ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану
статья на тему

Шакирова Алсу Хамитовна

Чыгыш. ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану

Скачать:


Предварительный просмотр:

Кама Тамагы районы

Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбе

ЧЫГЫШ

ФДББС КҮЧҮ ШАРТЛАРЫНДА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ АРАЛАШУ ТЕХНОЛОГИЯСЕН КУЛЛАНУ

                                                                           Чыгышны әзерләде:

                                                         Шакирова Алсу Хәмит кызы,

I кв. категорияле татар теле һәм

 әдәбияты укытучысы

                                               

РМО,   2016

КЕРЕШ

Җир йөзендә иң зур байлык –

кеше белән аралашу байлыгы.

А.Сент-Экзюпери.

Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә өйрәтү зарури. Рус теле күп дистә еллар милләтара аралашу теле булып яшәгәнгә күрә, аны укыту методикасы да, фәнни-дидактик нигезләре дә, программа һәм дәреслек төзү мәсьәләсе дә, бу телне өйрәнүнең мотивациясе дә ачыкланган. Хәзерге чорда да рус телен укыту методикасы камилләшеп бара, дәреслекләрнең сыйфаты да яхшыра, телгә һәм сөйләмгә өйрәтү проблемалары да эшкәртелә.

               Коммуникатив технологияләр нигезендә дәрес төрләре

  • Иҗат һәм фантазиягә таянучы дәресләр: семинар, сыйныф алдында булган белемнәреңне яклау, зачет – дәрес, укучылар конференциясе, спектакль, коллектив инша, концерт, дәрес-бәхәс.һ.б.
  • Нинди дә булса бер шөгыльне имитацияләү: экскурция, ярминкә,  сәүдә йорты.
  • Дәрес-уен: дидактик, рольле, ярыш-уеннар.
  • Сюжетлы рәсемнәр буенча, бирелгән текст буенча, шәхси тәэсирләргә нигезләнгән иншага әзерләнү дәресләре.
  • Текстны анализлау, аның белән иҗади эшләү, үзеңнең текстыңны уйлау дәресләре.

      Укытучы дәрескә әзерләнгәндә барлык диалог бәйләнешләренең шартларын уйлап эшләгәндә, уку процессының билгеле бер моделен ясый ала. Һәм шуның буенча дәресләр бер-берсе белән үрелеп бара.

      Бу ысулның структурасы 4 технологик этаптан тора:

  1. Коммуникатив ситуация структурасы эшләү;
  2. Укучы белән укытучының бергә эшләвен проектлаштыру;
  3. Диалогларда  катнашу:
  4. Бәйләнешле сөйләм буенча рефлекция;

            Коммуникатив ситуация куеп, без укучыдан дәресләрдә актив катнашу сорыйбыз. Бу тормышчан вакыйга булып, аның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт була  ала:

  • Проблемаларны актуальләштерү
  • Кичереш һәм фикерләү шартлары
  • Карарлар кабул итү, альтернатив нигездә үз гамәлләрен сайлау, өстәмә материал эзләү, аларны анализлау.

             Коммуникатив технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләр  укучыларга телне аралашу чарасы, дөньяны һәм үзен танып белү, мәдәнияткә өйрәнү,  иҗади һәм актив, дөрес итеп аралашырга мөмкинлек бирә.

Аралашу  нигезендә  оештырылучы эш төрләре

       Рус телендә сөйләшүче балалар татар теле һәм әдәбияты аша мәдәни компетенциягә ия булсыннар өчен, мәктәп дәреслекләрендә түбәндәге эш төрләре тәкъдим ителә.

  1. Өйрәнелә торган телдә сөйләшүчеләрнең милли-мәдәни

үзенчәлекләрен күз алдына китерергә мөмкинлек бирә торган татар әдәбияты үрнәкләре – әдәби текстлардан алынган өзекләр белән танышу.

  1. Татар халкының мәдәни казанышлары, күренекле шәхесләре

турындагы уку текстлары.

  1. “Сез беләсезме?” рубрикасы кысаларында аерым сүзләрнең, кеше

исемнәренең этимологиясе турында кыскача белешмә бирү.

  1. Җанлы сөйләшү үрнәкләре. Алар , бер яктан, укучыларны татар

телендә кабул ителгән сөйләм этикеты калыплары белән таныштыра, икенче яктан, аларны гамәли үзләштерергә һәм аралашуда куллануга этәрә.

  1. Халык авыз иҗаты үрнәкләре. Алар белән эшләү ике этапка аерыла:

       - Халык авыз иҗаты үрнәкләрен тәрҗемә итү һәм алар нигезендә тел күнегүләрен эшләү. Бу төр күнегүләр аша укучылар, бер яктан татар мәдәнияте белән таныша, яңа лексик берәмлекләрне үзләштерә, икенче яктан, тел һәм тәрҗемә итү күнегүләрен дөрес башкарырга күнегә. Мәсәлән, “Сынамышларны сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итегез”, “Татар халык мәкальләрен тәрҗемә итегез, ия белән хәбәрне табып әйтегез”, “Мәкальләрне укыгыз, иярченле кушма җөмләгә мисал китерегез” һ.б. Шуны да истә тотарга кирәк: бу төр күнегүләр белән эш иткәндә, укучыларның грамматик күнекмәләрен активлаштыру белән беррәттән, кызыклы мәкаль-әйтемнәрне, җор сүзләрне, сынамышларны истә калдыруга да игътибарны арттыру кирәк. Шуңа күрә тел күнегүләре бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән биремнәр белән чиратлашырга тиеш.  Мәсәлән, “Мәкальне кулланып, диалог төзегез”.

       - Халык авыз иҗатының мәгънәсенә төшендерү күнегүләре. Нәкъ менә шундый күнегүләр мәдәни компетенцияне формалаштырырга ярдәм итә. Мәсәлән, “Татар һәм рус мәкальләрен туры китереп языгыз”, “Сынамышларның русча тиңдәшен әйтегез”, “Бер мәкальнең эчтәлеге буенча кечкенә хикәя языгыз”һ.б.

Бу алда санап кителгән эш төрләре  диалог,  сорау-җавап, уен, рольле уен , әңгәмә төрләре ярдәмендә тормышка ашырыла алалар.

Татар теле дәресләрендә сөйләм культурасын формалаштыру өчен,  дәреслекләрдә бирелгән төрле күнегүләр, мөстәкыйль эшләр үткәрү өстенә тагын түбәндәге эшләрне дә тәкъдим итәбез:

  1. картина яки төрле фильмнар, презентацияләр күрсәтеп, шуларның эчтәлеген сөйләтү һәм соңыннан инша яздыру, яисә изложение өчен алынган текстны аудиоязмадан тыңлап, аның эчтәлеген сөйләтү, соныннан аны яздыру. Бу алым укучыларны иҗади  эшкә   өйрәтә.
  2. чыгыш ясарга өйрәтү. Моның  өчен укучылар чыгышның планын төзиләр, аннары аны язалар, презентация ясыйлар. Язган текстны укучы элек үзалдына сөйләп карый, соңыннан аны кычкырып сөйли. Болай эшләгәндә, ул үзенең тавышын, интонациясен ишетә, ялгышларын сизә һәм аны төзәтә ала. Мәктәптә һәм мәктәптән тыш урыннарда чыгышлар ясау шулай ук укучылардан ижадилык һәм мөстәкыйльлек таләп итә. Шуңа күрә аларны төрле темаларга (әдәби, әхлак, дуслык) рефератлар язарга һәм соңрак халык арасында чыгыш ясарга өйрәтәбез. Доклад һәм чыгышларның тексты һәрвакытта да гаять әһәмиятле.
  3. сыйныфтагы иптәшләренең чыгышларына яки жавапларына бәя бирү яисә рецензия ясау, аның кимчелекле һәм уңышлы якларын күрсәтү. Бу алым укучыларны игътибарлы булырга, сөйләүчене тыңларга, аны әңгәмәдә катнашырга өйрәтә. Шул рәвешле аларның сөйләм телен, орфоэпик грамоталыкларын үстерергә ярдәм итә, укучы үзенең сөйләмен әдәби тел нормаларына туры китереп төзергә тырыша. Сөйләмнең әдәби тел нормаларына нигезләнгән булуы, аны тиз һәм дөрес аңларга ярдәм итә,  аның матурлыгын, аһәнлеген арттыра.

Укучыларны дөрес сөйләшергә өйрәткәндә,тел байлыгын үстерү буенча татар теле дәресләрендә фонетика белән бәйләнешле эшләр үткәрү мөһим.

Дөрес сөйләүгә өйрәтү максаты белән үткәрелгән аерым дәресләрдә диктор сөйләмендә бирелгэн текстны магнитафон язмасында кат-кат тыңлатырга мөмкин.

Дәрестән тыш эшләр белән бәйләнешле рәвештә, телгә багышланган стена газеталары чыгарабыз. Анда төрле мәкаләләр, шигырьләр, уеннар, башваткычлар урнаштырырга тырышабыз.

      Дәресләр интенсив (тиз арада өйрәнү, истә калдыру һәм үзләштерү) рәвештә, уеннар белән алып барыла, шуңа күрә балалар татар телен бик теләп өйрәнәләр.

        Дәрес-шоу. Дәресне уздыру өчен, сыйныф берничә тәркемгә бүленә. Һәрбер группа үзенең лидерын сайлый. Ул укытучы биргән тема буенча әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка тәкъдим итә белергә тиеш. Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачылырга мөмкин. Әңгәмәгә башка группа укучылары да кушыла ала. Шундый тәртиптә башка группалар да үз темалары буенча чыгыш ясыйлар.

        Дәрес - аукцион. Мондый характердагы дәресләрендә оештыру башлангыч һәм урта сыйныфларда нәтиҗәлерәк була. Мәсәлән: “Ашамлыклар  кибетендә”, “Ашханәдә” һ.б. шундый темаларны өйрәнгәндә. Аукционда темага караган әйберләр өчен “түләү” түбәндәге формада барырга мөмкин: сораулар бирү, сүзләрне тәрҗемә итү, сүзтезмәләр яки җөмләләр төзү; шулай ук әйберләрнең үзенчәлекле якларын: төсен, тәмен, формасын, күләмен атый белү; репликалар, диалоглар, зур булмаган текстлар төзү. Дәресләрне болай оештыру татар телен өйрәнүгә карата кызыксынуны көчәйтә, балаларның активлыгын арттыра.

        Семинар-дәрес - яшь буынга белем бирүдә кулланылырга тиешле эш формасы. Ул укытуның гамәли юнәлешен көчәйтергә, укучыларны китап һәм башка чыганаклар белән эшләргә күнектерергә, аларда мөстәкыйльлек, үз эшләренә тәнкыйтьчел булу, үз фикерләрен исбатлый алу сәләте тәрбияләргә ярдәм итә.

       Текст белән танышу дәресе – бала текстның эчтәлеге белән кызыксына. Шуңа күрә лексик теманың төп тексты алына һәм аның белән танышу алдыннан проблемалы сорау кую яки тексттан ниндидер кызык мәгълүмат китерү – бик отышлы ысул.

Укучы өйдә дә бу яңа сүзләрне кабатларга, текстны бик яхшы укырга һәм тәрҗемәсен кабатларга тиеш була.    

         Диалогик сөйләм үстерү дәресе.   Тексттан алынган мәгълүмат буенча сорау – җавап формасында эш алып барыла. Таныш лексиканы кулланып, темага караган төрле коммуникатив биремнәр үтәү, шунда диалоглар төзү. Шул арада укучыларның сөйләм теленә яңа грамматик конструкцияләр, яңа лексика да кереп китә, үзләштерелә.

        Монологик сөйләм үстерү дәресендә иң мөһиме – һәр укучы өйрәнелә торган тема буенча я телдән, я язмача бәйләнешле текст төзи белергә тиеш. Белем дәрәҗәсенә карап, һәр укучы эш төрен үзе сайлый: яки хәбәрләмә төзи, яки темага караган рәсемне тасвирлый, яки укылган текстның эчтәлеген кыскача сөйли.

        Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Бу дәрестә укучылар барлык белемнәреннән файдаланып, гомумән тема буенча  әңгәмәдә катнашалар. Биредә иң мөһиме – темага карата  үз фикереңне әйтергә тырышу. Бу дәрестә грамматик материал да системага салына, кабатлана. Укучыда аралашу теләге тусын өчен, балалар дөньясына хас ситуацияләр булдыру, дәресне уен формасында үткәрү зарури.

        Йомгак итеп шуны әйтеп була, әгәр укытучы дәресләрендә тиешле алымнар кулланса, төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре, коммуникатив технология элементларын дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ

Бүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа күрә укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мөгаллим дә әлеге мәгълүмати те...

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН КУЛЛАНУ.

Использование игровых технологий на уроках родного ( татарского) языка...

Татар теле дәресләрендә уен технологиясен куллану.

Тел дәресе мәктәптә укытылган башка предметлардан һич тә аерылырга тиеш түгел, бүгенге көн таләпләренә жавап бирергә тиеш. Телне өйрәтү серләрен белү- иң мөһиме....

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ИННОВАЦИОН ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ.

quot;ТАТАР ТЕЛЕ  ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ИННОВАЦИОН ТЕХНОЛОГИЯЛӘР  КУЛЛАНУ" темасына чыгыш материаллары...