"Галиҗәнап китап, исәнме"
план-конспект урока по литературе (7 класс) по теме

Шайдуллина Ландыш Камиловна

Татар китабының үткәне, аның тарихына багышланган интеграл дәрес эшкәртмәсе. Аны дәрестән тыш чара, китапханә дәресе кебек тә кулланырга мөмкин. Эшкәртмәне 7-9 сыйныфларда эшләүчеләр файдалана ала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon galizhnap_kitap_isnme.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Шәйдуллина Ландыш Камил кызы,

Шәйдуллина Чулпан Камил кызы,

Сарман районы икенче санлы Җәлил

мәктәбе укытучылары

Дәрес темасы:

ГАЛИҖӘНАП КИТАП,  ИСӘНМЕ!

Дәрес тибы:

Татар һәм рус телле төркем укучылары белән интеграл дәрес.

Дәрес максаты:

  1. Татар басма китабының барлыкка килү тарихына күзәтү ясау; татар халкының язу үрнәкләре белән таныштыру;
  2. Габдулла Тукай иҗаты буенча белемнәрне гомумиләштерү, системага салу;
  3. Якташ язучыларыбыз иҗаты белән якынрак таныштыру максатыннан “Җәлил чаткылары” иҗат берләшмәсе әгъзасы Әнисә апа Минһаҗева, Гафифә апа Гаффаровалар белән очрашу;
  4. Китапка карата хөрмәт, ихтирам, кызыксыну хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:

 китаплар күргәзмәсе, китап турында мәкальләр,  язу үрнәкләре,  Р.Фәхреддин мирасы.

I. Кереш өлеш.

“Туган тел” җыры яңгырый.

--- Исәнмесез, укучылар, утырыгыз.

    Бөек шагыйребез әйткәнчә, дөньяда күп нәрсәне туган тел аша гына белеп була. Икенчедән, безгә ярдәмгә китаплар килә. Менә без сезнең белән бүген китапны зурлау, хөрмәтләү дәресенә җыелдык.  Дәресебезнең темасы “Галиҗәнап китап, исәнме!” дип атала. Дәресебезне тулаем китапка багышларбыз: аның барлыкка килү тарихы, татар халкының язу үрнәкләре белән танышырбыз. Моннан тыш дәресебездә кунаклар да бар. Таныштырып үтим үзегезне: бистәбез шагыйрәсе, актив хәбәрче Әнисә апагыз Минһаҗева, танылган шагыйрә Гафифә апа Гаффарова  һәм мәктәп китапханәсе мөдире Фәйрүзә Галимҗановна. Аны инде сез яхшы беләсез.

 

II. Төп өлеш. 

1) ---   Китап безнең дустыбыз, киңәшчебез, сердәшчебез, дидек. Тик Габдулла Тукайдан уздырып әйтү мөмкин түгел. Кабат аның иҗатына әйләнеп кайтабыз.

(укучы “Китап” шигырен сөйли)

2) Татар төркеме укытучысы: - Хәзер инде, укучылар, без сезне ерак тарихны урап кайтырга чакырабыз. Татар китабының тарихы бик ерак гасырларга барып тоташа. Без дә аның эзләреннән үткәнгә атлыйк.

Китап язмышы – халык язмышы ул.

Язма, басма сүз – кешелек дөньясы уйлап чыгарган иң бөек могҗизаларның берсе. Бу могҗиза ничек, кайчан барлыкка килгән? Менә шушы сорауларга җавап бирүче, татар китабы тарихын өйрәнүче галим - Әбрар ага Кәримуллин. Аның хезмәтләре буенча  китап узган юлны тикшерүче төркем тарихчыларына  сүз бирик

1 укучы: Беренче китаплар кулъязма хәлендә булган. Папирус яки кәгазьне уйлап тапканчы “кәгазь” хезмәтен бик авыр балчык такталар үтәгән. Аларга чокып яза торган булганнар. Андый “кәгазь”дән эшләнгән китапларның авырлыгы йөзләрчә килограммга җиткән. Соңыннан папирус, ефәк һәм кәгазьгә яза башлаганнар. Аннары аларны китап итеп теккәннәр.

 2 укучы(рус): Беренче кәгазь Кытайда табыла. Ул ефәктән эшләнә. Кәгазь эшләүне зур сер итеп саклаганнар. Ләкин 751 елда әсирлеккә төшкән кытайлылар ярдәмендә бу сер мөселман илләрендә дә ачыла.

 3 укучы: Вакытлар үтү белән китапларны күпләп чыгару өчен, ниндидер җайланма уйлап табу ихтыяҗы туган. Дөньяда иң беренче басма китап Кытайда барлыкка килә. Ван Чи исемле кеше иероглиф штампларын кызыл балчыктан ясый, аннары аларны махсус мичтә яндыра. Аннары китап итеп бастырган. Ләкин бу бик озак һәм мәшәкатьле эш була. IX гасырда Кытай кешесе җыелма шрифт уйлап таба. Бу шрифтны “хәрәкәтчел хәрефләр” дип атыйлар. Ул китап бастыру эшен күпкә җиңеләйтә. 1445 елдан китап бастыру бөтен Европага тарала.

4 укучы(рус): Татарларга басма китап XIV гасырдан бирле таныш. Дөньяда иң беренче типография Италиядә 1464 елда ачыла. Мәскәүдә типография 1553 елда ачыла. Беренче китап басучы Иван Федоров була. Беренче  китаплар Италия, Төркия, Һиндстан, Мисыр илләрендә басыла башлый.

Казан университеты китапханәсендә 1593 елда Италиядә басылган Әбү Гали Синаның гарәп телендәге китабы саклана. Шунда ук Ван Кулиның 1727 елда Истанбулда чыккан ике томлык “Төрки-гарәпчә сүзлек” саклана.

 5 укучы: Гарәп шрифты белән татар телендә басылган беренче китап Лейпциг шәһәрендә 1612 елда табыла. Соңгы елларда Голландиянең Лейден университеты китапханәсендә 1618 елда Львов шәһәрендә төрки телдә басылган бер китап табылды. Бу – татар телендәге безгә билгеле булган иң борынгы китапларның берсе. Ләкин ул әрмән хәрефләре белән басылган.

XVIII гасырның 20 нче елларда Петр I Персия походы уңаеннан “Манифест” чыгара. 1722 елда бу “Манифест” татар телендә аерым китап булып бастырыла. Ул дүрт биттән тора һәм Россиядә чыккан беренче татар китабы дип исәпләнә.

Казанда гарәп шрифты белән баса торган беренче типография 1801 елны, рус шрифты белән баса торган типография 1805 елда эшли башлый.

 6 укучы:1778 елда Мәскәү университеты типографиясендә беренче татар Әлифбасы дөнья күрә. Аның авторы - күренекле мәгърифәтче, галим Сәгыйть Хәлфин. 1978 елда Әлифбага 200 ел тулды.

3) Рус төркеме укытучысы: бу төркем безнең язу тарихын өйрәнде. Инде бу  төркем тарихчыларын тыңлыйк.

1 укучы: Китаплар булдыру өчен, яза белергә кирәк. Хәзерге татарларның бабалары борынгы заманнарда ук язулы халыклар рәтендә булганнар.төрки халыкларның беренче язуы согдий язуы булган. VI-IX гасырларда аны рун әлифбасы алыштырган. Х гасырда Болгар халкы ислам динен кабул итә. Дин үз чиратында әлифбаны да үзгәртә. Безнең бабаларыбыз гарәп язуы куллана башлыйлар һәм бу язу мең елдан артык хезмәт итә. Гарәп язуы иң киң таралган язу. Ул 22 илнең рәсми дәүләт теле булып исәпләнә. Бу телдә 240 меңгә якын халык сөйләшә һәм яза. 1928 елга кадәрге барлык мәдәни басмалар гарәп язуында теркәлгән. Шуңа күрә гарәп графикасын өйрәнергә теләүчеләрнең саны кимеми. 1926 елда Бакуда беренче тюркология съезды уза. Һәм анда бөтен төрки халыклар өчен латин алфавиты кабул ителә. 1927 елдан әлеге графикага күчү була. Латин графикасына нигезләнгән әлифба яңалиф дип аталган. 1939  елда әлифба тагын алмашына. Без кириллицага нигезләнгән татар алфавитын, яңа әлифба куллана башлаганбыз. Бу алфавитта рус телендәге 33 хәрефкә тагын 6 хәреф өстәлгән.

Ярар, язу да, язу дибез, ә нәрсә белән язганнар соң?

2 укучы(рус): Кешеләр башта язу өчен гранит чөйләр кулланганнар, аннары балавызланган такталарга агач чөйләр белән язганнар. Кәгазь барлыкка килгәч, кара таш белән язганнар. Хәзерге карандаш сүзе шуннан алынган. XVII гасырда перо белән язу модага керә. Башта камыш сабагы кулланылса, соңрак каз каурые төп язу коралы булып кала. Шулай тагын еллар үтә... 1820 елда Германиядә беренче ручка эшләнә. Ул бик авыр һәм кыйммәт булган. XIX гасырда фабрикаларда каләм ясау гамәлгә кереп бара.

III. Ял моменты.

IV. Китап күргәзмәсе белән таныштыру.

  Татар төркеме укытучысы: Укучылар, менә бу китап күргәзмәсендә дә бер бик борынгы китап бар. Бу табылдыкның хуҗасы мәктәбебез китапханәчесе Фәйрүзә Галимҗан кызы. Бу җыентык һәм китап күргәзмәсендәге башка мирасыбыз белән таныштыру өчен сүзне аңа бирик.

Китапханәче чыгышы (китаплар күргәзмзсенә анализ ясый, иң актив укучыларны атый).

V. Кунакларны тыңлау.

 Рус төркеме укытучысы: Китап язучысыз, авторсыз була алмый. Аллага шөкер, безнең бистәбездә дә язучылар берлеге эшли. Сүзне шушы берләшмә  әгъзаларына бирик. Китап ничек языла, аны бастыру бик авырмы? Әнисә апага сүзне сезгә бирик әле.  

 Кунаклар  чыгышы, укучыларның сорауларына җаваплар.

V. Белемнәрне гомумиләштерү.

 1.Татар төркеме укытучысы:  Без  көзге  яллардан соң группаларда ике төрле конкурс үткәргән идек: иң тиз һәм иң сәнгатьле укучы. Иң тиз укучылар булып  

 билгеләнде. Ә иң сәнгатьле укучыларны  сез хәзер ишетерсез:

(укучылар шигырьләр укыйлар).

Рус төркеме укытучысы: Илгиз белән Алина сөйләгән шигырь аша Шәүкәт ага Галиев безгә нәрсә дип дәшә?

Тактадагы мәкальләргә игътибар итегез:

"Ялкаулык гомерне кыскарта торган агу". "Ярлылык, ялкаулык, наданлык –бертуганнар". Димәк, ялкау булмыйк. Ялкауланмасак, ярлы да, надан да булмабыз. Ә белем китапларда, чөнки китап- белем чишмәсе.

Дәресебез истәлеге итеп, күренекле галим Ризаэддин Фәхреддиннең фикерләрен җиткерәсе килә.

 Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан:

  • Уку (китап уку) кешеләрнең йөзенә нур, күңелләренә шатлык китерер.
  • Гүзәл китаплар – гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, гаҗизлек вакытларда ярдәмче, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы... Күп файдалы нәрсәләрдер.
  • Кулыңнан килсә, форсат тисә, галим бул, бу эш насыйп булмаса, шәкерт вә гыйлем өстәүче бул, бу да булмаса гыйлемне дус күр.

Уңышлар сиңа!

"Туган тел" җыры яңгырый.

Татар төркеме укытучысы: 2012 нче ел Татар китабы елы буларак билгеләп үтелә.