Башлангыч сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе. 4 сыйныф.Тема.Зурлыклар.Километр - озынлык үлчәү берәмлеге.
методическая разработка по математике (4 класс) на тему

Нургалиева Раушания Мирхәтим кызы

   Математикадан татар телендә 4 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе. Россия мәктәбе программасы буенча төзелгән.Дәрес эшкәртмәсе башлангыч сыйныф укытучылары өчен тәкъдим ителә.Дәрестә балалар яңа озынлык үлчәү берәмлеге - километр белән   танышалар, тормышта бу берәмлекнең  кулланышын өйрәнәләр. Күбурынлы саннарны яза, укый, чагыштыра белү күнекмәләрен ныгыталар. Өйрәнгән озынлык үлчәү берәмлекләрен кабатлыйлар.  Логик фикерләүне үстерүгә  мәсьәләләр чишәләр.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Нургалиева Раушания Мирхәтим кызы

Баулы районы Татар Кандызы урта мәктәбе

башлангыч сыйныф укытучысы

4нче сыйныфта математика дәресе

Тема. Зурлыклар. Километр- озынлык үлчәү берәмлеге.

Максат.1.Балаларны яңа озынлык үлчәү берәмлеге- километр белән  

                 таныштытру, тормышта бу берәмлекнең  кулланышы.

              2.Күбурынлы саннарны яза, укый, чагыштыра белү күнекмәләрен

              ныгыту.Өйрәнгән озынлык үлчәү берәмлекләрен кабатлау.

              3.Логик фикерләүне үстерү.

Җиһазлау.таякчыклар, шырпы коробкасы, метрлык, рулетка,линейкалар,

                   карандаш, туп,  төсле ленталар,компьютер(слайдлар)

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.Дәрескә әзерлек.Дәреснең максаты.

II.Телдән исәпләү.

     1.Тапкырлау таблицасын  тикшерү.( “мин - сиңа, син-миңа” туп белән уен)

     2.”Тапкырлар һәм зирәкләр” уены.

      - Хәзер балалар сезнең тапкырлыгызны тикшереп китәрбез.Иң зирәге кем    икән?   

     а) Сезнең каршыда әкияттән күренеш.Бу нинди әкият? (“Шалкан”, слайд карау)

     Бабай, әби, онык, эт, песи, тычкан шалканны тартып чыгарганнар. Бу шалканны

       ничә пар күз күргән?   (6 пар күз)  

    б) 6 бәрәңге 30 минутта пешә. Бер бәрәңге ничә минутта пешәр? (30мин)

    (слайд карау)

    в) дүрт таякчык ярдәмендә 15 санын язарга.( XV)

    (дәфтәрләрне ачабыз, число , сыйныф эше)

  III. Күбурынлы саннарның укылышын, язылышын  ныгыту.

  1. Бирелгән мисалларны эшләү һәм тикшерү.(слайд)

 370 х 10=                          42050 х 10=

 6400 : 100=                       462000 : 100=

 8400 х 10=                        630 х 100=

 81000 :1000=                    50010 : 10=

2.Бирелгән саннарны үсә бару тәртибендә яз. ( слайдтан карау, тикшерү)

1533, 1433, 1333, 1633, 1733, 1233.

 IV. Яңа теманы аңлату.

       - Менә сезнең каршыда шырпы коробкасы. Аның калынлыгын ничек

       үлчәрбез?(линейка белән, мм)

      - Карандаш озынлыгын ничек үлчәрбез?(линейка белән,см)

      - Тәрәзә төбен ничек үлчәрбез?(метрлык белән)

      ( Метрлыкларны күрсәтү)

      - Бүлмә озынлыгын үлчәгәндә уңайлы булган озынлык үлчәү берәмлеге

      нинди? (метр, рулетка куллану)

     - Урамга чыгып юлны үлчәсәк нинди үлчәү берәмлеге кулланырбыз?(километр)

   Бүген  без яңа озынлык үлчәү берәмлеге километр белән танышырбыз.(дәреслектәге рәсемне һәм теманы күрсәтү)

Иң кечкенә озынлык үлчәү берәмлеге нинди булды? (мм)

Аңардан зуррагы? (см)

1см ничә мм? (линейканы күрсәтү)

См дан зуррак үлчәү берәмлеген атагыз? (дм)

1 дм ничә см ? (линейканы күрсәтү)

Дм дан зуррак үлчәү берәмлеге ?(метр)

1 м да ничәсм бар? Ничә дм булыр?

Метрдан да зуррак үлчәү берәмлеген әйтегез? (км)

1 км  1000м га тигез булыр.

Таблицаны уку һәм күчереп язу.(слайд)

V.Ныгыту.

Практик эш. Бирелгән  ленталарны үлчәү.

                       Зәңгәр лента- 12 см.Ничә дм , ничә см?

                       Сары  лента – 10 см. Ничә дм?

                       Яшел лента – 5 см . Ничә мм?

Дәреслек белән эшләү.

                        № 150 ( дәфтәргә сызу)

Юнәлешләр. Километрлар белән юлларны үлчиләр булды. Ә юлда бик күп машиналар йөри. Алар төрле юнәлештә йөриләр. Мәсьәләләр чишкәнче менә шул юнәлешләргә күз салыйк әле. (слайдлар карау)

Мәсьәләләр чишү. (слайд карау) №153.

                        Ике автобус кара каршы килә.Берсе 160 м, икенчесе 140 м

                        ара үткән. Аралары 1км булган.Хәзер алар арасындагы ераклык

                        күпме булыр? Ике төрле үлчәү берәмлеге. Бер исемгә

                        китерәбез. 1км= 1000 м. 1000 – 160 - 140= 700м

                        ( 2 нче слайд) Аралары 1км булган ике тукталыштан  капма-

                        каршы юнәлештә ике автобус кузгала. Берсе 160 м, икенчесе  

                        140 м юл китә. Алар арасындагы ераклыкны табыгыз?

                        Арадагы ераклык арта.160+ 140 =300 м   1000м + 300м=1300м

                       1 км 300м

Кабатлау. Дәрестә нинди үлчәү берәмлеге турында сөйләдек?

                    Күмәк эш. №170

VI. Йомгаклау. Билгеләр кую.  Өй эшен язу. № 154(яз), 37 бит , озынлык үлчәү берәмлекләрен белергә.  (слайдның соңгы битенә басу)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Математика дәресе. 4 нче сыйныф Тема. Зурлыклар. Километр- озынлык үлчәү берәмлеге . Нургалиева Раушания Мирхәтим кызы Баулы районы Татар Кандызы урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы

Слайд 2

” Тапкырлар һәм зирәкләр” уены

Слайд 3

Бу нинди әкият? Ш алканны ничә пар күз күргән?

Слайд 4

6 бәрәңге 30 минутта пешә . Бер бәрәңге ничә минутта пешәр?

Слайд 5

Нәти җәне тап 370х10= 6400: 100= 630 х 100= 81000: 1000= 42050х10= 462000:100= 50010: 10= 8400 х 10=

Слайд 6

Дөреслеген тикшер.Үзбәя. 370 х10= 3700 6400 :100=64 630х100=63000 81000: 1000=81 42050х10=420500 462000:100=4620 50010 : 10=5001 8400 х10=84000

Слайд 7

Саннарны үсә бару тәртибендә яз 1533 1433 1333 1633 1733 1233

Слайд 8

Саннарны үсә бару тәртибендә яз 1533 1433 1333 1633 1733 1233 1233 1333 1433 1533 1633 1733

Слайд 9

Озынлык үлчәү җайланмалары

Слайд 10

Үлчәү берәмлеген тап Калынлыгын ничек үлчәрбез ? Озынлыгын ничек үлчәрбез ?

Слайд 11

Тәрәзә төбен нинди зурлык белән үлчәрбез ? Юлны үлчәү өчен нинди зурлык кулланырбыз?

Слайд 12

Бүгенге дәреснең темасы Зурлыклар. Километр- озынлык үлчәү берәмлеге .

Слайд 13

Исеңдә калдыр! 1см=10мм 1дм=10см 1м=10дм 1дм=100мм 1м=100см 1км=1000м

Слайд 14

Практик эш Эш өстәлендәге ленталарны үлчәгез .

Слайд 15

Чагыштырабыз Зәңгәр лента - 12 см Сары лента – 10 см Яшел лента – 5 см

Слайд 16

Дәфтәреңә сыз, мм күрсәт 5 см 8 см 5 мм 3см 8 мм

Слайд 17

Машиналар нинди юнәлештә йөри?

Слайд 18

Бер-бер артлы

Слайд 19

Кара - каршы

Слайд 20

Капма - каршы

Слайд 21

Автобуслар арасында ераклык күпме ? 160 м 140 м 1 км

Слайд 22

Автобуслар арасында ераклык күпме ? 160 м 140 м 1 км

Слайд 23

Кошларны ң күтәрелү биеклеген км белән күрсәт 4 000 м 3000м

Слайд 24

Дәрестә нинди үлчәү берәмлеге турында сөйләдек? Озынлык үлчәү берәмлекләре к м м дм с м мм

Слайд 25

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 нче сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе

1 нче сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе Г. В. Дорофеев дәреслеге буенча "Сантиметр" темасына төзелде. (УМК "Перспектива" )...

1 сыйныфта математикадан эш программасы

  Программада башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә предметлар арасындагы һәм предмет эчендәге бәйләнешләрне, уку процессы логикасын, кече яшьт...

1 сыйныфта математикадан ачык дәрес

Кушылучыларның урыннарын алыштыру...

2 нче сыйныфта математикадан эш программасы

2 нче сыйныфта математикадан эш программасы...

1нче сыйныфта математикадан технологик карта. Тема: "Барлык цифрлар"

1нче сыйныфта математикадан "Барлык цифрлар" темасына үткәрелгән дәрескә технологик карта....

Презентация "Озынлык үлчәү берәмлеге - километр"

4 нче сыйныф өчен математикадан " Озынлык үлчәү берәмлеге - километр" темасына презентация....

1нче сыйныфта математикадан эш планы

1нче сыйныфта математикадан эш планы...