Ялгызлык исемнәр, татар теленнән ачык дәрес, 3 класс
план-конспект урока (3 класс) на тему

Фахрисламова Зиля Фатиховна

Ялгызлык исемнәр, татар теленнән ачык дәрес , 3 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yalgyzlyk_isemnr_3_kl.docx19.99 КБ

Предварительный просмотр:

Сарман муниципаль районы  Муниципаль бюджет белем бирү

учреждениесе «Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе»

Ялгызлык исемнәр

татар теленнән ачык дәрес

3нче сыйныф

       

                                                       Фахрисламова Зилә Фатих кызы

   1нче квалификацион  категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

Тема : Ялгызлык исемнәр.

Максат : ялгызлык  исемнәр турында аңлатма бирү;

исемнәрнең үзенчәлекле якларына игътибар итү; 

     туган як турында булган белемнәрен  үстерү, тирәнәйтү.

Җиһазлау : дәреслек,ноутбук, проектор, кроссворд, карточкалар,”Сабантуй”,  “Көмеш кыңгырау”, “Дуслык” газеталары.

Дәрес барышы.

 I.  Оештыру өлеше.

        − Хәерле иртә, балалар!

        − Кәефләрегез әйбәтме?

        Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

                Укучылар теләкләр тели:

                − Яңа көн тынычлык алып килсен!

                − Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

                − Әти-әниебезгә ягымлы булыйк!

                − Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

        − Укучылар, бүген без сезнең белән бер ачыш ясарбыз. Нинди ачыш микән ул, беләсегез киләме? Аны белү өчен дәрестә бик игътибарлы булып, тырышып эшләргә кирәк. Әйдәгез эшкә тотындык!

- Нинди сүзләргә исем дип әйтәләр?Исемнәр мәгънәләре буенча нинди төркемнәргә бүленә? Исемнең ничә төре бар?  Исемнең ничә саны бар? Күплек санда икәнлеген каян беләбез?

Исемнәргә нинди сорау куела? (балалар җавабы). Барысы да дөрес. Бүген исем темасын өйрәнүне дәвам итәбез.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

               Матур язу күнегүе (сүзләрне уку, сүзлек эше) :

                Акбай, Әкрам Вәлиев, герой, елга, Җиңү көне, маэмай, Мәллә, тарихи вакыйга.

        − Число язабыз, буш юл калдырабыз (тема өчен), тактадагы сүзләрне матур итеп күчереп язабыз. Орфограммаларын билгелибез.

        − Укучылар, бу сүзләр бер-берсенә нәрсәсе белән охшаган? (Кем?Нәрсә? соравына җавап бирәләр, исемнәр.)

        − Аларның нинди аермалары бар? Бу сүзләрне ничә төркемгә бүлер идегез? ( Беренче төркем − баш хәрефтән язылучы сүзләр, икенче төркем − юл хәрефеннән.)

Тактада язу ачыла:

        Әкрам Вәлиев                        герой                        

        Акбай                                маэмай

        Җиңү көне                        тарихи  вакыйга

        Мәллә                                елга

(Укучылар башка төрле бүленеш ясарга мөмкин, барлык вариантлар да тыңлана.)

III. Яңа теманы аңлату.

                                                        

        1. Кроссворд чишү. (1нче слад)        

− Балалар, икенче баганадагы сүзләрнең ничек дип аталганын беләсегез киләме? Әйдәгез,

менә бу кроссвордны чишеп карыйк.:

1

2

3

   4          

    5

6

7

8

  1. Якшәмбе көн.
  2. “ Алма!” – дисәң дә, алалар,

Нәрсә соң ул? – балалар.

    3.Явым-төшем.

    4. Чебиләр ярата торган ярма.

    5. Әйтәбез һәм ишетәбез.

    6. Баш киеме.

   7.” Яңа ел “ бәйрәме аннан башка узмый.

   8.  Күз өстендә ...

(вертикаль баганада Ялгызлык дигән сүз барлыкка килә.)

Димәк, дәресебезнең темасы - Ялгызлык исемнәр.

−Балалар, кем әйтә ала, нәрсә микән ул ялгызлык исем? (Баш хәреф белән язылучы сүзләр.)

        − Аларның баш хәреф белән язылганын ничек белергә соң?

        Татарстан картасына карыйк әле: ничә елга бар? (Күп.)

        Ә безнең Сарсаз елгасы ничәү? (Берәү генә.)

        Хәзер класс бүлмәсендә ничә кеше бар? (Күп.)

        Ә Ниязлар ничәү? (Берәү генә.)

                Димәк бер үк төрдән булган әйберләрне, кешеләрне бер-берсе белән бутамас өчен нәрсә уйлап тапканнар? (Кешенең, предметның үзенә генә бирелә торган исем.)

        Шул исемнәр нәрсә дип аталалар?(Ялгызлык исемнәр дип.)

Димәк,ялгызлык исемнәргә нинди исемнәр керә инде?

(-Кеше, кушаматлар, шәһәр,  елга, күл, газета, журнал, оешма  исемнәре.)

Газета, журнал, оешма исемнәре куштырнаклар эченә языла: “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”, үзебезнең яраткан “Дуслык” газеталарыбыз һ.б.

Ял минуты.

IV. Ныгыту.        

        1."Сабантуй" газетасы белән эш.

        − Балалар, үткән дәрестә без бер газета укыдык. Ул ничек атала әле? Кем игътибар белән укыды микән? Хәзер мин сезгә сораулар бирәм, җавапларын дәфтәргә яза барыгыз.

        Лилия Вәлиева җәйге каникулын кайда үткәргән?(Казахстан, Астана.)

        Ул нинди елгада коенган?(Ишим.)

        Үз сәламәтлегенә төкереп караган, 9 яшеннән үк тәмәке тарта башлаган, үзеннән күпкә олырак булган иптәшләренә ияреп, бер тапкыр наркотик та кулланып караган малай исеме.(Камил.)

        Камил кайчаннан яңа тормыш башлап җибәрә − сәламәт яшәү рәвешенә күчә? (Яңа елдан.)

     Балалар, дәфтәрегездә нинди исемнәр килеп чыкты? (Ялгызлык исемнәр.)

        

2.Дәреслек белән эшләү.

160 нчы  күнегү  (телдән).

3. Дөресләп яз. (2нче слайд)

(миләүшә) белән (роза) чыршы бәйрәмендә чыгыш ясады.

Бакчада (миләүшә), (роза) чәчәкләре үсә.

Күрше (алмаз) абый (алмаз) руднигында эшләгән.

песинең (ак) тәпиенә карап, аңа (ак) тәпи исеме куштык.

(язып бетергәч , тикшереп алабыз)

5)Хәзер малайлар Ил сүзенә башланган кызлар исемен, ә кызлар  малай исемнәрен уйлый тора. Ә белемнәрегезне бер “кунак” тикшерер.

        V. Йомгаклау.

        1. Балалар, кем әйтә ала, без бүген нинди ачыш ясадык? (Ялгызлык исемнәрен "ачтык"  .)

        2. Кем бүгенге теманы "5"лелек итеп үзләштерде микән? Тиз генә шул сорауга җавап бирергә менә шушы карточкалар ярдәм итәр.

        а) Төрле төстәге карточкаларда ялгызлык исемнәре язылган, шуларны тиешле терәк схема астына беркетергә кирәк. Һәр баланың карточкасы аерым төстә: ак, зәңгәр, яшел, сары, кызыл.

                1) энҗе, Бетховен, Җәлил, Аналар көне, "Туган тел";

                2) ландыш, Мөхтәр, Чатыртау, Ватанны саклаучылар көне, "Маяк";

                3) Тукаева, Актәпи, Мәсгут, Белем бәйрәме, "Кыш һәм кеше";

                4) Рәшит, Акбай, Ык, Корбан бәйрәме, "Татар теле";

                5) Илнар, Мырауҗан, Россия, Яңа ел, "Салават күпере".        

        б) Һәр баганага (терәк конспект астына) беркетелгән сүзләрне уку, дөреслеген тикшерү.

        в) Укучыларның дәрестәге эшләренә бәя бирү, билгеләр кую.

Өй эше .  

1) 162 нче күнегү, язма.

2) Ай сүзенә башланган 10 исем  яз.

3)Татарстан картасыннан шәһәр атамаларын алфавит тәртибендә яз.