Татар теленнән "Сан" темасына ачык дәрес планы.
план-конспект урока (4 класс) по теме

Зарипова Лидия Азгатовна

4 нче сыйныф  өчен татар теленнән "Сан" темасына ачык дәрес планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gimnaziyad_achyk_dres.docx502.82 КБ

Предварительный просмотр:

  1. Оештыру моменты.

Укучылар белән исәнләшү, танышу.

- Исәнмесез, гимназиянең дүртенче сыйныф укучылары! Бүген  без сезгә , сезнең сыйныфка кунак булып  килдек.  Сезнең белән татар теле дәресе  үткәрербез. Таныш булыгыз, мин Зарипова Лидия Әзгать  кызы булам.  Башлангыч сыйныфлар укытучысы. Сезгә  бүген тагын бик күп кунаклар килде, хәзер алар белән исәнләшик! (Исәнмесез!) Укучылар, дәрес барышында сезнең белән якыннан танышырбыз дип уйлыйм.  

Чыңлады көмеш кыңгырау,
Безне дәрескә чакырып.
Татар  теле дәресен башлыйк
Парталар артына утырып.  
(Укучылар урыннарына утыралар.)

-Дәрестә дөрес утыра белүне тикшерү.

Аяклар?    Идәндә.                                        

Арка?  Туры.                                            

Куллар?  Партада.                                    

Терсәкләр? Парта читендә.

ТЕЙК  ОФ  ТАЧ  ДАУН. (сыйныф турында күбрәк мәгълүмат алу өчен үткәрелә торган структура)

  • Кемгә 10 яшь тулды, шулар торып баса.
  • Кем кыш көне туган, шулар торып баса.
  • Кем көз көне туган, шулар торып баса.
  • Кемнең туган көне яз айларында, шулар торып баса.
  • Кем җырларга, биергә ярата, шулар торып баса.
  • Кем спорт белән шөгыльләнергә ярата, шулар торып баса.
  • Кем мәктәпне ярата, мәктәпкә теләп йөри, шулар торып баса.
  • Иң тырышлар, иң уңганнар, иң булганнар торып баса. Бер-беребезгә карап елмаябыз, бер-беребезне сәламлибез. Яныбыздагы күршебезгә “биш”не бирәбез,  каршыбыздагы күршебезне дә сәламлибез. Яхшы кәефләр телибез һәм дәресне башлап җибәрәбез.

Рәхмәт, укучылар. Менә мин сезнең белән якыннанрак таныша  да башладым.  Хәзер дәфтәрләрбезне ачыйк та, бүгенге числоны язып куйыйк.(Тактага язылган числоны күчереп язалар.) Матур язу күнекмәсе язарбыз. Нинди хәреф язасыбызны белү өчен сезгә табышмакның җавабын табарга кирәк.

1.Мәскәүдә бер дә юк, Казанда икәү. (а хәрефе)

Өйрәнгәннәрне кабатлау.

-Тактага карыйк әле. Анда нинди сүзләр куелган? (исем, фигыль, сыйфат, алмашлык).  Бу сүзләр нәрсәләрне белдерә торган сүзләр? (Сүз төркемнәрен.) Дөрес, болар сүз төркемнәрен белдерә торган сүзләр. Менә монда сүзләр бирелгән, шул сүзләрне тиешле сүз төркемнәре турысына урнаштырырга кирәк. (Зәңгәр, мин, сөйли, биш,  мәктәп, алар, әни, күрәм, икенче, тәмле, ул, кояш, тугыз, яздык, кечкенә, алтынчы).  (Укучылар бирелгән сүзләрне тиешле сүз төркеме турысына урнаштыралар.)

- Бирелгән бөтен сүзне дә урнаштырып бетердекме? Нинди сүзләр калды? (биш, икенче, тугыз, алтынчы.) Бу сүзләрне ни өчен беркая да куймадык? (Чөнки алар бу сүз төркемнәренең берсенә дә кермиләр. ) Дөрес. Хәзер бу сүзләргә сорау биреп карыйк һәм нинди сүз төркеменә кергәннәрен ачыклыйк.  (Биш -ничә? икенче-ничәнче? тугыз-ничә? алтынчы-ничәнче? Бу сүзләр сан сүз төркеменә керәләр).

Дөрес. Бу сүзләр сан сүз төркеменә керәләр.  Димәк, укучылар, без бүген сезнең белән сан сүз төркеме турында сөйләшербез.

Актуальләштерү.

Сан сүз төркеме турында нәрсәләр беләбез, хәзер шуны искә төшерик.

(Нурлар җибәреп ясарга кирәк.)

                                                 САН

1.Мөстәкыйль сүз төркеме.

2.Предметның санын, исәбен белдерә торган сүз.

3.Исемне ачыклый (ачыкланган исем саналмыш була).(мисал китерәләр)

4.Микъдар саны .

5.Тәртип саны.

6.Сан янында килгән исем һәрвакыт берлек санда була. (мисал китерәләр)

Башлангыч сыйныфта санның ике төркемен өйрәнәбез. Нинди саннар инде алар? (микъдар саны, тәртип саны.)

Төркемнәрдә эш.  Хәзер экранга карыйбыз. Андагы сүзләрне укыйк әле. (Биш, егерме, тугызынчы, беренче, ун, уникенче, дүрт, алтынчы)

Беренче төркем  микъдар саннарын яза, икенче төркем  тәртип саннарын яза.

Микъдар саны                                Тәртип саны

Биш                                                         тугызынчы

егерме                                                  беренче

Ун                                                            уникенче

Дүрт                                                         алтынчы

(Слайд буенча укучылар эшләренең дөреслеген тикшерәләр).

-Эшләгән эшебезгә  нәтиҗә ясыйк. Микъдар саннары  нәрсәне белдерәләр? 1нче төркемнең   укучысы җавап бирә.  (Предметның санын, төгәл исәбен белдерәләр.)  Мисал китерик  (биш алма, егерме  укучы, ун дәфтәр, дүрт дәрес). Тәртип саннары  нәрсәне белдерәләр? 2 нче төркем  укучысы җавап  бирә.  (Предметның саналу тәртибен белдерәләр.) Мисал  китерик (тугызынчы рәт, беренче кар, икенче серия, алтынчы йорт).

- Игътибар итик әле, укучылар, тәртип саннары ничек ясалганнар?  (Алар микъдар санына  -ынчы/-енче, -нчы/-нче кушымчалары ялганып ясалган.)

-ынчы, -нчы кушымчалары нинди әйтелешле сүзләргә ялганган? (калын әйтелешле), -енче,-нче кушымчалары нинди әйтелешле сүзләргә ялганган? (нечкә әйтелешле)

Дәреслек буенча эш.

-Хәзер дәреслектәге  46 нчы күнегүне эшләрбез. Бирелгән саннарга тәртип саны кушымчаларын өстәп язарга.

   Бишенче рәт, унынчы февраль, беренче укучы, икенче кыз, унбишенче көн, ике мең ундүртенче ел, унтугызынчы спортчы, алтмышынчы кеше, дүртенче сыйныф, уникенче яшь.

Ял минуты.  МИКС ФИЗ ГРУП.

  • Барыгыз да урыннарыгыздан торыгыз, урындыкларны өстәл астына этеп куегыз. Музыка астында класс буйлап хәрәкәт итегез. (Музыка яңгырый)

Музыка туктады. Ике кеше белән группа ясагыз. Табышмак. Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач. Кемнең буе озынрак, шул башлый.

Музыка астында тагын хәрәкәт итәбез. Музыка туктады. Ике кеше белән группа ясагыз. Бирем. Сан кергән җөмлә төзеп әйтегез. Кемнең чәче кара, шул башлый.

 Музыка астында тагын хәрәкәт итәбез. Музыка туктады. Ике кеше белән группа ясагыз. Сорау. “Өч кыз” әкиятендәге кызларның сезгә кайсысы ошады? Ни өчен?  “Өч аю” әкиятендә (Р.н.с. Три медведя) үзләре өйдә булмаганда аюлар өенә кем керә?

Саннарга морфологик анализ ясау тәртибен искә төшерү.

Алмазга ун яшь.  Ул дүртенче сыйныфта укый.

Ун (яшь) – микъдар саны, ничә соравына җавап бирә.

Дүртенче (сыйныфта) – тәртип саны, ничәнче соравына җавап бирә.

Төркемдә эш. Бирелгән җөмләләргә кирәкле саннарны язарга һәм саннарга морфологик анализ ясарга.

  1. Безнең сыйныфта  _________________   укучы.
  2. ______________________ сентябрьдә балалар мәктәпкә баралар.
  3. ______________________ Май – Җиңү көне.
  4. Бу күлмәк ______________сум тора.
  5. Без __________________________ гасырда яшибез.

Саннар: ике йөз, беренче, ун, тугызынчы, егерме беренче.

-Укучылар, хәзер саннарны ясалышы ягыннан карарбыз. Без бүген сезнең белән гади саннарны, кушма саннарны һәм тезмә саннарны өйрәнербез.

Гади саннар - бер сүздән генә, ягъни бер тамырдан гына торган саннар. 

Кушма саннар   ике сүз, ягъни ике тамыр бергә кушылып ясалган саннар. Кушма саннар кушылып язылалар.  Кушма саннар тугызау гына. Унбердән алып унтугызга кадәрге саннар кушма саннар булалар. Кушма саннар кушылып язылалар.

Тезмә саннар ике яки берничә сүз тезелеп килгән саннар. Тезмә саннар аерым язылалар.

Гади  саннар             Кушма саннар            Тезмә саннар

Ике                                унбер                              егерме алты

Җиде                             унике                              илле дүрт

Утыз                              унөч                                өч йөз

Сиксән                           ундүрт                            алты мең сигез

Төркемнәрдә эш. Саннарның язылышына бәйле хаталы очракларны табарга. Хаталы язылган сүзләрнең астына сызарга һәм дөрес языылышын аңлатырга.

  1. Ун ике ай сизелми дә үтеп китте.
  2. Әниемә утызалты яшь.
  3. Егермеөченче февраль – Ватанны саклаучылар көне.
  4. Ике гасырда икейөз ел.
  5. Сигез елдан миңа ун сигез тула.

- Укучылар, афәрин, булдырдыгыз. Сезне  тапкырлыкта да сынап карыйсы килә. Табышмакларның да саннар белән төзелгәннәре бар. Тыңлагыз әле.

1. Ел да килә дүрт батыр,
Дүртесе дә ят төсле,
Дүртесе дә бик матур. (Елның дүрт фасылы)

2.  Ике әти, ике бала,
Үзләре өчәү генә. (Бабай, ата, ул)

3. Дүрт хатынга бер шәл. (Өстәл)

4. Бер тавык астында 60 йомырка. (Сәгать, минутлар)

5. 7 үрдәк оча иде. Шуларның икесен атып төшерделәр. Ничә үрдәк калды? (2)

6. Нинди сәгать тәүлеккә ике генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә? (ватык).

7. 4 шәм янып тора. Өчесен сүндерәләр. Ничә шәм кала? (3 кала, 1се янып бетә).

8. Нинди санны уңнан укысаң да, сулдан укысаң да бер төрле әйтелә?(кырык)

Тормышта саннарны кайларда очратабыз?

  • Сәгать циферблатында саннар бар.

Украина перейдет на зимнее время в ночь перед выборами - Политика и право - Всеукраинский юридический портал

Сәгать ничә? (Сигез. Микъдар саны)

time say goodbye - Quoteko.com

Сәгать ничә? (Уникенче ярты. Тәртип саны.)

Североуральские продавцы обманывали покупателей с помощью весов - Новости - Информационный портал JustMedia.ru

  • Кибет үлчәүләрендә саннар бар. Әйбернең массасын үлчәү өчен. Напольные платформенные весы "Геркулес" HFS, САS (Корея) - Купить Напольные платформенные весы "Геркулес" HFS, САS (Корея), Стои

  • Температураны үлчәү өчен кулланыла торган термометрларда саннар бар.

    Термометр уличный стеклянный на липучках (средний) - Товары для дома-Системы для очистки воды Новая вода, Brita, Гейзер, Барьер,термометр - Всемирная схемотехника

Термометры, Цифровые термометры, Цифровые термометры с выносным датчиком

                           

  • Машина номерларында саннар була.

Чиновникам могут запретить покупку автомобилей дороже 2 млн …

  •  Йорт номерлары саннар ярдәмендә языла.
  • Архивы Нумерология - МагнитизаДом, в котором мы живем - 24 Октября 2012 - Дремлющий Ветер

Нәтиҗә ясыйк әле. Саннар безнең тормышта күп очрыймы? (Саннар безнең тормышыбызда гел очрап тора. Тормышыбызны саннардан башка күз алдына да китереп булмый. )

Укучыларның белемен тикшерү.

Тест.  

  1. Сан нәрсәне белдерә?

А)предметның билгесен;

Ә)предметның эшен;

Б)предметның санын;

В)предметның хәрәкәтен.

     2. Сан белән ачыкланган исем:

         А)сыйфатланмыш дип атала;

        Ә)саналмыш дип атала;

        Б)микъдар саны дип атала;

        В)тәртип саны дип атала.

   3. Сан нинди сорауларга җавап бирә?

       А)кем? нәрсә?

       Ә)нинди?

       Б)ничә? күпме? никадәр?

       В)нишли? нишләде?

4. Сан янында килгән исем һәрвакыт:

      А)Берлек санда була;

      Ә)күплек санда була;

      Б)саны булмый;

      В)берлек һәм күплек санда була.

5. Тәртип саннары нинди сорауга җавап бирә?

    А)кем?

   Ә)нәрсә?

   Б)ничәнче?

   В)нишли?

6.Тәртип саннары микъдар санына нинди кушымчалар ялганып ясала?

  А)-лар/ -ләр;

  Ә)-ның/ -нең;

  Б) –ынчы/ -енче; -нчы/ -нче;

 В)-да/ -дә.

Рефлексия.

   -Укучылар, без бүген нинди сүз төркеме турында сөйләштек, шул сүз төркеме белән күп кенә күнегүләр эшләдек? (Сан турында. ) Сан турында сез Гөлназ апагыз белән өйрәнә башлаган идегез инде, белә идегез бу сүз төркеме турында. Ә бүген нинди яңа әйберләр өйрәндегез. Берәр яңалык алдыгызмы үзегезгә?

    -Һәрберегезнең өстәлендә өч төстәге кәгазь бар. Кем дә кем “Мин бүген дәрестә бөтен нәрсәне аңладым, дәрес миңа ошады,”- ди, яшел төстәге кәгазьне күтәрегез. “Аңладым, ләкин соравым калды,” - диюче укучы сары кәгазьне күтәрә. “Материал авыр булды, мин аңламадым,”- дигән укучы кызыл кәгазьне күтәрә.

Өй эше: Саннар кертеп “Чаңгы ярышында” исемле кечкенә хикәя язып килергә.

Дәрескә үзанализ.

Укытучы: Зарипова Лидия Әзгатовна. Чертуш башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

4 нче сыныфта татар теленнән ачык дәрес.

Дәреснең темасы: Сан. Тәртип саны.

Дәреснең тибы: Укучыларга яңа белемнәр бирү дәресе булды.

Дәреснең максатлары түбәндәгеләр иде:

  1. Белем бирү максаты: Санны мөстәкыйль сүз төркеме буларак кабатлау. Сан төркемчәләрен өйрәнүне дәвам итү. Тәртип санын өйрәнү  Гади, кушма, тезмә саннарның ясалышы һәм дөрес язылышы белән таныштыру.
  2. Фикерләү сәләтен үстерү максаты: Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү. Текстта саннарны дөрес кулланырга өйрәтү.
  3. Тәрбияви максат: аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну тәрбияләү.

Мин дәрескә куелган максатыма ирештем дип уйлыйм. Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килде.  Әзерләнгән  күнегүләрнең  эчтәлеге  дәрес максатларына ярашлы итеп, укучыларның фикер йөртү эшчәнлеген күзаллап, яшь үзенчәлекләрен истә тотып сайланды,   вакытлы һәм урынлы файдаланылды. Дәрестә вакытны дөрес бүлдем дип уйлыйм. Этаплар: оештыру өлешендә укучылар таныштык, монда уңай халәт тудырырга ТЕЙК ОФ ТАЧ ДАУН структурасы да булышты дип уйлыйм. Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру этабында матур язу күнекмәссе башкардык. Нинди хәреф язасыбызны да проблемалы бирем-табышмакның җавабын табып белдек.  Яңа материалны өйрәнү өчен алган белемнәрне кабатлау, искә төшерү моменты  үткәрдем,  монда да укучыларга проблемалы сорау тудырдым. Шуның аша дәреснең темасын ачыкладык һәм сан темасын өйрәнүне дәвам иттек. Яңа теманы карагач МИКС ФРИЗ ГРУП структурасы ярдәмендә ял минуты үткәрдек. Ял минутында да сан темасыннан читкә китмәдем, биремнәрне шул темага туры китереп бирдем. Санга морфологик анализ ясауны да искә төшергәндә һәм саннарны ясалышы ягыннан караганда төркемнәрдә эш  алып бардык.

 Дәрес алып барырга психологик-уңай халәт тудырдым дип уйлыйм. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы  итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү  минем төп бурычым иде. Укучылар бик актив булдылар. Минем педагогик темам да: “Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта башлангыч мәктәптә укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру”.  Мин бу дәрестә дә темама тугры калдым дип уйлыйм.Укучылар сан темасы буенча белергә тиешле төп төшенчәләрне (Сан. Микъдар саны. Тәртип саны. Гади саннар. Кушма саннар. Тезмә саннар) беләләр. Планлаштырылган нәтиҗә буенча санның төркемчәләрен  билгели белү; саннарга морфологик анализ ясый  белү;  ясалышы ягыннан саннарны дөрес билгели һәм дөрес яза белү; саннарны сөйләмдә куллана белү кебек эшләрне аңлап башкардылар. Дәрестә предметара бәйләнеш булды: әдәби уку, математика, әйләнә-тирә дөнья дәресләре белән бәйләдем.  Фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү кебек эш төрләрен кулландым. Дәрестә  шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе; уен технологиясе; проблемалы укыту технологиясе; заманча проектлар технологиясе; сәламәтлекне саклау технологиясе; информацион-коммуникатив технология кулланылды. Сингапур структураларын куллану да уңай нәтиҗә бирде дип уйлыйм. Укучыларның белемен тикшерү максатыннан тест биремнәр эшләттем.  Дәрес ахырында рефлексив йомгаклау үткәрдем. Дәресемне методик яктан дөрес оештырдым дип уйлыйм. Яңа сыйныфта эшләү миңа ошады. Мин үзем бишенче ел азкомплектлы сыйныфта укытам. Аерым класс белән эшләү рәхәт булды. Төркем белән эшләүне дәрестә бик кулланып булмый, парларда күбрәк эшлибез. Монда төркем белән эшләү ошады.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Ачык дәрес планы "Казаным-башкалам"

Тәкъдим ителгән дәрес планы рус төркемендә укучы балалар  өчен....

Татар теленнән ачык дәрес 2-4 классларда

Азкомплектлы башлангыч сыйныфларда  яңа уку стандартлары буенча2нче сыйныфта һәм 4 нче сыйныфларда татар теле дәресе.     2класс:Тема:Предметны  белдергән сүзләр.4класс:Т...

Ялгызлык исемнәр, татар теленнән ачык дәрес, 3 класс

Ялгызлык исемнәр, татар теленнән ачык дәрес , 3 класс...

1-3 класс өчен Татар теленнән ачык дәрес

Аз комплектлы мәктәптә эшләүчеләр өчен татар теленнән ачык дәрес планы. 1 нче класста Я,Ю,Е хэрефләренең дөрес язылышын ныгыту, 3 нче класста "Исем " темасын гомумиләштереп кабатлау....

Татар теленнән ачык дәрес "Фигыльләрнең күпмәгънәлелеге".

Мияссарова дәреслеге буенча дәрес планы....

Татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема. Сүз төзелеше. Тамыр һәм кушымча. (3 нче сыйныф)...