Мәктәп күләмендә уздырылган "Әдәби марафон" проектын йомгаклау чарасы
материал

Хадеева Гөлфия Хашим кызы

1-20 декабрь көннәрендә мәктәбездә үткәрелгән әдәби марафонны йомгаклау чарасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbi_marafon-yomgaklau_charasy.docx19.04 КБ

Предварительный просмотр:

Китап – якты нур.

(#әдәбимарафонэзмә мәктәп күләмендә үткәрелгән китап уку марафонын  йомгаклау чарасы)

Максат: укучыларда китап укуга кызыксыну тәрбияләү, китап уку гадәтен формалаштыру, кеше тормышында китапның әһәмияте, китапка карата хөрмәт тәрбияләү.

Чакырылган кунаклар: Раил Мәүлит улы Гатауллин, Гөлсинә Наил кызы Галимуллина, Ләйсән Рәкыйп кызы Билалова

-Хәерле көн, дуслар – милләттәшләр!

Хәерле көн сезгә, кан – кардәшләр,

Сезгә булган керсез мәхәббәтне

Телгә булган тирән мәрхәмәтне

Җиткерәбез ихлас күңелдән.

-Сәлам сезгә искән таң җиленнән,

Сәлам сезгә Эзмә җиреннән.

Сәлам сезгә барлык дуслардан,

Сәлам сезгә моңнар иленнән.

-Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Бүген сезне  үзебезнең бай тарихлы Эзмә җирлегендә күрүебезгә без бик шат!

-       Тигез булмаса да, озын булсын

         Өзелмәсен барыр юлыбыз.

         Изге теләк, бәхет, ләззәт биреп,

         Яңгырасын безнең җырыбыз.

 -Рәхим итеп тыңлагыз,  авылыбызның гимнына әйләнгән “Эзмә җыры” яңгырый.  Җырлый Рәмзил Йосыфҗанов.

     

-Хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар! Белгәнегезчә, бүген бездә “Әдәби марафон” проектының йомгаклау кичәсе.

- Әлеге марафонның максаты - татар китаплары уку гадәтен формалаштыру. Һәм, әлбәттә инде, үз язучыларыбызның әсәрләреннән өземтәләрне халыкка тарату, татар әдәбиятына игътибарны җәлеп итү, күренекле татар язучыларын һәм аларның әсәрләрен халыкка таныту.

-Һәм әлеге матур әдәби  кичәбезгә нур һәм ямь өстәп, хөрмәтле кунаклар да катнаша. Әйдәгез әле, алар белән танышып китик.

- belem.ru  Татар мәгарифе порталы директоры,

программист, шагыйрь, тәрҗемәче, укытучы, башкалабыз Казаннан килгән кунагыбыз Раил Мәүлет улы Гатауллин

- Якташыбыз, күп китаплар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының “Бәллүр каләм” иясе, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы,  “Иң белемле укучы” дигән проект булдырып, инде ике ел рәттән “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә ел буена иң күп “5”ле алучы укучыларыбызга үзенең премиясен һәм грамоталарын тапшырган  Гөлсинә Наил кызы Галимуллина.

-3) Әбрар Каримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе директоры, безнең бик яраткан, озак еллар мәгариф өлкәсендә мактаулы хезмәт куйган    Ләйсән Рәкыйп кызы Билалова.

-Хөрмәтле кунакларыбыз! Чакыруны кабул итеп, бүгенге кичәгә килүегез өчен  чиксез зур  рәхмәтләребезне белдерәбез. Мәктәпләрдә сезнең кебек шәхесләр белән  очрашу көн саен була торган вакыйга түгел. Шуңа да сезнең һәр әйткән  сүзегез, һәрбер җиткергән фикерегез  безнең өчен бик кадерле.

-Ә хәзер кичәбезне дәвам итеп сүзне мәктәбебез тормышы белән таныштыру өчен директорыбыз Айнур Нургали улы Шәймардановка  бирәбез. Рәхим итегез.

 

        Бию - татар

-Мәктәбебезнең “Ялкын” бию төркемен алкышлавыгыз өчен зур рәхмәт.

      - Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә      

       яхшылап уйлап баксаң, китап - ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк  

       могҗизаларның могҗизасы. Әлбәттә, укый белгән кеше өчен.    

-Китап ул - бүгенге яшәешебез, киләчәгебез, ул - дога да, изге сүз дә...  Татар халкы гомер - гомергә укымышлылыгы, гыйлемле булуы белән дан тоткан. Татар халкының күренекле фикер иясе, бөек мәгърифәтче, мәшһүр тарихчы һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин дә  “Гүзәл китаплар — гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, гаҗизлек вакытларда ярдәмче, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заманнар хәлләрен сөйләп торучы, өметләр, вакыйгаларны хикәят итүче, гакыллы кешеләрнең гакылларын күзләргә күрсәтүче аз хаклы, күп файдалы нәрсәләрдер. Шуның өчен китап алуда саранлык итмәгез, китаплардан аерылмагыз! Китап уку  кешеләрнең йөзенә нур, күңелләренә шатлык китерер” дип үз фикерен җиткергән.

- Язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең иҗат җимешләре белән танышып, без-  мәктәбебез укучылары һәм укытучылары 1нче декабрьдән 20нче декабрьгә кадәр уздырылган  марафонда бик теләп катнаштык. Хәер, нигә бу турыда без сөйлибез. Тулырак таныштыру  өчен сүзне мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  Гөлфия Хашим кызы Хадеевага бирик әле.

   -Менә безнең укучыларыбыз шундый уңганнар инде: уку белән беррәттән әдәби әсәрләр белән дә танышалар, мәдәният дөньясында да актив катнашалар. Сезнең игътибарга нәни скрипкачы кызыбыз Әмилә Газизованы дәшәбез.

- Китап! Гасырлар илчесе, тормыш көзгесе, белем чишмәсе, зирәк юлдаш, акыллы киңәшче һәм ышанычлы сердәш. Китап укыган кешенең фикере тирәнәя, зиһене арта.

  - Китап бит, гомумән, әдәплелеккә, әти-әнине хөрмәт итәргә, Туган илне яратырга өйрәтә. Дөрес, күбебез инде үзебезгә кирәк материалны компьютердан гына укый. Ә кулыңа китап алып уку - үзе бер рәхәт бит ул.

- Китап-белем чишмәсе, диләр. Укырга яраткан һәм укыганыннан акыл ала белгән кешене китап акны карадан аера белергә, тормышта югалып калмаска, хаталар ясамаска өйрәтә. Шуңа да без бу марафонда бик теләп катнаштык. Хәзер сүзне марафонга нәтиҗә ясау өчен Гөлсинә апа Галимуллинага бирәбез.

Бию - рус

 -Менә шушы урында сүзне республикабыз әдәби марафон проекты авторы, башкалабыз Казаннан килгән кунагыбыз Гатауллин Раил Мәүлет улына бирик әле. Рәхим итегез.

-Кунакларыбызга сүз бирүне дәвам итәбез. Хөрмәтле Ләйсән Рәкыйп кызы, сүз Сезгә. Рәхим итегез.

-Әни кебек газиз күреп,

“Туган тел“ дип җан атып,

Без яшибез бу дөньяда

Туган телне яратып.

Без беләбез: бу дөньяда

Иң зур бүләк бер генә-

Көмеш чыңлы, талгын моңлы

Газиз туган тел генә.

-Без - татар балалары,

Милләтнең каймаклары.

Бай тарихлы, күп мираслы

Халыкның киләчәге.

Без, үскәч, милләтебезгә

Тугры  хезмәт итәрбез.

Динебезне, телебезне

Тап төшерми сакларбыз.

                                  Җыр: Мин бит татар малае (Әлфир Әмирҗанов)

-Бүген мәктәбебездә узган әлеге чара күңелләрдә озак сакланыр.   Хөрмәтле кунаклар! Эчтәлекле чыгышларыгыз һәм зурлап тапшырган бүләкләрегез  өчен сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Без дә үз чиратыбызда бүгенге очрашуның якты истәлеге булсын дип кечкенә генә бүләкләр әзерләдек. Кабул итеп алыгыз.

-Алга таба да һәр ел фасылының әдәби марафонында актив катнашып, татар милләтенең, туган телебезнең, туган җиребезнең хөрмәтле кешеләре булып яшәргә язсын!

 

-Милләтемнең күңел җәүһәрләрен

Тутык алмас, ут, су, җил алмас.

Җир йөзендә таулар югалса да ,

Татар үлмәс, татар югалмас.

Бүгенге очрашуыбыз тәмам. Сау булыгыз! Алдагы очрашуларга кадәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Педагогларның тәҗрибә уртаклашу чарасы буларак мастер- класс үткәрү.

Мастер-класс эшен оештырганда бердәм максат билгеләнә. Мастер-классның үз структурасы бар : яңа белемнәр кертү. ныгыту, рефлексия....

Әлифба бәйрәме чарасы.

Беренче басма русча Әлифба 1574 елда дөнья күрә. Беренче татар әлифбасы 1778 нче елда басылып чыга, ул- русча- татарча була. Димәк, рус балаларын татар теленә өйрәтер өчен барлыкка килгән. Аның а...

Класс шагы. Темазы: «Чечен менде, чечек черде»

Сорулгазы: Тыва чоннун аас чогаалынын чамдык хевирлери- биле уругларны таныштырбышаан, чоннун ыдыктыг чанчылдарын сагып, хундулеп оорениринге кижизидери, уругларнын дыл- домаан сайзырадыры;Дерилгези: ...

3нче сыйныфта "Барысын да яратам "темасына Сингапур структурасы элементларын кулланып уздырылган Әдәби уку дәресе

Бу дәрес эшкәртмәсе Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова авторлыгындагы  “Әдәби уку”дәреслеге белән эшләүче 3 сыйныф укытучылары өчен беркадәр ярдәм булыр....

2 нче сыйныфта физкультура дәресендә балалар белән уздырылган спорт чарасы Тема: "Сәламәтлек-зур байлык” .

Укучыларда, Сәламәт яшәү рәвеше” программасын тормышкаашыру максатыннан,үзләрен һәрьяклап үстерүгә,физик культура белән актившөгыльләнүгә ихтыяҗ тәрбияләү,аларның ихтыяр көчләрен,сәламәтле...

9 Май бәйрәмендә һәйкәл янында чыгыш ясау өчен сценарий

Данный сценарий поможет учителям школы провести замечательный праздник 9 Мая....