Галимҗан Баруди-олы галим, фәлсәфәче, дин әһеле,күренек-ле педагог һәм рефарматор
презентация к уроку (10 класс) на тему

Абдуллина Гульнур Хафизовна

Г.Баруди – үзбилгеләнү чорында татарларның аерым милләт икәнлеген раслаучы, милли мәгърифәт системасының яңача үзгәртеп корылуына нигез салучы, аларны Яңа чор Европа дәрәҗәсенә җиткерергә омтылучы, татар милли үзаңын уятып, дөньяда алга киткән халыклар арасында тоткан урынын күрсәтүче милләтпәрвәребез.

Яшь чагында ук иске төрдәге мәдрәсәнең җитешсезлекләрен татыган сәләтле һәм үткен акыллы Галимҗан Баруди мәгариф эшенең шул чордагы тормышы милләт өчен зарарлы дигән нәтиҗәгә килә.” Иске мәдрәсәләр,- ди ул, -төзәтелергә һәм дини юнәлешкә математика һәм табигать фәннәре кушылырга тиеш “. Балаларга гамәли белем бирү ихтыяҗыннан чыгып, галим яшь буынга фәннең төрле тармакларыннан мәгълүмат бирү, сәүдә һәм сәнәгать эшен ныклы өйрәнү мәсьәләсен күтәреп чыга. Дини мәдрәсәләрдән баш тартмаган хәлдә, ул "профессор, фәлсәфәчеләр, инже­нерлар" хәзерли торган дөньяви мәктәпләр кирәк, дигән фикерне алга сөрә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g.barudi.pptx1.07 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татарстан Республикасы Биектау районы Айбаш гомуми урта белем бир ү мәктәбе Галимҗан Баруди-олы галим , фәлсәфәче , дин әһеле,күренек - ле педагог һәм рефарматор Фәнни эшне башкаручы: Абдуллина Гөлнур Хафиз кызы

Слайд 2

Г.Баруди-олы галим , фәлсәфәче , дин әһеле,күренек - ле педагог һәм рефарматор .

Слайд 3

Быел Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тула.Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2017 ел “ Галимҗан Баруди елы” дип игълан ителде.

Слайд 4

Эшнең актуа ль леге: Бүген Барудины ң тормышын, эшчәнлеген, калдырган мирасын яңа чор таләпләреннән чыгып тикшерү, өйрәнү.

Слайд 5

Эшнең максаты : Галимҗан Барудиның шәхесен һәм педагогик эшчәнлеген өйрәнү аша аның татар милли тормышында тоткан урынын билгеләү .

Слайд 6

“Барудиның бар тормышы ике прин ц ипта үтте-укырга һәм укытырга...” Йосыф Акчура.

Слайд 7

1875-1882 нче елларда Баруди Бохарада “Мир-гарәп” мәдрәсәсендә укый.

Слайд 8

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе 1882 елда Г.Баруди әтисе ярдәме белән җәдит ысулындагы атаклы « Мөхәммәдия » мәдрәсәсен оештыра һәм шунда утыз биш елга якын мөдәррис булып тора.

Слайд 9

Г.Барудины ң әтисе Мөхәммәтҗан Галиев

Слайд 10

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең иганәчеләре һәм мөгаллимнәре

Слайд 11

Г.Барудиның китаплары

Слайд 12

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә татар интеллигенциясенең йөзек кашлары белем алган. Алар арасында Х.Ямашев , Ф.Әмирхан , Ф.Бурнаш , М.Гафури , Н.Исәнбәт , Галиәсгар Камал , Габдулла , Габдрахман hәм Әнәс Камаллар , С.Сәйдәшев , К.Тинчурин , С.Габәши , Б.Урманче , Г.Рәхим , Г.Гобәйдуллин h.б . бар.

Слайд 13

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең хәзерге күренеше

Слайд 14

“... тәрбиянең төп максаты – динле, югары әхлаклы кеше, җәмгыятьнең халык һәм гомумкешелек мәнфәгатьләре белән яши торган файдалы әгъзасын тәрбияләү .” Г.Баруди.

Слайд 15

“Дин вә әдәп”журналын татарлар күпләп яши торган һәр төбәктә алдырганнар. Шулай ук бу басма Төркестан , Кырым, Төркия, Мисыр тарафларында да билгеле булган.

Слайд 16

“Иске мәдрәсәләр төзәтелергә һәм дини юнәлешкә математика һәм табигать фәннәре кушылырга тиеш. Яшь буынга фәннең төрле тармакларыннан мәг ъл үмат биреп, сәүдә һәм сәнәгат ь эшен дә ныклап өйрәтергә кирәк …» Галимҗан Баруди

Слайд 17

Кулланылган әдәбият 1 . Абдуллин Я. Милләт язмышы: уйланулар.– Казан: Фән нәшр.,1999.–317 б. 2. Исламов Р. Мәгърифәт, әдәбият һәм тарих сукмаклары буйлап. – К: Печатный двор, 2002. 3. Шәймәрдәнов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар милли педагогикасы. – Казан: Мәгариф, 2007. 4. Юзиев А. Философская мысль татарского народа. – Казан: Татар. китап нәшр., 2007. 5. Юсупов М. “Галим жан Баруди .” – Казань: Татар. кн. изд-во, 2003. – 208 с. 6. Исламов Ф. Мәшһүр фикер иясе һәм педагог.// Татар иле.–1998. - №2-3–8б. 7.И.Набиуллин. Журнал “Ислам” -2011-№25

Слайд 18

Иг ътибарыгыз өчен рәхмәт !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ш.Галиев."Без-Тукай оныклары"

5нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация  һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа

Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:     1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...

Китап-галим, телсез мөгаллим.

3нче сыйныфлар арасында үткәрклгән китап бәйрәме....

Посещение национально-краеведческую библиотеку им.Кол Гали.

Посещение с учащимися 8 класса национально-краеведческую библиотеку имени Кол Гали.Ознакомились с творчеством татарского писателя.Ребята были заинтересованы и с желанием взяли произведения знаменитого...

Презентация. "Галия Кайбицкая".

Презентация к уроку литературы, 7 класс (русскоязычная аудитория) по теме "Галия Кайбицкая - оперная артистка"...

презентация Ш.Галиев

"Шәвәлигә ничә яшь?" презентация Ш.Галиев...

Сценарий выступления учителя и творческой группы на Гала-концерте "Педагог года" (для имени Елена)

Сценарий выступления учителя и творческой группы на Гала-концерте "Педагог года" (для имени Елена)...