“Татар халкының борынгы, милли бәйрәме Сабантуй һәм Әтнәнең батыр көрәшчеләре.”
проект по краеведению (8 класс)

Фәнни тикшеренү эше.Җирлек материалларына нигезләнеп төзелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_halkynyn_milli_byrme.docx39.84 КБ

Предварительный просмотр:

             Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы “Сибгат Хәким исемендәге Күлле-Киме төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

               Гыйниятова Адилә Илдар  кызы, 8 нче сыйныф укучысы

“Татар халкының  борынгы, милли  бәйрәме Сабантуй һәм Әтнәнең батыр көрәшчеләре.”

             (Секция: «Через традиции – к истокам родного края»  )

       

                 Җитәкчесе:  биология укытучысы

 Паутова Гүзәл Габделнур кызы.

           Кулле-Киме

2022

 

                                                      Эчтәлек  

  1. Эшнең максаты, бурычлары, актуальлеге.                                               2
  2. Татар халкының милли бәйрәме  - Сабан туе                                           2-
  3. Бәйрәмнең барлыкка килү тарихы.                                                           3
  4. Бәйрәм алды йолалары.                                                                              5
  5. Сабан туе бәйгеләре.                                                                                   6

     6. Әбиемнең бала чагындагы  Сабантуйларның үзенчәлекләре.                 7

     7.   Сибгат Хәким иҗатында    

          Күлле Киме авылы Сабантуе                                                                     8-9        

      8. Әтнә сабантуйлары.                                                                                    9-11

 9. Әтнә Сабантуеның көрәш батырлары.                                                     11-12

10. Әтнәдә үсеп килүче  яшь көрәшчеләр                                                        13

 11. Йомгаклау                                                                                                    14

 12. Нәтиҗә                                                                                                          15

 13. Кулланылган әдәбият                                                                                   15

Максатым: “Сабантуй ” бәйрәменең  килеп чыгу тарихын өйрәнү, әһәмиятен, уен төрләрен барлау, якташ шагыйребез Сибгат Хәким иҗатында “Сабантуй” ның гәүдәләнешен сурәтләү, Әтнә районының  тарихындагы Сабантуй көрәшчеләрен барлау, бугенге көрәш өлкәсендәге уңышлары белән  чагыштыру.

Бурычларым: - мәктәп музее җитәкчесе Хәкимуллина Гөлсинә Габделхак кызы белән  сабантуйга бәйле   китапларны, Сибгат Хәкимнең әсәрләрен  өйрәнү;

  • фәнни- популяр әдәбият белән танышу;
  • өлкән буыннан элек узган Сабантуйлар турында сорашу уздыру.
  • Әтнә районы спорт мәктәбе директоры  Мухаметшин Ирек Фердинантович  белән очрашып, көрәшчеләр, көрәш өлкәсендәге уңышлар  турында сорашу үткәрү;

Мин үзебем  сайлаган теманы актуаль дип саныйм. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”,- ди халык мәкале. Үткән тарихыбызны өйрәнү безгә киләчәгебезне тулырак күзалларга ярдәм итә.  

          2.Татар халкының милли бәйрәме  - Сабан туе    

 Сабан туе бәйрәмнең исеменә килгәндә, ул сабан һәм туй сүзләреннән тора. Туй сүзенең бәйрәмне аңлатканын һәркем белә. Ә менә сабан сүзенең берничә мәгънәсе бар. Беренчедән, ул — җир сукалый, сөрә торган авыл хуҗалыгы коралы, сука. Барлык калган мәгънәләре, гомумән, җир сөрү, чәчү эшләрен, яз чәчелеп, шул елны өлгерә торган игеннәрне аңлата, бу бәйрәмнең барышы һәм бөтен эчтәлеге язгы чәчү, җир эшләре белән бәйле. Безнең борынгы бабаларыбыз аны, иген мул уңыш бирсен өчен, җиргә хөрмәт, төрле илаһи көчләргә корбан китерү йөзеннән үткәргәннәр. Шуңа күрә дөреслектә бу бәйрәмнең исеме—«иген бәйрәме» булып чыга. Борынгы чорда ул шушы мәгънәдә йөргән дә.

                                   3.Бәйрәмнең барлыкка килү тарихы.

Борынгы заманнарда кешеләр кыш, яз, җәй һәм көз айларын хәзерге кебек, календарь буенча, төгәл даталар белән билгеләп йөртмәгәннәр. Алар өчен ел фасылларының үзгәрүе иң беренче чиратта хуҗалык эшләре белән бәйле булган. Боларга: чәчүгә әзерлек, язгы кыр эшләре, уңыш җыю, хайваннарны көтүлекләргә чыгару һ.б. кергән.

Мондый бүленеш безнең борынгы төрки бабаларыбыз өчен дә хас булган. Моннан тыш, алар еш кына ел вакытын шул чорга туры килгән иң әһәмиятле эш исеме белән дә атап йөрткәннәр. Мәсәлән, сабан өсте — язгы чәчү эшләрен; печән өсте, урак өсте җәйне, уңыш җыю вакытын аңлаткан.

Галимнәр арасында Сабан туеның килеп чыгуы турында берничә фикер бар. Кайберәүләр Сабан туе безгә читтән кергән дип саный. Икенчеләре исә ул Идел Болгарында барлыкка килгән дип уйлый. Сабан туен күчмә тормышта яшәгән ерак бабаларыбызның тәңречелек динен тотулары белән бәйле булган бәйрәм дип әйтүчеләр дә очрый.

Кайбер галимнәр фикеренчә, Сабан туе безгә монгол халкыннан кергән. Аларда да безнең Сабан туена охшаш Наа- дам (ир-егетләрнең өч төрле ярышлары) бәйрәме үткәрелә. Ул бәйрәмдә дә шул ук ат чабышлары, көрәш төп урында тора. Ләкин монгол халкының бу уеннарындагы кагыйдәләр безнекеннән нык аерыла.

Шулай ук төрки халыкларда билдән тотып көрәшүнең бик күптәннән килгән тарихы бар. Моны б.э.к. III—I гасырларга караган археологик табылдыклар дәлилли. Аларда парлашып көрәшүчеләр сурәтләнгән. Моннан тыш, көрәш һәм аның кагыйдәләре турында төркиләрдә махсус гыйльми хезмәтләр язылуы да билгеле. Шулай ук билдән тотып

көрәшү (бил алыш) борынгы төрки әдәби язмаларда ук искә алына.

Шулай булгач, без Сабан туен, беренче чаткылары төрки бабаларыбыз чорында ук барлыкка килеп, алар игенчелеккә күчеп, утрак тормышта яши башлагач, формалашып беткән бәйрәм дип әйтә алабыз.

Сабан туе үткәрүнең максатлары берничә: көрәш батырларын ачыклау, халыкның уен-көлке, җыр-бию белән күңелен ачу һ.б. Шуларның иң әһәмиятлесе булып язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясау һәм кыр эшчәннәрен бүләкләү тора. Болар — соңгы елларда үткәрелә торган Сабан туена хас билгеләр. Борынгы заманнарда исә бу бәйрәм кыр эшләре башланганчы ук үткәрелгән. Сабан туена кадәр бер кеше дә чәчүгә чыкмаган. Ә хәзерге Сабан туе урынында икенче бер бәйрәм — Җыен уздырылган.

                                       4. Бәйрәм алды йолалары.

Борынгыда Сабан туен үткәрүнең төгәл көне билгеле булмый. Аны, карлар эреп бетеп, җирләр кипкәч, атларның аяклары чәчүлек җирендә батмый башлагач үткәргәннәр. Бу күбесенчә апрель аеның азакларына туры килгән. «Карга боткасы» йоласы Сабан туе алдыннан үткәрелгән, һәм ул бу бәйрәмнең бер өлеше булып торган.

Бәйрәм үткәрү йоласы төп ике өлештән тора. Беренчесе — Сабан туена әзерлек, икенчесе — Сабан туе бәйрәме үзе.

Бәйрәмгә әзерлек берничә атна алдан башланган.

Аксакаллар Сабан туен уздыру көнен һәм урынын билгеләгәннәр. Сабан туен үткәрү урыны итеп елга, күл яки урман буендагы болынны, тау битләрен сайлаганнар.

 Сабан туена әзерлек вакытында төп урынны сөрән салу йоласы алып тора. Аны икенче төрле бирнә җыю дип тә атыйлар. Яшь егетләр бәйгедә җиңүчеләргә бүләкләр җыйганнар.Алар бизәлгән атларга атланып, “Арапә! Арапә! Арапә! дигән  сүзләрне кычкырып узганнар. Кайбер җирләрдә сөлгене картлар да җыя торган булган. Алар озын колга күтәреп, йорт саен кереп, бирелгән бүләкләрне шул колгага бәйләп барганнар. Шулай ук сөлгеләрне билгә бәйләп җыю гадәте дә булган. Сөлге белән бергә тавык йомыркалары да җыйганнар.

  Төрки бабаларыбыз мәҗүсиләр булганда, берничә аллага ышананнар, аларга багышлап корбан чалганнар.Корбанга ак төстәге ат, үрдәк, каз китерә торган булганнар.

   Борынгы төрки чордан үзенчәлекле йола билгеле.Аерым бер җир мәйданы билгеләп куйганнар һәм Сабан туе көнне шушы сихри җирне төрле сихри алымнар белән сөргәннәр.Сөрелгән җиргә йомыркалар чәчкәннәр. Бала- чага, уңыш мул булуны тели- тели, йомыркаларны җыйган. Ләкин мондый мәҗүси йолалар 922 елда болгарларга ислам дине үтеп керү белән, акрынлап юкка чыкканнар. Бәйрәмнең төп өлешен халык уеннары, ярышлар һәм күңел ачулар тәшкил иткән.

                                   

                                               5.Сабан туе бәйгеләре.

Сабан туендагы ярышларның төрләре гасырлар үтү белән үзгәрешләр кичерсә дә, бәйрәмнең асылын тәшкил итүче ике бәйге — көрәш һәм ат чабышлары— шул килеш калган.

Ислам кабул ителгәнче, көрәштә хатын-кызлар да катнаша алган. Ярышларда хатын-кызларның җиңү очраклары да билгеле. Мәсәлән, XII йөздә Идел Болгарының әмире Шәмгун-Саинның кызы бергә-бер көрәштә үзенең ирен җиңә һәм хәтта аның кабыргасын да сындыра.

Сабан туенда көрәш батырына бирелә торган төп бүләк,— мәгълүм булганча, тәкә. Ә ни өчен нәкъ менә тәкә, башка хайван түгел соң? Чөнки борынгы төркиләрдә сарык тәкәсе изге хайван саналган. Тәкә кешеләрне дошман көчләрдән саклый дип ышанганнар. Тәкәнең аерым сөякләре тылсымлы көчкә ия дип тә фаразлаганнар. Хәтта бәрәнгә кул тидереп алу гына да башланган эшнең уңышлы килеп чыгачагына ышаныч бирә дип уйлаганнар. Бүләкнең бөтен сере дә шунда. Шулай ук төрки халыкларда кунакларның иң кадерлесенә тәкәнең пешерелгән башын бүләк итү гадәте дә таралган булган.

Ат чабышлары күп кенә төрки халыкларда бәйрәмнең аерылгысыз бер өлешен тәшкил иткән. Атлы уеннар иркен көтүлекләрдә зур-зур ат көтүләре асраган күчмә халыкларда барлыкка килгән. Көтүчеләр хайваннарны киң далалар да йөрткәннәр. Көтү көткәндә атланып йөрү өчен, үзләренә иң яхшы чабышкыларны сайлап алганнар. Ял вакытларында атларның көчен һәм чыдамлыгын сынаганнар, алар белән идарә итү осталыгында ярышканнар. Менә шул чорларда төрле уеннар да уйлап табылган. Төрки халыклар үзләренең хәрби әзерлекләрен тиешле дәрәҗәдә тоту максатында атта чабып барганда, җәядән ату, сөңге ыргыту, туп сугу — чәугән (поло) уены һәм башкалар белән дә актив шөгыльләнгәннәр.

Бабаларыбыз шулай ук атларны да изгеләштергәннәр. Күк рухлары тәкә кебек үк кояш символы булган атларда йөри дип күзаллаганнар. Төрле бизәкләрдә, савыт-сабаларда ат сыны гәүдәләндерелгән.

Ат чабышлары өчен атларны алдан әзерләгәннәр. Берничә көн алдан «ат аягы кыздыру»лар булган. Бу — атларны күнектерү өчен эшләнгән.

Борынгы заманнарда үткәрелгән бәйгеләрнең һәрберсе нәрсәне дә булса аңлаткан яки символлаштырган. Мәсәлән, җәядән ук ату уенын алыйк. Җәя һәм уклар элек-электән хәрби һәм ау коралы буларак билгеле. Борынгы заманда җәядән ата белү кешенең балигълык яшенә керүен күрсәтә   торган билгеләрнең берсе булган. Төз атучыны “мәргән” дип атаганнар. Уктан ату шулай ук язгы кояшның беренче нурларын (сабан нурын) символлаштырган.

Ярыш вакытындагы ыгы-зыгыларга карамастан, бәйрәмдә җитди тәртип бозулар булмаган. Бу җәһәттән «Казанский телеграф» газетасындагы (1912, № 5727) язма игътибарга лаек: «Гаделлек хакына шуны әйтергә кирәк, халык күп булуга карамастан, сабанда исерекләрне яки хулиганнарны сирәк очратасың. Тәртип — үрнәк булырлык, һәм аны бәйрәм итүчеләр үзләре бик нык күзәтәләр. Бу очракта татарларны, акыллы ял иткәннәре өчен, мактарга гына мөмкин».

Сабантуйда көрәшчеләр һәм җайдаклар үзләренең осталыгын, көчен һәм батырлыгын күрсәтсәләр, җырчылар, музыкантлар, талантларын күрсәтеп, халыктан мактау һәм хуплау сүзләре ишетәләр. Рашат Низамиев «Исәнме, Сабантуй» шигырендә бу бәйрәмне бик матур тасвирлый:

Җырлары һәм гармуннары белән

 Сабантуйлар килде әйләнеп.

Ап-ак һәйкәл гүя калкып чыккан:

Авыл саен — сөлге бәйләме.

Сабантуйда тагын гер күтәрү, аякларга капчык киеп йөгерү, аяк бәйләп йөгерү, чүлмәк вату, капчык сугышы, аркан тартышу, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, бауга тезеп  бәйләнгән әйберләрне күз бәйләнгән килеш кисү, шома колгага үрмәләп менү, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, таяк белән тартышу кебек бәйгеләр, күңелле һәм көлкеле уеннар үткәрелә.

Ярышлар төгәлләнгәч, халык өйләренә таралышкан. Бу көнне һәр өйдә бәйрәм ашлары әзерләргә тырышканнар

         

                  6.  Әбиемнең бала чагындагы  Сабантуйларның үзенчәлекләре.

Авыл кешеләреннән сорашу сабан туеның иртә яздан башлап үткәрелә торган йолалар, куңел ачулар, ярыш-бәйгеләр тезмәсе икәнлеген исбат итә. Алар язын кар эреп, җир ачыла башлаган көннәрдән алып чәчүгә кадәр үткәрелгән. Монда бөтенесе елның нинди булуына, карның ничек эрүенә hәм җирнең чәчү өчен ни дәрәҗәдә әзер булуына бәйле.Гадәттә ул яз көне кар беткәч тә, чәчүгә чыкканчы үткәрелгән. Көнен, кагыйдә буларак, авыл картлары киңәшеп хәл кылганнар һәм бәйрәмне үткәрү көне турында базар көнне игълан иткәннәр. Шуның белән бергә, бер төбәктәге авыллар ярышларны төрле көнне үткәрергә омтылганнар. Бу башка авыл кешеләре дә күршеләренең бәйрәмендә катнаша алсын өчен эшләнгән. Ул – олы бәйрәм, һәм аңа хәзерлек алдан ук башланган. Хатын-кызлар өй җыештырганнар, бөтен нәрсәне чистартканнар. Ирләр исә ишегалдын, урам тирәләрен себергәннәр, чүп-чарларны җыештырганнар Һ.б.

Мөгаен, төрле төбәктә сабан туе уздыруның төрле үзенчәлекләре булгандыр. Бәйрәмнең икешәр, өчәр көн барган җирләре дә билгеле. Ул туйга бүләкләр җыюдан башланып китә. Атларга атланып, колга, тубал тотып, гармун күтәреп, урамга яшьләр чыга. Алар сөлге-яулык җыя. Урамнар гөрләп тора, җырга-моңга күмелә. Яшьләр, атларына атланган килеш, капка төпләренә туктап, гармунга кушылып җырлыйлар. Җырларның төрле эчтәлектәгесе була. Хуҗаларны, хуҗабикәләрне, яшь киленнәрне, кызларны мактый торганнары да, кешесенә карап, биргән бүләккә карап җырланганнары да. Бүләк алгач, хуҗаларны мактап җыр башкаралар. Гадәттә яшь киленнән-чигелгән  сөлге, кызлардан-чигелгән кулъяулык, хәлле хуҗадан-тәкә, тай h.б бүләк ителә. Уен-көлке, җыр-моң белән сөлге-яулык җыю кичкә кадәр сузыла. Бәйгеләрдә авыл халкы да, килгән кунаклар да катнаша алган. Моннан тыш, һәр хуҗа хатын бер-ике йомырка да бирә торган булганнар. Аның бер өлеше кибеткә тапшырылган, акчасына бүләкләр алынган. Ә калганнары мәйданда файдаланылган – аны җиңүчеләргә биргәннәр, көрәшчеләр чи йомырка эчкәннәр. Бүләк җыючылар бүләкне мул бирүчеләрне мәйдан каршында мактап телгә алганнар. Бүләкне яшьләр җыйганда җыр, моң яңгырап торган. Гармун көйләренә  җырлап төрле түгәрәк уеннар уйнаганнар. Кич белән су буйларында кичке уеннар уйнарга җыелганнар. Кичке сабантуйлар да  гөрләп торган.

                    7. Якташ шагыйребез Сибгат Хәким иҗатында Сабантуй.

Бу турыда сөйләшер өчен мин С. Хәким исемендәге музейның директоры Хәкимуллина Гөлсинә Габделхак кызы белән очраштым.

Әтнә якларында ике милләтнең — татарлар һәм мариларның — Сабантуй һәм башка бәйрәмнәрне элек-электән бергәләшеп үткәрүләре, дуслыгы, аралашып яшәве күптәннән! килә. Әтнә районының Күлле-Киме авылында туган, шигърияткә шунда илһам алган халык шагыйре Сибгат Хәкимнең

Туй-фәлән үткәрсә

Берәрсе Кимедә,

Маридан кунаклар —

Ике пар кимендә,—

дигән шигъри юллары тормышның үзен, чынбарлыкны чагылдыра. Бу ике халык арасында элемтәләр тагын да ныгый,  киңәя. Әтнә Сабан туенда күрше Морки районыннан килгән  кунакларны зурлап каршылыйлар. Әтнәлеләр дә, үз чиратында, мари авылларында уздырылган бәйрәмнәрдә хөрмәтле кунак саналалар. Олы Әтнә мәдәният йорты ансамбле үзешчән җырчылары башкарган моңлы татар халык җырларын Моркида яратып һәм сокланып тыңлыйлар.Ике халык арасындагы дуслыкның икътисади әһәмияте аеруча мөһим. Алар бер-берсенә ярдәмләшә дә, матур, тыныч һәм сабыр гына итеп, бергәләшеп бәйрәм дә итә беләләр. Әнә шулай борынгы бәйрәмнәребез халыкларны якынайта, алар арасындагы дуслыкны, икътисади хезмәттәшлекне ныгыта.

Яшьләрнең кичке уены Сабантуйның аерылгысыз состав өлеше булган. Алар, йомырка җыю көненнән башланып, берничә көн дәвам иткән. Ә инде бәйрәм көнендә андый уеннар үткәрү мәҗбүри исәпләнгән. Уенны йә мәйдан булган җирдә, йә болында, аланлыкта традицион урында үткәргәннәр. Яшьләр уенга киенеп-ясанып килгәннәр, бу көнне әти-әниләре дә күңел ачуларга каршылык күрсәтмәгән. Гармун, җыр-уен тавышлары бик озак яңгыраган, егетләр һәм кызлар төрле җырлы-биюле уеннар уйнаганнар.

                                          8. Әтнә сабантуйлары.

  Әтнә Сабан туе һәр елны язгы кыр эшләре төгәлләнгәч, июнь аенда, үз мәйданына төрле яшьтәге барлык һөнәр ияләрен туплый.

Соңгы елларда республикабыз Сабан туйларында бик күп чит ил кунаклары һәм делегацияләре катнашты. Алар үзләренең анда алган тәэсирләрен зур могҗиза белән тиңләделәр. Бәйрәмдә катнашучы һәркем, үзләренең тормыш мәшәкатьләрен һәм проблемаларын онытып, күңелле итеп бәйрәм итә. Бу бәйрәм халкыбызның яшәү рәвешенә кергән, ул аның күңел көзгесе — мәңгелек бәйрәм.

1996 елда Казан артында үтә торган Сабан туйларының берсендә — Арча район Сабан туенда — Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин катнашты. Ул бу бәйрәмнең гүзәллегенә соклануын белдерде. Бераз соңрак, Россиянең бүгенге Президенты Владимир Путин Казан районнарының кунагы булды. Катыктан акча эзләүдә, кул көрәштерүдә үзенең осталыгын сынап карады, халык белән бергәләп рәхәтләнеп ял итеп китте.

Сабантуйда бераз ял итеп, якташлары, туган-тумачалары, дус-ишләре белән очрашып, аларның ничек яшәүләрен күреп китәргә һәр елны диярлек Әтнәгә ике министр, ике генерал кайта. Россиянең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев ( 2003-2012 елларда) һәм     Татарстанның эчке эшләр министры Әсхәт Сәфәровны (1998-2012 елларда министр булып тора, хәзерге вакытта Татарстан президенты аппараты җитәкчесе) олы юлга Әтнә районы чыгарган, югары дәрәҗәгә ирешерлек тәрбия биргән.

Сабан туйлары Әтнә төбәгендә дә ел саен гөрләп үтә. Әтнә районы үзгәртеп кору еллары башлангач, иң беренче булып республика картасында, егерме сигез ел үткәннән соң яңадан барлыкка килде. Әтнә мәйданы, Олы Әтнә авылы Арча районы составына кергәндә дә, Арча мәйданы белән бер көндә үткәрелә иде. Ул вакытта да Әтнә районы Сабан туеның дәрәҗәсе, көрәшчеләр өчен, Арча районы Сабан туе белән тиң булды. Һәм бу якның үз көченә ышанган бөтен көчле көрәшчеләре Әтнә мәйданына җыйнала иде. Ул елларда кәрәш үлчәү авырлыкларысыз гына үткәрелә иде. Көрәшчеләрнең авыры да, җиңеле дә бергә көч сынашты. Район оешкач, көрәшчеләр өчен мөмкинлекләр тагын да киңәйде.

Еллар үтү белән бераз камилләштерелсә дә, бәйрәм үзенең үзенчәлекләрен югалтмый, киресенчә, елдан-ел киңәя бара, уен төрләренең яңалары өстәлә. Сабантуй мәйданы милли уеннар, җырлар, осталар ярышы, якташларның очрашу, аралашу урынына әверелә. Сабан туе һәркемне үз колачына сыендыра.

Традициягә кергән инде: Сабан туеның үзәгендә милли көрәш һәм ат чабышлары тора. Берсеннән-берсе куәтлерәк, пәһлевандай батырлар бил алыша. Бәйрәм үзе дә тар күңелле була алмаган кебек, тар күңелле кеше батыр да кала алмыйдыр инде ул.

                                 9. Әтнәнең көрәш батырлары.

Әтнә төбәге үзенең мәйдан тоткан, исемнәре әллә кайларда яңгыраган көрәшче батырлары белән элек-электән дан тоткан. Гомумән, Казан арты элек-электән мәйдан тоткан батырларга бай булган. Мин аларның кайберләрен генә искә төшерүне максат итеп куйдым. Үткән гасыр башында, Бөек Октябрь революциясеннән соң һәм колхозлашу чорында, Әтнә төбәген Бәрәзә авылында туган Хафиз Сәхибуллин (Хафиз Бәрәзә) данлый. Көрәшчеләр халык телендә аны “чабаталы батыр” дип йөрткәннәр. Хафизның даны буыннардан - буыннарга күчеп, бүгенге көнгә кадәр яшәп килә. Рәсми рәвештә ул 1940 елда Татарстан чемпионы булып теркәлгән. Хафиз Бәрәзә туган ягында гына түгел, бик күп Сабан туйларында, Казанда, Мәскәүдә һәм башка төбәкләрдә батыр калган. Аның турында: “56 яшькә кадәр туктаусыз көрәшкән һәм җиңдермәгән”, - дигән сүзләрне әле бүген дә сокланып искә төшерәләр.

Марсель Таһиров истәлекләр язмасында “Мин Әтнә район комсомол комитетының беренче секретаре булып эшләгән чорда, “Татарстан” колхозында агроном булмау сәбәпле, КПССның Әтнә район бюросы мине Бәрәзә авылына баш агроном вазифаларын башкарырга җибәрде. Миңа шул вакытта бу легендар шәхес турында күп ишетергә туры килде. Аны таза, бик көчле, дип сөйлиләр иде. Өмә вакытларында бүрәнәнең бер башыннан 4-5 кеше күтәрсә, икенче ягыннан Хафиз ага аны берүзе җиңел генә күтәрә икән. Ул төрле эшләрдә эшләгән, бик күп җирләргә барып көрәшкән, көрәшергә барган җирендә торгалап та кайткан, дип сөйләделәр, дип тә искә ала.

   Көчле көрәшчегә алмашка 1965 елда республика көрәш мәйданына Рәдис Сәйфуллин килеп чыга. Ул республика Сабан туенда җиңүче була һәм шул ук көнне берничә сәгать эчендә бөтен  Татарстанга таныла. Ул вакыттагы спорт белгечләре, көрәшчеләр һәм тамашачылар да якташы кебек үк сәләтле булуы өчен, Рөдисне Бәрәзә Хафизның алмашчысы дип бәялиләр.

Республиканың 40 еллыгына багышлап оештырылган бәйге Рәдис Сәйфиуллинга зур дәрәҗә алып килә. Аңа бүләккә төсле телевизор һәм тәкә тапшыралар. Финалда ул самбо көрәше буенча Европа чемпионы С.Сергеев белән очраша. Хәлиткеч көрәш бик киеренке бара. Халык башта танылган батыр С.Сергеевка кул чаба. Көрәш барышында С. Сергеев нык активлык күрсәтә, берничә мәртәбә көндәшен урыныннан селкетә. Ахырдан көрәш зур өстенлек белән Р.Сәйфуллин ягына күчә, ул көндәшен берничә тапкыр урыныннан кузгата һәм баллар алуга ирешә. Тамашачының мәхәббәте дә Р.Сәйфуллин ягына күчә. Берничә баллга өстенлек белән ул җиңүгә ирешә. (Марсел Тагиров истәлекләреннән)

Мин үземнем эшемдә  районның тарихында батыр  калган көрәшчеләрнен исемнәрен дә барларга булдым. Миңа бу эштә истәлек китаплары һәм  Әтнәнең спорт мәктәбе директоры Мухаметшин Ирек Фердинатоич  ярдәм итте.

                   Сабантуй батырлары  (соңгы 47 еллык)

1975 -1977  елларда Рәдис Сайфуллин

1978 - 1979 елларда Виссарион Канашев

1980  елда Гайсә Шакиров (Әйшияз)

1981 елда Марсель Нигъмәтуллин (Югары Көек)

1982 елда Гайсә Шакиров (Әйшияз)

1983 елда Марсель Нигъмәтуллин (Югары Көек)

1984 елда Фердинант Шафигуллин ( Кышлау)

1985,1986 елда Марсель Таһиров (Әйшияз)

1987-1991 елларда Габделбәр Хәлилов (Яңа Шимбер)

2001-2003,2005  елларда Марсель Таһиров (Әйшияз)

2004 елда Рафил Әхмәтханов ( Яңа Шашы)

2006-2008 елларда Фәнил Хәкимуллин (Иске Мәңгәр)

2010-2011 елларда Марсель Хәйдәров

2012 елда Каюм Хәйдәров

2015 елда Җамалиев Илназ (Ары)

2009,2013, 2014, 2017, 2018 елларда Мухаметшин Ирек Фердинатович (Олы Мәңгәр, хәзергесе вакыта Әтнә спорт мәкәбе директоры)

2019 елда Муса Галләмов ( Россиянең иң көчле көрәшчесе 5 тапкыр дөнья чемпионы)

2020 елда Ситдиков Альберт (Арча)

2021 ел Абдуллин Руслан (Арча)

                           10. Әтнәдә үсеп килүче  яшь көрәшчеләр.

Әтнә  спорт мәктәбе директоры Мухаметшин Ирек Фердинатович  белән  әңгәмә.

 Бүгенге көндә, көрәшне үз итәме балалар, уңышларыбыз ничек?- шушы сорауларны мин спорт мәктәбе директоры Мухаметшин Ирек Фердинатовичка юлладым.

“Аллага шөкер,күкрәк киереп горурлана алабыз.Республика күләм югарылыкта  Бәрәзә Хафиз призы бәйгесе ел саен диярлек оештырыла.Көрәшкә игътибар зур. Тренерларыбыз  мәктәпләребездә түгәрәкләр алып бара. Соңгы ике елда күтәрелеш зур. 2019-2020 елларда укучылар арасында Татарстан буенча узган ярышта 7  призер булды.

Быел Зиннәтуллин Даил ( Кышлау егете) Татарстан, Россия чемпионы булды.

   Гадәттә балалар әтиләре юлыннан китә. Көрәшчеләр, көрәшче буын тәрбиялиләр.Ирек Фердинантовичның да балалары  көрәш белән шөгыльләнәләр. Район призёрлары булып торалар.

Ирек Фердинантович үзенең ничек көрәшкә кереп китүен дә сөйләп үтте.” Малай вакыттан ук күнегү, көч арттыру белән шөгылләнә. Әтисе аңа трактор кәтүкләреннән, ломнан штанга ясап бирә. Беренче көрәшкә кертеп җибәрүче остазы шул авылның балта остасы, көрәшче Әхмәдиев Әмир абыйсы була.

  Көрәш иң авыр спорт төрләреннән санала, имгәнүләр дә булырга мөмкин. Алымнарны өйрәнү, һәрдаим үз өстендә шөгыльләнгәндә генә матур нәтиҗәләргә ирешеп була”, - диде.

                                        Күлле- Кимедә көрәшче гаилә.

   Мәктәбебездә дә көрәш түгәрәге эшләп килә. Анда малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә. Район күләм узган ярышларларда призлы урыннар яулыйлар.

   Авылыбызда көрәш осталыгын  буыннан – буынга тапшырган Газимов Р.Р. гаиләсен дә язып үтәсем килә. Рафилнең әтисе дә көрәшкән, хәзер аның 2 класстагы кызы Руфинә, 5  нче класстагы улы Рәнис өметле көрәшчеләр булып күренеп тора. Районда призлы урыннар яулыйлар.

Яшьли көрәшеп үскән, татарча көрәш мәйданнарында чыныгу алган малайларыбыз, егетләребез киләчәктә текә үрләрне яулаганда,юлларында киртәләр очратканда авырлыклар алдында сыгылып төшмичә ,күңелләрендә көрәш рухын сүндермичә алга атларлар дигән өмет зур.

11.Йомгаклау.

 Сабантуе бәйрәме безнең тормышыбызны рухи яктан баета, яшьләрдә өлкән буыннарның хезмәт традицияләренә тугрылык тәрбияли. Яшьләрдә үзешчән сәнгатькә, милли йолаларга, халыкның милли спорт төрләренә карата мәхәббәт тәрбияли. Шулар аркылы аларның зур хезмәт юлына һәм дәрәҗәле ярышларга чыгуын тәэмин итәрлек мөмкинлекләр тудыра. Җәмгыятьтә нинди генә сәясиүзгәрешләр булмасын, халыкның, милләтнең аеруча үсеп килүче яшь буынның сәламәтлеген ныгыту мәсьәләсе — иң мөһим бурычыбыз. Милли бәйрәмебез үсеп килүче яшь буынны физик яктан нык итеп тәрбияләүдә зур урын алып тора. Сабан туеның чын халыкчан табигате, рухы, күңелләребезнең иң нечкә кылларына кагылып, милләтара татулыкны һәм бердәмлекне, иҗтимагый тотрыклылыкны саклауга һәм ныгытуга да хезмәт итә.

12.Нәтиҗә

  • Сабантуй милли бәйрәменең ерак гасырларга җиткән бай тарихы бар.
  • Әтнә районы  элек- электән мәйдан тоткан көрәшчеләре белән дан тоткан.

Бүгенгесе көндә дә Әтнә районы көрәшчеләрне үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә.

  • Сибгат Хәким иҗатында сурәтләнгәнчә, Күлле Киме авыл сабантуйлары үзенә мари халкын да җәлеп иткән, ике милләт вәкиле тыгыз дуслыкта яшәгәннәр.
  • Тормыштагы,яшәү рәвешебездәге үзгәрешләр белән бергә Сабантуйларда да кайбер уеннар, йолалар үзгәреш кичергән, сирәгәйгән: Түгәрәк” уеннар, кулъяулык, сөлге чигүләр. Гармунга җырлаулар, биюләр.
  • Сабантуй бәйрәме үзенчәлекле, күп төрле әһәмиияткә ия булган татарның иң матур милли  бәйрәмнәренең берсе.

                                   13. Кулланылган әдәбият исемлеге.

  1. Тагиров М. Батыр якташларым.
  2. Җәләлиев Ш.Ш. Татар халык педагогикасы. Казан. Мәгариф кит. нәшр.,2000.
  3. Хәким С. Шигырьләр. Казан:Тат.кит.нәшр., 1976.-3-20б.
  4. Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте., Казан:Тат.кит.нәшр., 2010.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Веселый сабантуй

Сабантуй - это татарский национальный праздник в честь окончания весенних полевых работ.  Провела "Веселый сабантуй" в пришкольном лагере....

күңелле туй, шаян туй - Сабантуй

разработка школьного Сабантуя...

Фольклорные праздники татар. Славный Сабантуй .

Презентация на тему: Фольклорные праздники татар. Славный Сабантуй...

Тема. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй. Презентация материалы.

Презентация татар халык милли бәйрәме Сабантуй мизгелләрен үз эченә алган слайдлардан тора. Бәйрәмдә уздырылган уеннар,бәйгеләр ,шулай ук аларга комментарияләр бирелгән....

"Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй"

татар халкының күркәм бәйрәме- Сабантуй турында мәгълүмат бирү...

"Сабантуй- татар халкының милли бәйрәме".Дәрес планы.

План-конспект урока предусмотрен на русскоязычных детей.Өели урока: 1.Совершенствовать знания по теме"Глаголы будущего времени изъявительного наклонения.2.Развивать речь учащихся.3.Воспитать уважитель...