«Китап галим- телсез мөгаллим»
презентация к уроку

Гибадуллина Разиля Наиловна
* Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.

 

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

« Китап галим - телсез мөгаллим » Иң яхшы китапханә конкурсы Китпахан әче: Гибадуллина Р әзилә Наил кызы Белеме : югары Китапханә ста жы : 4ел 2019

Слайд 2

Белем бирү Информация алу Тәрбияви Китапханәнең максаты:

Слайд 3

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Китапханәсез мәктәпне күз алдына китерүе кыен. Мәктәп китапханәсе һәр укучы һәм укытучының төп таяну ноктасы булып тора. Белешмә сүзлекләр, методик ярдәмлекләр, матур әдәбият, вакытлы матбугат чаралары- һәммәсе бүгенге укучыга багышлана. Китапханә ул - мәктәп терәге. Ә мәктәп – белем йорты. Мәктәп китапханәсе укучыларны белемле итүдә зур роль уйный. Белемнең күп өлешен кеше үзлегеннән китаплардан ала. Китапханәдә бик күп мәгълүмат,тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган. Китапханә - серләр дөньясы, рухи мирасыбызны буыннардан - буыннарга тапшыручы, акылның, изге олуг фикерләрнең чишмә башында торучы. Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән матур. “ Үзенең бәхетенә һәм киләчәк куәтенә бару юлында кешелек тудырган барлык могжизаларның иң катлаулысы һәм бөеге , мөгаен , китаптыр ... Китап безнең өчен җансыз бушлык дөньясыннан хәрәкәтчән тормыш дөньясына карый торган тәрәзә ”. А.М.Горький .

Слайд 4

1. Барлык укучыларның да китап укучы булып тартылуына ирешү. 2. Укучыларда китап уку культурасын тәрбияләү, укучыларга үзлегеннән белем күтәрү күнекмәләре бирү. 3. Укучыларга эстетик тәрбия бирерлек метод һәм формалардан файдалану. 4. Татар халкының мәгърифәте, милли мәдәнияте, гореф- гадәтләре, милли төбәк кануннары нигезендә һәрьяктан камил иҗади шәхес тәрбияләүгә булышу. 5. Укучыларны газета-журнал материаллары белән системалы таныштырып барыру. 6. Милли төбәк компанентын куллану буенча укучыларның эзләнү эшләрен яхшыртырга булышу. 7.Күренекле һәм истәлекле көннәрне билгеләп үтү. Бурычлар

Слайд 5

Соңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Китапханәче эшчәнлегендә дә компьютер технологияләреннән файдалануны таләп итә. Информацион технологияләрнең зур тиз­лек белән үсүе яшь буынның белемле, иҗади фикер йөртүгә сәләтле булуын таләп итә. Бүгенге җәмгыять тыгыз информация челтә­ре белән уратып алынган. Информацион технологияләрне куллану, баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә, күзаллауларын киңәйтә, фикерләү сәләтен камилләштерә. “ Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. Р.Фәхреддин

Слайд 6

Гомуми фонд-1582 Әдәби китаплар:1409 Татар әдәбияты:726 Рус әдәбияты:683 Газета- журналлар “ Вечерняя Казань” “ Профсоюзная газета” Электрон носительләр 44 Справочный материаллар 55 Компьютер, принтер Мәктәпнең китапханә фонды

Слайд 7

Китапханәгә барлык укучылар , укытучылар һәм техник хезмәткәрләр дә йөри. Уку елы ахрында “ Иң күп китап укучы ” укучы һәм техник хезмәткәр билгеләнә, кызыксындыру бүләге белән бүләкләнә. 2018-2019 уку елында “ Подари книге вторую жизнь” акциясенә кушылып Бадертдиновалар гаиләсе 17 китап, Гарипов В.Ф.6класс укучысы 17 китап, Тазиева А.Ф. 8 класс укучысы 14 китап алып ки Китапханә күрсәткечләре:

Слайд 8

Китапханәдә кунакта Максат: башлангыч класс укучыларын китапханә һәм яңа кайткан китаплар белән таныштыру

Слайд 9

М.Гафури « Китап һәм балалар » . Дүрт-биш бала җыелганнар бер урынга , Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулга . Һәммәсе дә колакларын торгызганнар : Берсе укый , башкалары тыңлый шунда .

Слайд 10

Балачакта булсынмы , өлкән яшьтәме – кем генә китап укып хыялланмаган да, сихри дөньяда яшәп алмаган икән ?! Заманында һәр китапханә түрендә эленеп торган « Китап – белем чишмәсе » дигән шигарь дә хәтердә әле . Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан . Заманында китап уку буенча илебезнең беренче урында торган чаклары да булган . Электән үк халыкны китапханәгә китапханәченең җылы карашы , ягымлы аралашуы тартып китергән . Ул хәзер дә шулай .

Слайд 11

Җырла да, уйла да, җавап та яз!

Слайд 12

“ФГОС кысаларында мәктәп китапханәсенең дәрестән тыш эшчәнлеге” китапханәчеләр белән тәҗрибә уртаклашу

Слайд 13

Квест- уен

Слайд 14

Йомгаклау Бүгенге көндә ФГОС шартларында заман таләпләренә җавап бирерлек сыйфатлы укыту - безнең төп бурычыбыз . Иң мөһиме - белем сыйфаты , эшнең нәтиҗәлелеге . Шул очракта гына укучының китап һәм фәнн әр белән кызыксынуы арта, ул алган белемнәрен төрле ситуцияләрдә кулланырга өйрәнә , кыскасы , заман шартларына яраклашкан иҗади , мөстәкыйль фикерләүче шәхес формалаша . Китапханәче укучыларның китап укуга һәм өстәмә информацияләр туплауга карашын үзгәртергә тиеш .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Китап-галим, телсез мөгаллим.

3нче сыйныфлар арасында үткәрклгән китап бәйрәме....

Китап-галим

Рекомендую родителям...

"Галиҗәнап китап, исәнме"

Татар китабының үткәне, аның тарихына багышланган интеграл дәрес эшкәртмәсе. Аны дәрестән тыш чара, китапханә дәресе кебек тә кулланырга мөмкин. Эшкәртмәне 7-9 сыйныфларда эшләүчеләр файдалана ала. ...

Китап сайлау һәм китап элементлары

Укучыларның китапны саклау һәм дөрес итеп уку тәртипләрен искә төшерү һәм камилләштерү...

Класстан тыш чара. Китап - галим, телсез мөгаллим.

Бу чарада укучыларда китап укырга теләк  тудыру, кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү; укучыларның китап - дәреслекләрне кызыксынып, аңлап укуына ирешү һ.б сыйфатлар тәрбияләнә....

Галимҗан Баруди-олы галим, фәлсәфәче, дин әһеле,күренек-ле педагог һәм рефарматор

Г.Баруди – үзбилгеләнү чорында татарларның аерым милләт икәнлеген раслаучы, милли мәгърифәт системасының яңача үзгәртеп корылуына нигез салучы, аларны Яңа чор Европа дәрәҗәсенә җиткерергә омтылу...