Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме" балладасы буенча үткәрелгән ачык дәреснең план-конспекты
методическая разработка (6 класс)

Марданова Зульфия Анфасовна

Тема:  Муса Җәлилнең “Ана бәйрәме” әсәре.

Максатлар:  “Ана бәйрәме” шигыренә анализ ясау;

                          укучыларда сәнгатьле  уку күнекмәләре булдыру;

                          сөйләм телләрен үстерү; батырлык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар, әниләргә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.

 

Бурычлар: 1) укучыларның белемендә эзлекле бер система  булдыру;

                     2) сөйләм күнекмәләрен үстерү;

                     3) укучыларны  фикер йөртергә күнектерү;

 

УУГ  формалаштыру:

-Предмет нәтиҗәләре: Муса  Җәлилнең “Ана бәйрәме” шигыренә анализ ясый алу.

- Шәхес буларак УУГ:  тормышны ярату, туган илгә мәхәббәт, киләчәккә өмет белән карау кебек  сыйфатларга ия булу.

- Регулятив УУГ (көйләгеч):    Белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү;

- КоммуникативУУГ:

Тема буенча оештырылган әңгәмәдә катнашу, үз фикереңне тулы итеп әйтә белү.

- Танып белү УУГ: тексттан өйрәнелгән төшенчәләрне билгеләү,нәтиҗәләрне чыгару;

 -эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Дәрес буенча:

-лирик әсәрләрне кыскача анализлый алуга  ирешү.

шәхси:

-эшләү барышында үз-үзеңә төгәл бәя бирү алу.

Предмет ара бәйләнеш: татар теле, тарих,музыка.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon musa_zhlil_ana_byrme.doc120 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Муса Җәлилнең “Ана бәйрәме” әсәре.

Максатлар:  “Ана бәйрәме” шигыренә анализ ясау;

                          укучыларда сәнгатьле  уку күнекмәләре булдыру;

                          сөйләм телләрен үстерү; батырлык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар, әниләргә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.

Бурычлар: 1) укучыларның белемендә эзлекле бер система  булдыру;

                     2) сөйләм күнекмәләрен үстерү;

                     3) укучыларны  фикер йөртергә күнектерү;

УУГ  формалаштыру:

-Предмет нәтиҗәләре: Муса  Җәлилнең “Ана бәйрәме” шигыренә анализ ясый алу.

- Шәхес буларак УУГ:  тормышны ярату, туган илгә мәхәббәт, киләчәккә өмет белән карау кебек  сыйфатларга ия булу.

- Регулятив УУГ (көйләгеч):    Белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү;

- КоммуникативУУГ:

Тема буенча оештырылган әңгәмәдә катнашу, үз фикереңне тулы итеп әйтә белү.

- Танып белү УУГ: тексттан өйрәнелгән төшенчәләрне билгеләү,нәтиҗәләрне чыгару;

 -эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Дәрес буенча:

-лирик әсәрләрне кыскача анализлый алуга  ирешү.

шәхси: 

-эшләү барышында үз-үзеңә төгәл бәя бирү алу.

Предмет ара бәйләнеш: татар теле, тарих,музыка.

Җиһазлау:  дәреслек, проектор, ноутбук, такта, М.Җәлилнең портреты, китаплар күргәзмәсе.

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1.Оештыру. Мотивлаштыру.

(1 мин)

-уңай психологик халәт тудыру

Максат:

уңай халәт тудыру аша уку эшчәнлегенә әзерләү.

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?

Барчабызга да хәерле дәресләр теләп, бер-беребезгә елмаеп сәлам биреп алыйк. Елмаю гомерне озайта диләр. Димәк, дәресебезне елмаеп башласак, көннәребез дә, дәресебез дә уңышлы үтәчәк.

бер-берсен сәламлиләр.

дәрескә әзерлекне тикшерәләр

2.Узган дәреснең УМ искә төшерү   (3 мин.)

Максат:

уйлау, фикерләү сәләтләрен  үстерү: узган дәрес  буенча укучыларның белемнәрен тикшерү.

Әдәбият  дәресен  башлап җибәрәбез, игътибарлы булыгыз. Башта узган дәресләрнең укыту мәсьәләләрен кабатлап үтәрбез.

Укучылар карточкаларны алалар, сорауга җавап бирәләр. Әлеге язучының өйрәнгән әсәрен атыйлар. Әсәрдә күтәрелгән тема, проблема, идея төшенчәсенә кыскача күзәтү ясыйлар.

Балладага билгеләмә бирәләр.

3.Яңа дәрескә УМ билгеләүгә әзерлек.

(2 мин)

Максат: таныш булмаган бирем аша яңа теманы ачыклау.

-теманы билгеләү:

УМ этапларын төзү

-Хәзер, укучылар, экранга карагыз. Дәрескә шушы эпиграф уңышлы кебек, сез ничек уйлыйсыз? Әйдәгез аны бергәләп укыйк:

Батыр үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып.

Исмең калсын, үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.

                        Муса Җәлил.

Өйдә укып килгән әсәр белән бәйләп, дәреснең темасын уйлап карыйк.

Димәк, бүгенге дәреснең темасын билгеләгез. (...)

Кыскача дәреснең этапларын төзик.

  1. “Ана бәйрәме” әсәренә анализ ясауга әзерлек
  2. Анализ ясау.

Дәрескә эпиграфны укыйлар. Фикер йөртеп, дәрестә нәрсә турында сүз барачагын ачыклыйлар.

-Батырлык  турында сөйләшербез.

1этап: Нәрсә соң ул батырлык?

2 этап: Кемне батыр дип атарга була?

Укучылардан көтелгән җаваплар:

-Батыр кеше беркайчан да үзенең эшләгән батырлыгы белән мактанмый, аның турында сөйләми.

-Авырлыклардан курыкмый, аларны җиңеп чыгырга тырыша.

-Батыр дип көчле кешеләргә әйтеп була

4. УМ адымлап чишү.

1 этап:сүзлек өстендә эш (3 мин)

Максат: эзләнү юлы аша укучылар өчен кыен аңлаешлы сүзләргә аңлатма бирү.

1 этапны тормышка ашыру өчен, сүзлек өстендә эш оештырабыз. Укыган чакта нинди сүзләрнең мәгънәсе аңлашылмады? Башладык.

Көньяк – дөньяның дүрт ягының берсе, горизонтның төньякка каршы ягы

Парчаланган - Вак кисәкләргә аерылу, телгәләнү 2. күч. Газап чигү, өзгәләнү (йөрәк, күңел һ. б. тур

Хәсрәт бәхетсезлек, уңышсызлыклар сәбәпле була торган тирән борчылу, авыр кайгы, зур көенеч хисе.

Гайрәтле – көчле, батыр, кыю.

Лачын – кош исеме, бик үткен томшыклы, һавада озын канатларын җәеп, аны какмыйча да оча ала торган зур ерткыч кош; кыю, батыр ир-егетләргә дип тә әйтелә.

Хәләл – дин тарафыннан тыелмаган, рөхсәт ителгән, намуслы.

Укучылар өйдә билгеләп килгән сүзләрне әйтәләр.

Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән аңлатмаларын табып укыйлар.

Слайдта аңлатмасы чыга

2 нче этап. Анализ ясауга әзерлек. 3 мин.

Максат: әсәргә анализ ясау күнекмәләрен искә төшерү.

-Бу әсәр нинди жанрга карый?

-Лиро-эпик жанрның нинди төре?

- Әйдәгез лиро-эпик жанрга анализ ясау тәртибен искә төшерик.

Лиро - эпик әсәргә анализ

1. Жанрын билгеләү.

2. Сюжеты. Вакыйгаларны табып, гомумиләштереп, әсәрне ике өлешкә калдыру, һәр өлешне анализлап, өлешләр арасындагы бәйләнешне табу.

3. Әсәрнең темасы.

4. Идеясе.

5. Образлар системасы.

6. Авторның лирик герой белән туры килү-килмәве.

7. Әсәрнең теле, тел-сурәтләү чаралары.

8. Әсәрнең әһәмияте.

-Лиро-эпик жанр, чөнки әсәрдә вакыйга аша хисләр белдерелгән. -Поэма, чөнки вакыйга сурәтләнгән.

3 нче этап. Әсәргә анализ.(15 мин.)

Максат: укучыларда лиро-эпик әсәргә анализ ясау күнекмәләре формалаштыру.

Ә хәзер “Ана бәйрәме” әсәренә тукталыйк. Аның эчтәлеге буенча сөйләшик.   Кайсыгыз кыскача сюжет эчтәлеген сөйләп күрсәтә?

-Сюжет кем тарафыннан сөйләнелә?

-Бу поэмада нинди вакыйгалар сурәтләнгән?  Вакыйгаларны табабыз. Беренче вакыйга нинди?

-Әйе, М.Җәлилнең “Ана бәйрәме” шигыре - сугыш фаҗигасен үз эченә алган әсәр.  Автор монда сугышта балаларын югалткан ананың кичерешләрен сурәтли.

-Икенче вакыйганы табабыз.

-Өченче вакыйга нинди?

-Ә хәзер вакыйгаларны гомумиләштереп, ике  өлешкә  генә калдырырга кирәк. Нинди өлешләргә бүлеп була?

-Хәзер һәрбер өлешне анализлыйбыз. Беренче өлеш нәрсә турында?

-Алар нинди булганнар?  Шул юлларны табып укыгыз.

-Аларның батыр үлемен сурәтләгән урыннарны табып укып күрсәтегез.

Гомерләрен соңгы сулышта

Мәңге үлмәс данга күмделәр,- дигән юлларны ничек аңлыйсыз?

-Кече улының батырлыгын тасвирлаган урыннарны табып укыгыз.

-Ватан азатлыгы өчен үлем нәрсә инде ул?

-Беренче өлешкә нинди исем биреп була? Сүз нәрсә турында булды?

-Хәзер икенче өлешне карыйбыз. Сүз нәрсә турында бара?

-Уртанчы улының үлеме ананы нинди хәлгә китерә? Шул урыннарны табып укыгыз

-Ана нинди хисләр кичерә?

-Кече улының кайтуы анада нинди хисләр уята?

-Ананың сөенечен сурәтләгән урыннарны табып укыгыз.

-Бу өлешне ничек атарга була?  

-Бу ике өлеш арасындагы бәйләнешне табабыз.

-Бу поэма нәрсә турында?

-Әсәрнең идеясе нинди?

-Төп геройларын билгеләп үтик.

-Ул образларга нинди мәгънә салынган?

-Поэмада  алардан тыш тагын нинди образлар бар?

-Муса Җәлил ни өчен табигать образларын кулланган?

-Алар нинди мәгънә белдерәләр соң? Мәсәлән, очар кош?

-Күгәрчен, җил  образларына  нинди мәгънә салынган?

-Кече улы кайтыр алдыннан  табигать нинди халәттә була?  Шул урыннарны табып укыгыз әле.

-Кече улын табигать ничек каршылый?

-Бу образлар тагын нинди әсәрләрдә очрый?

Автор татар халык авыз иҗатында еш очрый торган образларны уңышлы кулланган.

-Байрак образы нәрсә белдерә микән? Юкка гына кече улы байрак тотып кайтмый бит.

-Лирик герой яшәү  мәгънәсен нәрсәдә күрә?

-Авторның  фикере лирик герой фикере белән  белән туры киләме?

-Ана турында нәрсә әйтер идегез?

-Димәк, ана – сабыр, көчле рухлы, түзем.  Аналар өчен бала хәсрәтеннән дә авыр нәрсә юк. Укучылар, М.Җәлилнең дә әнисе булган. Әмма ул 1928 нче елларда вафат була. Сугыш  барган вакытта ул исән булмаса да, шагыйрь, бәлки үз әнисен күз уңында тотып, шушы шигырен иҗат иткәндер.

-Укучылар, ничек каршы ала ул үзенең төпчек улын? Монда аның хис-тойгылары  ничек үзгәрә?

- Укучылар, ананың уллары белән горурлануын табып укып күрсәтегез әле. Нинди сүзләр белән, кемнәргә тиңли ул аларны?

- Укучылар, бу юллар ананың уллары белән чиксез горурлануын күрсәтә. Автор төпчек улының кайтуын  илгә җиңү алып кайтуы белән тәңгәл куя. Ананың ике улы сугышта үлеп каласалар да, җиңү шатлыгы аның йөрәк  яраларына дәва булып тора. Монда аның көчле рухлы һәм батыр булуы  ачыклана.  Ананың батырлыгына чиксез сокланырлык!

-Ә хәзер янә эпиграфка әйләнеп кайтыйк: нинди ул батыр кеше?

Укучы җавабы:

-Бер ананың өч улы сугышка китә, икесе сугыш кырында үлеп кала.  Кечесе җиңү алып кайта.

- Лирик герой сөйли, диалоглар куллана.

-Күгәрчен килә һәм Анага зур улының үлүе турында хәбәр китерә, Ана кайгыра, чәчләре агара..

Җил  Анага уртанчы улының сугыш кырында калуы турында хәбәр китерә, ана һушыннан ава, аның күзләре сукырая.

--Кече улы  сугыштан җиңеп кайта, ана шатлана.

-Беренче өлеш – уллары, икенче өлеш – Ана.

-Беренче өлештә  Ананың зур һәм уртанчы  уллары сугыш кырында үлеп калалар, кечесе кайта.

-Алар өчесе дә, сугыш баш-лангач, Ватан азатлыгы өчен сугышка китәләр, батырларча сугышалар.

 Кайгы сиңа, ана, уртанчы

Улың үлде сугыш кырында.

Соңгы йөрәк тибеше тынганчы

Алмаз кылычы булды кулында.

Абыйларым канлы сугышта

Җиңү юлын сызып үлделәр.

Гомерләрен соңгы сулышта

Мәңге үлмәс данга күмделәр.

Алар үлгәннәр, ләкин аларның исемнәре мәңге онытылмаячак, чөнки алар гомерләрен Ватан өчен биргәннәр.

Шыңгырдатып тавышын даганың

Бер ат килә, ярсый йөрәге.

Ат өстендә улы ананың,

Иң кечесе, өзелеп сөйгәне.

Күкрәгендә медаль алтынлы,

Кулларында җиңү байрагы.

-Үлемсезлек. Үлем яшәү белән тигезләшә.

Батырлык.

-Ананың сагыш-кайгылары турында бара. Олы улының  үлгән хәбәрен ишеткәч, аның  кайгысыннан чәчләре көмеш төсле була.

Ауды ана таеп һушыннан

Парчаланган йөрәк түзмәде.

Елый-елый улы сагышыннан

Сукырайды аның күзләре.

-Кайгы, хәсрәт хисләре кичерә.

-Анада шатлык-сөенеч хисләре уята.

Ана алды алсу байракны,

Күзен сөртте – күзе ачылды:

Каршысында тора гайрәтле,

Киң күкрәкле батыр лачыны.

-Ананың сагышы һәм шатлыгы.

-Сугышта күп кеше Ватан азатлыгы өчен үләләр, аналарына кайгы китерәләр, әмма  ана шат, чөнки аның ике улы Ватан өчен үлделәр, ә берсе җиңү алып кайтты.  Батырлар үлсәләр дә онытылмый.

-Бөек Ватан сугышында Ватан азатлыгы өчен күрсәткән батырлыклар турында.

-Туган илне саклау һәм аның азатлыгы, иреге өчен үзеңне дә корбан итү.

-Уллары һәм Ана.

Батыр сугышчы һәм Туган ил

-Җил, күгәрчен, очар кош кебек табигать образлары.

-Чөнки табигать үзе дә, аның җиле, күгәрчене дә ана кайгысына битараф түгел, алар аның кайгысын уртаклашырга киләләр.

Очар кош - кешегә тәрбия бирелеп, тормышка әзер дигәнне аңлата. Ана күкрәк сөтен имезеп, тирбәтеп, батыр булырга өйрәтеп, туган ил өчен өч батыр ул үстергән һәм сугыш кырына җибәргән.

-Күгәрчен – ул тынычлык символы. Җил – шомлану билгесе.

Никтер очмый күктә күгәрчен,

Җил дә тынган, йоклый, күрәсең.

Бөтен җир тын.

Каршы ала котлап батырны

Таң нурлары, кошлар сайравы.

Әкиятләрдә очрый

-Җиңүне белдерә.

-Илеңне илбасарлардан саклау, аларны җиңү, кирәк икән Ватан өчен үлү –яшәү  мәгънәсе.

-Туры килә,чөнки автор илең өчен үлемне бар нәрсәдән өстен күрә. Без моны  башка шигырьләреннән дә күрдек

Укучылар ана образын кластер төзү аша тасвирлыйлар.

-Ул кайгыра, чөнки ике улы, илебезне яклап, сугышта үлеп калганнар.

-Ул сабыр, түзем.  Кайгыдан аның башта чәчләре “көмеш төсле” була, аннан күзләре сукырая. Ләкин ул өметен өзми.

Укучылар җавабы:

-Ул бик сөенә, күзе күрмәсә дә, ул аны күңеле белән таныды.

-Улы алып кайткан байрак белән күзен сөрткәч, күрә башлады.

-Ул улы белән горурлана!

Каршысында тора гайрәтле,

Киң күкрәкле батыр лачыны.

Күкрәк сөтен имезеп, тирбәтеп,

Мин өч лачын илгә үстердем.

Батыр көрәш җырын өйрәтеп,

Кошларымны кырга очырдым.

Бер кайгырсам, ике шатланам,

Һәр тамчысы хәләл сөтемнең;

Илгә мәңге үлмәс ат белән

Үлә белгән уллар үстердем.

Укучылар кластер төзиләр:

-Көчле рухлы, курку белмәс, ил тынычлыгы өчен гомерен бирергә әзер, сабыр, түземле, олы йөрәкле

үзенең батырлыгы белән мактанып йөрми торган кеше.

4. Ял итү минуты

(2 мин)

“Почмаклар” 3  мин

максат: эш төрен үзгәртү, укучылар яраткан төсләренә  характеристика бирү аша, дәреснең алдагы этабына әзерләнәләр

Укучылар, кабинетның 4 ягында 4 төрле төс бирелгән. Сез кайсы төсне яратасыз, шуны сайлагыз. Мин дә сезнең белән ял итеп алыйм әле.

Соры-  билгесезлек

ак- бәхет, хыял, өмет

кара- үлем, сугыш, кибү

яшел-яшәеш, тереклек, сәламәтлек

Укучылар  төсләрне сайлый-лар. Ник сайлаганнары бе-лән уртаклашалар. Аннан укытучы һәрбер төснең мәгънәсен аңлата. Укучылар яңадан почмакларны сай-лыйлар, фикерләренең ник үзгәрүен аңлаталар.

5 нче этап.

Тел-сурәтләү чаралары.

(10 мин.)

Максат: укучыларның сурәтләү чараларын таный белү күнекмәлә-рен ныгыту.

-Муса Җәлил поэмада нинди сурәтләү чараларын кулланган?

-Ни өчен кабатлау алымын кулланган?

-Тагын нинди алым? Мәсәлән, әле яңа гына карап киттек, ана кайгыра , кайгыра да шатлана.

-Тагын нинди алымнардан бик оста файдаланган?

-Эпитетларга мисаллар табып карагаыз әле? Эпитет нәрсә инде ул?

-Чагыштыруга мисаллар табыгыз әле.

-Тагын нинди сурәтләү чараларын таптыгыз?

-Мисаллар белән дәлилләгез.

             

 - Тагын берәр сурәтләү чарасы калмадымы?

 - Ни өчен поэма “Ана бәйрәме” дип атала?

- Әсәрне башкача атап буламы?

- Кабатлау алымы. Ананың уллары сугышка китү кабатлана.

-Хиснең дәрәҗәсен арттыру өчен.

-Антитеза, капма-каршы куеп сурәтләү алымы.

-Сынландыру. Күгәрчен, җил  кеше кебек сөйлиләр, анага хәбәр әйтәләр.

-Әйбер, күренеш, хәрәкәтне аңа хас булмаган сыйфат ярдәмендә бәяләү. Эпитетлар: сагыш белән кипкән ана, кайнар яшьләр,алсу шәүлә, шомлы

дала, батыр лачын,данлы байрак, үлмәс дан, батыр көрәш җыры.

-Көмеш төсле чәчләр, өч лачын...

-Риторик эндәш, сорау

Өч баламны очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага.

Әйтсәгезче,зинһар, үз итеп,

Сагыш белән кипкән анага.

Кайда йөри минем улларым?

Ана күңеле тели белергә:

Кая илтә язмыш юлларын,

Җиңүгәме әллә үлемгә?

- Арттырып сурәтли, ана күзләрен байрак белән сөрткәч, алар күрә башлыйлар.

-  Туган илгә җиңү килде, бөтенесе шатлана, ана да шат. Ана үлгән уллары өчен кайгырса да, шатлыгы зуррак, чөнки алар Туган илләре өчен үлгәннәр.

-Җиңү бәйрәме, Туган ил бәйрәме

6. УМ этабын адымлап чишүне дәвам итү. Шигырьне төсләр ярдәмендә күрсәтү.

 3 мин

Максат: строфаларны төсләр белән күрсәтә алу күнекмәләрен булдыру.

-тикшерү

гомуми нәтиҗә ясау

-Укучылар, почмакларда  сайлаган төсләре-безне хәзер шигырь юлларында күрсәтербез.  Лирик геройның халәтен төсләр югарылы-гында тасвирлау. Әгәр башка төсләрне дә кулланасыз икән, бик әйбәт.

Соры-  Билгесезлек

ак- бәхет, хыял, өмет

кара- үлем, сугыш, кибү

яшел-яшәеш, тереклек, сәламәтлек

Укучылар, язучы нинди тема буенча уйланган? Лирик герой кем? Теләсә-кайсы кеше мондый шигырьне иҗат итә аламы? Ни өчен?

Үз шигырендә нинди әдәби алымнар аша хисләрен укучыга җиткергән?

Идеясен әйтеп карагыз әле...

-укучылар шигырь юлларын буйыйлар.

Укучылар үзләренең эшлә-рен күрсәтеп, иптәшләре белән уртаклашалар, аңлаталар.

7. Рефлексия: (2 мин)

Максат: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен бәяләү

8. Өй эше: 1 мин 

9. Йомгаклау:

2 мин

Укучылар, дәресебез ахырына якынлашып килә,

 әйдәгез барыбыз да чыгу билетларын алыйк. Билетлар түләүле. Бәясе: сезнең фикерләрегез. Бүгенге дәрестә кайсы юнәлештә авырлыклар тойдыгыз, шулар хакында билгеләп калдырачаксыз. Алдагы дәрестә сезнең фикерләрне истә тотып, дәресебезне башлап җибәрербез.

12 нче апрель,  2018 нче ел

Бәясе: Сезнең фикерләрегез!

1.Әдәби алымнарны  билгеләүдә авырлыклар тоям.

2.Интонация сайлауда кыенлыклар кичерәм.

3.Башка фикерләр:

Теләк:

   Киләсе дәрескә өй эше:   Сайлап эшләргә

“3” билгесенә

Илдар Юзеевның “Йолдыз кашка турында баллада” һәм “Бакчачы турында баллада” сын укырга.

“4” билгесенә:

Бер балладага  анализ ясарга.

“5” билгесенә:

“Батырлык турында уйлану” темасына инша язып килергә.

Укучылар, сез дә көчле ихтыярлы, өметле булыгыз. Тормышта килеп туган каршылык-ларны җиңә белергә өйрәнегез. Бу адымнар-ны ясаганда сезнең янәшәгездә әти-әниләре-гез, сердәшчеләрегез- ышанычлы укытучы-ларыгыз булсын.

-Батыр яуда беленсә, ананың илебезгә лаеклы балалар тәрбияләп үстерүе белән таныла. Рус язучысы М.Горький: “Кешедә булган барлык гүзәллек кояш нурыннан һәм ана сөтеннән килә. Анасыз шагыйрь дә, батыр да юк,”- дигән. Исемнәре мәңге үлмәс батырларны тудырган әниләр халкыбыз күңелендә мәңге яшәр!

Дәрестә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Әйдәгез иптәшләребезгә дә рәхмәт әйтеп, бер-беребезгә уңышлар теләп саубулла-шыйк.

Билетларга үз фикереңне язу

                

                


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты"Куркак юлдаш"тексты өстендә эш.

Бердәм дәүләт тестына әзерлекне башлангыч һәм урта сыйныфлардан ук алып барырга кирәк.Мин 5нче сыйныфның рус төркемнәрендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшлим.Бердәм дәүләт тестына әзерләнү элементлар...

8нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты "Аергыч һәм аның белдерелүе".

    Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәкт...

"Мин булышырга яратам" . 5нче сыйныфның рус төркемендә уздырылган дәреснең план-конспекты.

Р.З. Хәйдәрованың  5 сыйныф "Татар теле"  дәреслеге буенча  төзелгән дәреснең план- конспекты....

Ачык дәрес план конспекты "Кышкы уеннар"

"Кышкы уеннар" темасына дәрес план-конспекты. ...

Дәреснең план-конспекты.

Кыш турындагы лексиканы кулланып уткән заман хикәя фигыльне өйрәнү...

"Ашханәдә"3 нчесыйныфта үткәрелгән ачык дәрес план-конспекты

quot;Ашханәдә"3 нчесыйныфта үткәрелгән ачык дәрес план-конспекты...

Кушма, парлы, тезмә сүзләр. Дәреснең план-конспекты

5нче сыйныфта "Кушма,парлы, тезмә сүзләр" темасы буенча дәрескә план-конспект...