Муса Җәлилнең "Көз җитте" шигырен өйрәнү буенча план-конспект
план-конспект урока (5 класс) на тему

Набиуллина Ландыш Наилевна

План-конспект рус телле укучылар өчен тәкъдим ителә

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема. Муса Җәлил. “Көз җитте”

Максатлар:

  1. Көз фасылы турындагы белемнәрне системалаштыру. М.Җәлилнең “Көз җитте” шигыре өстендә эшләү.
  2. Уйлау-фикерләү сәләтен , сәнгатьле уку күнекмәләрен, сүз байлыгын үстерү. Бәйләнешле сөйләм телен  һәм язу күнекмәләрен камилләштерү
  3.  Аралашу процессында бер-береңә хөрмәт, ихтирам, игътибарлылык тәрбияләү.

5нче сыйныф ( рус төркеме)

Укытучы: Нәбиуллина Л.Н.

Дәрес барышы:

I. Психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек.

-Бик яхшы, укучылар. Утырыгыз.

-Бүген дәрестә кем дежур?  (Дежур укучы рапорты)

II. Өй эшен тикшерү.

   Сүзлек диктанты язу.

  • Мин әйткән агач исемнәренең татарча исемнәрен языгыз.

Дуб, береза, клен, рябина, липа, осина, ива.  

III.Төп өлеш.

1.Табышмакларны чишеп, дәрес темасын ачыклау.

     1.Лампа түгел, яктырта,

Мич түгел җылыта. (кояш)

2.Ул миңа көлә,

Үзе мине күрми. (көзге)

3.Үзе кып-кызыл,

Күлмәге ямь-яшел. (карбыз)

-Димәк, бүгенге дәресебездә без нәрсә турында сөйләшүебезне дәвам итәчәкбез?

 -Бик дөрес укучылар.

-Безнең дәресебезгә Көзбикә килгән икән , аның белән сөйләшеп алыйк әле.

Г. Гәрәеваның “Көз һәм балалар җыры” шигырен укучылардан сөйләтү.

Көз һәм балалар җыры.

-Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

-Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы, суык көннәр бар.

-Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә сары, кызыл,

Алтын матур төсләр бар.        

3. Укучылар, әйдәгез, көз рәсемен ясыйбыз.

   Биредә рәсемнәр ята. Кемнең нәрсә ясыйсы килә, шуны әйтеп тактага ябыштырып куя.

Андрей:

- Мин агачлар ясыйм, чөнки алар матур. 1агач, 2агач, 3агач.

- Ирина, Андрей нәрсә ясады?

  Динара агачлар ясады.

- Ул ничә агач ясады?

  Ул ике агач ясады.

Диана:

- Мин болытлар ясыйм, чөнки көз көне яңгырлар ява.

- Семен, Диана  агачлар ясадымы?

- Юк, ул агачлар ясамады, ул болытлар ясады.

Булат:

- Мин кояш ясыйм. Кояш булганда җылы, рәхәт, якты була.

- Ксения, кояш нинди төстә?

  Кояш сары төстә.

Фәнил:

  Мин гөмбә ясыйм. Яңгыр яугач, гөмбәләр үсә.

- Ирина, син гөмбә яратасыңмы?

  Әйе, мин гөмбә яратам.

Надя:

Мин кошлар ясыйм, чөнки алар көз көне очып китә.

- Данис, кошлар очып киттеләрме?

  Әйе , кошлар очып киттеләр.

Укучылар, рәсем матурмы?

- Әйе, рәсем матур.

4. Ә хәзер рәсемгә карап бер – беребез белән сөйләшәбез.Кем сөйләшә?.

- Исәнме, Надя.

- Исәнме, Рәзилә.

- Хәзер елның кайсы вакыты?

- Ел вакыты көз.

- Көз айларын әйт әле.

- Сентябрь, октябрь, ноябрь.

- Көз көне нинди үзгәрешләр була?

- Көз көне яфраклар саргая , яңгырлар ява, көннәр кыскара, кошлар җылы якка очып китәләр.

- Син көзне яратасыңмы?

- Әйе, мин көзне яратам.

5. “Көз”рәсеме буенча хикәя сөйләп күрсәтү.Кем рәсемгә карап сөйли?

          Бу көз рәсеме. Көз көне көннәр салкын була. Агачтагы яфраклар кызыл, сары, яшел төстә. Яңгырлар ява. Кошлар җылы якка очып китәләр. Мин көзне яратам.

- Укучылар, көз матурмы?

Әйе, көз матур.

- Көзге матурлыкны нәрсәләрдә күрәбез?

Агачларның яфраклары төрле төстә.

   Без бу матурлыкны сакларга, агачларны сындырмаска тиеш.Чөнки агачлар безнең өчен иң кирәкле әйбер.

Укучылар, ә сез көз турында нинди шигырьләр беләсез?

(Укучылар сөйләгәндә, көз турында рәсемнәр күрсәтелә)

Көз

Резеда Вәлиева

Ни арада җәй үткән,

Алтын көз килеп җиткән .

Җимешләр өлгергәч, бакча

Бигрәк тә матур икән!

 Алмалар әй уңганнар,

Кызарышып тулганнар,

Балга манып алганмыни,

Шундый татлы булганнар.

 Әй ямьле дә урманда

Кояш карап торганда.

Тиен уйный сикереп,

Гөмбә утыра көлеп.

 Очыргычлар ясадык без,

Китереп бар шартына

Һәм очырдык зәңгәр күкк ә

Киек казлар артыннан.

 . Бу кайчак була?

 Кырлар буш кала,

 Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана,

- Бу кайчак була. (Г. Тукай).

 Үтте-китте матур җәйләр,

 Көзләр килеп җиттеләр.

 Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр. (К. Нәҗми).

Көз абзый көлә-көлә

 Урамнар буйлап килә,

Сары читекләрен киеп;

Җил аның юлларына

Яфракларын сибеп йөри,

 Шаяртып уйнап-көлеп. (Р.Бәшәров).

 

Яшел куаклар буялды

Ал, кызыл, сары төскә,

Көз көне яңгыр артыннан

Яфраклар ява өскә.

 Алтын-сары яфракларны

Җилләр саный.

 Иртән-кичен суык бабай

 Бармак яный.

 

  1. Хәзер, балалар, ял итеп алыйк.

 

-И, балалар, күрегез,

Тышта әнә килде көз.

-Әйе, әйе, күрәбез,

Көз килгәнен беләбез.

-Я, әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә икән көз?

-Кошлар очты көньякка,

Канат кагып еракка.

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.

Агачлар ялангачлар,

Җилләрдә чайкалалар.

  1. Дәреслек белән эшләү.

  • Укучылар, сез көз турында бик матур шигырьләр сөйләдегез. Безнең дәреслектә Муса Җәлилнең “ Көз җитте” дигән шигыре бирелә.
  • Шигырьдә сезгә таныш булмаган сүзләр бар. Әсәрне аңлар өчен шулар белән танышып китик әле.

Сүзлек эше.

Кибеп сулдылар-завяли

Уйсу җирләрдә-низины

Чишмәләр тынды- ручьи затихли

-сүзләрне укып тәрҗемә итү

-сүзләрне хор белән уку

-сүзләр белән җөмләләр төзү

  • Шигырьне укытучы укуы.
  • Шигырьне укучылар  укуы.
  • Сорауларга җавап бирү.

Шигырьдә көзнең кайсы чоры турында сүз бара?

Ни өчен шулай уйлыйсыз?

Көз көне чишмәләр ни өчен тыналар?

Көз көне кошлар кая китәләр?

  1. Грамматика белән танышу.

Укучылар, ә көннәр көз башында нинди һәм көз ахырында нинди була?

Бу сорауга җавап бирер  өчен безгә сыйфатларның дәрәҗәләрен искә төшерергә кирәк.

  1. Ә хәзер әйдәгез алдагы слайдтагы күнегүне эшлик. Күпнокталар урынына тиешле сүзне тәрҗемә итеп куярга кирәк.

    8)  Ә хәзер дәфтәрләрнең         битен ачып,            күнегүне табабыз.

IV. Йомгаклау.

  • Димәк, укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләштек?
  •  Кемнең шигыре белән таныштык?
  • Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
  • Сезгә көз ошыймы? Ни өчен?

V. Өй эше бирү, билгеләр кую.

 Укучылар, Көзбикәнең кәрҗинендә сезгә биремнәр дә бар икән. Шуларны өйдә эшләп килерсез.