Көз җитте
материал на тему

Резеда Т.Ф.

Җиргә төшә сары, ал яфраклар

 көз җиткәнен алар белдерә.

Алтын көзем синең, туган ягым

Күңелемә якын бер генә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kozge_unysh_byrme.docx29.44 КБ

Предварительный просмотр:

Көзге уңыш бәйрәме

1а.б. Исәнмесез хөрмәтле дуслар!

Туган җиребезгә көз килде!

2 а.б.Хәерле көн дуслар!

1а.б.Җиргә төшә сары, ал яфраклар

 көз җиткәнен алар белдерә.

Алтын көзем синең, туган ягым

Күңелемә якын бер генә.

2а.б. Хуш киләсең әйдә алтын көзем

Көтеп алдык кыш, яз, җәй аша

Безнең язмыш килер язмышларга

шундый көзләр аша тоташа

1а.б. Күңелләргә якты нур өләшеп,

 Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

Үз муллыгы белән көзләр килә,

 Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

2 а.б. ак каенның яфракларын

җылы төсләргә манып

сары күккә рәсем ясый

көзге җил давылланып

1 а.б. румия сиңа нинди ел фасылы күбрәк ошый?

2а.б. Нәфис, һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, чатнама суыклары белән, ә яз челтерәп аккан кар сулары,тезелешеп кайткан кыр казлары белән  матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Көз... алтын көз! Исеме дә нинди матур яңгырый. Аның матурлыгы ил байлыгында, мул уңышында. Амбарлар икмәк, кешеләрнең күңеле нур, шатлык һәм горурлык белән тула.

1а.б. һәм көзнең бер матур көнендә ел саен без мәктәбебездә “Көзге уңыш” бәйрәменә җыелабыз

2 а.б. Ә мин Нәфис, үз чиратымда, “Көзге уңыш” бәйрәмен ачык дип белдерәм.

1 а.б. Хөрмәтле дуслар бу бәйрәмдә чын күңелдән биербез, җырларбыз, уйнарбыз дип уйлыйм.

Бию8 класс кызлары

2а.б. Дуслар безгә кызлар арасыннан көз кызын, егетләр арасыннан көз кызын  сайларга кирәк булачак. Һәрберегезнең кулында бәйрәмгә чакыру кәгазьләре бар. Шул кәгазьләргә бәйрәм ахырында кызлар малайларны,  малайлар кызларны сайлый да исемен язып кәрзингә сала. Нәтиҗәне соңыннан чыгарырбыз.

1а.б. Тавышларыгызны гадел бирер өчен иң актив кыз белән егетне карап күзәтеп утырыгыз, һәм үзегез дә бәйрәмдә актив булырга тырышыгыз.

Җыр 4 класс “Уңыш бәйрәме”

2а.б. Көзне төрлечә атыйбыз: салкын, алтын, юмарт, моңсу, яңгырлы ... Ничек кенә булмасын- көз көз инде ул!

1 а.б. Көзен җылымы, салкынмы- ул бит безнең туган ягыбыз. Туган як ул кадерле. Халык әйтеме дә бар бит көзен моңсу булса да яшәве күңелле.

2 а.б. Хәзер без дә күңелле яшәп алыйк әле. Безнең беренче конкурсыбыз. Бу конкурс өчен һәр класстан берәр укучы чыга.(чыга).

1 а.б. Сезгә 1 куплетлы көз турында шигырь бирелә

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

  1. Бу шигырьне сакау кеше кебек укырга тиешсез.
  2. Чабыштан килгән кеше кебек укырга тиешсез
  3. Бу шигырьне укыганда сезнең аягыгызга кирпеч төште ди
  4. Бу шигырьне рэп стилендә җырларга тиешсез.

2 а.б. Хәзер көз көне туучылар белән танышып китик әле.

1 а.б. Сентябрь аенда кемнәрнең туган көне?

2 а.б. Халыкта сентябрь турында шундый мәкаль бар: “сентябрҗ салкын булса да, барысы да тук”.Хөрмәтле укучылар  көзнең беренче ае кебек юмарт һәм ягымлы булыгыз.

1 а.б. Октябрь балалары хәзер сезнең чират. Халыкта октябрьдә я яфрак ява, я кар ява дигән әйтем бар.

2 а.б. Октябрь ае  кебек кайгыртучан һәм җитди булыгыз!

1 а.б.  Ноябрьдә көз белән кыш тарткалаша диләр. Ноябрь балалары сез дә нәкъ шулай нык, сәламәт булыгыз. Бернинди грипп та, чир дә ала алмаслык булсын!

2 а. б. Сезнең туган көннәр хөрмәтенә җыр башкарыла.

Җыр: Вафина Адиля

1 а.б. Румия, кызларыбызны сынар вакыт та җиткәндер диеп уйлыйм.

2 а.б. әйдә алайса сынап карыйк. Алар белән “Көзге марафон” дигән викторина уздырып алабыз.

1 а.б. Румия мин сорауларны бирәм, син дөреслеген тикшер.

Кызларга сораулар

1.Иң озын көз ае.

2. Көзен үрмәкүч үргән җепләр очып йөргән һәм һава торышы җәй кебек булган вакытны ничек атыйлар?

3. Алтын көз кайсы айга туры килә?

4. Тукымадан булган гөмбә чыланмаска ярдәм итә. Нәрсә ул?

5. Тыныч ауга киттем дип әйтәләр. нәрсә җыярга барганда шулай әйтәләр?

6. Бодайдан нәрсә ясыйлар һәм пешерәләр?

7. Көнбагыштан нәрсә ясыйлар?

8. Әкияттәге суган малай?

9. Карлик агачлар үстерүче ил?

10. бодай пудрасы.

Җыр: “Бәхет өчен” Диана Энҗе

1 а. б. Кызлар рәхмәт сезгә. Кызларыбыз өчен икенче сынавыбыз- “Кем ничек йөри” конкурсы. Биремне барысы да бергә үтиләр. Кызлар түгәрәк буенча тезелеп басалар. мин беренче биремне укыйм,  кызлар күрсәтәләр, икенче биремне укый, кызлар бер биремнән икенче биремгә тиз арада күчәргә тиеш. 

  1. Кызлар сез төз гәүдәле матур, чибәр кызлар.(күрсәтәләр)
  2. Ә хәзер сез 90 яшьлек әби ди. .(күрсәтәләр)
  3. Сез бизәнәсез ди: бер кулыгызда көзге, башта иренегезне буйыйсыз, аннары тушь белән керфекләрегезне буйыйсыз.
  4. Кызлар сездә иң матур күлмәк, һәм сез подиумда мода күрсәтәсез.
  5. Сезнең каблугыгыз сынды ди.
  6. Сез көзге яфрак ди. Һәм агачтан өзелеп бөтерелә-бөтерелә, бөтерелә-бөтерелә җиргә төшәргә теләмичә очып йөрисез ди.
  7. Сезнең индиядәге кызлар кебек башыгызда кувшин ди. Сез аны төшермичә атлыйсыз.
  8. Сез дискотекада  “ча-ча” биисез.

1 а.б. кызлар булдырдыгыз, хәзер сездән 1концерт номеры.

Җыр   4 класс кызлары “Бәрәңге”

2 а.б.Инде барлык егетләребезне бирегә чакырабыз, аларга сорауларны мин бирәм.

  1. Помидорның туган ягы.
  2. Помидор җиләк-җимешме, яшелчәме?
  3. Иң вак помидор сорты
  4. Көзне яратучы һәм көз турында хозурланып язучы шагыйрь?
  5. Нинди җиләк-җимеш куагының җимешләре кызыл да, ак та, кара да була?
  6. Җәй ахырында чәчкән бодай яки арпа ничек дип атала?
  7. Нинди яшелчә ачы да, баллы да була?
  8. Аю белән керпе кышын нәрсә ашыйлар?
  9. Безнең якларда кайсы агач турында  җырларда еш җырлана?
  10. Киптерелгән үсемлекләр коллекциясе.

1 а. б. Сезнең өчен икенче сынавыбыз- “Кем ничек йөри” конкурсы. Биремне барысы да бергә үтиләр малайлар түгәрәк буенча тезелеп басалар. Мин беренче биремне укыйм,  малайлар күрсәтәләр, икенче биремне укыйм , малайлар бер биремнән икенче биремгә тиз арада күчәргә тиеш.

  1. Сез төз гәүдәле яшь егет
  2. Сез 90 яшьлек бабай
  3. Сез йөргәндә сикергәләп йөрисез
  4. Сезнең уң аягыгыз аксый ди
  5. Сез 50 кг лы капчык күтәргәнсез ди
  6.  Сез утлы күмердән яланаяк барасыз ди
  7. Сез канаттан барасыз ди
  8. Сез “макарено” биисез ди

                    Хәзер егетләрдән 1концерт номеры.

Җыр Сагынам өзелеп сагынам

Конкурс “Көзге  мода”.

Һәр класстан берәр укучы чакырыла. Аларның барысына да көзге киемнәр киертелә.(куртка,шарф,беретка) музыка астында уенда катнашучылар түгәрәк буенча  биеп йөриләр. Музыка туктый да берәр әйберен салалар. Укучылар 3-4 әйберен салгач, киенергә дигән команда була . Кем  үзенең киемен тизрәк табып киеп бетерә,шул җиңүче.

2. Ә хәзер конкурс “ Көзге миниатюралар театры". бирелгән темага көзге пантомимолар күрсәтергә кирәк. Бу кәгазьләрдә уйналасы  сюжет  язылган. Катнашучылар шул кәгазьләр арасыннан берсен сайлап ала да  һәм бер минуттан пантомимо күрсәтә, тамашачылар аның нәрсә күрсәткәнен белергә тиешләр.

Сюжетлар:

1.Аю үзенең өнен кышка әзерли һәм йокларга ята .

2.Чебиләрне көзен  саныйлар.

3. Кышка  запаслар туплаучы әрлән (хомяк)

4.Энәләренә  гөмбәләр һәм алмалар төяп йөрүче керпе.

5.Торналарның саубуллашу биюләре.

6.Тиен агач куышына  кышка ашарга чикләвек яшерә.

7. Этне муенчагы белән йөртергә алып чыгу.

8. Сез җир казыйсыз, аннары тырмалыйсыз.

9. Кәрзин белән гөмбә җыясыз.

1 а.б. Румия безнең нәтиҗәләр чыгарырга да вакыт җиткәндер инде.

2 а.б. Әйе шул Нәфис безнең көз кызы белән көз егетен сайлар вакыт җитте. Барыгыз да кулыгыздагы кәгазьләргә кемне сайладыгыз, шул укучыны язып саласыз.

1 а.б. Хәзер сайлаган укучылар арасыннан җиңүчеләрне билгелибез

2 а.б Сезне чын күңелдән котлыйбыз! Әйдәгез каты итеп кул чабыйк әле!  Барлык укучыларга да сезнең кебек зирәк, җитез, кыю булырга язсын.

1а.б. Көз шундый моңсу булып тоелган иде- ул шундый ямҗле икән!

2 а.б. әйе шул нәфис! Ул бит күңелдән-күңелгә, йөрәктән-йөрәккә  үз матурлыгын чәчеп тормышыбызны матурлый.

1а.б. Көзгә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Ул безне нинди матур бәйрәмгә җыйды. Алда кыш, яз, җәй...

2 а.б. аннары тагын көз. Ул безнең тормышыбызда бик күп булачак. Мәктәбебездә көзге бал утлары кабыначак.

Бергә: Ура, ура, ура!!!!

 Флешмоб “дус, дус”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Муса Җәлилнең "Көз җитте" шигырен өйрәнү буенча план-конспект

План-конспект рус телле укучылар өчен тәкъдим ителә...

3нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе "Җәй җитте"

        Урок способствует обогащению речи учащихся, развитию устной и письменной речи, привитию  любви к чтению, развитию умения работать с текстом, коммуникативности....