Без биредә күренекле татар язучысы Мәҗит Гафуриның әсәрләрендәге лексик чараларга хас үзенчәлекләрне һәм рус сүзләренең кулланылышын карап үтәрбез. Эшебезнең төп максаты – Мәҗит Гафуриның әсәрләрендәге лексик чараларга хас үзенчәлекләрне, аларның эчтәлеген, ясалышын, мәгънәсен һәм рус сүзләренең кулланылышын системалы рәвештә өйрәнү.
Вложение | Размер |
---|---|
mzhit_gafuri.ppt | 1.07 МБ |
Слайд 1
Мәҗит Гафурига 130 яшьСлайд 2
Мәҗит Гафури әсәрләрендәге лексик чаралар Төп максат : Мәҗит Гафуриның әсәрләрендәге лексик чараларга хас үзенчәлекләрне, аларның эчтәлеген, ясалышын, мәгънәсен һәм рус сүзләренең кулланылышын системалы рәвештә өйрәнү Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды: әсәрдән архаизмнарны, диалектизмнарны табу; 2) аларның эчтәлек-мәгънәсен ачу; 3) рус сүзләренең кулланылышын өйрәнү; 4) архаизмнарның төзелеш-ясалыш үзенчәлекләрен тикшерү.
Слайд 3
Эшнең гамәли әһәмияте Архаизмнарның, диалектизмнарның, рус сүзләренең ясалышын, таралыш-кулланылышын, төзелеш үзенчәлекләрен өйрәнүнең тел һәм халык тарихы өчен зур әһәмияте бар, алар ерак үткәннең колоритын, рухын тоярга, борынгы лексика, формаларны үз итүчеләрнең cөйләм үзенчәлеген чагылдырырга ярдәм итәләр. Эшнең структурасы Хезмәт керештән, өч бүлектән ( I бүлек Тарихи чор һәм М.Гафури иҗаты; II бүлек Әдәби нормалардан үзгә сүзләр катламы; III бүлек Лексик чараларның кулланылу үзенчәлекләре) һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Слайд 4
Егерменче гасыр — иң башта үзенең төп сыйфаты: кешелек җәмгыятенең беренче мәртәбә бөтенләй яңа төрле, үзгә тормышка аяк басуы — озак еллар буе хыялында йөрткән социалистик яшәү дөньясының эченә кереп китүе белән башкалардан нык аерылып тора. Бу сыйфат безнең гасырны башка барлык чорлардан чагыштыргысыз дәрәҗәдә үзгә, бүтән итеп куя. Бу чор — кешелекнең киң масштабларда күченүе чоры XX гасырга хас сыйфатлар.
Слайд 5
Җыеп караганда, алай бик зур Төсле түгел гомерем йомгагы, Сүтеп караганда, чак күренә Аның бер ягыннан бер ягы.
Слайд 6
Әдәби нормалардан үзгә сүзләр катламы Бу бүленеш “Әдәбият белеме” сүзлегендә түбәндәгечә бирелә: Мәгънә охшашлыгына яки аерымлыгына нигезләнгән лексик чаралар ( синоним, антоним, омонимнар, сүз уйнату ); Сүзләрнең тарихына һәм географиясенә бәйләнешле лексик чаралар ( архаизмнар, диалектизм, гади сөйләм сүзләре) [Заһидуллина Д.Ф., 2007, 93].
Слайд 7
Алтынның мыскалын – (татар сүзе, архаизм) үлчәү системасы кертелгәнгә кадәр якынча 4, 26 граммга тигез булган авырлык; бишмәт - (татар сүзе, архаизм) татар һәм башка төрки халыкларда мамык белән сырып тегелгән кышкы өс киеме; гуаһландыру – (фарсы сүзе, архаизм ) күргән, белгән кешеләрдән дөресләтү, раслату, аларны шаһит итү; кыямәт – (гарәп сүзе, архаизм) күтәрелү, кубарылу; калач - (татар сүзе) ак күмәч; мосафир – (архаизм) юлчы; мәслихәт – киңәш; тәңкә – бакыр яки көмеш акчаны атаганнар; тымык (көн) – җылы, рәхәт көн; хосул – (архаизм) табыш; үләң - (архаизм) җыр; җилән - өс киеме; чолгау – аякка урый торган чүпрәк, аяк киемен Аманлашканнан - исәнлек-саулык сорашканнан, бадъян – (диалекталь сүз) агачтан чокылып ясалган савыт; күтәрмә – (диалекталь сүз) өйалды баскычы, болдыр. Өйрәнелгән архаизмнар һәм диалектизмнар
Слайд 8
Шәкерт - укучы; дарелхәребтә - изге урын; хәт - җәза; фарыз – (гарәп сүзе) бурыч, мәҗбүрият эш. Фарыз эшне үтәү мәҗбүри, аны эшләмәгән мөселман җәһәннәмдә җәза ала, ә фарыз эшнең мәҗбүрилегенә ышанмау көферлек санала; гуаһ – (татар сүзе) шаһитлар, танык; гөнаһ – (фарсы сүзе) җинаять, язык эш, дини-әхлакый кануннарга каршы килә торган гамәлләр; нәһер – (татар сүзе) елга; нәмәхрәм - гөнаһ; зык куптарып – шаулашу, шау-гөр килү, тавыш; каравыл йорты - гаепле кешеләрне вакытлыча ябып тоту өчен файдаланыла торган йорт; сөаль - (татар сүзе) җавап яки аңлатма бирү таләп ителә торган мөрәҗәгать, сүз; сорау; им-том, өшкерү – авыруларны дәвалауның борынгы, бик гади ысулы. Моның белән, өшкерү-төкерү белән күпчелек динчеләр шөгыльләнгән; күтәрәм – (татар сүзе) печән җыйганда бер күтәреп алырлык итеп әзерләнгән печән өеме; күбә – (татар сүзе) сәнәк белән бер күтәреп алырлык итеп куелган печән яки иген өеме; мәдрәсә - ( татар сүзе) мөселманнарда урта һәм югары класслары булган дини уку йорты; мәхәллә – (гарәп сүзе -квартал) , берәр мәчет урнашкан территория Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повестендагы архаизмнар.
Слайд 9
Прииска – кыйммәтле байлыкларны эзләү урыны; самородка – металл кисәге; “Восьмой” – сигезенче; батрак – (татар сүзе, тарихи сүз) алпавытка яки кулакка эшли торган ялчы яки көнлекче; каравай - – (сөйләм теле) мич төбенә салып пешерелгән түгәрәк ипи; казарма – (итальян сүзе) эшчеләр өчен көйләнгән тору урыны; контрольлек – кемдер өстеннән күзәтү, тикшерү; нарядчик - эшне бүлүче кеше, документлар белән эш итүче; управляющий – идарә итүче; бант –кат-кат бөкләп, уртадан элмәкле төен белән бәйләнгән бизәнү тасмасы; награт – бүләк; разведкага – берәр урынны тикшереп, өйрәнеп, анда нәрсәләр барлыгын, нәрсәләр барлыгын, нәрсәләр эшләнүен ачыклау; повозка - йөк арбасы. Рус теленнән кергән сүзләр
Слайд 10
Без ясаган нәтиҗәләр - Бу сүзләрнең күбесе ислам дине белән бәйле: суфи, кот койдыру, мәхәллә, гуаһ, фарыз, дарелхәребтә,им-том, өшкерү. Ләкин бу кешеләр яклый торган этик нормалар кешене богаулап кую өчен генә яраклы. Дин әһелләре ул нормаларны сүздә яклаган булып кыланалар, чынлыкта исә бернинди этика кануннарына сыешмый торган эшләр эшлиләр. - автор персонажларның характерларын аларның сөйләме аркылы ача. Ул оста гына итеп җирле сөйләмне куллана. “Шагыйр ь нең алтын приискасында” әсәрендә казакларның сөйләшүе кертелгән: ”Уй-бай, бу нә кылган эш! Кесе мосапирлардан акша алучы идәбе” . - Шулай ук аерым кешеләрнең сөйләменә генә хас сүзләр дә очрады. Алар бу сүзләрне еш кабатлыйлар: “вәт”, “рисвай”, “ну”. Әсәрдәге диалектизмнар катнашучының каян икәнлеген, белем дәрәҗәсен күрсәтеп тора. Мәсәлән, бадъян, күтәрмә. Төзелеш-ясалышлары ягынна архаизмнар тамыр, парлы, тезмә булалар. Бишмәт-тамыр сүз, им-том – парлы, кот койдыру – тезмә.
Слайд 11
«Мәҗит Гафури иҗаты татар совет әдәбияты фондына кыйммәтле бер җәүһәр булып кереп калды» дип язып калдырган
Лавовая лампа
5 зимних аудиосказок
Как нарисовать китайскую розу
Щелкунчик
Л. Нечаев. Яма