Математикадан ачык дәрес 4 класс
план-конспект урока по математике (4 класс) на тему

Минкина Альфия Маннановна

Дәрес темасы: "Масса үлчәү берәмлекләре"

Максат: укучыларны масса берәмлекләре таблицасы белән  таныштыру; алар белән эш итү алымнарына өйрәтү; тапкырлау һәм бүлү күнекмәләрен камилләштерү; логик фикер сәләтләрен үстерү; игътибарлылык, күзаллау, пөхтәлек сыйфатлары тәрбияләү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Максат: укучыларны масса берәмлекләре таблицасы белән  таныштыру; алар белән эш итү алымнарына өйрәтү; тапкырлау һәм бүлү күнекмәләрен камилләштерү; логик фикер сәләтләрен үстерү; игътибарлылык, күзаллау, пөхтәлек сыйфатлары тәрбияләү.

 

Кулланма материаллар: презентация, таблица, пакет, суган, бәрәңге, үлчәү

Дәреснең барышы

1.Оештыру моменты

2.Актуальләштерү. Число язу.

Телдән исәпләү.

1 слайд. Укучылар, башта телдән исәпләп алабыз. Бирелгән мисалларның җавапларын тапканнан соң килеп чыккан саннарны үсә бару тәртибендә урнаштырсак, алар янында бирелгән хәрефләрдән бер сүз килеп чыгачак. (Телдән исәплиләр).

Нинди сүз килеп чыкты?

-(2 слайд)Таблица

У: Башта әйтегез әле, үткән дәрестә без нәрсәләр белән таныштык?

-Масса  берәмлекләре.

У: (3 слайд)Чираттагы тукталышта Хоттабыч бабай безне үзенең биремнәре белән көтә. Нинди биремне үтәргә куша ул безгә?

-Масса берәмлекләре таблицасын төзергә.

У: Таблицаны төзергә керешкәнче әйтегез әле, сез нинди масса берәмлекләрен беләсез?

-Килограмм, грамм, тонна, центнер.

У: (4 слайд) Әйе, сез килограмм, грамм, тонна, центнер дигән масса берәмлекләрен беләсез. Шулар арасында кайсысы иң зурсы?

-Тонна.

У:Кайсысы иң кечкенәсе?

-Грамм.

-Көндәлек тормышта кайсылары белән күбрәк очрашабыз?

-Килограмм, грамм.

У:Кайда? Ничек?

-(Кибетне мисалга китерәләр)

У:Ә нәрсәләр ярдәмендә үлчиләр?

-Үлчәүләр

У: (5 слайд): Әйе, үткән дәрестә төрле үлчәү төрләре белән дә танышып үттек. Чираттагы тукталышта без масса берәмлекләре таблицасы белән танышабыз. Ул таблица дәреслек- ләрнең 50 битендә дә бирелгән. Әйдәгез, таблицаны укыгыз әле.

-(Укыйлар)

У: Ә хәзер дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз һәм рамка эченә алыгыз.

-(Күчереп язалар)

У:Чираттагы тукталышта Хоттабыч бабай сезгә “Буш урыннарны тутыр”(6 слайд) дигән бирем тәкъдим итә.

-(Табл-н файдаланып аңлаталар)

У: (7 слайд)Чираттагы тукталышта сезне “Үлчәп тикшереп кара” дигән бирем көтә. Дәреслектән 242 нче номерны карыйсыз. Укыйбыз биремне.

-(Бер укучы укый)

У: Без сезнең белән суганны гына үлчәп карарбыз инде. Кайсыгыз үлчәп карарга тели?

Үлчәүнең күрсәткече ничәне күрсәткәнче тутырабыз инде суганны?

-1не

У: 1 кг булсын өчен ничә данә суган кирәк икән?

-

У(8 слайд)Чираттагы тукталышта безне бүре көтә. Ул безгә нинди эш куша?

-Ял ит. Күнегүләр эшлә. (Ял минуты: Кызыклы мәсьәләләр чишү:

Кайсы авыррак: 1кг йонмы яки 1кг ташмы?

Каз 1 аякта басып торганда 3 кг, ә 2 аякта басып торганда ничә кг?

Имәндә 10 кг чикләвек, ә каеннан 15 кг чикләвек җыеп алганнар. Кайсы агачтан күбрәк чикләвек җыйганнар?

Казлар кебек очабыз.

Агачлар кебек шаулыйбыз.

У:Дәфтәрләрегезгә №243 дип язып куегыз. Укыйбыз мәсьәләне. Нәрсә соң ул макулатура? (Мәгънәсен аңлату). Макулатурадан нәрсә эшләгәннәр?

-

У: Нәрсә билгеле?

-

У: Нәрсәне табарга кирәк?

-

У: Әйдәгез, мәсьәләнең кыскача шартын төзибез.

1кг-25 дәфтәр.

1 ц- ? дәфтәр

1т-?дәфтәр

Мәс-нең соравына җавап бирә алабызмы әле?

-

У: Ни өчен?

-

У: Әйе, центнер белән тоннаны кг-га әйләндерергә кирәк. Аның өчен без нәрсәдән файдаланабыз?

-Таблицадан.

У: 1 ц да ничә кг?

-100кг

У:1 т. да?

-1000кг

У: 1кгнан 25 дәфтәр чыга. 100 кг нан ничә дәфтәр чыкканын белү өчен нишлисез?

-25х100

У: 1000 кгнан ничә дәфтәр чыкканын белү өчен нишлисез?

-(Такта янында чишү).

У: Ә хәзер кабатлауга күчәбез. №246 (2) (Тактага чыгару)

-(Аңлатып чишәләр)

№249

У: Ахыргы тукталышта безне Куянкай көтә. Ул сорауларга җавап бирергә, дәрескә йомгак ясарга куша. (10 слайд): тест биремнәре үтәү язмача

Тикшерү.

Йомгаклау


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математикадан эш программасы 1 класс УМК "Перспективная начальная школа"

Математикадан эш программасы1 классУМК "Перспективная начальная школа"...

3 класста математикадан ачык дәрес

3 класста математикадан ачык дәрес...

Математикадан ачык дэрес!!!

Предлагаю вашему вниманию мой открытый урок по математике который был представлен для родителей моих учащихся!...

Математикадан эш программасы 3 класс

Перспективалы башлангыч мәктәп...

1 сыйныфта математикадан ачык дәрес

Кушылучыларның урыннарын алыштыру...

Азкомплектлы мәктәптә математикадан ачык дәрес планы.

1 һәм 3 сыйныфларда математика дәресе...