәсен табып укыйлар.

Микс-Фриз-Групп

Физкультминутка

Хәзер бергәләп биеп алабыз. Биибез, музыка туктагач, басып калабыз.

Мин сорау бирәм, шул сорауның җавабы ничә булса шул сандагыча төркемләп басабыз.

-“Батырлык” хикәясендә ничә кыз турында сөйләнә  ?

-“Дустымны эзлим”шигырендәге югалган дус ничә аяклы ?

-“Сырны ничек бүлгәннәр”әкиятендә ничә мәче була?

-Бүген атнаның ничәнче көне?

 

 .

“Барбарики” көенә бииләр.

    3

    4

    2

     5

Яңа белемнәрне ныгыту

1.Дәреслек белән эш

2.Мөстәкыйль эш

-Балалар,ә менә сезнең башка кешеләрнең кемне-нәрсәне яратканын беләсегез киләме?Мәсәлән, язучы Рәзил абыегыз Вәлиев геройларының?(Р.Вәлиев турында слайд күрсәтелә)

-Дәреслекнең 101нче битен ачып,”Барысын да яратам”шигырен укып алыйк, әле.Б партнерлары укый башлый-кемнең фамилиясе журналда арттарак тора.(чылбыр буенча уку)

.-Ә хәзер үзегез мөстәкыйль эш эшләрсез:

Р.Вәлиевнең”Чыпчык”шигырендәге герой нәрсәләрне ярата,ә нәрсәләрне яратмый икән?Җавапларны текст сүзләре белән дәлилләгез.

-Әйе.Бик теләп

Укучылар шигырьне бүлешеп укып чыгалар.Сораулар буенча фикер алышалар.

Укучылар автор сүзләре белән җавапларын дәлиллиләр.

 Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллана белүне тикшерү.

.-Ә хәзер мин сезгә тагын ике авторның шигырьләрен тәкъдим итәм :Шәйхи Маннурның”Яратам”дигән әсәрен һәм Сәхәб Урайскийның “Туган ил”шигырен.(слайд5-7)

Кем безгә шул шигырьләрне матур итеп укып күрсәтер икән?

Ярату темасына мөстәкыйль эш дәфтәрендә  тагын бер матур шигырь бар:Мәхмүт абыегыз Хөсәеннең “Китап”шигыре.(слайд 8).Ул шигырь хәзер сезнең алдыгызда:укып чыгасыз,иң ошаган урынын куен дәфтәрегезгә күчереп куясыз.  

-Хәзер бергәләшеп “Музей йортына”киттек-күзләрегезне йомыгыз, менә без килеп тә җиттек:музей тапочкаларын киеп , сак кына эчкә үтәбез.Хай-Файв(Тынычлык!).Күзләрегезне ачыгыз да әйтегез:кайсы авторның нинди картинасы белән танышабыз икән?(хрестоматия,45бит)

Магдалина Мавровская кем соң ул?(слайд 9)

-Нәрсә беләсез бу авыл турында?

   -  Автор инешкә казлар алып төшкән әбине сурәтләгән.Кулларыгызга лупаларыгызны алып җентекләп карагыз әле:әбинең кулында нәрсә бар?Ә аягына нәрсә кигән?

-Автор бу әсәре белән нәрсәне ярату турында искә төшерә?

Шигырьләрне чиратлап укып чыгалар.Нәтиҗә:табигатьне, Туган илне ярату күренә(тактага язу)

“Куен дәфтәре”ндә эшлиләр.

-Магдалина Мавровскаяның “Кырлай авылы.Күпер”картинасы белән.

-Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай яшәгән авыл бу.

-Әбинең кулында озын таяк,ә аягына нәрсә кигәнен күреп булмый-озын күлмәк кигән.

-Туган авыл, туган илне.

Уку эшчәнлеген йомгаклау

(Мин үземә нинди яңалык ачтым?)

-Ә хәзер тактага карыйк әле,дусларым.Мин сез әйткән фикерләрне тактада барлап барган идем.Бүгенге дәрестә куелган сорауга җавапны таптыкмы икән инде без?

Нәрсә белеп калдыгыз? Яңалыклар алдыгызмы?

Әгәр дәрес сезгә ошаган булса, елмайган смайликны сайлагыз.

Рәхмәт,дусларым Сез бик тырыш балалар икәнсез.

 Һәрвакыт шулай тырыш булыгыз.

Кунакларыбыз да дәрес ошагандыр , дип уйлыйм.

Дәресебезне  матур җыр тыңлап  тәмамлыйбыз.  

Тактада түбәндәге сүзләр беркетелгән:

-гаилә

-табигать

-Туган ил, авыл

-дуслар

-китап

Укучыларга билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3нче сыйныфта татар теле дәресе

ДӘРЕСТӘ “Сыйфат” темасы буенча белемнәр гомумиләштерелә    ...

Сингапур методикасының структураларын кулланып үткәрелгән әдәби уку фәненнән дәрес конспекты

Яңа укыту технологияләрен кулланып үткәрелгән дәресләр аеруча уңышлы килеп чыга, укучыларгада бик ошый. Сингапур методикасының структураларын кулланып үткәрелгән әдәби уку фәненнән   " [х] а...

Сингапур структуралары кулланылган татар теле дәресе. 4 сыйныф

Cингапур структаларын кулланып үткәрелгән татар теле дәресе. Тема: "Фигылләрне кабатлау" 4 сыйныф....

3нче сыйныфта татар теле дәресе.

Перспектив башлангыч мәктәп. 3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: Сыйфат.  скачать: https://cloud.mail.ru/public/KEiL/RevnV2rgB...

2 нче сыйныфта физкультура дәресендә балалар белән уздырылган спорт чарасы Тема: "Сәламәтлек-зур байлык” .

Укучыларда, Сәламәт яшәү рәвеше” программасын тормышкаашыру максатыннан,үзләрен һәрьяклап үстерүгә,физик культура белән актившөгыльләнүгә ихтыяҗ тәрбияләү,аларның ихтыяр көчләрен,сәламәтле...

Мәктәп күләмендә уздырылган "Әдәби марафон" проектын йомгаклау чарасы

1-20 декабрь көннәрендә мәктәбездә үткәрелгән әдәби марафонны йомгаклау чарасы...

Башлангыч сыйныфларда дәрестә уен элементларын куллану

     Җәмгыятебезнең  иң  зур  байлыгы -  кеше. Барлык  халыкларның  да  иң  зур, якты  хыялы- һәрьяклап  үскән, белемле, укымышл...