Педагогларның тәҗрибә уртаклашу чарасы буларак мастер- класс үткәрү.
материал по теме

Гарипова Лейсан Котдусовна

Мастер-класс эшен оештырганда бердәм максат билгеләнә. Мастер-классның үз структурасы бар : яңа белемнәр кертү. ныгыту, рефлексия.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-klass.docx17.01 КБ
Office presentation icon master-klass_utkrune_oeshtyru.ppt195 КБ

Предварительный просмотр:

Педагогларның тәҗрибә уртаклашу чарасы буларак - мастер-класс үткәрүне оештыру

Мастер-классның нәрсә аңлатканын без барыбыз да беләбез инде.Шулай да аның турында аңлатма биреп китү урынлы.Мастер-класс сүзе безгә инглиз теленнән кергән. Мастер-билгеле бер өлкәдә белеме һәм тәҗрибәсе булган кеше,ә класс-шөгыль, дәрес дигәнне аңлата.Бүгенгесе көндә бу термин киң таралыш алды, хәзер хәтта иң гади семинарларныда мастер-класс дип атыйлар. Педагогик күнекмәләрне професионализмны башкаларга җиткерүнең бер чарасы ул -мастер-класс

Педагог -мастерга үз тәҗрибәсен эффектлы күрсәтә белергә, мөмкин кадәр күбрәк коллегалары белән бүлешә белергә тиеш.Бу шул ук вакытта профессиональ  һәм үзүсешкә китерә торган булсын.Мастер-класс-педагогик тәҗрибәне күрсәтүнең бер формасы булып тора

Мастер-класс ,үзенә күрә, педагогларның кече группаларын берләштерүче эш төре.Биредә педагог- мастер үзенең  эш системасы белән таныштыра. Профессиональләр өчен мастер-класс яңа технологияләр, яңа методикалар ,автор эшкәртмәләре  белән танышу өчен мөмкинлек чарасы. Мастер-классны семинар дип атарга мө мкин.Шушы семинарда специалист  практикада яңа технология һәм методларны ничек куллануы турында сөйләп кенә калмый, ә күрсәтә дә. Мастер-классныәң үзенә күрә бер формуласын китерергә мөмкин. :

Уңышлы технология+компетентлы специалист + коллегалар өчен аңлаешлылык = мастер класс

Бу мастер-класс формуласына тагын интерактивлык өстәргә була. Чөнки хәзерге заман дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану бик актуаль, үтемле,балаларда кызыксыну уята, вакытны экономияләүгә булыша.

Һәр мастер класс үткәрүченең эше әлеге принципка нигезләнгән булырга тиеш. “Мин моны ничек эшләргә беләм. Мин сезне өйрәтәм”.

 Мастер-класс ул ике яклы процесс һәм “остаз-тыңлаучы” мөнәсәбәте шушы процесста аерылгысыз күренеш булып тора. Өзлексез контакт, һәр тыңлаучыга практик –индивидуаль якын килү-нәкъ менә шушылар, мастер – классны, башка укыту формалары һәм методларыннан аерып тора.

  Мастер –класс  тематикасы үз эченә түбәндәгеләрне алырга мөмкин:

  • Актуаль проблема һәм технологияләрне күзәтү;
  • Технологияләр куллануның төрле аспектлары һәм алымнары
  • Технологияләрне практикада куллануның авторлык методлары

Мастер-класс барышында катнашучылар түбәндәге эш төрләре башкаралар

  • Мастер-класс темасы буенча эшкәртмәләрне өйрәнәләр
  • Алынган нәтиҗәләр буенча фикер йөртүдә катнашалар
  • Сораулар бирәләр, концультация алалар
  • Тикшерелгән проблеманы чишү буенча үз фикерләрен әйтә алалар.

Мастер –класс үткәрүгә әзерләнгәндә педагог-мастер аудитория белән эшли алу күнекмәләрен ныгыта. Үз эшен йомгакларга өйрәнә.”Тыңлаучылар” экспертка әйләнәләр, анализ ясарга, үз мөмкинлекләрен күрергә, үз позициясен тотарга өйрәнәләр.

Мастер – класс эшен планлаштырганда бердәм максат билгеләнелә. Мастер – классның үз структурасы була: яңа белемнәр кертү, шул белемнәрне ныгыту, рефлексия (йомгаклау).

1. Яңа белемнәр кертү – бу мастер-класс барышының теоритик өлеше. Әлеге этапта эшчәнлекнең билгеле юнәлеше буенча мастер-класс җитәкчесенең педагогик тәҗрибәсе тәкъдим ителә.

2. Ныгыту өлешендә кирәкле күнекмәләр булдыру процессында алынган белемнәрне эшкәртүгә вакыт бирелә

3. Рефлексия. Һәр катнашучы практик эшчәнлек өчен конкрет рекомендацияләр алалар .

Дәреснең максаты мастер тарафыннан куела. Бу максат аның нәрсә күрсәтәчәгенә бәйле.

Бу түбәндәгеләр булырга мөмкин:

  • эшчәнлек, белем бирү, үз белемеңне үстерү программасын һ.б. күрсәтү
  • педагогның үз эшчәнлегендә кулланган аерым эш формаларын күрсәтүе
  • аерым эш методларын күрсәтү
  • эшчәнлекнең инновацион моментларын күрсәтү

Мастер-класс күрсәткәндә түбәндәге эш формалары кулланышка керергә мөмкин

-лекция

-практик эш

-интеграцион эш(лексик-практик эш)

Мастер-класска әзерлек вакытында мастер түбәндәге документларны әзерләргә мөмкин:

  • мастер-классның буклеты
  • конспекты
  • презентация

Сүз уңаеннан презентаця ясауга берничә таләпне китереп китәсе килә.

Информацияне экранга урынлы чыгара белү, эзлеклелек бик мөһим. Слайдның дизайнына  игътибар итәргә кирәк. Кече яшьтәге балалар өчен презентацияләр бизәкле, игътибарны җәлеп итүчән рәсемле булырга тиеш. Ә өлкән класслар өчен киресенчә җитди эшлекле стильдә булырга тиеш.

Текст ачык, яхшы укыла торган булырга тиеш. Фонның төсе белән шрифтның төсе охшаш булмаска тиеш.

Әлеге чыгышны йомгаклап шуны әйтәсе килә: мастер-класс остазга үз шәкертләренә тәҗрибә һәм белем бирергә ярдәм итә. Педагогларның үзара тәҗрибәләре белән уртаклашулары, бүлешүләре бик уңай күренеш. Бу исә уку-укыту системасында яңадан-яңа алымнар барлыкка килү, шул алымнарның методка әйләнүенә китерә. Педагогика, методикага яналыклар кертә. Һәр педагог эшчәнлеген нәтиҗәле итәргә булыша.

                       Актаныш муниципаль районы

                         Шәрип башлангыч мәктәбе

Педагогларның тәҗрибә уртаклашу чарасы буларак - мастер-класс үткәрүне оештыру.

                                                                                     Гарипова Лайсан Котдусовна


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Педагогларның тәҗрибә уртаклашу чарасы буларак – мастер-класс үткәрүне оештыру

Слайд 2

Уңышлы технология + компетентлы специалист + коллегалар ө чен а ң лаешлылык = мастер класс

Слайд 3

“ Мин моны ничек эшләргә беләм. Мин сезне өйрәтәм”.

Слайд 4

Мастер –класс тематикасы үз эченә түбәндәгеләрне алырга мөмкин: -Актуал ь проблема һәм технологияләрне күзәтү; -Технологияләр куллануның төрле аспектлары һәм алымнары -Технологияләрне практикада куллануның авторлык методлары

Слайд 5

Мастер-класс барышында катнашучылар түбәндәге эш төрләре башкаралар - Мастер-класс темасы буенча эшкәртмәләрне өйрәнәләр - Алынган нәтиҗәләр буенча фикер йөртүдә катнашалар - Сораулар бирәләр, кон с ул ьтация алалар - Тикшерелгән проблеманы чишү буенча үз фикерләрен әйтә алалар.

Слайд 6

Мастер – классның үз структурасы була: яңа белемнәр кертү, шул белемнәрне ныгыту, рефлексия (йомгаклау). Ныгыту өлешендә кирәкле күнекмәләр булдыру процессында алынган белемнәрне эшкәртүгә вакыт бирелә Рефлексия. Һәр катнашучы практик эшчәнлек өчен конкрет рекоменда циял ә р алалар Яңа белемнәр кертү – бу мастер-класс барышының теоретик өлеше. Әлеге этапта эшчәнлекнең билгеле юнәлеше буенча мастер-класс җитәкчесенең педагогик тәҗрибәсе тәкъдим ителә.

Слайд 7

эшчәнлек, белем бирү, үз белемеңне үстерү программасын һ.б. күрсәтү - -педагогның үз эшчәнлегендә кулланган аерым эш формаларын күрсәтүе - аерым эш методларын күрсәтү -эшчәнлекнең инновацион моментларын күрсәтү Бу түбәндәгеләр булырга мөмкин:

Слайд 8

Мастер-класс күрсәткәндә түбәндәге эш формалары кулланышка керергә мөмкин -- лек ц ия -практик эш -интегра ц ион эш(лексик-практик эш)

Слайд 9

Мастер-класска әзерлек вакытында мастер түбәндәге документларны әзерләргә мө мкин: мастер-классның буклеты конспекты презента ц ия

Слайд 12

:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер-класс по технологии. Изготовление поделки "Весёлая обезьянка". Мастер-класс предназначен для детей начальных классов

Мастер-класс по созданию поделки из разных материалов "Весёлая обезьянка" в форме презентации...

Мастер-класс урока окружающего мира по теме "Про воздух". Мастер-класс урока окружающего мира по теме "Про воздух".

Одна из основных задач педагогов -  разработать и показать урок в рамках реализации нового образовательного стандарта.Тип урока – урок изучения и первичного закрепления новых знаний. Е...

Презентация мастер - класса "Стань мастером активного целеполагания"

Любая деятельностоь начитается с цели. Без четкого понимания цели невозможна любая деятельность....

Мастер класс "Формирование и развитие универсальных учебных действий младших школьников в учебной деятельности"Мастер

Мастер класс предназначен для учителей начальных классов. Цель мастер класса:продемонстрировать способы формирования универсальных учебных действий;научить определять и находить универсальные уче...

сценарий внеклассного мероприятия с элементами мастер-класса "Пряничные мастера"

Занятие предназначено для детей 6-8 лет. Дети знакомятся с историей появления тульского пряника, рецептом приготовления и способами росписи пряников. Также в мероприятии могут принять участие и родите...