Сокланырлык гомер юлы
статья (11 класс) на тему

Абдуллина Гульнур Хафизовна

Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора.
       Һәркем  үзенең тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басуын, шаян классташларын, ягымлы, таләпчән укытучыларын онытмыйдыр ул. Мин дә үземнең беренче мәртәбә матур чәчәк бәйләме тотып, мәктәп баскычыннан атлавымны хәтерлим. Мәктәпкә килгәч тә, безне ягымлы елмаюы белән каршы алучы беренче кеше ул-беренче укытучыбыз Наҗия апа булды.  Кайчан карасаң да , йөзендә   мөлаемлык, күтәреңке күңел, өстендә пөхтә кием, чәчләре артка җыеп куелган.  Әлеге, искиткеч дәрәҗәдә сабыр, һәрвакыт ягымлы һәм изге күңелле кеше, безне җитәкләп белем дөньясына алып керде, аның тирән серләренә төшендерде,  яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтте, фикерләү сәләтен үстереп, дөньяга карашыбызны  формалаштырды, бездән шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен бирде.  Безне ихлас күңелдән яратучы һәм безнең һәрчак әйбәт булуыбызны теләүче олы йөрәкле мөгаллимә...Әлбәттә, безне тәрбияләү бик җиңелләрдән булмагандыр. Ул вакытта без бер класста өч сыйныф  укыдык. Әмма шуңа да карамастан, Наҗия апа һәрберебезнең  көенә  килеп, җаена кереп эшли белгән. Кирәк вакытта мактап, кирәк чакта әрләп, үгет-нәсихәтне безгә сеңдергән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл soklanyrlyk_gomer_yuly.docx19.44 КБ

Предварительный просмотр:

                             Сокланырлык гомер юлы

       Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора.
      Һәркем  үзенең тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басуын, шаян классташларын, ягымлы, таләпчән укытучыларын онытмыйдыр ул. Мин дә үземнең беренче мәртәбә матур чәчәк бәйләме тотып, мәктәп баскычыннан атлавымны хәтерлим.
Мәктәпкә килгәч тә, безне ягымлы елмаюы белән каршы алучы беренче кеше ул-беренче укытучыбыз Наҗия апа булды.  Кайчан карасаң да , йөзендә   мөлаемлык, күтәреңке күңел, өстендә пөхтә кием, чәчләре артка җыеп куелган.  Әлеге, искиткеч дәрәҗәдә сабыр, һәрвакыт ягымлы һәм изге күңелле кеше, безне җитәкләп белем дөньясына алып керде, аның тирән серләренә төшендерде,  яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтте, фикерләү сәләтен үстереп, дөньяга карашыбызны  формалаштырды, бездән шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен бирде.  Безне ихлас күңелдән яратучы һәм безнең һәрчак әйбәт булуыбызны теләүче олы йөрәкле мөгаллимә...Әлбәттә, безне тәрбияләү бик җиңелләрдән булмагандыр. Ул вакытта без бер класста өч сыйныф  укыдык. Әмма шуңа да карамастан, Наҗия апа һәрберебезнең  көенә  килеп, җаена кереп эшли белгән. Кирәк вакытта мактап, кирәк чакта әрләп, үгет-нәсихәтне безгә сеңдергән.

         Беренче укытучым Хәмитова Наҗия 1945 нче елның 1 нче октябрендә Яңавыл авылында яшәүче Каюм абый белән Разия апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Мәктәптә укыганда ук тырыш, максатчан, актив булуы белән аерылып тора ул. Шуңа да дружина советы рәисе итеп билгелиләр аны. Укытучылары, мәктәпне тәмамлаганда, оештыру  сәләтен исәпкә алып, аңа киләчәген укытучы һөнәре белән бәйләргә киңәш итәләр. Үзендә дә укытучы булу теләге булгандыр, күрәсең,  ул Арча педагогия училищесына укырга керә.  Аны яхшы гына тәмамлаганнан соң, 1964 нче елда Айбаш сигезьеллык мәктәбендә педагогик эшчәнлеген башлап җибәрә. Таләпчән, педколлектив белән эшне оештыра белгән директор Әнвәр абый Дәүләтшин  кул астында чыныгу ала яшь кыз. Шул көннән бирле Наҗия апа укучыларның кадерле укытучысы,  хезмәттәшләренең киңәшчесе, ярдәмчесе була.

   Күпме сулар аккан, никадәрле балалар парта артларына утырып, апаларының йомшак тавышын тыңлый-тыңлый аң-белем һәм тәрбия алган. Айбаш урта мәктәбе белән Наҗия апаның 35 ел гомере бәйләнгән. Чын күңеле белән яратып эшләгән ул укытучы эшен, ата-аналар белән дә дус, тату мөнәсәбәттә булган. Ул вакытта укытучылар җәмәгать эшләренә дә тартылалар. Наҗия Каюмовна бу эшләрнең үзәгендә кайный: ул сайлау комиссиясендә секретарь яки агитатор, бәйрәмнәрдә клубта докладчы, җәйге урып –җыю барышында агитбригада составында чыгыш ясаучы.

   Озак еллар игелекле килен булган Наҗия апа бүген инде үзе кайнана. Килене Гөлгенә дә, үзе  кебек, башлангыч сыйныф укытучысы. Аларның гаиләсен укытучылар династиясе дип әйтергә була . Наҗия апа  тормыш иптәше Гомәр абый  белән бергә өч  бала тәрбияләп үстергән, укытучы һөнәренә булган мәхәббәт балаларына да күчкән. Улы Айдар да укытучы һөнәрен сайлап,  шушы мәктәптә тарих  дәресләрен укытты, мәктәптә музей оештырды, авыл, мәктәп тарихын өйрәнде,  ул да яхшы укытучы иде, укучылары аны бик яраталар, ә хезмәттәшләре хөрмәт итәләр иде. Айдар бик күп укый иде, шуңа күрә һәрьяктан мәгълүматлы  булды, ләкин фаҗигале үлем аны безнең арабыздан алып китте.  Без барыбыз да аны бик юксынабыз.Урыны җәннәттә булсын.

      Кешенең гомер юлы – аның җан көзгесе, теләсәң-теләмәсәң дә, барын да күрсәтеп, сөйләп тора. Авылда Наҗия апа гаиләсенә аерым бер хөрмәт белән карыйлар, элекке хезмәттәшләре дә аның туры сүзле, бик тырыш, нәрсәгә генә тотынса да, эшен җиренә җиткереп эшләүче булуын искәртәләр. Наҗия апаның үрнәк, тырыш хезмәте күп укучыларына укытучы һөнәрен сайларга этәргеч булды. Алар кайда гына эшләмиләр. Тирә-күрше мәктәпләрдә дисеңме, ерак районнардамы- алар да хезмәт сөючән, югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүче педагоглар. Безнең Айбаш урта мәктәбендә генә дә аңарда укып чыккан 5 кеше укытучы булып эшли. ”Безгә ныклы нигезле белем биргәне өчен бүгенге көндә без аңа бик рәхмәтле,”-диләр алар.

    Район мәгариф бүлеге , район хакимияте тарафыннан да Наҗия Каюмовнаның хезмәтләре югары бәяләнгән: ул күпсанлы Мактау кәгазьләре иясе.

        Тормышында үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы көннәре дә санап бетергесез күп булгандыр Наҗия апаның. Тормышның ачысын-төчесен, нуҗасын  күп татый ул, иң газиз кешеләрен югалта... Авыр, катлаулы минутлар кичергән булса да, тормышка мәхәббәтен бер генә минутка да киметми, яшәргә омтыла. Мин аның сабырлыгына шаккатам. “Мине өмет яшәтә,”-ди ул, моңсу гына. Наҗия апа- бөтен туганнарын бер нигезгә туплап, җыеп торучы. Алардан бервакытта да кеше өзелеп тормый. Ул тәмле ризыклар пешереп, аларны каршы ала, бөтенесен дә кайгыртып, куанычларына куанып, көенечләренә борчылып яши. Килене Гөлгенәгә дә төпле киңәшләрен бирә, эшендә ярдәм итә, Оныкларын да ярдәмчел, кешелекле булырга өйрәтә. Ул беренче чиратта гаилә учагының җылысын суытмыйча саклаучы яраткан әни, ышанычлы тормыш иптәше, кадерле дәү әни.

    Быел Наҗия апа 70 нче көзен каршылый. Укытучымны чын күңелдән туган көне, һөнәри бәйрәме-укытучылар көне белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә аңа озын гомер, ныклы сәламәтлек бирсен!  Сез сокланырлык гомер юлы узгансыз. Рәхмәт сезгә барысы өчен. Тормыш иптәшегез, балаларыгыз, оныкларыгыз белән бергә тигез, тыныч тормышта аларның кадер-хөрмәтен күреп яшәсәгез иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гомер. "Илиада". Древнегреческие мифы как сюжетная основа гомеровского эпоса.

Методическая разработка помогает закрепить знания о мифологии Древней Греции, знакомит учащихся с поэмой Гомера "Илиада"....

Гомер яхшылык өчен бирелгән. Тәрбия сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе.

Эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы һәм презентация тупланган. Ул 5-6 нчы класс укучылары өчен тәкъдим ителә. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхш...

Тәрбия сәгате. "Гомер яхшылык өчен бирелгән".

Бу эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы, презентация бирелә. Ул  4-5 нче класс укучылары өчен тәкъдим ителә....

Игра по поэме Гомера "Одиссея"

Презентация  к уроку внеклассного чтения по поэме Гомера "Одиссея", организованного по принципу телевизионной игры "Что? Где? Когда?"...

Презентация "Гомер".

Небольшая рабочая презентация по древнегреческой литературе, достаточно зрелищная и познавательная....

"Гомер эзләрең буйлап".

6 нчы сыйныфта Х.Туфан иҗатын кабатлау дәресе....

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...