Балачаклар кире кайтмас инде,ләкин без бит кайта алабыз!
проект по чтению по теме

Гараева Флюса Сабитовна

"Туган телем - шагыйрьләр теле" фәнни- эзләнү эше. Балалар шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balachaklar_kire_kaytmas_inde.docx40.14 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе “Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Республикакүләм “Туган телем – шагыйрьләр теле”фәнни-эзләнү конференциясенә чыгыш

Т е м а:

       Балачаклар кире кайтмас инде,                                          

            Ләкин без бит кайта алабыз.

 

Иске Җияш башлангыч мәктәбе укытучысы: Гәрәева Флүсә Сабит кызы

2013

Тема : Балачаклар кире кайтмас инде,                                          

            Ләкин без бит кайта алабыз.

                         Роберт Миңнуллин.        

Максат :

1. Талантлы шагыйрь , балалар шагыйре Роберт Миңнуллинның тормыш юлы,  иҗаты   белән таныштыру.

2.Аның шигырьләренә  күзәтү  ясау, үзенчәлекләрен билгеләү.

3. Роберт абый иҗатына мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.

Эчтәлек

I.Кереш өлеш.

1.Мин һәм балачак.

2.Р.Миңнуллинны балачак белән нәрсә бәйли?

3.Хезмәтемнең максаты һәм бурычлары.

II.Төп өлеш.

1.1. Шагыйрьнең тормыш юлы.

1.2. Балалар әдәбиятында- Роберт Миңнуллин.

1.3. Балалар өчен иҗатындагы бүләкләре.

1.4.  Башлангыч мәктәптә шагыйрь иҗатын өйрәнү.

III. Йомгаклау өлеше.

IV. Кулланылган әдәбият.

I. Кереш өлеш.                                                  

1.Мин һәм балачак.

Балачакны ташлап чыгып киттек,

Ерагая һаман арабыз.

Балачаклар кире кайтмас инде,

Ләкин без бит кайта алабыз.

        Балачак ул - безнең ишек алды,

        Капка төбе, урам чатлары,

       Бабайларның әле исән чагы,

       Әнкәйләрнең дә яшь чагы,

 Балачак ул -  безнең бишегебез,

 Нигезебез, туган ягыбыз.

Әллә шуңа, олыгайган саен

Балачакка тарта җаныбыз.

      Балачакның яшел урамнары

      Безне сагынып каршы алачак.

      Әгәр кайтмый калсак, беркайчан да
Гафу итмәс безне балачак!

Р.Миңнуллин

-Әлеге шигырь юлларын мин шәхсән еш укыйм. Билгеле, күз яшьләрсез генә түгел. Чыннан да безнең һәрберебез бала булган кешеләр. Балачакны үтеп китеп, билгеле бер яшькә җиткәч кенә , аның шулкадәрле рәхәт, самими, йомшак, киң күңелле, эчкерсез, шаян мизгел икәнен аңлыйбыз. Хәтта, нәни балаларча:” Эх, бер генә минутка шул вакытка кайтып килергә иде !”- дигән уйлар да бимазалап ала. Тик үткәннәргә , кирегә юл юк. Гомер узган саен, бала вакытның кадере арта гына бара. Балачак , изге төш булып кына ,һәрберебезнең  күңелендә, хәтер сандыгында саклана.

   Нәкъ Роберт абый әйткәнчә , без бит балачакка кайта алабыз. Мәсәлән, мин үзем , балачактан аерыласым килмәгәнгә “Башлангыч сыйныф укытучысы” һәнәрен сайладым. Минем үткәндә калган балачагым һәм бүгенгем шушы балалар янында. Алар белән бергә шатланам, бергә кайгырым, алар белән биим, җырлыйм. Монысы – хзезмәт урынымда.

   Ә гаиләмдә мин – үземнең өч балама- газиз әни.Өемдә дә  мин -  балачакта.Балаларыма кызыклы әкиятләр укыйм, бергәләп ребус-башваткычлар чишәбез.  

   2.Роберт Миңнуллинны балачак белән нәрсә бәйли?  

 Билгеле –шигырьләре. Бүгенгебезнең чәчәкләре, киләчәгебезнең язмышы булган балалар өчен язу – иртәгебез турында кайгырту, киләчәгебез өчен олы җаваплылык сизү дигән сүз. Ә Роберт абый моны яхшы аңлый. Шушы урында минем сезгә, Галимҗан Гыйльмановның Р.Миңнуллин иҗаты турында әйткән сүзләрен китерәсем килә: “Әдәбият казанында азмы – күпме  кайнаган кеше буларак , төгәл әйтә алам :әдипләрнең асыл талантын билгели торган бер бизмән бар. Ул – аларның өлкәннәр өчен дә, нәниләр өчен дә бердәй талантлы әсәрләр иҗат итә алулары. Андый әдипләр , гадәттә ,күп булмый: булганнары да гаять тыйнак, самими җан ияләредер... Роберт Миңнуллин әнә шундыйлардан.

3. Хезмәтемнең максаты һәм бурычлары.

   Минем хезмәтем дә гадәттән тыш тыйнак, җыйнак, тыныч,гади, гадел,  чын ирләр характерлы, зур йөрәкле, киң күңелле – балалар шагыйре –Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин хакында.

   Максатым – Роберт Миңнуллин иҗатында – балачак темасын ачу һәм башлангыч мәктәп программасында аның әсәрләре нинди урын алып тора.

   Максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдем:

-Р.Миңнуллин тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат туплау, аларны өйрәнү;

-шагыйрьнең әсәрләре белән танышу, төп темаларны билгеләү;

-балалар өчен язган әсәрләрен уку, анализлау;

-башлангыч мәктәп программасында шагыйрь әсәрләренең нинди урын алып торуын ачыклау;

   

II.Төп өлеш.

  1. Шагыйрьнең тормыш юлы.                    

   Шагыйрьне кем тудыра? Җаваплар төрлечә: туган якка, табигатькә, җыр-моңга гашыйк булу, әти-әни, мәктәп, укытучылар тәэсире, тормышта күргәннәр сәбәп була диләр. Хак сүзләр. Безнең барыбыз өчен дә уртак шартлар болар. Ә нигә бөтен кеше дә шагыйрь түгел? Дөрес, балачакта без барыбыз да шигырь язып караган кешеләр. Тик , бу озакка бармый : сүнә. Галәмгә, дөньяга, табигатькә мәхәббәт адәм затының – кешенең гади, тумыштан килгән халәте ул. Әмма шагыйрьлеккә бу гына җитми. Шагыйрь булып туарга кирәк.

    Ә Роберт абый- чын мәгънәсендә , шагыйрь булып туган зат.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 нче елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде  авылында туа. Бер елдан аларның гаиләсе Кыпчак авылына күченә.  Әтисе анда бераз эшләгәннән соң, үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Булачак шагыйрьнең бала чагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан,безнең  Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче сыйныфтан Аккүз сигезьеллык  мәктәбенә йөреп укый башлый. Мәктәпне тәмамлагач, Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, колхозда эшли. Икенче елда район үзәгендә - Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый.
     Мәктәптән соң ике ел “Маяк” исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Иҗат белән шөгыльләнә башлавы шушы елларга туры килә. Әле мәктәптә укыганда ук “Башкортстан пионеры”, “Маяк” газеталарында беренче шигырьләрен бастырган Роберт әдәбият белән чынлап кызыксына башлый. Бер-бер артлы  матбугатта мәкаләләре, шигырьләре дөнья күрә.
     Әдәбиятка мәхәббәт аны Казанга алып килә. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде талантлы шагыйрь булып таныла. “Беренче карлыгачлар”(1970) исемле яшь шагыйрьләр китабында чыккан шигырьләрен җәмәгатьчелек тә, тәнкыйть тә яратып кабул итә. 1972 нче елда яшь             шагыйрьләрнең 5 нче Бөтенсоюз фестивалендә катнаша. М.Львов, В.Сорокин кебек танылган рус шагыйрьләре аның иҗатын уңай яктан бәялиләр.        

  1. Балалар әдәбиятында – Роберт Миңнуллин.

       Иң беренче чиратта, Роберт Миңнуллин балалар шигъриятендә танылу ала.  Ул- балалар шигъриятенең алыштыргысыз өлеше. Аның нәниләргә багышлап “Сөенсеннәр әле сабыйлар” һәм “Балачакка ешрак кайтыгыз” исемнәре белән басылган икетомлыгында гына да 700 гә(!) якын шигырь тупланган. Ул - балалар дөньясында  үзен судагы балык кебек иркен һәм табигый, иркә һәм бәхетле итеп хис итә. Р.Миңнуллин, һичшиксез, тормышны, чынбарлыкны барыннан да элек нечкә күңеле, шигъри күзаллавы аша уздырып яктыртырга омтылган, эзләнүчән һәм үз-үзенә гаять таләпчән   шагыйрь.  Автор туктаусыз эзләнә, балалар әдәбиятын яңа алымнар, ачышлар белән баета, яңа образлар тудыра. Балалар өчен язылган әсәрләрнең һәрвакыт күңелле булырга тиешлеген шагыйрь беркайчан да онытмый: әйтик, ул пешергәч, кычытканның тәмләнүен (“Тәмле кычыткан”); самолетка сыймаган филне өйгә алып кайтып булмавы (“Кайтмый калдым чак кына”); ни хикмәттер, жирафның трамвайга  керә алмавы (“Жираф”) һ.б. кызыклы күренешләр турында язарга ярата. Шагыйрь  сүз уйнатуларга мөрәҗәгать итә (“Пират”,”Мичкә ягылган мичкә”),  бөтенләй яңа сүзләр уйлап чыгара(“Ничекнигәниөчен”), үз иҗатында төрле мәзәк уеннар (“МИ-8А”, “Кем соң минем әби?”), төрле маҗаралы , сәер вакыйгалар уйлап таба (“Крокодил йомыркасы”, “ДТ-75 тракторының улына җырлаган бишек җыры”). Автор шәһәр балаларына һәрвакыт ниндидер маҗаралар белән бәйләнгән трамвай, автобус, зоопарклар турында сөйләсә, авыл балалары өчен шулай ук могҗизалы күренешләр булган бергәләп уйнау, бәрәңге алу, кичен көтү каршылау, сабантуйлар хакында мавыгып яза.
    Шул ук вакытта ул Җиһандагы, Дөньядагы,  Җир йөзендәге тынычлыкны, бердәмлекне саклау кебек мөһим проблемалар турында да балалар теле белән әйтә белә. Балаларны Роберт абый гел бәхетле итеп кенә күрергә тели. Шул изге максатка җиң сызганып хезмәт итә ул.

                                          Балаларның көлешкәнен

                                          Ишетсен Җир, тыңласын Җир!

                                          Балаларның көлүеннән

                                          Берчакта да тынмасын Җир!   (« Балалар көлүе»)

Күпләргә мәгълүм: бер генә бала да озын нотык сөйләүләрне, акыл сатуларны

яратмый. Аларга кыска, үзеннән-үзе ятланырга әзер торган шигырьләр ошый.

Ә Роберт абый андыйларны коя да куя. Бер кечкенә мисал китерик:

      Ява карлар, яңа карлар-        Илемнең көннәре.

      Кышның ак гөлләре.        Ишетелеп торсын җирдә

      Якты булсын, ап-ак булсын        Балалар көлгәне.

   Бу юлларда изге теләкләр, матур уйлар гади сүзләр белән әйтелгән. Мин  

«Яңа карлар- кышның ак гөлләре» дип әйтү  балаларның эстетик зәвыкларын  үстерә дип уйлыйм.

    Мин үзем, мәсәлән, Роберт Миңнуллинның « Юк инде…» дигән шигырен

елмаю катыш шатлык белән укыдым. Чөнки анда тормыш үзе ярылып ята.

          Әтиемнен бар белгәне:                             - Килмә! Көлмә! Утырма!

         - Кимә! Тимә! Тотынма!                        Әбиемнең бар белгәне:

          Әниемнең бер белгәне:                      - Япма! Ятма! Котырма!

    Ләкин малай боларга әллә ни колак салмый- аның табигате шундый. « Әллә

ычкынды микән?»-дип, аны докторга күрсәтәләр. Доктор-балалар табибы,

әлбәттә, балалар психологиясен яхшы белүче, шуңа күрә кистереп болай ди:

                                           Улыгыз гел уйнасын,

                                           Берегез дә тыймасын!

                                           Кисен, тисен, тотынсын,

                                           Япсын , ятсын, котырсын.

   Минемчә, бу юлларны бер укуда истә калдырырга мөмкин, чөнки язылышы

шундый. Тәнкыйтьчеләр әдипнең шигырьләренең максатчан , тәрбияви рухта

язылуларын әйтеп китәләр. Аларда балаларны гына түгел, зурларны да бор-чыган проблемалар урын алган. Аның кыска шигырь-уйланулары да тирән мәгънәле:

                       « Туган телем        « Туган телем

                        Анам теле!»-        Балам теле!»-

                        Дияр әле        Дияр микән

                         Балалар.        Аналар?        (« Туган тел»)

  Мәкаль кебек тирән мәгънәле шушы шигырьдә милләт язмышы, туган телнең

киләчәге, бөтен җаваплылык, телебезнең зурлыгы да, хурлыгы да ана кулында булуын уйлап, борчылып шагыйрьнең эчке авазы чаң кага…

« Чәкчәк» шигыре дә нәниләр өчен язылган юморлы әсәр итеп кабул ителә,

әмма чынлыкта, шагыйрь балаларга милли горурлык тәрбиясе бирә.

               …Капкаласак та               Ашалын беткән

                Чәк-чәк,           Чәкчәк!

Шулай ук аның шигырьләре арасында нәниләрне укырга өйрәткән яки мавыктыру максатыннан чыгып иҗат ителгән « шигъри әлифба» һәм төрле  «уен-шигырьләр», аптыраткычлар, табышмаклар, сүз уйнатулар да бар. Аларның берничәсен атап үтәм: « Хәрефләр бәйрәме» циклы, «Өчпочмак», «Читлек»,« Борма-борма шигырь» ләр һ.б.   Роберт Миңнуллин үзенең иҗат жанрларын киңәйтүгә дә зур игътибар бирә. Аның

соңгы елларда иҗат ителгән шигъри « кечкенәкият» ләре әнә шул хакта сөйли. « Шүрәлеләр турында, тылсымчы бабай турында һәм малайлар турында,тагын шүрәлеләр турында кечкенәкият»е,«Җәяү йөрүче машина турында кечкенәкият»е, «Батыр куянның ничек куркаккуянга әйләнүе турында кечкенәкият»ләре аның җитлеккән балалар әдибе булуы хакында сөйли. Шагыйрьнең балалар өчен язган әсәрләре балаларның иң яраткан китапларына әйләнделәр. Татар балалары Роберт абыйларын яратып « алма абый» дип йөртәләр хәзер. Бүгенге көндә аның шигырьләре рус, башкорт, чуаш, төрек, украин, белорус, эстон, казах, удмурт, мари, каракалпак телләренә тәрҗемә ителгән.

  « Миңа Робертның җырлары, бигрәк тә балалар өчен язганнары ошый,-дип

яза Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев.

Балачак образының гәүдәләнеше итеп күз алдына китерәм мин аны. Менә нинди кеше язарга тиеш балалар өчен! Ул нечкә күңелле, хисле, ихлас кеше. Аның кебек шагыйрьләрнең кадерен белергә кирәк!»

1.3. Балалар өчен иҗатындагы бүләкләре.  

     Р.Миңнуллин, иҗаты белән генә түгел, бөтен җаны белән – балалар шагыйре. Балалар әдәбиятына даими тартылып яшәү  аның эшчәнлегендә дә чагылыш тапкан.

      Р.Миңнуллин озак еллар дәвамында Татарстан Язучылар берлеге каршындагы балалар әдәбияты секциясенең рәисе тора. 1976- 1984 нче елларда телевидениедән нәниләр өчен “Шигъри тәлгәшләр” тапшыруын алып бара. Республикабызда чыккан “Сабантуй” балалар газетасының корреспонденты һәм баш редакторы булып эшли. 1988-1995 нче елларда Татарстан Балалар фонды рәисе булып тора. Аның татар балалар әдәбияты турында докладлар ясавын, язган мәкаләләренең дә балалар әдәбияты проблемаларына багышланган булуын, һәрдаим нәни укучылары белән очрашулар үткәреп торуын да биредә искә төшереп узмый булмый. Нәкъ менә балалар шигъриятендәге уңышлары һәм актив пропаганда эшчәнлеге өчен Р.Миңнуллин 1982 елда Татарстан комсомолының М.Җәлил  исемендәге премиясе, 1992 елда “Дөньядагы иң зур алма” китабы өчен халыкара әдәби бүләк – Г.-Х. Андерсен исемендәге Мактаулы диплом  белән бүләкләнде. 1997 нче елда балалар әдәбиятындагы уңышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш, 1998 елда исә “Күчтәнәч” китабы өчен аңа Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Болар барысы да шагыйрьнең нәниләр әдәбиятына игелекле хезмәт күрсәтүен һәм чын талант иясе икәнен исбатлый.  

1.4. Башлангыч мәктәп программасында шагыйрьнең тоткан урыны.  

    Башлангыч мәктәп программасында да Роберт Миңнуллин иҗатына да урын бирелә. 2 нче сыйныфта “Черкиләр җыры” дигән шигыре бирелгән. Ул сүз уйнатуга корылган, татар халык фольклорына нигезләнеп язылган. Балага уку өченгә бик кызык , үзенчәлекле әсәр. Шулай ук, балалар ярата торган “Яңа ел” бәйрәменә багышланган “Чыршы әйләнәсендә” шигыре дә аңлаешлы, хәтердә калырлык сүзләр белән, бәйрәм бизәкләре баетылып язылган.
  3 нче сыйнф программасына шагыйрьнең “Яхшылык” шигыре кертелгән. Ә бу  нәниләрне яхшылык эшләргә өйрәтүче шигырь – алгоритм рәвешендә яңгырый. “Айга очтык” шигырендә малайларның ракета эшләве, айга очмасалар  да  , моның куркыныч, космонавт булуның җиңел түгеллеген аңлаулары турында әйтелә.”Мин көрәшергә тиеш!” шигыре, әйткәнебезчә, тынычлык өчен көрәшкә чакыручы девиз формасында. Башлангыч мәктәп программасына шагыйрьнең аз санлы гына әсәрләре кертелгән.Ләкин аз санлы булсалар да, алар укучыны һәрьяклап үсешкә илтүче, зур тәрбияви әһәмияткә ия булып торалар.                                      

III. Йомгаклау  

      Роберт Миңнуллин мине, иң элек, шәхес буларак сокландыра. Шагыйрьнең зурлыгы талантында гына түгел, күңеленең игелекле һәм укучыларына итагатьле булуында да. Иҗаты белән дә,  кешелеклелеге белән дә җанга якын ул.  Шуңа күрә дә аның шигырьләрен укыгач, җырларын тыңлагач, күңел пакьләнеп,яктырып кала.Чыннан да, Татарстанның бер генә төбәгендә дә (һәм Башкортстанда да) аның иҗатын якын күрмәгән,җырларын яратып җырламаган, үзен ихлас күңелдән хөрмәт итмәгән кеше юктыр.

Ул- балалар күңеленә тирән үтеп керердәй итеп язылган шигырьләр, кечкенәкиятләр, табышмаклар,сүз уйнатулар авторы. Биредә, кабатлап булса да, өстәргә кирәк: Роберт Миңнуллин- өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бер үк дәрәҗәдә талантлы итеп язучы шагыйрь.

   Р.Миңнуллинны яраталар, үз итәләр. Аның шигырьләрен балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә, зур тамаша залларында да яңгыраталар. Һәр концертта бу күренекле шагыйрьнең сүзләренә язылган җырларны башкаралар.  Шулар арасында аның кабатланмас иҗатына баш июче мин дә бар. Кечкенәдән үк мин аның шигырьләренә, аның сүзләренә язылган җырларга, аның теленә, үз-үзен тотышына гашыйк. Әле укый да белмәгәндә, әни, Р.Миңнуллин шигырьләрен укып, мине көлдерә торган иде. Безнең өй китапханәсендә аның бик күп китаплары тупланган. Күңелем төшкәндә, ялгыз калганда, мин аларны кабат кулыма алам. Газиз дә, кадерле дә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин! .  Иҗади эшемнең йомгак сүзләре итеп мин Равил Рахманиның сүзләрен китерер идем: « Роберт Миңнуллин, милләтебезнең улы буларак, тормышыбызның дүрт мөстәкыйль өлкәсендә һәм жанрында үзенең нәрсәгә сәләтле булуын раслап күрсәтте. Иң әһәмиятлесе, безгә татарның кайсы юлдан барырга кирәклеген яшәп күрсәтте».

                                     

Сабый чаклар гөрләвектәй

Еракларга акты микән?

Туган өйдә күргән төшләр

Әле булса татлы микән?

Мин бит синдә туган идем,

Исеңдәме, туган өем?

Сабый чактан йөри минем

Сиңа дигән шушы көем

Туган өйнең тәрәзәләре

Әле булса татлы микән?

Җаннарыма җылы җитми

Әнкәй мичен якты микән?

       Ничек басыйм сусавымны?

Әнкәй чәен куя микән?
Кайтасымны күңелләре

Тоя микән? Тоя микән?

IV. Кулланылган әдәбият.

1. Миңнуллин Р. Дөньядагы иң зур алма.// Казан: Татар. китап нәшр., 1992.

2. Миңнуллин Р. Талбишек. Сайланма лирика.Гыйльманов Г. кереш сүзе//      Казан: Татар китап нәшр.,1995.

3. Миңнуллин Р. Шагыйрь генә булып калалмадым…// Казан: Матбугат йорты, 1998.

4. Миңнуллин Р. Мин нечкә күңелле сәясәтче.// Казан: Мастер Лайн, 1999.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок внеклассного чтения по повести Кира Булычёва «Лиловый шар»

Урок внеклассного чтения по повести Кира Булычёва  «Лиловый шар». Презентация разделена на 2 части. Перед показом необходимо части соединить....

Әхсән Баян. Яхшылык кире кайта( 3 нче сыйныф)

План-конспект урока по литературному чтению на родном языке для 3 класса...

Технологическая карта урока на тему фантастическая повесть Кира Булычева "Путешествие Алисы" с применением кейс-метода (из опыта работы учителя)

Технологическая карта урока на тему фантастическая повесть Кира Булычева "Путешествие Алисы" с применением кейс-метода  (из опыта работы учителя)...

Кире мәсьәләләр

Презентация 2нче сыйныфларга Кире мәсьәләләр темасын өйрәнгәндә куллану өчен...

«Октябрятлар: кире кайтмас үткәннәрме яки мөмкин булган киләчәкме?»

Цель:ответить на вопрос «Кто такие октябрята?» Задачи:изучить литературу по этому вопросу;взять интервью у тех, кто сам был октябрёнком (родители, родственники, учителя) и сравнить получен...

Технологическая карта урока литературного чтения в 4 классе по теме: «Отрывок из фантастической повести Кира Булычева «Путешествие Алисы» «Кустики»» учителя начальных классов «МБОУ «Баскаковская средняя школа»

УчительПолищук Ольга Константиновна Ссылка на видеоурок: https://disk.yandex.ru/i/MHq-OWqHGxiPKwКласс4Автор УМК (программы учебного курса)Л.Ф. Климанова, В.Г. Горецкий, М.В. Голованова, Л.А. Вино...