Доклад "Сөйләм телен үстерүдә кулланган эш төрләре"
статья на тему

Укытучыларга ярдәмлек материал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_soylm_telen_usterud_kullangan_esh_torlre.docx15.71 КБ

Предварительный просмотр:

Сөйләм телен үстерүдә  кулланган эш төрләре

  • Сөйләү –бик авыр эш төре. Чөнки ул фикернең эзмә-эзлекле, бәйләнешле бирелеүен талап итә. Шуңа күрә укучыларны бу һөнәргә эзмә-эзлекле өйрәтергә кирәк. Дәресләргә сөйләүнең шундый төрләрен кулланырга була:
  • Тулы сөйләү
  • Кыскартып сөйләү
  • Сайлап сөйләү
  • Ижади сөйләү
  • Затны һәм заманны үзгәртеп сөйләү
  • Әсәргә фактлар өстәп сөйләү
  • Сәхнәләштерү

Укыганны сөйләүнең бар төрләре дә түбәндәге талапларга жавап бирергә тиеш:

  • Һәрбер сөйләү төре ачык максатлы булсын
  • Текстның тулы эчтәлеге, төп вакигалары чагылсын
  • Әсәрдәге эзмә-эзлеклелек саклансын
  • Укучы укыган әсәргә карата үзенең карашын әйтсен
  • Укучы образлы сүзбәйләнешләрне, сөйләмнәрне һәм иң кирәкле төшенчәләрне кулланып сөйләргә өйрәнсен.

    Сөйләгәндә укучыларга ирек бирергә, бүлдермәскә кирәк.

Хикәяне аңлау – методик талапларның иң әһәмиятлесе. Башта бөтенләй укыла, аннан бүлекләргә бүленеп укылып, анализ ясала. Бигрәк тә хикәянең әдәби үзенчәлегенә, сүрәтләү чараларына, композициясенә һ.б. анализ ясарга кирәк. Әсәрнең теленә, андагы иң мөһим вакигага игътибар итергә кирәк. Хикәя өстендә эш аны сәнгатьле уку белән тамамлана.

  • Текст өстендә түбәндәге эш төрләрен кулланып эшләү уңышлар бирә:
  • Башта таныш булмаган текстның исеменә, ә иллюстрациягә карап, эчтәлеген прогнозлау
  • Текстны спринтлы уку (эчтән бик шәп темпта)
  • Сорауларга жавап алу: безнең прогноз дөрес булдымы? Нәрсә турында сүз бара һ.б.
  • Разведкалы уку (аңлашылмаган сүзләрне таптыру, аңлата алмасалар, сүзне жөмлә эчендә аңлату)
  • Буксир белән уку (укытучыны тыңлап бергә уку)
  • Яңгыравыклы уку (укытучы артыннан уку, дөрес интонация белән уку, сәнгатьле укырга өйрәтү)
  • Бер-беңне куып жит (укытучы өзекне укып күрсәтә, укучылар тиз генә шул урынны табып, дәвам итәләр)
  • Игътибарлы укы (текстных хаталы укылган жирен төзәтеп укытучы белән бергә уку)
  • Чылбыр буенча уку
  • Рольләргә бүлеп уку
  • Киресен әйт (антонимнар табу)
  • Бер үк мәганәле сүзләр уйла (синонимнар тап)
  • Укучылардан эчтәлеге буенча сораулар куйдырып, жавап алу
  • Текстны сәхнәләштерү
  • Әңгәмә оештыру: сезгә текст ошадымы? Язучы белән килешәсезме? Азагын ничек үзгәртер идегез?
  • Терәк сүзләр беләншигырь яки хикәя төзү
  • Эчтәлеге буенча рәсем төшерү
  • Эчтәлегенә тәры килгән мәкальләр табу
  • Картиналар буенча эш
  • Бирелгән сүзләрдән яңа сүз төзү
  • Ребуслар төзү, чиштерү
  • Схема буенча жөмләләр төзү
  • Анекдотлар сөйләтү, табышмаклар әйттерү

Шундый эш төрләре укучыларның игътибарын үстерә, грамоталы (дөрес) язырга, аңлы, житез укырга, сәнгатьле сөйләргә өйрәтә, укучыны дәрестә активлаштыра.

Укучыларның фикерләвен үстерү юллары

   Дәресне югары дәрәжәдә үткәрү укытучының профессиональ осталыгына бәйләнгән. Мин “Туган тел, әдәбият дәресләре –ул уку, сөйләү дәресләре. Шуңа күрә укуга, әсәрнең эчтәлеген сөйләтүгә игътибарны күберәк  бүлергә кирәк”- дип уйлый идем. Эшли торгач мин, теге яки бу әсәрнең эчтәлеген укытып сөйләтү  төп максат итеп куелырга тиеш түгеллеген аңладым. Укучы өйдә узаллы укылган әсәрдәге хәл-вакигаларга дәрестә иптәшләре белән бергәләшеп, үз күзлегеннән чыгып, бүгенге белән бәйләп, бәя биреп өйрәнергә тиеш дип исәплим. Бәя бирү, беренчедән, укучының интеллектуаль үсешен күрсәтеп, аны күтәрергә ярдәм итсә, икенчедән, аннан сүз байлыгын таләп итә, ә ул үенннән-үзе, күп укуны, күп аралашуны таләп итәчәк.

   Дәресне шушы юнәлештә оештыру укытучыга зур жаваплылык өсти. Укучы әсәрдәге бәләки генә деталләрне дә күз алдыннан ычкындырмый укырга өйрәтү максатында дәрескә, әсәрнеү эчтәлегеннән чыгып, берничә бәхәсле сорау әзерлим  һәм дәрес барышында шул сораулар ярдәмендә, укучыларны жанлы сөйләшүгәжәлеп итеп, кызу бәхәс оештыруга өлгәшергә тырышам. (Сезнеңчә ничек? Минем карашым сезгә аңлашыламы? Һ.б.) Бәхәсләр аркасында уртак фикергә киләләр. Бәхәсләшкәндә мин конкрет дәлилләр ярдәмендә укучыны үз фикерен төпле итеп әйтә белергә тиешмен. ӨБу әсәр сезгә нинди белем бирде һәм тәрбия бирде? Дигән сорауга жавап алу әсәргә бәхәс нигезендә ясалган анализны тулыландырырга ярдәм итә.

   Шәһәрдә катнаш милләт арасында үскән баланы туган телендә матур итеп сөйләшә алуына ышандыру –әдәбият укытучысының иң төп бурычларның берсе дип исәплим мин. Мин укучыларымны тормышта үз урынын табып, үзен аяк терәп яклый алырлык, үзе белгәнне дусларына, милләттәшләренә ачык ите, иң кирәкле сүзләр табып өйрәтә, аңлата алырлык шәхес итеп күрергә телим. Моның өчен иң беренче тел байлыгын арттыру өстендә эшләргә кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

7 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

7а СЫЙНЫФЫНДА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...