Абдуллина Гульнур Хафизовна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Нет предела совершенству!

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Распространение и изучение педагогического опыта

Увлечения: Спорт, чтение книг, вязание, цветоводство

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Айбаш,Высокогорский муниципальный район

Место работы: МБОУ "Айбашская СОШ Высокогорского муниципального района РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gulnur-abdullina-h
Вечно изобретать, пробовать, совершенствовать и совершенствоваться - вот единственный курс учительской жизни...
К.Д.Ушинский

Иң   бәхетле кеше кем дип сорасалар,
Әйтер идем сүзләремне телгә төреп.
Ул – укытучы, елмайганда каршысында
Үзеннән дә оста шәкертләрен күреп.
       Укытучы һөнәре гомер – гомергә мактаулы һәм шул ук вакытында авыр хезмәтләрдән саналды. Үзеңнең тәҗрибәңне әле мөстәкыйль тормышка аяк басып кына килүче яшьләргә тапшыра белү – ул талант.Укытучы профессиясен мәңгелек профессия дип атыйлар. Кеше дөньяда яши башлаганнан бирле һәрвакыт укыту, өйрәнү, үз тәҗрибәсен яшь буынга күчерү һәм тормыш тәҗрибәсен үзләштерү ихтыяҗы кичергән.

 Мөгаллим…Укытучы…Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Сабый күңеленә игелек, шәфкать иңдерүче дә, белем баскычлары буенча югарыга менү өчен юл күрсәтүче дә, авыр чакта ярдәм кулы сузучы да укытучы. Шуңа күрә дә аны сабыйлар икенче әниебез дип атыйлар. Һәрбер кеше дә хәреф танырга укытучысыннан өйрәнә. Күзләре дә укытучы күзе белән ачыла.

 Укытучы эше уңдырышлы туфракка орлык чәчүне хәтерләтә. Педагог балалар күңеленә әйбәт орлыклар чәчеп, аларда югары рухи, әхлакый сыйфатлар, гомумкешелек кыйммәтләре, характер формалаштыра. Бу сыйфатларны тәрбияләү өчен мин мөмкин булган төрле эш чараларын кулланырга тырышам.

О себе

Мин, Абдуллина Гөлнур Хафиз кызы, 1968 нче елның 26 нчы октябренда Биектау районы Айбаш авылында туганмын. 1976-1986 нче елларда Айбаш урта мәктәбендә белем алдым. 1997-2002 нче елларда Казан дәүләт педагогика университетында читтән торып укып, татар теле укытучысы  һөнәрен үзләштердем. 21 нче елымны белем бирү системасында эшлим. Әлеге сайтны эш тәҗрибәмне тагын да камилләштерү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан булдырдым. Авыр хезмәтегездә барыгызга да уңышлар телим! 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Минем эчке дөньямны формалаштыруда һәм баетуда ярдәм иткән китаплар дип Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкәр" , Гомәр Бәшировның "Намус" һәм Фоат Садриевның “Таң җиле” романнарын саныйм. Әлеге әсәрләр белән таныш булмаганнарга киңәшем: бу әсәрләрне укыгыз. 

 

Мой взгляд на мир

"...Язмыш синең тез астына китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ кебек төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага кутәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса-йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек".(Ф.Яруллин)

Мои достижения

1. Почетная грамота отдела образования Высокогорского муниципального района за достигнутые успехи в деле обучения и воспитания подрастающего поколения,2009

2. Почетная грамата отдела образования Высокогорского муниципального района победителя конкурса "Классный руководитель года" в номинации "Творческий подход", 2012 

3.  Почетная грамота отдела образования Высокогорского муниципального района за подготовку призера муниципальной олимпиады по татарскому языку, 2012

4.  Почетная грамота отдела образования Высокогорского муниципального района призера муниципального этапа Всероссийского конкурса учмтелей татарского языка и литературы "Мастер-класс", 2012

5. Грамота отдела образования Высокогорского муниципального района призера муниципального тура республиканской олимпиады школьников по татарскому языку учитель Абдуллина Г.Х., 2013-2014

6. Грамота отдела образования Высокогорского муниципального района  за подготовку победителя по татарскому языку муниципального тура республиканской олимпиалы школьников, 2013-2014

7. Грамота Министерство образования и науки Рт за участие IV республиканских педагогических чтений имени татарского просветителя педагога и общественного деятеля Мухлисы Буби

8. Бронзовый сертификат соответствия Образовательные услиги для детей

9. Почетная грамота отдела образования Высокогорского муниципального района  занявшая 2 место на районном этапе XI Всероссийской акции "Спорт-альтернатива пагубным привычкам" Номинация "Здоровьесберегющие технологии", 2014

10.  Грамота отдела образования Высокогорского муниципального района призера муниципального тура республиканской олимпиады школьников по татарскому языку учитель Абдуллина Г.Х., 2014-2015

11. Грамота отдела образования Высокогорского муниципального района занявшие 1 место на районном этапе  республиканского фестиваля "Детство без границ"  в конкурсе "Музыкальная шкатулка"  учитель Абдуллина Г.Х.,2014

 

 

Моё портфолио

Мәңге сүнмәс учак бит син, мәктәп,

                                                                                Гел яңарып  торган изге оя...

                                                                                                             Ф.Мөслимова.

      Еллар үткән саен, ныграк төшенә барасың: белем учагы дип юкка гына әйтмиләр икән бит мәктәпне. Кешенең киләчәккә карашы да , максат-хыяллары да, яшәү рәвеше дә әнә шул учакта формалаша икән. Мәктәпне тәмамлаганга  бик күп еллар узса да,   безгә белем һәм тәрбия биргән остазларыбыз, якты бер истәлек булып, мәңге җаннарны җылытып яшиләр, онытылмыйлар.  Балачакта кайсы гына кыз баланың укытучы буласы килми. Нәкъ менә шул изге күңелле җаннар миндә  шушы олуг һөнәргә мәхәббәт уяткандыр... Ләкин укытучы һөнәренә мин урау юллар аша килдем.

      Безнең яшьлек еллары илдә үзгәртеп корулар башланган чорга туры килде, шуңа күрә җитәкчеләр  безгә сыйныфыбыз белән авылда калырга тәкьдим иттеләр. Мин Казан авыл хуҗалыгы институтының экономика факультетына укырга кердем, аны уңышлы гына тәмамлап , туган авылыма эшкә кайттым. Идарәдә исәп-хисап эшләре белән генә шөгыльләнеп утырмадым мин: авырып киткән терлекче урынына  сыерлар саварга да, шәһәргә сөт, бәрәңге сатарга йөрергә, яз-көз айларында чәчү эшен оештырырга  да туры килде.  Бу вакытта колхозларның хәле шәптән түгел иде: дәүләт ярдәме бетерелгән, айлар буе хезмәт хакы  түләнми . Штатларны кыскарту җиле миңа да кагылып узды , һәм мин балачак хыялымны тормышка ашырырга булдым. Бу фикеремне әтием дә хуплады.

                                                                         Яхшы укытучы  булу өчен укыткан

                                                               фәнеңне һәм укучыларыңны яратырга кирәк.

                                                                                                              В.Ключевский.

                                                                                     Ниһаять мин укытучы!  Мәктәптә эшләү өчен педагогик белем кирәклеге һәркемгә мәгълүм. Мин, читтән торып, Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга

кердем. Тагын йокысыз төннәр, берсеннән –берсе авыр имтиханнар, ә кулымда-

яшь сабыем. Ярый әле мәрхәмәтле туганнарым бар. Алар миңа чын күңелдән ярдәм иттеләр, мин аларга бик рәхмәтле.

       Менә инде уналтынчы ел мин Биектау муниципаль районы Айбаш гомуми урта белем  бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Бүгенге көн укытучысы  нинди булырга тиеш ? Укучыга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм. Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы аласың, сине шатлык хисләре чолгап ала.

         “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. Нинди эчтәлекле, мәгънәле сүзләр!  Р.Фәхреддиннең бу сүзләрен

укыгач , хезмәт елларымны берәм-берәм күздән кичерәм һәм үз-үземә сорау бирәм:  ” Уналты ел укытучы булып эшләү  дәверендә нәрсәгә өйрәндем, эшемдә нинди  уңышларга ирештем мин?” Саный китсәң , шактый гына табышларым бар икән инде.

      Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, татар теле  укытучылары алдына да яңа максат-бурычлар куйды. Тәрбияле, белемле, бар яктан  камил шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру, һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлекләр бирә торган гамәли чаралар әзерләү, профильле укыту һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү системасын формалаштыру, сүз сәнгате ярдәмендә укучылырда әхлакый инану, рухи культура, эстетик зәвык тәрбияләү, аларның хис дөньяларын уяту һәм тәрбияләү, телдән һәм язмача сөйләмнәрен үстерү, мәктәптә татар теле һәм әдәбият укытуның максаты булып тора. Әйе, югарыда китерелгән максатларны тормышка ашырганда кыенлыклар туа һәм туачак!

 Яткан таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Минуты саен үзгәреп торган бу фани дөньяда гаиләңне, кызганыч булса да, баларыңны бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырышасың. Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, эшкәртмәләргә генә ябышып ятып булмый...

      Проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Презентация ясый белә торган укучыларым да бар, компьтер өлкәсендә төрле яңалыклар белән дә алышабыз. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән балаларда матур әдәбият белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Шагыйрь юкка гына “Китап укып елый белгәннәрнең, күңелендә булмый карасы” димәгәндер.

       Хәзерге вакытта дәресләрдә мультимедиа чараларын еш кулланам. Бу  технологияләрне  куллану  яңалыклар белән кызыксыну теләге уята. “Татар телле заман ” сериясеннән укыту программалары зур ярдәм итә. Бу программаларда өстәмә бай уку материалы белән бергә, яшь үзенчәлеклекләренә туры килерлек итеп уеннар да бирелгән. Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә уен формасындагы күнегүләр телнең лексикасын, грамматикасын һәм структурасын җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә. Бу электрон уку – укыту ярдәмлеген файдалану, татар телен дәүләт теле буларак үстерү һәм саклаү, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү, дәрес эчтәлеклеген баерак һәм кызыклырак итү өчен зур ярдәмлек булып тора.

       Балага үзен шәхес итеп тойдыру,  ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү — минем төп юнәлешләремнең берсе.Үз практикамда мин төрле төстәге карточкалар белән эшләүне кулай күрәм (кызыл, зәңгәр, сары) .Кызыл карточкаларда – катлаулы, зәңгәрләрдә - уртача, сарыларда җиңелрәк биремнәр тәкъдим ителә. Әмма бу үзенчәлеге балаларга әйтелми. Алар үзләре теләгән, үзләре булдыра алырдай, карточкаларны сайлап алалар. Иң әһәмиятлесе шунда: укучыларның барысы да биремнәрне үтәп чыга алалар, бу аларның күңелен күтәрә, үз көчләренә ышанычларын арттыра.

       Минем максатларымның тагын берсе укучыларның  иҗади сәләтен үстерү булганлыктан, дәресләрдә, бигрәк тә индивидуаль эш оештырганда, боларга да басым ясала һәм укучыларга төрле характердагы биремнәр тәкъдим ителә.

Мондый иҗади биремле эшләрнең бик күп төрләреннән файдаланырга тырышам. Бу – шаян хикәяләр төзү дә, әкиятләр, хикәяләрне дәвам итү дә, шигырьләр, табышмаклар, мәкаль - әйтемнәр чыгару һ.б. Әмма бу иҗади эшләр дәрес материалы, темасы белән бәйләнештә булырга тиеш.

       Теләсә нинди дәрестә, дәреснең теләсә кайсы этабында укучыларга индивидуаль якын килергә тырышам. Әйтик, йомшаграк укучыларга җөмләләр төзү тәкъдим ителсә, сәләтле балалар хикәя-фикер йөртү, хикәя – тасвирлама, хикәя – сыйфатлама һ.б. төзиләр.

        “Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык  җитешмәгән кебек,тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл  кеше дә җитешмәс. Мондый тәрбия-иң кирәкле бер эш булачактыр,”-дип язды Р .Фәхретдин. Бу сүзләр заманыбызга наркомания,

алкоголизм, СПИД кебек куркыныч чирләр килеп кергәндә аеруча әһәмиятле яңгырыйлар. Бүген тәрбия өлкәсендә уйланырлык нәрсәләр күп шул!  Шуңа күрә мин тәрбия бирүдә күбрәк  әхлак ягына игътибар бирәм. Моның өчен татар халык педагогикасын өйрәнәм, Р .Фәхретдин, К.Насыйриләрнең хезмәтләрен, ата-

бабалардан калган гореф –гадәтләрне укыту- тәрбия системасында даими

файдаланам.

       Быел мин ныклап ислам дине тарихы белән таныша башладым һәм үзем

өчен зур ачыш ясадым. Ислам тарихын белү Борынгы һәм Урта гасырлар әдәбиятын, Һади Такташ, Сәгыйть Рәмиевләр иҗатын тагын да тирәнрәк дә-

җәдә үзләштерергә ярдәм итә.

      ...Еллар дәвамында тупланган тәҗрибәләремне күзаллап утырам. 16 ел балалар белән кулга кул тотынып эшләү нәтиҗәсез үтмәгән. Бала күңеле - ак кәгазь. Укытучы һәм тәрбияче буларак , мин дә алар күңеленә кешелеклелек орлыкларын чәчкәнмен. Укучыларымның уңышлары – ул күп еллык хезмәтем җимешләре. Сәләтле укучыларым район, республика күләмендә үткәрелгән конкурс-бәйгеләрдә лаеклы урыннарын алганнар. Белгечлегем буенча югары уку йортына кергәннәре дә бар. Инде укытучы булып, мин салган күпердән баручылары да юк түгел. Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үзә урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән.  Укытып чыгарган укучыларың сине онытмыйча, хөрмәт белән искә алсалар,хәлеңне белешсәләр, бәйрәмнәрдә котласалар-укытучы өчен моннан да зур бәхет юктыр , мөгаен. Табышларның иң зурысы укучыларның хөрмәтедер , минемчә.Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмим.  Хезмәт нәтиҗәләрем миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә.

     Җырларда җырланганча әйтсәк: “ Җаның-тәнең биреп эшләр эшең булса, өйдә сине сагынып  көтәр кешең булса,” – бу бәхет түгелме?!  “Кешеләргә кирәклегеңне тою – зур бәхет ул”,- дигән  бер акыл иясе. Нинди хак сүзләр бу.                                   

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: