Китап-галим
статья по теме

Фаттахова Лениза Динависовна

Рекомендую родителям

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kitap_galim.doc28 КБ

Предварительный просмотр:

Богады гомуми урта белем бирү мәктәбе

       Китап галим –

                        телсез мөгаллим

                          (Ата- аналар  җыелышында балаларны китап укуга кызыксындыру уятуга

                                                                               нигезләнгән чыгыш)

                                                                                                      Фаттахова Л.Д.

 

2011 ел

Китап галим – телсез мөгаллим

    Бүген республикада һәр  дүрт балага бер компьютер туры килә. Бу Россия төбәкләре арасында иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Балаларыбызның мәктәптә, яисә хәзер балалар бакчасында ук   компьютер белән эш итә өйрәнүе, Интернет аша дөньяның теләсә кайсы төбәгендәге яшьтәшләре белән элемтәгә керә алуы – шатлыклы күренеш, әлбәттә. Әмма безне башка нәрсә борчый: компьютер белән артык мавыгып, балалар китаптан бизмәсме, китап укуның “тәмен”, ләззәтен җуймасмы?

      Илдә басылып чыккан китапларның 40% үзенең укучыларына барып җитми. Авылларда һәм халык саны 100 меңнән кимрәк булган шәһәрләрдә яшәүчеләрнең китап сатып алу мөмкинлеге чикләнгән.

      Бүген Россиядә уртача һәр  60 мең сатып алучыга нибары бер китап кибете  туры килә. (слайд 1)  Европада исә 10-15 мең кешегә бер китап кибете.

     Сораштырып – белешү нәтиҗәләреннән күренгәнчә катнашучыларның 34% өендә китаплар бөтенләй юк икән. 36% - 100 дән кимрәк, 20% - ның 100дән – 300 гә кадәр, 3 % ның – 500 дән-1000 гә кадәр, нибары 1 % ның гына 100 нән артык китабы бар.(слайд2)

   Бүгенге көндә илдәге халыкның 52% бөтенләй китап сатып алмый, 37% китап укымый, 59% проценты хәтта журнал да алмый.

    Безнең мәктәп китапханәсендә балалар китап укысыннар, матур әдәбият белән кызыксыннар өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. (слай4) Даими яңа китаплар кайтып, китапханә фонды тулылыандырылып торыла. Балаларыбыз бөтенләй китап укымыйлар дип әйтү дә дөрес түгел. Аерым укучыларны аеруча китапханәне үз итәләр дип әйтә алам. (слайд5)

       Безнең Актаныш районында берничә китап кибете бар. Аларда нәниләр өчен дә, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен дә, шулай ук зурлар өчен дә кирәкле китапларны табарга була.(слайд6) Әйтик “Глобус” кибетендә үзеңә кирәкле китапны табарга, әгәр юк икән заказ белән кайтартырга була.

       Бала яслегә, бакчага йөри башлауга аңа төсле – сурәтле китаплар алына. Аннары мәктәпкә йөри башлагач, аның бәләкәй китапханәчеге дәреслекләр, яшенә туры китереп тупланган өстәмә әсбаплар, матур әдәбият белән тулыландырыла. Баланы әнә шулайяшьтән китапны саклап – кадерләп тотарга, китапка хөрмәт белән карарга өйрәтү мөһим. Бала белән китап уку, искергән – таушалган китапларны бергәләп төпләү – сипләү, баланың туган көнендә аңа файдалы, кирәкле китаплар, кирәкле китаплар, сүзлекләр, энциклопедияләр бүләк итү дә балада китапка карата хөрмәт тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.

     Баланы яшьтән үк китапханәгә йөрергә күнектерү, гаилә китапханәсен туплаганда аның белән киңәшеп эшләү һәм башка шундый чаралар бик мөһим.

      Китапка хөрмәт һәм ихтирам халык аывз иҗатында, татар халкының мәкаль әйтемнәрендә ачык чагыла. (Слайд7) Нинди генә компьютерлар уйлап табылмасын, китап кешенең гомер юлдашы, дусты, киңәшчесе булып калачак. Шуңа күрә балабызны  яшьтән үк китап белән дуслашырга, аңа кадер хөрмәт белән карарга өйрәтик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Китап-галим, телсез мөгаллим.

3нче сыйныфлар арасында үткәрклгән китап бәйрәме....

Класстан тыш чара. Китап - галим, телсез мөгаллим.

Бу чарада укучыларда китап укырга теләк  тудыру, кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү; укучыларның китап - дәреслекләрне кызыксынып, аңлап укуына ирешү һ.б сыйфатлар тәрбияләнә....

«Китап галим- телсез мөгаллим»

* Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән....