"Ашханәдә"3 нчесыйныфта үткәрелгән ачык дәрес план-конспекты
план-конспект урока на тему

Сагирова Ляйсан Ахнаповна

"Ашханәдә"3 нчесыйныфта үткәрелгән ачык дәрес план-конспекты

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дәреснең план-конспекты

ФИО                                              Сәгыйрова Ләйсән Әхнәф кызы

Эш урыны                                     МБОУ “КПСОШ№1”

Хезмәте                                         Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фән                                                 Әдәби уку

Класс                                              3 А (рус төркеме)

Дәрес темасы                                “Ашханәдә” темасы буенча лексик-грамматик материалны ныгыту.

Дәреслек                                         Р. З. Хайдарова.  Күңелле татар теле, Магариф, 2013

Үткәрү вакыты                               25.11.2016

Дәреснең максаты:

Белем бирү: ашханә турында булган белемнәрне тирәнәйтү;

Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен устерү.

Тәрбияви:ашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре,әдәплелек тәрбияләү;

 Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет:    ашханә белән бәйле төшенчәләрне аңлау, аларны гамәли куллана белү.

Метапредмет:  бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Шәхси:   үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә, башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү; үзеңне әдәпле тоту.

Дәреснең тибы:  лексик-грамматик күнекмәләрне  ныгыту.

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш.

Техник җиһаз:   компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал.

Укыту методлары: өлешчә эзләнү һәм  проблемалы  ситуацияләр тудыру,   иҗади биремнәр тәкъдим итү.

Техник карта

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.

(Дәрес башлана)

- Исәнмесез! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

- Бүгенге дежурларны тыңлыйк. (Спроси у Самиры, какое сегодня число, какой день недели, какая сегодня погода, кого нет в классе.)

- Рәхмәт, минем кәефем бүген кояш кебек. Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.

Мотивация(Дәрестә яхшы катнашкан укучыларга елмаюлар(смайликлар бүләк ителәчәге әйтелә)

Укучылар бер-берсенең хәлләрен сорыйлар. Комплимент әйтәләр.

-Самира, бүген ничәнче число? Атнаның нинди көне? Бүген көн нинди? (Бүген көн салкын, кар ява,  җил исә, кояшлы түгел). Класста кем юк?

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

СЛАЙД № 1

ФОНЕТИК зарядка. Сүзләрне экраннан транскрипция белән уку.

[Гъ],[къ] авазлар булган сүзләрне кабатлыйбыз.

-Давайте, вместе правильно  скажем? [къ], [гъ].Эти  звуки  произносятся твердо, напрягая горло.                  

Токмачлы [тǒкъмачлы]                

Ботка [бǒткъа]                                 сәгать[сәгъәт]    

кашык[къа°шыкъ]

агач[а°гъач]

Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ)

II. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу.

Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)

СЛАЙД № 2

-Экранга карыйбыз, җөмләләрне тәрҗемә итәбез

-Бу җөмләләр нәрсә турында? (Ашханә турында)

-Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?( Ашханә)

-Бүгенге дәресебезнең максаты,балалар, “Ашханәдә” темасы буенча сөйләшергә өйрәнү.

-Ашларыгыз тәмле булсын!

-Ашханә беренче катта урнашкан.

-Пешекче апаларга рәхмәт әйтәбез.

-Ашханәдә бик  тәмле пешерәләр.

-Пешекче тәмле пешерә.

-Сәгать уникедә без ашханәгә барабыз.

-Ашханә турында

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

Слайд№3(Ашханә рәсеме)

-Сезнең бүген ничә дәрес?

-Татар теле ничәнче дәрес?

-Сез бүген ашханәдә ашадыгызмы?

-Иртәнге ашны сез кайда ашыйсыз?

-Сез тагын нинди аш вакытлары беләсез?

( иртәнге, көндезге,кичке)

-Яхшы, хәзер 3 төркемгә бүленәбез.

а)  1нче төркем-ботка исемнәрен;

     2нче төркем-аш исемнәрен;

     3нче төркем –эчемлек исемнәрен яза

б)Меню төзибез

Укучылар җавабы

Иртәнге, көндезге,кичке.

(солы,карабодай,дөге)

(токмачлы аш, кәбестә ашы.гөмбәле аш)

(чәй,кесәл, компот)

--------------

Уку эшчәнлеген планлаштыру (Регулятив УУГ)

Танып-белү УУГ

-Яхшы, ә сез нәрсә яратасыз?

Диалог төзеп сөйләшү.

-Ваня, син нәрсә яратасың?

-Мин ботка яратам.

-Нинди ботка яратасың?

-Дөге боткасы яратам.

-Ә сез  ашханәдә нәрсәләр ашыйсыз?

Парларда диалог төзеп сөйләшү

Бер-беребез белән нәрсә ашавыбыбыз турында сөйләшәбез.

-Син ашханәдә нәрсә ашадың?

-Мин  ботка ашадым

-Ангелина, Тихон нәрсә ашаган?..........

Яхшы, утырыгыз.

Коммуникатив УУГ

Коммуникатив УУГ

III.Уку мәсьәләсен (УМ) адымлап чишү этабы.

Слайд №4

 Аш алдыннан һәрвакыт

Кулыбызны юабыз.

Ап-ак итеп кулны юып,

Ашарга утырабыз.

-Экранга карыйбыз, дөрес интонация белән укыйбыз. Җөмләләрне тәрҗемә итәбез

-Подчёрктутые слова что обозначают? На какие вопросы отвечают?

Слайд№5

-йөгерә, сикерә, сугыша, уйный, сөйләшә, көлә,

йөгерә, сикерә, сугыша, уйный, сөйләшә, көлә,

-бежит, прыгает, дерётся, играет, разговаривает, смеётся

Танып-белү УУГ

Слайд№6 (тикшерәбез)

-Бу сүзләрнең кайсылары калын әйтелә, кайсылары нечкә әйтелә

1төрке-калын

2 төркем-нечкә

3төркем дөрес, дөрес түгеллеген әйтә.

Йөгерә- бежит

Сикерә- прыгает

Сугыша- дерётся

Уйный- играет

Сөйләшә- разговаривает

Көлә- смеётся

Регулятив УУГ

Слайд№7 (ашханәдә ашап утыручы балалар)

-Ә хәзер карыйбыз, сез ашханәдә ничек ашыйсыз икән?

-Ашханәдә үзегезне тота беләсезме икән?

-Әйтегез әле, ашар алдыннан нәрсә әйтергә кирәк?( Ашыгыз тәмле булсын)

Истә калырабыз (хор белән кабатлыйбыз)

Әниләр көне белән бәйле диалог

Ашыгыз тәмле булсын!

Регулятив УУГ

Слайдлар  №8-21

(Алсуның кулы пычрак)

-Алсуга киңәш бирегез. (прикажем, скажем)

(Алсу кулларыңны ю)

(Марат ашханәдә йөгерә)

(Марат, ашханәдә йөгермә)

(Данил ашханәдә сикерә)

(Данил ашханәдә сикермә)

(Балалар ашханәдә сугышалар)

(Сугышмагыз)

(Балалар ашханәдә кашык белән уйныйлар)

(Уйнамагыз)

(Балалар ашханәдә сөйләшәләр)

(Сөйләшмәгез)

 (Балалар ашханәдә көлешәләр)

(Көлешмәгез)

Коммуникатив УУГ

Шәхси УУГ

Иртәнге аштан соң без пешекчеләргә нәрсә әйтәбез?

Хор белән кабатлыйбыз.

(Рәхмәт)

Шәхси УУГ

Физкультминутка

Җил исә.....

Кабаттан искә төшереп “Дөресме, ялгышмы?» уенын уйныйбыз.

Дөрес булса басабыз.

Ялгыш булса, урыннарыбызда утырабыз.

1.Ашханәдә йөгерергә ярый.

2.Ашханәдә сугышма.

3Ашханәдә көлешергә ярый.

4Ашханәдә сөйләшмә.

5.Ашханәдә сикерергә ярый.

-Яхшы, бу кагыйдәләрне мин сезгә һәрберегезгә таратып чыгам.

Танып белү УУГ

Слйд №22

Укытучы бу кагыйдәләрне балаларга таратып чыга,өйдә өйрәнергә куша.

Ашар алдыннан кулларыңны ю.

Ашханәдә йөгермә.

Ашханәдә сикермә.

Ашханәдә сугышма.

Ашханәдә кашык белән уйнама.

Ашханәдә сөйләшмә.

Ашханәдә көлешмә.

Ашханәдә пешекче апаларга рәхмәт әйт.

Шәхси УУГ

Карточкалар белән эш.

Слайд№23

1.Поставь нужные окончания:

Безнең мәктәп...     ашханә бар. Без көндезге  ашны  ашханә...      ашыйбыз. Меню төрле-төрле була. Безгә  кәбестә  аш...   да, токмач...    аш  та пешерәләр. Без пешекче апалар...    рәхмәт  әйтәбез.

2.Поставь нужную букву:

Т...  кмачлы аш,  к...  бестә ашы,  б...  тка, к... сәл,  с... лы  боткасы,  ч... й

Танып-белү УУГ

Слайд№24 (Кроссворд чишү)

-Ипине нәрсә белән кисәләр?

-Ашны нәрсә белән ашыйлар?

-Кызгылт-сары  җимеш, кыш көне өлгерә, рус теленә татар теленнән кергән.

-Чәйне нәрсәдән эчәләр?

-Котлетны нәрсә белән ашыйлар?

-Ашны, ботканы кая салалар

Танып -белү

IV.Рефлексия, бәя этабы

1.Рефлексия.

Көтелгән нәтиҗә

2. Үзбәя

Регулятив УУГ

V.Өйгә эш.

1.Кагыйдәләрне өйрәнергә.

2.Диалог язарга.

3. Рәсем ясарга.

“Ашханәдә” темасы буенча үткәрелгән дәрескә  үзанализ

Класс:  3А сыйныфы,рус төркеме, 15 укучы

Укучыларның белем дәрәҗәләре уртача ,”4”, “5” ле билгеләренә 7 укучы , калганнары “3”ле билгеләренә укыйлар. Белем сыйфаты уртача 47 % кына тәшкил итә.

Дәреснең максаты:

Белем бирү: ашханә турында булган белемнәрне тирәнәйтү;

Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен устерү.

Тәрбияви:ашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре,әдәплелек тәрбияләү;

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет:  ашханә белән бәйле төшенчәләрне аңлау, аларны гамәли куллана белү.

Метапредмет:  бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Шәхси:   үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә, башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү; үзеңне әдәпле тоту.

Дәреснең тибы:  лексик-грамматик күнекмәләрне  ныгыту,  гомумиләштерү, йомгаклау дәресе.

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш.

Җиһаз:  компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал.

Укыту методлары: өлешчә эзләнү һәм  проблемалы  ситуацияләр тудыру,   иҗади биремнәр тәкъдим итү.

Дәрестә мин  укучылар белән фронталь, төркемнәрдә Һәм  парларда эш формаларын кулландым.

Укыту методлары: өлешчә эзләнү  һәм проблемалы ситуацияләр тудыру, иҗади биремнәр тәкъдим итү.

Дәрес барышында  укучыларда регулятив, танып-белү һәм  коммуникатив , шәхси-универсаль уку гамәлләре формалаштыру  максатыннан  түдәндәге эш төрләре кулланылды:

1.Тәрҗемә итү

2.Диалог төзү

3.Хата табу уены

4.Карточкалар ярдәмендә мөстәкыйль эш

5.Кроссворд чишү

     Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлекләре репродуктив,  бер-берсенә ярдәм күрсәтү характерында оештырылды.

    Биремнәрнең эчтәлеге гамәли яктан  файдалы итеп сайланды.

     Йомгаклау өлешендә укучылар өчен  индивидуаль рәвештә дифференцияцияләнгән биремнәр кулланылды. Күрсәтмәлелек өчен презентациядәге слайдлар кулланылды.

    Өй эше сайлап алу мөмкинлеге белән бирелде: репродуктив эшчәнлеккә  кагыйдәләрне ятлау; конструктив эшчәнлеккә  “Ашханәдә төшке аш” темасына диалог, иҗади эшчәнлеккә рәсем ясау тәкъдим ителде.

    Дәрес структурасы таләпләре үтәлде.

   Укучыларны кызыксындыру максатыннан, дәрес башында елмаюлар (смайликлар)

тәкъдим ителде

Рефлексия өлешендә укучылар эшчәнлекләренә  нәтиҗә ясый белделәр. Үзбәя кую күнекмәләре  дәреснең буеннан буена формалаштырылды.

Дәрескә куелган максатка ирешелде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты"Куркак юлдаш"тексты өстендә эш.

Бердәм дәүләт тестына әзерлекне башлангыч һәм урта сыйныфлардан ук алып барырга кирәк.Мин 5нче сыйныфның рус төркемнәрендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшлим.Бердәм дәүләт тестына әзерләнү элементлар...

8нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты "Аергыч һәм аның белдерелүе".

    Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәкт...

Ачык дәрес план конспекты "Кышкы уеннар"

"Кышкы уеннар" темасына дәрес план-конспекты. ...

Ачык дәрес план конспекты "Кыш темасын йомгаклау"

Рус төркемендә "Кыш темасын йомгаклау" буенча үткәрелгән ачык дәрес план-конспекты...

ачык дәрес план-конспекты "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау"

Сыйфат темасын үткәннән соң үткәрелгән, "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау" дәрес план-конспекты...

"Яшелчәләр, җиләк-җимешләр" темасына ачык дәрес план-конспекты

"Яшелчәләр, җиләк-җимешләр" темасына ачык дәрес план-конспекты...

Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме" балладасы буенча үткәрелгән ачык дәреснең план-конспекты

Тема:  Муса Җәлилнең “Ана бәйрәме” әсәре.Максатлар:  “Ана бәйрәме” шигыренә анализ ясау...