Доклад "Татар теле дәресләрендә уен технологиясен куллану"
статья по теме

Укытучыларга ярдәмлек материал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_tatar_tele_dreslrend_uen_tehnologiyasen_kullanu.docx13.85 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресләрендә уен технологиясен куллану.

   Тел дәресе мәктәптә укытылган башка предметлардан һич тә  аерылырга тиеш түгел, бүгенге көн таләпләренә жавап бирергә тиеш. Телне өйрәтү серләрен белү- иң мөһиме. Дәрестә уен технологиялярен куллану кызыклы. Уен укучыларныү коммуникатив активлыгына уңай йогынты ясый.. Дәрестә уеннар куллану укучыларның танып белү процессын өйрәтә, тел һәм психологик барьерны жиңергә ярдәм итә, ижади сәләтне үстерә, предметка карата кызыксыну уята, телне практик үзләштерергә бәлыша.

Тормышта уеннар күп төрле. Дәрестә кулланылган уенның үзенә хас билгеләре бар, аны оештыру аша педагогик максатлар тормышка ашырыла. Педагогк уеннар максаты, төзелеше, эчтәлеге, төрле яшьтәге балаларга туры килүе белән аерыла һәм берничә төргә бүленә:

Сюжетлы уеннар. “Сюжет –вакыйгаларның, кеше тормышының, аерым характерлар үсешенең, алар арасындагы мөнәсәбәтләрнең агымы”, -дип билгели К.Әхмәтжанов. (Әдәбият теориясы.) Сюжетлы уеннарның нигезендә ниндидер вакыйга ята. Белүебезчә, сюжет үзе экспозиция, кульминация, вакигалар төенләнеше, үсеше, кульминация, вакыйгалар  чишелеше кебек өлешләрдән тора. Алар дәрес этапларын тәшкил итә. Башта проблема аңлатыла, аны чишү юллары күрсәтелә.  Дәрескә ярыш элементларын кертергә мөмкин.

Сюжетлы уеннар берничә төргә бүленә.

  • Ниндидер вакыйга эченә кереп хәрәкәт итүне күз алдында тоткан дресләрне (Дәрес-сәяхәт, дәресүэкскурсия һ.б.) В.Кю.Селевко берләштерелгән дәресләр дип атый. (Селевко В.К. Педагогические технологии на основе дидактического и методического усовершенствования. НИИ школьных технологий.2005.с.103). Бу дәресләрдә укучылар шәһәр, район, республика бәйлап елга, тау, күлләргә сәяхәткә, походка, экскурсияга чыгалар. Сәяхәттә балаларны тукталышлар көтә.. Анда алар үтелгән тема буенча эшләр, күнегүләр башкара. Тукталышныү исеме белән текст, күнегү эчтәлеге белән туры килергә тиеш.
  • Әкият сюжетына корылган дәресләр. Әкият- балалар тарафыннан яратып укылган жанр. Аның аша олы буын яшьләргә әхлаки, эстетик тәрбия биргән. Әкиятнең нигезендә сюжет ята. Гадәттә, анда яхшылык белән явызлык арасындагы көрәш сңрәтләнә. Герой ниндидер явыз көчләр белән кыю көрәшкә керә, төрле сынауларны үтә һәм жиңеп чыга. Шулар дәреснең эчтәлеген тәшкил итә. Мәсәлән, усал дию кызны таш келәткә бикләгән. Егет аны коткарыр өчен өч шартны ңтәргә тиеш, ул, ярдәм сорап, укучыларга мөрәжәгать итә. Шартларны үтәү барышында укучылар татар теле бенча күнегүләр эшли. Бу дәреснең кульминациясе булып укучыларның усал көчләрне жиңүе тора. Уенга уңай һәм кире героә портретлары, тылсымлы әйберләр кулланыла.
  • Кунаклар килүе дә дәреснең сюжетын булдырырга ярдәм итә.Художестволы әдәбият, кино геройлары, жәнлекләр дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итә. Һәр героә, персонаж берәр проблема алып керә. Касыдыр герой татр телен начар белә, хаталар ясый, шуңа укучылардан ярдәм сорый. Дәреснең азагына тикле алар белән аралашу бара. Хаталар төзәтелә, тема аңлатыла, күнегүләр башкарыла.

   Мондый дәресләрне  башлангыч классларда үткәрү файдалы. Балаларны мондый дәресләр мавыктыра, аларга дәрт өсти, ә уеннар белән бергә белеинәре ныгытыла, сөләм теле үстерелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ

Бүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа күрә укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мөгаллим дә әлеге мәгълүмати те...

ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану

Чыгыш. ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану...

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН КУЛЛАНУ.

Использование игровых технологий на уроках родного ( татарского) языка...

Татар теле дәресләрендә уен технологиясен куллану.

Тел дәресе мәктәптә укытылган башка предметлардан һич тә аерылырга тиеш түгел, бүгенге көн таләпләренә жавап бирергә тиеш. Телне өйрәтү серләрен белү- иң мөһиме....

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ИННОВАЦИОН ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ.

quot;ТАТАР ТЕЛЕ  ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ИННОВАЦИОН ТЕХНОЛОГИЯЛӘР  КУЛЛАНУ" темасына чыгыш материаллары...